Юлы бер генә

Юлы бер генә

«Капитализм таңы» гәҗитенең баш редакторы Талмас Салмаев, коридордагы кабинетларның ишекләрен ача-яба барып, хәбәр салды:

− Барыгыз да киңәшмәләр залына җыелыгыз, безнең белән очрашуга министр үзе килә!

Әлеге ишекләр берьюлы ачылып, анда утыручы гәҗитчеләр дәррәү редактор әйткән зур бүлмәгә ыргылды. Үзе дә җәһәт кенә кереп, түрдәге өстәл артына утыргач, күптән көтелгән һәм бүген тормышка ашачак очрашуның сәбәбен тиз-тиз ачыклап бирүне кирәк тапты редактор:

− Ишетеп тә, сизеп тә яшим, күпләрегез миннән зарлана. Гәҗитнең хәлен ничек яхшырту кирәклеге турында миңа да шактый тәкъдимнәр кертәсез, киңәшләр бирәсез, зарларыгызны да яшермисез. Берсе дә гаеп түгел… Ни өчен дигәндә, ниятегез изге… Тиражы елдан-ел кими барган гәҗитебез бетү алдында. Министрыбыз белән фикерләшергә теләвегезне дә кат-кат әйтә килдегез. Сезнең үтенечләрне мин дә аңа кат-кат әйттем. Менә, ниһаять, Ирек Азатович үзе килеп җитәчәк. Әйтер сүзләрегезне кыю әйтегез. Мине тәнкыйтьләсәгез дә үпкәләмәм. Чөнки гәҗит язмышы барыбыз өчен дә бик мөһим… Хәзер мин министрны каршы алырга чыгам…

Ләкин ул ишек тоткасына тотынып та өлгермәде, ишек ачылып китеп, министр үзе килеп керде. Залдагылар аны аяк өсте каршылады. Барысына да рәхимле, елмаюлы карашын салып алды да, башын селкеп каләм ияләрен утырткач, әле генә редактор кузгалган урындыкка кунаклады. Редактор исә, мондый чакларда бәләкәй түрәләр гадәтенә кергәнчә, өстәл кырындагы урынга түнде.

− Мин үземнең сезнең алдыгызга ни өчен килгәнемне яхшы беләм. Сез дә беләсездер − редакторыгыз әйткәндер… Шулай булгач, озын-озак кереш сүзләр белән мавыкмыйча, төп темага күчик. Аз гына да читенсенмичә, сорауларыгызны бирә башлагыз, үгезне мөгезеннән тотып, фикер-тәкъдимнәрегезне ачып салыгыз, – дип башлады ул сүзен.

Шуны гына көткән кебек, халыкның яртысы дәррәү кул күтәрде. Министрның карашы үзенә төбәлгәнен һәм аның ым кагуын аңлаган Мөэмин Имамов торып басты да, чал башын сыйпап алгач, көлемсерәп сүз башлады:

− Сезнең исемегез дә, атагызның исеме дә безнең өметләребез символы булып тоела, Ирек Азатович. Без бит моннан чирек гасыр элек ирек чире белән чирли башлаган кешеләр. Рәхәт чир белән, дип әйтүем… Үзегез дә онытмагансыздыр, ул чакта безгә Горбачев сүз иреге, хәбәрдарлык һәм фикер азатлыгы бирде.

Сүзе шушы урынга җиткәч, хәтта көлеп җибәрде Имамов картлач. − Шул чорда «Крокдил» журналында Горбачка чит ил рәссамы ясаган шарж да басылып чыкканы хәзер дә күз алдымда: анда ул кулына «Свобода» дигән бик зур тюбиктан теш пастасын кысып чыгара. Паста, спиральгә охшап, бөтерелә-бөтерелә идәнгә кадәр сузыла. Ә инде шаржның астында кисәтүле һәм көлдергеч текст бар. Анда: «Горбачев әфәнде, азатлыкны иреккә чыгару җиңел ул. Әмма аны кире тутыру мөмкин түгел!» – диелгән. Менә шул чакларны сагынабыз, иптәш министр! Хәтта Горбачның үзенең дә кайбер гамәлләреннән сатира-юмор белән көлә идек. Бөтен кимчелекләрне, матавыкларны, бюрократлар һәм партократларны, үзләрен Алланың кашка тәкәсе кебек тоеп эрәйгән чиновникларны да гадел тәнкыйть утында көйдереп, халыкның күзләрен чын хакыйкатькә ачтыра, айныта ала идек. Менә шул чорда рухланып, канатланып яздык. Гәҗитебез дә зур тираж җыйды. Хәзер инде ул тираж, сүз иреге беткәч, унбиш тапкыр кимеде. Чөнки редакторыбыз да сагая, хәтта кыю эчтәлекле язмалардан өркә дә кебек… Һәрхәлдә, бастырырга җөрьәт итми…

Шулчак министр күз чите белән редакторга тишәрдәй, өтәрдәй караш белән текәлеп торды. Аннары, Мөэмин агайны тыңлап бетергәч, залга елмаеп икенче бер картка − Әрчә дәдәй Ивановка сүз бирде:

− Сөйләп җибәр, Арсентий Михалыч!..

− Минем бу чыгышым Иман сүзен куәтләүче Иван сүзе булып кына тоелыр инде, министр энем… Ягъни, шул ук сүз иреге турында булыр… Әле бу гәҗит «Коммуинизм таңы» дип аталган чакта да, ягъни мәсәлән КПСС диктатурасы чорында да райком секретарьларын − хәтта Беренчеләрен тәнкыйтьләргә хокукыбыз бар иде. Районнарның кимчелекләрен, сүлпән һәм битараф җитәкчеләрен бик кыю фаш итә идек. Хәтта, материалыбыз басылып чыккач, обком кайберләрен вазифаларыннан азат итә иде! Ә хәзер нәрсә? Кругом коррупция, караклык, жуликлык чәчәк ата! Халык акчасын үзләштереп дворьяннарча яшәп ятучы, эшче халыкка чеби төчкереге хәтле генә хезмәт хакы биреп, мыскыл итүче шул комсызларга баш иеп яшәргә тиеш булабыз… Инде килеп, шул башлыкларны тәнкыйтьләп язсаң, язганыңны тапшыргач, редакторыбызның тезе калтыравын сизеп торабыз. Кәкүй монда фаш итү! Тиражның кимүе дә, бетә баруы да сүз иреге булмаудан бит инде. Куркып язган гәҗитне укыганда укучыларыбыз да сагаядыр, безнең ни хәлдә икәнебезне сизенеп, шомланадыр, без мескеннәрне кызганадыр кебек тоела миңа. Редакторыбыз гына түгел, үз-үзебезгә дә цензор була башладык инде, адәм рисваена калгач… Ул карак башлыкларны утлы табага бастырып, иманнарын укытудан кемнәр тыя?..

Министрның усал карашы кабат редакторга текәлүен генә көткән кебек, залда чыркылдап көлгән хатын-кыз тавышы яңгырады.

− Ярый, би-ик яхшы аңлашылды изге ниятең, утырсаң да ярыйдыр, − дип куйды да министр, чыркылдаган чибәркәйгә дәште. − Көлүегезнең сәбәбен белергә кирәктер, туташ. Исемегез ничек?

− Назлыкай Хөрмәтова булам, Ирек Азатович… Әрчә дәдәйнең бер фикере көлдерде мине…

Журналистикада төп жанр – зур да, затлы да җитәкчеләрдән интервьюләр алу, ул интервюләрне тәмле дә, татлы да тел белән язу, еш кына сумкасына затлы бүләкләр һәм кызыктыргыч күчтәнәчләр дә төяп кайту белән дан алган хатынның бәхетле елмаюына сокланып карап торган министр икенче соравын бирде:

− Нинди фикере?

− Соң… ничек көлмисең инде… Ул бит главаларны тәнкыйтьләү, фаш итү кирәк, ди… Аларны тәнкыйтьли башласак, гәҗитебез бер-ике айдан ук үләчәк! Чөнки тиражны шул башлыклар ясап бирә бит инде безгә районнарда. Берәүләрне мәҗбүри яки үгетләп яздырталар, күп кенә халыкны район казнасыннан акча бүлеп гәҗитле итәләр… Әллә дөрес әймимме мин?!

Ләкин министр авызын ачып нинди дә булса сүз яки фикер әйткәнче үк, Шаляпинныкыдай көр тавыш залдагыларны сискәндерде. Миңа бик тупас булып тоелды бу тавыш. Министр булып министрның авызын яптыр әле син!..

− Юк, Назлыкай ханым, дөрес әйтмәдең! − дип, кистереп әйткән бу сүзнең хуҗасы − Давыт дигән утыз яшьләрдәге ир җәт кенә торып басарга да өлгерде. Шул ук вакытта министрдан гафу да үтенеп алу зарурлыгын онытмады һәм сүзен баягыча ук катгыйлык белән дәвам итте:

− Гәҗитебезне генә түгел, республикадагы матбугатны тулаем харап итәрдәй, олы башын кече итеп безнең хозурга килгән Ирек Азатовичны да эшсез калдырырдай сүз әйттең син, Назлыкай! Менә бик еш кына редактор безне командировка чыгара. Ни өчен? Почтальоннарга тагылып, авыл буйлап йорттан-йортка кереп, хәерче кебек теләнеп йөрү өчен! «И, абзыкаем, и, түтекәем, безнең гәҗиткә язылыгыз инде, зинһар», дип йөрү өчен!.. Адәм мәсхәрәсе бит! Үтмәс товарыңны көчләп таккан кебек гарьлек гамәл бит бу! Ә халык нәрсә ди: «Безнең йөрәкне әчеттергән, үртәлдергән, уйландырган, күзне ача торган мәкаләләрегез бөтенләй юк бит. Безне алдый-алдый бөлдергән нәчәлстуаны күкләргә күтәреп дан җырлыйсыз, безнең өлешне ашап симергән табактай йөзләрен, авыз җырдыртып, олы кулъяулык хәтле итеп бастырасыз, ишшу җитмәсә. Юк-юк, йөдәтмәгез, без бүтән гәҗитләр алабыз, кыюларын сайлыйбыз», – диләр.

Редакторыбызны гаепләмим мин. Аптыраган-йөдәгән кешенең артын мичкә терәгәнен бөтен халык белә. Нишләсен, гәҗитне саклап калу өчен андый ихтималны да файдаланып калырга мәҗбүр ул… − дип дәвам итте Давыт. − Беләсезме, халыкның нинди гәҗитләр укуын? Безнең телдә «сары-соры басмалар» дип мыскыл белән кимсетеп аталганнарын укый! Әнә, тиражлары бишәр, унар, мәртәбә артыграк безнекеләрдән. Кеше аларны халыкның кайгы-хәсрәтләрен аңлап, ачы хакыйкатьне ярып салудан шүрләп тормаганнары өчен укый. Чөнки чын гәҗит ул укучыларының күңелендә давыл да кузгатырга, алай-болай дуамалланып баш күтәрә башласалар, акыллы сүз белән тынычландырып юата да белергә тиеш. Менә шул бердәнбер мөмкинлекне − Русиядә булган сүз иреген файдалансак кына тиражны арттырып була. Минемчә, гәҗит ул һәр сүзе, һәр язмасы белән халык һәм тираж файдасына эшләргә тиеш!

Русиядә сүз иреге бетмәгән! Беткән булса, Путинны да ут итеп тәнкыйтьли торган гәҗитләр, «Эхо Москвы» кебек радио каналлары күптән ябылган булыр иде инде. Бездәге кебек гадәте булса, шул ук Путин дистәләрчә журналистларны суд каршына бастырып, сөргенгә аткарган булыр иде. Ә безнең түрәләр хаклыктан ни өчен өреккәннәрен дә беләм: коррупциягә муеннан батканлыкларын, гаепләрен матбугат фаш итсә, мәскәүлеләр якадан тотып, конфисковать итүдән шүрлиләр. Әгәр дә без киләчәктә дә күз йомсак, йоклата торган гына гәҗитләр язып ятсак, республикабыз таланып бетеп, егылып китәчәк. Министр әфәнденең каршыбызда утыруыннан файдаланып, шуны да әйтим: икешәр-өчәр мең генә тиражлары калган гәҗитләргә ел саен миллион-миллион сумнар түккән, халыкка да, үзенә дә файдасы беткән хөкүмәтне акыллы дип буламы? Андый редакцияләрдә җыелып ятучы әрәмтамак, куркак, хөрәсән каләмчеләрне хезмәт хаклары бирә-бирә җыеп яту кемнәргә кызык? Акыл утыртыр вакыт җиткәндер бит инде безләргә!

Тагын берничә кешене сөйләтте дә министр, үзе торып басты һәм саубуллашыр алдыннан ягымлы тавыш, көләч йөз белән тәэсирләрен уртаклашты:

− Киңәшмәбез эчтәлекле, киләчәккә сизгер дә, таләпчән дә карап нәтиҗә чыгарырлык булды. Күтәргән тәкъдимнәр хакында да ныклап уйланырбыз. Максат-ниятләрегезне ачып сала белүегез мине аеруча сөендерде. Кем әйтмешли, күзне ачты. Киләчәктә мондый зарларны ишетмәслек, бу темага кире әйләнеп кайтмаслык нәтиҗә ясармын. Шулар хакында редакторыгыз белән киңәшербез. Әйткәнемчә, нәтиҗәсен якын арада ук сизәрсез!

И, сөенде залдагы халык, һәр каләмче аяк өсте басып, карашларын балкытып, алкышлады рәхимле министрны! Мондый министрың булу бәхет бит ул!

… Күңелле, йөрәккә ятышлы киңәшмәгә нокта куйганнан соң, министр ишеккә юнәлде, нәшрият каршында торучы машинасына хәтле озату өчен аның артыннан бер адым гына артта калып, редактор иярде, башкалар, сөенечле елмаюлары белән коридор буенча тезелеп киткән бүлмәләренә таралды.

Ә урамда министр белән редактор арасында «дустанә» сөйләшү узган. Машинасына җитәр-җитмәс тукталган министр, усалланып киткән карашын төбәп, тешен кыскан хәлдә:

− Бу эшеңдә эшлисең киләме? − дип сораган Талмастан.

− Килә, − дигән җавап ишетүгә үк:

− Минем дә үз урынымда каласым килә! − дигән министр. Аннары, җинаятьчегә караган кебек карап-карап торган да:

− Син бит коллективыңда эшләүчеләрне тәмам аздырып, кулыңнан ычкындырып бетергәнсең! Һы, карале син теге Давыл дигән егетеңне. Күте белән киртә җимермәкче, Русияне коррупциядән арындырмакчы, имеш-ш-ш, дуамал! Белә микән соң ул Русияне егылудан коррупция генә тотып торганын? Ку!!!

− Ә, теге Давыт дигән журналистны әйтәсез бугай. Яшьрәкләрдән иң сәләтле каләм иясе шул инде бездә…

− Дәшми тор! Горбачев вакытында бозылган Иман белән Иваннан да котыл! Һы, Мәскәү үзе куйган җитәкчеләрне фаш итмәкчеләр икән! Тәтеми торсын!

− Сабыр итик инде, Ирек Азатович, кызганыч бит… Пенсияләренә дә бер-ике генә ел калды ул картлачларның…

− Син башта хатыныңны, балаларыңны кызган. Урыслар әйтмешли, за чужую жопу не страдай! Нәрсә ашатырсың, ничек укытырсың аларны? Матбугатта контракт буенча эшләвеңне дә, һәр ел ахырында аттестация булачагын да онытма!

− Сәбәпләр дә табып булмый бит әле аларны эштән чыгару өчен, Ирек Аза…

− Тыңлап бетер! Сирәк булса да эшкә соңга калып килүчеләр, бераз «төшереп» алучылар, эштә черем итүчеләр булмый калмый… Куу җаен үзең дә эзлә! Әнә, Назлыкай кебек чынбарлыкны дөрес аңлаучы кешеләр җый редакцияңә! Бер-ике айдан да озакка сузмыйча, чистартып бетер коллективыңны! Һа-һа!.. Шәп булды бу очрашу, үзләре ачылып беттеләр, ахмаклар! Хуш-ш-ш!

Талмас кара кайгыга тарган кыяфәт белән башын иеп карап калды…

Фәнзаман БАТТАЛ.

Комментарии