- 16.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №11 (14 март)
- Рубрика: Архив
Казан урамы буйлап барган чагында биш йөз сум акча тапсагыз, кибеткә чабарга ашыкмагыз. Башта аны бөкләнгән җиреннән ачып карагыз – чын акчамы икән? Югыйсә, башкала урамнарында акча табучы «бәхетлеләр» артып киткән – җиргә шактый чәчкәннәр аларны. Бактың исә, бу чын акча түгел, бер сату үзәгенең рекламасы язылган «листовка» гына икән. Уйлап табучы кешесенә «Афәрин!»нән башка сүз юк.
Шунысы яман – бу акчаларны начар нияттә файдаланучылар да булырга мөмкин. Шуңа күрә, хәзер кирәксә-кирәкмәсә дә кулыңа кергән биш йөзлекләрне баштанаяк карап чыгарга туры килер. Ә бәлки сиңа кибеттә сдача урынына «листовка» тоттырырлар?
Комментарии