Йолдыз Шәрапова: «Башкага гашыйк булуымны күз алдына да китерә алмыйм!»

Йолдыз Шәрапова: «Башкага гашыйк булуымны күз алдына да китерә алмыйм!»

Бу гаилә турында газета-журналда күп яздылар, телевидениедән дә сөйләделәр. Тик һәр нәрсә үзгәрештә булган кебек, гаиләдәге вакыйгалар, кешеләр дә үзгәреп тора. Минем сезне бик ачык йөзле, искиткеч хыялый һәм киң күңелле чын татар хатыны белән таныштырасым килә. Ул – биш бала анасы, балалар язучысы һәм журналист Йолдыз Шәрапова.

– Йолдыз ханым, ирегез белән танышу тарихын күпләрнең ишеткәне дә бардыр, бәлки. Шулай да, танышу-кавышу тарихыгыз белән тагын бер бүлешегез әле.

– Безнең танышуыбыз искиткеч кызыклы. Башка болай очраша башлаучылар юктыр да, мөгаен. Мине Сарман районына командировкага җибәрделәр. Ул чагында Сарманнан Казанга самолетлар оча иде. Мин исә эш белән йөреп, соңга калдым. Өстәвенә билетлар бронь белән генә сатыла. Сириннең (Йолдыз апаның тормыш иптәше – Л.Л.) комсомолда эшләгән чагы, шул көнне Казанга сессиягә бара иде. Мине озата килгән ханым бәйләнде бит шул егеткә! Журналист кызны болай калдырып булмый бит инде, ди. Сириндә бер генә билет. Очучылар белән сөйләште дә, тегеләре булачак иремнең алдына утырып очарга рөхсәт бирделәр. Шуннан танышып, аралашып киттек. Ул вакытта телефоннары да юк иде бит аның, булса, бөтен авылга бер аппарат! Сирин сессиягә килгәндә күрешә идек, үзем дә гел алар ягына командировкаларга кайткаларга тырыштым. Шулай ел да тугыз ай очрашып йөргәннән соң, өйләнешеп тә куйдык.

Изображение удалено.

– Берегез – Сарманда, икенчегез – Казанда. Икегезнең дә эш урыннары әйбәт, урнашкан булгансыз. Өйләнешкәч кайда яши башладыгыз?

– Танышу тарихыбыз кызыклы булган кебек, гаилә тормышыбыз да кызыклы башланды. Туйдан соң мин – Казанда, Сирин Сарманда яшәде. Чөнки икебез дә эшне калдырып китә алмадык. Декрет ялына чыккач, ирем янына кайттым. Бала тугач, 9 ай каенана йортында тордык. Шуннан соң берсендә Сирин Казанга килгәч, әни янына кереп чыккан. Минем Сиринем шундый йомшак күңелле кеше, әнинең ялгыз гына боегып яшәвен күргән дә бик кызганган. Кайтты да, әниеңә бик күңелсез, ялгызы гына курка да торгандыр, дигәнрәк рухта сүз әйтте. Шуннан соң Казанга күченеп килдек. Ул вакытта Сириннең шәһәрдә эше дә юк иде. Шулай торып киттек.

– Ә иң беренче әни булган хисне хәтерлисезме?

– Хәтерләмәскә, әлбәттә, хәтерлим! Егерме тугызда тәүге тапкыр әни бул әле син! (Көлә.) Беренче улыма авырлы булганда, концертка барган идек. Анда бик матур, моңлы музыка тыңладым. Сәйдәш музыкасы, диделәр. Шуннан алып карынымдагы баламны Сәйдәш дип йөртә башладым. Ни өчендер аның малай булуына шикләнмәдем дә. Сирингә малай алып кайтасым, аны шатландырасым килде! Бик артык теләп ташлаганмын, ахрысы, таба-таба дүрт малайлы булдык, Аллага шөкер!

…Бала тудырганны да ачык хәтерлим. Авыргач, 4нче бала тудыру йортында яттым. Бик озак ятарга туры килде, яшь тә бар бит инде. Табиблар, психолог кебек, авыр хәлне җиңеләйтеп, бала тапканда гел сөйләштереп тора. Ирең кем, дип сорады берсе. Колхоз рәисе урынбасары, мин әйтәм. Улыбыз тугач, «Менә яңа рәис туды!» – дип шаярганнары истә.

Иң куанычлысы – Сириннең Сарманнан килеп җитүе иде. Малай да тапкач, башы күккә тигән. Аннан соң да аерым торырга туры килде бит әле безгә. Хатлар яза иде. Авырлы вакытта, хатында гел: Сәйдәш ни хәлдә, Сәйдәшне һава суларга алып чыгасыңмы соң, ди иде. Ни өчендер Сәйдәшне куштырнаклар белән язуы истә калган. Беренче улыбыз туганчы ук аның Сәйдәш икәнен белә идек. Тормыш иптәшем бик бала җанлы кеше. Кечкенәләрне ул «витаминнарым» дип йөртә. Алардан көч алып яшим, күрмәсәм, хәлем булмый, ди.

– Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Сез гаиләдә проблемаларны ничек хәл итәсез?

– Кешеләр төрле-төрле. Гаиләдә дә бер төрле балалар булмый бит. Хәтта игезәкләр дә бер-берсеннән аерылып тора. Ир белән хатын да табигатьләре буенча бер-берсенә ничек кенә охшамасын, барыбер аерыла торган яклары була. Безнең дә үпкәләшкән чаклар була торгандыр, гаиләдә бар да шома гына бармый инде ул. Тик безнең беркайчан ямьсез сүзләр әйтеп кычкырышканыбыз, бер-беребезгә авырлык китергәнебез булмады. Ничек инде ямьсез сүз әйткәч, ул кешенең күзенә оялмыйча карарга була? Ачуланышсак та, Сириннең күңеле төшеп, боегып утырганын күрәм дә сүз катам. Бу дөньяда нигә ямьсезләнеп, кычкырышып яшәргә? Гомер болай да кыска бит… Үз фикереңне җайлап кына җиткерсәң, шул җитә дип уйлыйм. Ир-ат барыбер үзенчә эшли бит инде ул. Дуслашканнан соң мөнәсәбәтләр ничектер тагын да якынайгандай була, бер баскыч күтәрелгән кебек. Татулашкач: «Әйдә башка бер дә ачуланышмыйбыз, яме», – дип сүз куешабыз. (Көлә.)

– Ирегез дә зур урында эшли, сез дә гел кеше арасында йөрисез. Арагызда берәр кайчан көнләшү булдымы?

– Сирин гомер буе хатын-кызлар эшли торган коллективны җитәкләде. Әгәр мин көнче кеше булсам, аның белән тора да алмас идем. Эштән барыбер өйгә кайта бит, шул җитә инде миңа! (Елмая.) Балаларны ярата! Хатын-кыз өчен тагын нәрсә кирәк? Мине дә шаяртып кына көнли ул.

Сирин – романтик. Мин артык байлык артыннан куа торган кеше түгел. Шуңа үзебезгә һәрвакыт кечкенә генә бәйрәмнәр ясарга тырышабыз. Сирин романтик кичәләр дә оештыргалый. Проблемаларны да кафеда утырып сөйләшәбез. Читтән карап торганда, кешеләр сөяркәләр дип уйлыйлардыр инде. (Көлә.)

– Ә үзегезне хыянәткә сәләтле кеше дип саныйсызмы?

– Юу-у-ук! Кая инде миннән хыянәтче. Биш балаң итәгеңнән тартып торганда, алай эшләп тә булмыйдыр ул. Сириннән башка берәр кешегә гашыйк булырмын дип күз алдыма да китерә алмыйм. Гашыйк булмый гына хыянәт итүнең нинди мәгънәсе бар инде аның?!

– Йолдыз ханым, гаиләгез бик ишле. Үзегезнең дүрт улыгыз булу материаль нигезне дә, җаваплылык та сорый. Кызлыкка бала алырга ничек тәвәккәлләдегез?

– Без 2007 елда Әдиләле булдык! Ул елны Татарстанда шәфкатьлелек елы дип игълан ителгән иде. Телевидениедән ятим балалар хакында бик күп реклама, тапшыру күрсәттеләр. Үзем дә журналист булгач, балалар йорты, ятим бала алган гаиләләр хакында күп яздым. Сирин телевизордан реклама булганда: «Әйдә, кызым, чык монда!» – дип шаярып утыра иде. Әһә, мин әйтәм, димәк, моның шундый уе барлыкка килә башлаган. Гаиләдә дүрт малай булгач, кыз турында күптән хыяллана идем. Кырык биш яшь тулган көнемә үземә бүләк ясарга булдым. Ходай безгә Әдиләне насыйп иткән. Документларны җыйдык та, тиешле урынга илтеп бирдек. Хәзер инде бишенче ел Әдилә безнең белән.

– Кечкенә улыгыз Газиз белән кызыгызның яшь аермасы ун гына көн икән. Әдилә гаиләгә килгәч, балаларыгыз ничек кабул итте? Көнләшмәделәрме?

– Олылары аңлый торган яшьтә иде. Газиз генә көнләшүен сиздерде бераз. Кызларның күлмәкләре дә матуррак, ялтыравыклырак була бит. Бантиклар алгач, үпкәләмәсен дип, Газизгә дә берәр уенчык ала торган идек. Аллага шөкер, тора-бара ияләштеләр. Хәзер алар игезәкләр кебек. Бер мәктәптә, бер сыйныфта укыйлар. Укытучылары да: «Берсе авырып калса, икенчесе дә боегып, күңеле белән өйдә утыра. Сорау бирсәң дә, ишетми хәтта», – дип шаярта. Исән генә була күрсеннәр.

Баштан үзем дә, гаиләдә егетләр генә булгач, Әдиләгә «кызым» түгел, «улым» ди идем. «Миңа «кызым» дип дәш», – дип үпкәли иде. Аннан ияләндем. «Кызым!» дигәч, сабый шатланып, «Әнием, син миңа «кызым» дип әйттең!» – дип очынып йөри иде. Кызыбыз шулкадәр миңа охшаган, үземнән туса да моның кадәр булмас иде! Мин дә нәкъ шундый хыялый, очып йөри торган, җир кешесе түгелмен. Әдиләбез дә шундый булыр, ахрысы!

– Сез бит әле , иҗат кешесе дә. Шулкадәр ишле гаилә булу иҗат итәргә комачауламыймы? Шигырьләр язарга вакытыгыз каламы?

– Миңа гаиләм, киресенчә, ярдәм генә итә. Әгәр балаларым булмаса, мин балалар шагыйре булмас идем, бәлки. Аларның шуклыкларын, шаяруларын карап торасың да, шигырь туа. Шигырьләрем, иҗатым аша аларга тәрбия бирергә тырышам, курыкмаска, алдамаска өйрәтәм. Балаларым булганда язар тема табуы да проблема түгел.

– Тормыш иптәшегез, улларыгыз, кызыгыз турында сөйләгәндә, күзегездән нур бөркелә! Гаиләгезне яратуыгызны ерактан күрергә мөмкин. Бәхетле гаилә формуласы сезнең өчен нидән гыйбарәт?

– Минем өчен бәхет – ул гаиләнең һәр әгъзасы бәхетле, сау-сәламәт яшәве. Үзең генә бәхетле булып, башкалар үзләрен бәхетсез хис итсә, гаилә бәхете тулы булмас иде. Гаиләдә һәр кешенең күзеннән очкыннар күренсә, һәрберсе өйгә кайтырга талпынып, ашкынып торса, бәхет шул буладыр, минемчә.

Кызлыкка бала алгач, бездән бу адымыбыз турында сораучылар күп булды. Үзегезнең дә баларыгыз күп бит, мәшәкатегез арта, дигәнне дә ишетергә туры килде. Тик аларның мәшәкате белән шатлыклары да килә бит. Күптән түгел «Нечкәбил» конкурсында катнаштык. Кызыбыз анда бик матур җырлады. Өлкән улым университетта уку белән бергә театр түгәрәгенә дә йөри. Уртанчыбыз да бик актив. Алган грамота, дипломнарын санап бетерә торган түгел. Әти-әни өчен баласының уңышларын күрү теләсә нинди борчу-мәшәкатьне дә юкка чыгарадыр.

СҮЗ АХЫРЫ. Йолдыз ханым белән сөйләшкәндә, аның бәхетле ана, хатын, эшенә дә, иҗатына да вакыт таба белүче йомшак күңелле, хыялый һәм бик тырыш кеше икәненә инанасың. Шуны да әйтим: Йолдыз Шәрәпова тормыш иптәшеннән бик уңган. Гаилә учагын бергәләп саклаганда гына сөю-мәхәббәт сүнми, сүрелми. Бу гаиләнең дә җылысы балаларына, оныкларына бик озак елларга җитсен иде дигән теләктә калам.

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Йолдыз Шәрапова: «Башкага гашыйк булуымны күз алдына да китерә алмыйм!» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии