- 16.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Архив
2012нче елда Буранлы әбиләре Евровидениедә катнашып дөньяны шаулатты. Чыннан да, әлеге әбиләрнең күңел хөрлегенә, энергияләре һаман да ташып торуына сокландык та, гаҗәпләндек тә. Аптырамаслык та түгел бит, шул яшькә җитеп тә җыр-бию белән шөгыльләнергә дәрт-дәрман каян таба икән алар? Иң гаҗәпләндергәне шул, тормышларын моң белән урап яшәргә теләүчеләр, бер Буран әбиләре генә түгел икән әле. Ерак китәсе дә юк, Татарстаныбызның Апас районы, Урта Балтай авылы картлары, сәхнәне Буранлылардан һич кенә дә ким кыздырмый. Сүзем «Рәйхан» клубы турында.
Гап-гади тормышлы, гомер буе тыйнаклыклары, сабырлыклары белән аерылып торган авыл әбиләре сәхнәгә чыгарга ничек риза булганнар? Ни этәргеч бирә аларга? Максатлары нидән гыйбарәт? Әлеге сораулар миңа тынгылык бирмәде. Аларга җавап табыйм, аз булса да ачыклык кертим дип авылның китапханәчесе, «Рәйхан»га нигез салучы, бүгенге көндә җитәкче вазифасын башкаручы Рузалия ханым Хисамова белән әңгәмә кордым.
– Эшне башлап җибәрүләр җиңел булмады, – дип сөйләп китте ул. – 10 ел хыялда, күңел түрендә йөрттем бит мин аны. Ә менә чынлап торып тотынырга һаман батырчылыгым җитмәде. Үзем шикелле үк иҗатка, моңга гашыйк Мәрьям апа Гатина (авылның мөхтәрәм кешесе, укытучы) белән очрашкан саен, сәгатьләр буе хыялланып, план корып утырыр идек. Башлап җибәрүгә төп сәбәпче булып, «Балкыш» фестивален атасаң, һич тә ялгыш булмас. Әлеге фестивальне Фәрит Мөхәммәтшин үзе оештырган, ул республикабызның олы яшьтәге үзешчәннәре, ветераннары арасында үтә икән. Кулыма шуның турында белешмә тоттырдылар. Алдым да Мәрьям апа янына чаптым. Шул ук кичне бөтенесе хәл ителде дә инде. Утырып исемлек төзедем, бөтен авыл әбиләрен барлап чыктым. Икенче көнне үк шул исемлек буенча өйдән-өйгә йөри дә башладым. Һәр кергән йортта мине зур кызыксыну белән тыңладылар, озак ризалашмый торучылар да булды, сәламәтлегем юк диючеләр дә табылды, тик берсе дә каршы килмәде. Шулай итеп, озын – озак кайнар репетицияләр, йокысыз төннәр, күңелле мәшәкатьләр башланды.
– Фестивальдә дә сынатмагансыздыр бит инде?
– Юк, әлбәттә! Башта әзерлек шушында, китапханәдә генә барды. Туктале, минәйтәм, сәхнә дә безнең карамакта бит дим. Сәхнәгә тезеп бастыргач, бөтенләй канатланды картларым. Төрле яктан төрле тәкъдимнәр ява башлады. «Әйдәгез, бу җырны да җырлыйк?», «Чыгышның бу төшен болайрак үзгәртик» дигән сүзләр ишеткәч, инде мин канатландым. Иң беренче эш итеп райондагы сайлап алу турын узарга кирәк иде. Беренче яуланылган үр дә шул булды. Анда безгә төзәтмәләр кертеп, зона турына уздырдылар. Бу исә безнең өчен иң зур бәхет иде. Фестиваль узды, тик күңел моның белән генә тынмады. Үзебезнең авылда нинди бәйрәм була, берсен дә калдырмыйбыз, әле якын-тирә авылларга да концерт белән чыгабыз.
– Сәхнә костюмнарын каян юнәттегез?
– Башта авыл клубында булганына риза булырга туры килде. «Балкыш»ка барганда районнан зур ярдәм күрсәтелде. Шул исәптән матди яктан да. 60 меңлек күлмәк тектерде район хакимияте безгә! Моның кадәр ышаныч күрсәтүдән башлар әйләнде. Форсаттан файдаланып районыбыз башлыгы Рәшит Нәҗип улы Заһидуллинга, аның ярдәмчеләренә, урынбасарларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
– Тирә-яктагы әби-апалар сезнең төркемнең дуслыгына кызыгалардыр инде. «Мине дә үзегезнең төркемегезгә алыгыз», – дип теләк белдерүчеләр юкмы?
– Ничек кенә кызыгалар әле! Рәхмәт сүзләрен дә әледән-әле ишетеп торабыз, шөкер. Теләк белдерүчеләр дә бар. Былтыр төркемебездә әбиләр генә булса, быел исә егетләр дә кабул иттек. Алар килгәч, тагын да ямь өстәлде, уен-көлке артты. Башта 5 егетебез бар иде, берсе авыру сәбәпле ташлады, калган дүртесе бик теләп йөри. Шушы көн җитеп коллектив эчендә бер генә дә сүзгә килгәнебез юк, әйтмәгәнем булсын. Бер – беребезгә бик ияләштек, азрак күрешми торсам, сагынып бетәм үзләрен. Түбән Балтайда яшәүче Миңсәфидә апа арып-талып килеп керә дә: «Ай, ардым! Вупшым да килмәс идем, сагындым шушыларны!» ди. Әй күңелле була да инде шул чакта. Чын мәгънәсендә туганнарга әйләндек без.
Менә шулай күңелле итеп яшәп ята Урта Балтай авылы өлкәннәре. Күптән түгел генә ТНВга кунакка, «Аулак өй»гә дә барып кайтулары ишетелде. Тагын яңа җыр өйрәнергә керешкәннәр. Күңелләре көр, йөрәкләре таза. Бәхетле картлык шундый буладыр инде ул. Яшь буын өчен бер дигән үрнәк тә әле алар!
Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА.
КФУ студенты.

Комментарии