Илназ Гарипов: «Әби белән әниемә сокланам!»

Илназ Гарипов: «Әби белән әниемә сокланам!»

Илназ белән сөйләшеп утырсаң, бу егеткә 26 яшь кенә димәссең. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере бар.

Илназга 6 яшь булганда, инсульттан әтисе үлеп китә. Илназ белән абыйсы әнисе һәм әбисе тәрбиясендә үсә. «Минем әни бик сабыр кеше. Ә әби таш астыннан чыккан. Икесе дә бер төрле булса, бергә яши дә алмаслар иде, бәлки», – дип шаярта Илназ. Авылда үскән, бар нәрсәгә дә үз тырышлыгы һәм чаялыгы белән ирешкән ул.

Илназ, соңгы альбомың «Миңа барыбер…» дип атала. Син шундый битараф кешемени?

– Битараф түгел инде!

Минем Ауропа дәрәҗәсендәге җыр иҗат итәсем килде. Салават, Хәния, хәзер инде Фирдүс Тямаев халыкчан, татар стилистикасына гына хас җырлар башкара. Аларны яратып тыңлыйлар. Әмма… Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның җыр сыйфатына булган таләбе артты һәм алар дөнья күләм дәрәҗәдә эшләнгән җырлар тыңларга тели. Мин шундый җыр өчен текст эзли башладым. Эзли торгач, Гөлнара Сабирова шигыренә тукталдым. Альбом исемен дә әлеге җыр исеме белән атарга булдым. Бу җыр бик уңышлы килеп чыкты дип саныйм. Аңламасалар да, урыслар да яратып тыңлады.

Битарафлыкка килгәндә, мин бер нәрсә белән дә килешмим дә, инкарь дә итмим. Һәр нәрсәгә төрле яклап карарга була бит. Бу психологик халәт, билгеле. Риторик позиция дияргә дә була хәтта.

Бер риторик суд бара торган бүлмә яныннан үтеп бара икән. Моны чакырып керткәннәр. Ә анда хирургны хөкем итәләр. Риториктан сорыйлар. «Нишләтик моны? Җәза бирикме, юкмы?». «Кеше язмышы, кеше сәламәтлеге белән уйнаган кешене җәзасыз калдырмаска ярыймы инде?», дип җавап кайтарган бу. Икенче көнне шундый ук очрак кабатланган. Икенче хирургны хөкем итәләр икән. «Ул бит күпме кеше гомерен саклап калган. Бер ялгышы өчен генә аны төрмәгә утыртмыйлар инде!» – дигән ди риторик. Шулай булгач, һәр нәрсәгә, һәр мәсьәләгә төрле яктан килеп карарга, фикер йөртергә була.

Бүген безнең тормышыбыз ник мондый, нишләп без кайбер кешеләр белән, очраклы рәвештә, көн дә очрашабыз, ә кемнедер еллар буе да күрә алмыйбыз, бүгенге көн ник менә нәкъ шулай узганын берәү дә белми. Иртәгә нәрсә булачагын шулай ук әйтеп булмый. Шуңа да мин бер нәрсәне дә инкарь итмим һәм бер нәрсә белән дә килешмим.

– «Вконтакте»дагы битеңдә ярдәм сорау, хәйрия турында хәбәрләр бик күп. Хәйриячелеккә мөнәсәбәтең ничек?

– Хәйриячелек белән һәр кеше дә шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Бу бит шәригатьтә дә язылган. Анда хәтта төгәл саннар да күрсәтелгән.

Моңа да төрлечә карарга була. Төрле кеше төрле ситуациядә булырга мөмкин бит. Мисал өчен, өч бала белән ялгыз утырмаса, тол хатын да хәерче булмас иде.

Үзем дә хәер бирергә тырышам. Бу шулай булырга тиеш тә. «Вконтакте»дагы хәбәрләргә килгәндә, бу бит авыр түгел. Бары бер төймәгә генә басасы. Бәлки бер кеше шул мохтаҗ кешегә акча салса да зур ярдәм була.

– Син нечкә күңелле кешеме?

– Мин бик таләпчән. Явыз түгел, ә таләпчән. Елаган вакытлар да булгалый инде. Кайвакытта машинада барганда радиодан тетрәндергеч хәбәр ишеткәч тә күзләремә яшь килә.

– Таләпчән дисең. Бу нәрсәдә чагыла?

– Беренче чиратта үземә карата таләпчән. Үзеңә таләпчән булмасаң, башкалардан нәрсәдер сорау көлке. Эшкә карата да таләпчән.

Ә менә ашауга, киемгә андый түгел. Мин ике аякка ике төрле носки киеп чыгып китә алам. ( Көлә.)

– Ә дусларыңа карата ничек?

– Чын дусларым бер учка сыеп бетә. Дуслар күп булмыйдыр инде ул.

Хәер мин ял көннәрендә бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнәм. Без Айваз, Ренат Галиәскәров, тавыш операторы белән эшлибез һәм бер-беребезгә карата бик таләпчән.

Һәр чыгыштан соң утырып анализ ясыйбыз, сөйләшәбез. Җитешсезлекләр булса, йөзгә бәреп әйтәбез. Сүгәбез, сүгенеп тә алабыз. ( Көлә.) Миңа калса, бу бары плюс кына, чөнки без кимчелекләрне бетерү өстендә эшлибез.

– Шоу-бизнеста дуслар булмый диләр…

– Шуңа да бизнес бит инде ул!

Мин әйтмәс идем ниндидер дошманлык, көнләшү бар дип. Гадәттә, шоу-бизнеста конкурентлык була. Тик, нечкә чикләрне узмаска кирәк. Минем өчен конкурентлылык ул бик яхшы нәрсә, чөнки ул кешене алга таба да эшләргә, камилләшергә этәрә. Тик кара көнләшү, гайбәт сатуга китсә, бу инде ямьсез күренешкә әйләнә.

Кеше үзе генә бер нәрсә дә эшли алмый. Бу тормыш законнары һәм кешенең табигатеннән килә. Эштә дә, тормышта да шулай. Ялгызың гына әллә ни майтара алмыйсың. Ә менә үзеңдәге көнләшүне җиңсәң, күп нәрсәгә ирешергә мөмкин.

Безнең эстрадада бар акыллы җырчылар, бераз акылсызраклар да җитәрлек. Акыллы җырчы һәрвакыт үзенең тамашачысын белә, таный, шуның өчен эшли. Ягъни кеше ипиенә тими торган була.

– Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы дуслыкка ышанасыңмы?

– Бу бик катлаулы мәсьәлә. Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы мөнәсәбәтләр ул Җирдә беренче кешеләр барлыкка килгәч үк туган.

Минемчә, андый дуслык булмыйдыр. Дөрес, искәрмәләр була. Минем дә дуслар арасында кызлар бар. Мин аларга дусларча карыйм, аларның бәлки башка төрле карашларыдыр.

Мисал өчен, егет белән кыз күршедә үстеләр ди. Алар гадәттә дус була, үзара аралашып яши бит инде. Бу «мәҗбүри» дуслык кебек килеп чыга.

Дус ул үзе үк бик киң төшенчә. Мин бер китап укыган идем. Аның авторы дуслык турында болай язган. «Һәр шимбә, без дусларым белән бергә җыелып, сыра эчә, сөйләшеп утыра идек. Тик мин эчүне ташларга булдым. Берникадәр вакыттан соң минем алар белән сөйләшер сүзләрем калмады. Тагын бераз вакыт үткәч, мин үземә бөтенләй башка дуслар таптым».

Дус ул минем өчен ышаныч, уртак кызыксынулар. Минем төрле яшьтәге, төрле статустагы танышларым шактый. Мин аларны үземнең дусларым дип атый алам.

– Яшь җырчыларның фанатлары күп була. Аларга мөнәсәбәтең ничек?

– Минем җырларны тыңлыйлар, минем иҗатым белән кызыксыналар икән, әлбәттә мин моңа шат кына. Алар миңа фикерләрен җиткерә, киңәшләрен бирәләр.

Баштарак бу үзенә күрә бер кызык иде. Аннары туйдырды. Хәзер инде мин моңа тыныч карарга тырышам. Бөтенләй үк килеп чыкмаса да.

Минем бер фанат кыз бар. Ул миңа интернетта көн дә яза, һәр концертыма чәчәкләр алып килә. Яңа елга бу миңа бүләк күтәреп килгән. Мин читен хәлдә калдым. Бүләкне алсаң да читен, алмасаң да.

Гадәттә, фанатлар, җырларны тыңлап, үзләрендә җырчы турында ниндидер образ тудыра. Ул образ чынбарлыктан ерак та булырга мөмкин.

– Синең җырларың төрле темаларга. Бу махсус шулай эшләнәме, әллә инде син һәрвакыт эзләнүдәме?

– Яшь барган саен күзаллаулар, фикерләр үзгәрә икән ул.

Мин 90нчы елларда үскән бала. Эстраданы ныклап 1998-2000нче елларда тыңлый башлаганмындыр. Минем иң яраткан төркемем «Руки вверх!» иде. Беренче җырларым да аларның җырларына охшатып язылган.

Мин бит авыл малае! Дөресрәге, Казанда туганмын. Миңа яшь ярым булганда, әти-әнием Арча районы Хәсәншәех авылына күченеп киткән. Авылда үстем, авылда тәрбияләндем. Үземне авыл малае, җир малае дип саныйм. Шуңа да туган якка, туган авылга багышланган җырларым шактый.

Авыр җырларым да шактый. Ятимнәргә багышланган җырлар бар. Аларны бик аз кеше тыңлыйдыр дип уйлыйм.

Салмак җырларны яратам. Тыңларга да, җырларга да. Күптән түгел генә «Яратам, бетте китте!», дигән җыр яздырдык. Ул март аенда чыгачак. Җыр тере уен коралларына язылды. Дөресен генә әйткәндә, компьютер аранжировкасыннан бик туйдым. Яңача эшлисе, яңача җырлыйсы килә.

Яңа җыр да исеменнән үк күренгәнчә, мәхәббәт турында. Минемчә, кеше белән бары ике хис – мәхәббәт һәм курку гына идарә итә. Ә калган башка хисләр шул ике хиснең кушылуыннан туа дип саныйм.

Җыр бик җиңел, позитив. Тамашачыларга ошар дип уйлыйм.

– Җиңел җырлар белән олы яшьтәге тыңлаучыларыңны югалтырмын дип курыкмыйсыңмы?

– Халык бит ул болай да басылган. Аны дәүләт баса, эше баса, гаиләсе баса… Шуңа да, үземнең иҗатым аша мин кешеләргә җиңеллек, күңел күтәренкелеге алып килергә тырышам. Җиңел, позитив җырлар яздырам.

Минемчә, тыңлаучы яшь буенча аерылмый. Ул бары акыл дәрәҗәсе белән генә аерылырга мөмкин. Балалар белән олыларча сөйләшәсең икән, алар да олыларча сөйләшә башлый. Кешенең тәне картаерга мөмкин… Бу табигый. Әмма күңеле, җаны бер кайчан да картаймый. Бер туйда, инде җитмештән узган әби яныма килеп: «Улым, теге «Миңа барыбер…» дигән матур җырыңны җырла әле», дип сорады. Кем уйлаган, минем җырларны җитмештәге әбиләр дә тыңлый дип!

– Иҗат кешеләре, спортчылар ырымнарга ышанучан була. Син ничек, моңа ышанасыңмы?

– Юк! Бу бары чиста психология дип саныйм. Мисал өчен, юлны кара мәче кисте ди. Кеше каян гына күңелсезлек килеп чыгар икән дип уйлап йөри башлый. Шул рәвешле ул күңелсезлекләрне үзенә тартып кына китерә.

– Ә Аллага ышанасыңмы?

– Әлбәттә ышанам! Безнең бу тәрбиядән дә киләдер. Аңа ышанмый булмый да. Үзем гарәпчә укый – яза беләм. Эчмим – тартмыйм. Дуслар арасында да спиртлы эчемлекләр кулланучылар юк.

– Синең арттан бик күп кызлар йөри. Өйләнергә уйламыйсыңмы әле? Йөрәгең бушмы, түгелме?

– Йөрәгем буш. Бушаттым. ( Көлә.)

Мин бик авыр характерлы кеше. Әтигә охшаган. Өстәвенә эстрада кешесе дә. Минем белән җиңел түгел. Җырчы дигәч үк кешедә инде тискәре фикер туа. Нишләптер халык безнең турыда гайбәтләрне күп чыгара бит. ( Көлә.) Бераз тискәрелегем дә бар. Икенче яктан, шәхси тормышка вакыт бик тар. Эш атнасында сулар сату белән шөгыльләнәм, ә җомга – шимбә көннәрендә мәҗлесләрдә чыгыш ясыйбыз.

Туры сүзлемен. Кайчагында юмор белән генә дә әйткәлим инде. Шулай да туры әйткәнне бар кеше дә кабул итеп бетерми. Минем нинди икәнне элек йөргән кызлардан сорасагыз гына инде. ( Көлә.)

– Син шактый популяр җырчы. Сине беләләр, таныйлар. Бүген авылдан килеп, эстраданы яуларга теләгән егет – кызларга нинди киңәш бирер идең?

– Беренче чиратта ул кеше булырга тиеш! Аның үз фикере, максаты булсын. Бу шоу-бизнеска гына кагылмый. Авырлыклар бар һәм булачак. Кайберләрен мин үз җилкәмдә татып карадым.

Миңа 6 яшь булганда, әти вафат булды. Абый белән икебезне әби һәм әни тәрбияләде. Әни башка кияүгә дә чыкмады. Алар безгә ятимлекне тоярга юл куймады.

Абый Арча педагогика көллиятенә укырга керде. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, мин дә шунда белем алырга булдым. 10нчы сыйныфтан киткән иң беренче кеше мәктәптә мин булганмындыр, бәлки. Көллияттә бик таләпчән укытучыларга эләктем. Анда Совет системасы белән укыта иделәр. Иң күп белемне мин шул көллияттә алдым.

Шунда укыганда, Марсель Фәйзрахманов җыйган ансамбльгә йөри башладым. Ике айда мин анда үз кешегә әйләнеп, җитәкченең урынбасары булдым. Ул чакта буем кечкенә ( көлә), 5 курс студентлары өстеннән җитәкчелек итеп йөргән идем. Аннан үзебезнең студиядә җырлар яздырдык. Ул җырлар «Барс» компаниясенә килеп эләкте. Шулай итеп Казанга сукмак салынды.

Ә беренче тапкыр Казанга килгәндә, минем «Восьмерка» машинам һәм кесәмдә мең ярым акча гына бар иде.

Мине шул дәрәҗәгә җиткергәннәре өчен әби белән әнигә сокланам! Моның ничек авыр булуын алар үзләре генә белгән һәм белә. Минем хыялларымны кисмәгәннәре, иҗат итәргә каршы килмәгәннәре өчен аларга рәхмәт! Бүген мин әнинең бертуган апайларында торам. Алар мине үз балалары кебек якын күрә. Мине кайгыртып, минем өчен борчылып тора. Аларга да үземнең зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии