Ришвәттән ничек котылырга?

Ришвәттән ничек котылырга?

Халык арасында таралган бер анекдотны исегезгә төшерим әле. Югары уку йортына укырга кергәндә, абитуриентларга: «Ике икең ничә?» – дигән сорау бирәләр икән. 4, дисәң дә, 5 дисәң дә ишеккә төртеп күрсәтәләр. Ә менә «Сезгә күпме кирәк?» – диеп сораучыларга зур өметләр баглап, укырга алалар имеш. Тормыштагы юк кына мәсьәләләрне чишү өчен дә, башны иеп, шул сорауны бирәбез түгелме соң?

Илебездә «прихватизация» башлангач, халык югары һәм түбән катлауга бүленде. Гади халыкка да ничек булса да тормышын алып барырга кирәк: алар эшсезлектән, ачлы-туклы яшәүдән чыгу юлларын эзли. Югары катлау бернәрсәдән дә тартынмый: байлык, шөһрәт артыннан куып, комсызланганнан комсызлана бара. Кайда булсалар да, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, законнарны үзләренә яраклаштырып, кесәләрен калынайталар. Ришвәт алу алар өчен гади күренешкә әйләнде.

Коррупция чәчәк атып, халык ансыз яши алмый башлагач, хөкүмәт ришвәткә каршы көрәш игълан итте. Тик ул көрәш дигәннәре, һәрвакыттагыча, кәгазьдә калды, кебек. Ришвәтне гади халык алмый, ә карга күзен карга чукымый, дигәндәй, чиновниклар эләккән очракта да, бер-берсен яклап, тиз генә җаваплылыктан котыла торалар.

Әйе, җәмгыятьтә ришвәт бирүчеләр һәм алучылар яши. Бер танышым миңа үз фикерен белдереп: «Ришвәт, алыш-биреш – тормыш машинасының тәгәрмәчләре. Машина көпчәксез йөрмәгән кебек, җәмгыять тә ансыз яши алмый», – диде. Без өлкән буын вәкилләре «ришвәт» дигән сүзне белмәдек. Ләкин ул булган, яшәгән һәм яши икән бит. Иң кызыгы, ул бала тудыру йортыннан башланып, соңгы юлга – зиратка озатуга кадәр бездән аерылмый икән. Бала тудыру йортыннан улыңны яки кызыңны бүләксез алып китү мәгънәсезлек санала. Кимендә, берәр тартма конфет, чәчәк тотып барырга кирәк. Кайсыбер бала тудыру йортларында ир бала өчен – 500, кыз бала туса, 300 сум акчаны сорап та алалар икән. Уйламыйча да, шулай тиеш дип караган бу «хезмәтләребез» җинаять кодексын бозу, ришвәткә юл салу түгелмени?

Аннан килеп, бала 1 сыйныфка укырга керә. Ата-ана баласына күбрәк игътибар итсеннәр дип, укытучыларына, класс җитәкчеләренә бүләк әзерләү өчен 1 сентябрь, 8 март, соңгы кыңгырау кебек бәйрәмнәрне көтеп ала. Минем белән килешмәүчеләр, бу укытучыларга ихтирам диючеләр дә булыр, әмма белем бирү өлкәсендә ришвәтне төрлечә итеп (репетиторлык, өстәмә дәрес өчен дип) алучылар артканнан – арта. Уйлап карагыз әле, бала кечкенәдән үк әти-әнисенең кирәкле кешеләрне «майлаганын» күреп үсә. Бала үскән саен ришвәтнең дә күләме арта. Балаң югары белем алсын дисәң, бер нәрсәңне дә кызганмыйча, соңгысын салып бирергә әзер булырга кирәк. Мин совет чорында бер колхоз рәисенең кызын институтка кертү өчен, колхоз көтүен шактый «киметүе» турында ишеткәнем бар. Бар кешенең дә кул астында колхоз малы юк дисәк тә, хәзер исәп-хисап ясау күпкә ансатрак – кулга бирәсе юк. Бары тик дәүләт хисабыннан кемнеңдер исәп-хисап счетына гына акчаны күчерәсе. Шулай итеп байларның баласы да дәүләт хисабына белем ала. Ә без юкны бар итеп ришвәт бирергә, ришвәт алучыларны тудырырга һәм туйдырырга мәҗбүр булабыз. Кемнедер, үзебездән өстен күреп, аңа яхшы булсын дип намуссызлык, гаделсезлек юлына атлыйбыз. Алай гына да түгел, үсеп килүче буынны шул юлга этәрәбез. Ә ришвәт алучы комсызга шул гына кирәк: вөҗданын сатып, кануннарның алар файдасына язылган маддәләрен файдаланып, халык кесәсен бушатуларын дәвам итәләр. Министр, губернатор, мэрларның утта янмыйча, судан да коры чыгуларын күреп, ишетеп торабыз. Ә тормышта ришвәт бирү өчен сәбәпләр хәтсез.

Уйлап караганыгыз бармы, ни өчен безнең кануннар гади кешеләргә аңлашылмый торган телдә языла? Ришвәт алучыларга яраклаштырып булсын өчен, минемчә. Ник дигәндә, белешмәләр, рөхсәт кәгазьләре, аңлатмалар, юлламалар, билетлар һәм шундый вак-төякләр өчен төрткән тартмалы һәм тартмасыз конфетлар, кыйммәтле шәраблар, хушбуйлар, конвертлар эшне тизләтә, максатыңа «ә» дигәнче ирешергә юл ача. Бу безнең дәүләтебезнең ришвәт алучыларны кайгыртып, уйлап чыгарган эш алымы. Кеше турында кирәкле белешмәләр хәзер компьютерда бар. Аның өчен бер оешмадан икенчесенә халыкны чаптыру, чиратта тоту мәҗбүри түгел. Бездә еш кына, яше 80нән узган кешенең пенсиядә булуын, гаражы, бакчасы барлыгын – юклыгын да исбатлап йөрергә туры килә. Аяксыз яки кулсыз инвалидлар гомерләре буе медицина комиссиясе алдында аяк-куллары кабат үсмәвен дәлилләп, группаларыннан колак какмас өчен ришвәт түләргә мәҗбүр булдылар. Ә шул ук вакытта, әзмәвердәй түрәләр, аларның хатыннары группа алып, хезмәт хакына пенсияләрен кушып дөнья гизделәр.

Шулай итеп, ришвәт ул дөньяга килгән көннән башлап, соңгы юлга озатканчы адәм баласының юлдашы. Соңгы юл дигәннән, тагын бер вакыйга искә төште. Казанда, бер җеназа вакытында ике ирнең сөйләшүен ишеткән идем. Берсе икенчесеннән: «Кайсы зиратка күмәсез?» – дип сорады.

– Татар зиратына.

– Анда урын юк, диләр ич.

– Абзыкай, акчаң булса, өстәвенә, түрә дә булсаң, Габдулла Тукай янына да күмәргә була, – дигән җавап ишеттек.

Ришвәтчелекнең беренче сәбәбе дип мин динсезлекне атар идем. Дин буенча хәрам ризыкны кулланырга ярамый. Динсез булуга тәрбиясезлек белән гаделсезлек юлдаш. Уйлап утырам да, ришвәткә каршы чыгарылган кануннар эшләми. Бәлки, ришвәт алу һәм бирүне канунлаштырырга кирәктер, дим. Түрә ишегенә нәрсә өчен һәм күпме түләргә кирәклеген язып элсәләр, аларга салым салырга мөмкин булыр иде. Газета укучыларны да бу проблема борчый торгандыр. Бәлки, бу афәттән чыгу юлларын белүчеләр бардыр?

Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Комментарии