Кол Шәриф мәчете ачылды

Кол Шәриф мәчете ачылды

Айлар буе ремонтка дип ябылып торганнан соң Казанда алдан игълан ителмичә генә Кол Шәриф мәчете ачылды. Элек халык анда мәчетнең баш имамы Рамил Юнысны тыңларга йөри иде. Ә хәзер ни булыр, йөрерме? «Азатлык» сорауларына «Казан Кирмәне» тыюлыгының җитәкче урынбасары Марат Гатин җавап бирә.

Тугыз ай элек, Казанда мөселман дин әһелләренә һөҗүмнәрдән соң ябылган Кол Шәриф мәчете тирәсендә шау тынмады. Ни өчен халык яратып йөргән урынның ачылуы турында алдан хәбәр ителмәде? Азатлыкка бу хакта «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы мөдире урынбасары Марат Гатин сөйләде.

–Марат ГатинУзган елның 22 августында Кол Шәриф мәчете төзекләндерү өчен ябылган иде, шул эшләрне тәмамлап бүген без аны ачтык. Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын үткәрде. Шуннан соң туристлар өчен дә, кемгә болай гына карап чыгу өчен, кемгә кереп намаз уку өчен мәчет ишекләрен ачты.

– Бүген җомга намазында күпмеләп кеше булды?

– Беренче намаз булгач, без аны зур итеп игълан итмәдек. Шуңа да карамастан хәбәр таралды. Бер 200-300ләп кеше булды. Махсус игълан булмаган иде.

– Мәчет ачыла икән дигән махсус игълан булмады. Сәбәбе нәрсәдә?

– Музей буларак без мәчетне планда булган ремонт эшләренә япкан идек. Шунлыктан мәчет ачылышыннан ниндидер зур вакыйга ясарга теләмәдек. Эшләребез беткәч ачып та җибәрдек. Ачылуны җомга көненә туры китерергә ниятләгәч диния нәзарәте вәкилләрен бу чарага чакырырга булдык. Кайбер мөхтәсибләр бүген Казанда иде, алар да килде. Монда укучы шәкертләрне дә чакырдык. Уйлавымча, киләсе җомгалардан мәчетебез элегрәк ничек тулы булган булса, шул хәлгә кайтыр дип уйлыйм.

– Элекке традиция буенча мәчетнең үз имамы булачакмы?

– Бүген Казан Кирмәне музей-тыюлыгы һәм диния нәзарәте арасында бер килешүгә кул куелды. Анда тыюлык һәм диния нәзарәтенең киләчәктә ничек эшләве турында бөтен әйбер дә язылган. Хәзерге вакытта диния нәзарәте вәкиле буларак Мәрҗәни мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

– Ул имам булып билгеләндеме?

– xИлфар хәзрәт ХәсәновУл диния нәзарәте идарәсе вәкиле. Җомга намазларын үткәрәчәк, мөфти кушканны эшләячәк, зур чаралар узганда, зур делегацияләр килгәндә сайланган мөфти хәзрәт килә алмаган очракта Илфар хәзрәт дин идарәсенең вәкиле булачак.

– Узган җәйне вәзгыять катлауланганчы Кол Шәриф мәчете – халыкның яраткан урыны иде. Ул шушы абруен кире кайтара алырмы?

– Кирмән җитәкчелегеннән дә, дин әһелләреннән дә күп әйбер тора. Вәгазь сөйләү ул, беренче чиратта, халыкка рухи азык бирү, кешеләрнең йөрәкләренә үтү. Хөтбәләрне укыячак имамнарга күп нәрсә бәйле.

– Кол Шәриф – яшьләрнең никахларын теркәү өчен иң яраткан урыннарның берсе иде. Хәзер дә бу традиция дәвам итәчәкме?

– Әлеге вакытта төгәл җавап бирә алмыйм. Диния идарәсе белән бу мәсьәләне өйрәнәбез, озакламый бу сорауга да төгәл җавап бирә алырбыз. Шулай ук мәчет структурасын да диния нәзарәте, шул ук Илфар хәзрәт төзи, киләчәктә мәчеткә килүчеләр үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап таба алыр дип уйлыйм.

– Инде төзекләндерү эшләренә килгәндә, мәчеттә ниләр эшләнде?

Беренче караганда ул эшләр күзгә күренми кебек, чөнки мәчетнең инженер челтәре яхшыртылды. Намаз уку залларында һава алыштыру шахталары киңәйтелде, һава температурасын көйләү җайланмалары куелды. Намаз уку залларындагы тәрәзәләр җылытылды. «Ислам мәдәнияте» музеендагы бөтен тәрәзәләр дә алмашынды. Тәһарәт бүлмәләре намаз укучыларга кулайлаштырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен арбаларны өске катларга алып менү җайланмалары куелды.

Алсу КОРМАШ, Наил АЛАН.

Думада аерылышулар нигә арта?

Русия Думасы илне демографик кризистан чыгару, үрнәк гаиләләр булдыру, халыкның әхлагын күтәрү өчен яңадан-яңа кануннар чыгару эшен дәвам итә. Шул ук вакытта ил халкы өчен әлеге яңа кагыйдәләрне чыгаручы депутатларның үзләренә карасаң, алар демографияне дә яхшыртмый, гаилә хәлләре дә бик үк шәптән түгел икән. 447 депутатка барлыгы 714 кенә гаилә әгъзасы туры килә.

Бер караганда, бу хәлне аңлап та була кебек. Депутатларның күпчелеге инде өлкән яшьтә һәм балалары үсеп үз көннәрен үзләре күрә башлаганга, аларны декларацияләрдә күрсәтергә кирәкми. Мисал өчен, коммунистлар фракциясендә өлкән яшьтәгеләр иң күбе һәм анда 91 депутатка 112 генә гаилә әгъзасы туры килә.

Әмма, чынлыкта, депутатларның гаилә әгъзалары саны кимү балаларның үсеп балигъ булуы яки башка социаль-демографик сәбәпләр белән түгел, ә Думада аерылышулар санының артып китүе белән бәйле. Соңгы вакытта оппозиция вәкилләре Дума депутатларының декларациядә күрсәтелмәгән милкен берәм-берәм фаш итә барганда, депутатлар шундый яңа саклану чарасы уйлап чыгармаганмы дигән шик туарга мөмкин. Ягъни алар хатыннары, балалары белән элек ничек яшәгән булсалар, хәзер дә шулай яшәүләрен дәвам итә, әмма гаилә юридик яктан теркәлмәгәнгә күрә, чит илләрдә сатып алынып хатын исеменә яздырылган йортлар, фатирлар өчен хәзер аларны беркем дә гаепли алмый.

Әгәр аерылышуларның сәбәбе чыннан да шул булса, бу хакимият игълан иткән коррупциягә каршы көрәшнең коррупцияне ныграк яшерүгә генә кайтып калуы булып чыга.

Хәер, Русия түрәләре арасында хәзер Путин кушканча, Путин эшләгәнчә эшләү үзенә күрә бер стандартка әверелә бара кебек. Шуңа күрә түрәләрнең үз хатыннарын яшерүен илне путинлаштыруның бер чагылышы дип тә атарга була. Путинның хатыны Людмила да сайлауда тавыш бирергә килгәч кенә җәмәгатьчелек күзенә күренә бит. Матбугат очрашуларында да Людмила Путина турында сорау бирү ярамаган нәрсә буларак кабул ителә. Аның каравы Путин үзенең этләре Баффи һәм Конни турында җәелеп китеп сөйләргә ярата һәм аның этләре белән төшкән фотолары да киң җәмәгатьчелеккә бик теләп чыгарыла. Путин хатынын һәм балаларын яшерә икән, нигә башка түрәләргә дә шулай итмәскә?

Путинча эшләсәң, «Путин кушканча» дигән сүз дә кыстырып җибәрсәң, сүз әйтүче булмас. Путинның чит илдә милке булуы мәгълүм түгел. Депутат Владимир Пехтин Майамидагы фатиры өчен Думадан китәргә мәҗбүр булды. Ә менә икенче бер депутат Ирина Яроваяның Мәскәүдә бик кыйбатлы фатиры булуы ачыкланса да, аңа сүз әйтүче булмады, чөнки ул чит илдәге милек түгел.

Патриотик тәрбия, ватанны сөю турында барыннан да күбрәк сөйләүче депутат Сергей Железнякның ике кызының Русиядә түгел, чит илдә укуы оппозиция күзенә эләккәч тә хакимият Железнякка бер сүз әйтмәде. Путинның да кызлары яшерен рәвештә кайсыдыр бер чит илдә укыган диләр бит.

Түрәләр инде, күрәсең, бу кагыйдәләрне үзләштереп алган һәм алар алга таба үзләрен камилләштерүне Путинча яшәргә өйрәнү юнәлешендә алып барырлар дип көтәргә кирәк.

Наиф АКМАЛ.

«Хакимият медицинага төкерде»

13 апрель көнне Казанда медицина хезмәткәрләре хокукларын яклап пикет узды.+

Билгеле булганча, бу көннәрдә Ижауда медицина хезмәткәрләре эш һәм түләү шартларын яхшырту ниятеннән эш ташлау турында игълан итте. Бу хәрәкәтне каладагы ике поликлиника табиблары башлады. Әгәр хөкүмәт ягыннан игътибар булмаса, Ижау табиблары ачлык игълан итәргә тора. Шушы көннәрдә бу хәрәкәткә тагын өч поликлиника хезмәткәрләре кушылды.
Шул уңайдан Казанның «Сул фронт» хәрәкәте әгъзалары Казан табибларының хокукларын яклап пикетка чыкты. Бауман урамында узган чарада биш кеше катнашты. Бу пикетка Казанның күпчелек табиблары теләктәшлек белдергән. Әмма үзләре пикетта күренмәде. «Сул фронт» активисты Артем Казаков әйтүенчә, табиблар үз урыннары өчен курка.

20 апрельдә Казанда «Медицинаны җимерүгә каршы» митингы узачак.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Мәктәптә яулыклар кала

Март аенда Түбән Кама мәктәпләренең берсендә, мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләрдән соң, Татарстан Җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессына борчылып мөрәҗәгать итүчеләрнең артуын исәпкә алып, 11 апрельдә Җәмәгать пулатында киң даирәдә очрашу узды. Мәктәп формалары һәм яулыклар турында фикер алышуда пулат рәисе һәм әгъзалары, прокуратура, мәгариф министрлыгы вәкилләре, эш белән тәэмин итү министрлыгы кешесе, президент аппараты, кеше хокуклары вәкилләре, Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Казанның 2нче гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина һәм башкалар катнашты. Сөйләшү җанлы, эчтәлекле һәм мәгънәле булды, диде «Азатлык»ка Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары, Җәмәгать пулаты әгъзасы Ренат Вәлиуллин.

– Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керә. Субъектлар үзләре аерым канун кабул итмәсәләр, уку йортлары үз формалары нинди булачагын үзләре хәл итәчәк, дип әйтелде безгә. Дини аермалар күренми торган кием булырга тиеш. Очрашуга килгән барлык кешеләр – диния нәзарәте идарәсе вәкиле Рөстәм Батров, мөслимәләр Әлмира Әдиятуллина, Наилә Җиһаншина – яулык бәйләргә ихтыяҗлары булса, аны чикләү дөрес түгел, кешенең хокукларын чикләү булачак, дип белдерде. Татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина, хиҗаб белән никабны бутыйлар, гади халыкта аңлашылмаучанлык бар, диде. Шулай ук журналистлар да мәсьәләне куерта, шуңа башка милләт вәкилләре яулыкларга тискәре караш белдерә. Мәгариф министрлыгы вәкиле Эльвира Сафина, якын арада, бер ай эчендә мәктәп формасы буенча акт әзерләнеп хөкүмәт карары итеп тәкъдим буларак мәктәпләргә җибәреләчәк, диде. Форманың нинди булачагын Татарстанда мәктәпләр үзләре хәл итәчәк.

– Актта яулыклар турында сүз булачакмы?

– Бу сорауны да бирдек. Министрлык вәкиле бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый, диде. Соңгы кисәтүләр вазгыятьне аңлап бетермәгәннән килеп чыккан булырга мөмкин, диде ул. Күрсәтмә проекты әзер булгач, ул Җәмәгать пулатына тәкъдим ителәчәк. Без аны тикшергәннән соң гына кире хөкүмәткә раслауга җибәрәчәкбез.

– Түбән Кама мәктәбе турында аерым сүз булдымы?

– Прокуратура вәкилләре моңа аңлатма бирде. Мәктәптә намаз бүлмәсе була алмый, прокуратура бу мәсьәләдә хаклы. Ләкин «динне чагылдырган кием» дигән сүз – дөрес сүз түгел диелде, алар (Түбән Кама прокуратурасы вәкилләре) моны аңлап бетермичә язган, Үзәк прокуратура алар белән бу хакта сөйләшәчәк диелде безгә. Бу очрашуда халыкны тынычландыра торган сөйләшү булды дип уйлыйм. Хөкүмәт карары безнең аша үтәчәк, министрлык вәкилләре мәсьәләне яхшы аңлый кебек күренде, аларның халыкның борчылуларын исәпкә алырга теләве уңай тәэсир калдырды.

Казанның 2нче татар гимназиясе 1 сентябрьдән кертеләчәк форманың әле нинди булачагын белми.

«Иң мөһиме – матур һәм җайлы булсын. Яулыклы кызлар бар, ул аларның үз эше, безнең эш түгел», – диде «Азатлык»ка Җәмәгать пулаты утырышыннан соң гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина.

Алсу КОРМАШ.

Комментарии