«Эшлә йә кит!» дип Медведевка ультиматум кую – беренче адымыбыз»

«Эшлә йә кит!» дип Медведевка ультиматум кую – беренче адымыбыз»

«Гадел Русия» фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Рушания Билгилдиева республикада беренче булып «Эшлә йә кит!» дип Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка ультиматум ясады. Ул ил күләмендә җыела торган таләпне республикада беренче булып имзалады. Аның сүзләренчә, фирка илдә 25 миллион имза җыярга ниятли.

«Гадел Русия», кризис сәбәпле халыкның тормышы көннән-көн авырлашканда, хөкүмәт халык өстенә яңадан-яңа ясаклар өя, дип белдерә.

«Беренчесе – капиталь ремонт мәсьәләсе. Безнең фирка күптән инде капиталь ремонтка караган канун өлгеләрен тәкъдим итә, әмма Думадагы депутатларның күпчелеге «Бердәм Русия»дән булгач, алар безнең тәкъдимнәрне кире кагып утыра. Эшләп килгән канун нигезендә, бөтен акчалар да бер янчыкка китә. Халык җыелган акчаларның кая киткәнен аңламый. Хөкүмәт үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәмәде. Хосусыйлаштыру мөмкинлеге бирде, әмма алдан ул йортларны яхшылап төзекләндерергә тиеш иде», – ди Билгилдиева. Аның сүзләренчә, җыела торган акчалар ачык булырга һәм кая тотарга икәнен бу йортта яшәүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш.

«Гадел Русия»нең икенче таләбе – транспорт салымын бетерү. «Бензинга акциз бәясе артканга, машина йөртүчеләргә транспорт өчен салым түләмәячәксез дип белдерделәр. Әмма без барыбыз да транспорт салымы түләргә дигән квитанцияләр алдык», – ди Билгилдиева.

Фирканең өченче таләбе – җир кишәрлекләре өчен салым канунын үзгәртү. «Элек ул башкача түләнә иде, хәзер хөкүмәт бу салымны яңача кадастр бәясеннән түләүне уйлап чыгарды. Яхшы йортлы кишәрлекләр дә, начар йортлылар да бар. Яңа канун нигезендә салым кишәрлекнең базар бәясеннән чыгып түләнә. Хөкүмәт хәзер бу җирнең, торакның чын бәясе күпме икәнне тикшерми, ә базар бәясенә карап салым сала. Казан тирәсендәге алты сутыйлы бакчалары булган кешеләр хәзер, башкала янында җир бик кыйбат булганга, бик зур сумнарда салым түләргә тиеш булачак», – ди Билгилдиева.

Тормыш бигрәк тә авырлашкан вакытта мондый салым кертүне ул хөкүмәтнең халыкны талавы буларак бәяли. Фирка хөкүмәт башында утырган һәм «Бердәм Русия»нең җитәкчесе булган Медведев халык тормышын җиңеләйтә торган гамәлләр кылмый икән, халыкны талауга корылган кануннарны кире кагуны хупламый икән – вазифасыннан китсен, дигән таләп куя.

«Медведев хөкүмәт башлыгы гына түгел, ә «Бердәм Русия» фиркасенең җитәкчесе дә. Кичә минем кабул итү көне иде. Бик күп кеше килде. Алар белән бергә утырып еладым да, тормышлары хәзер бик авыр. Без хәзер имзалар җыю белән бергә кешеләргә аңлатабыз. Алар сайлаганда кайсы фирканең программасы нинди икәнен карарга тиеш. Әгәр сайлауда тагын «Бердәм Русия» күпчелек булып үтсә, халыкның хәле яхшы якка үзгәрмәячәк», – ди Билгилдиева.

Халыкта «Балык башыннан бозыла» дигән мәкаль бар. Русия белән бары тик Президент Владимир Путинның идарә иткәнлеге, аның сүзеннән, теләгеннән башка бер генә гамәл дә кылынмаганлыгы көн кебек ачык. Сәясәт кенә түгел, бөтен икътисади проектлар аның теләгеннән тора. Ил белән идарә итүне дә ул курчак уенына әйләндерде, ди белгечләр.

«Ил башында Путин тора бит. Медведевне эшеннән алып кына, халык тормышы яхшырырмы, ил җитәкчесен алыштырырга дигән таләпне дә куярга җыенмыйсызмы?» Әлеге сорауны «Азатлык» Билгилдиевага юллады. «Безнең беренче таләбебез әлегә хөкүмәткә кагыла. Мин үзем берсүзсез бүгенге хөкүмәткә каршы. Президент күп әйберләрне белми. Безнең фирканең илнең 75 төбәгендә «Ватандашлар хокукларын яклау үзәкләре» ачылды. Бөтен җыелган проблемаларны без хәзер Путинга тапшырып торабыз. Аннары Путинның рейтингы бик югары, аны халык ярата бит», – диде ул.

«Рейтинг кына түгел бит әле, бөтен кыенлыклар соңгы вакытта халык җилкәсенә аударыла», – дигән сорауга ул: «Бу ягы үземне дә бик борчый шул. Минем өчен, иң беренче чиратта, «Бердәм Русия»нең Думада күпчелек булмавы әһәмиятлерәк. Алар авыз да ачарга ирек бирми, башка фиркаләрне кертмиләр», – дип җавап бирде.

Наил АЛАН,

Бикә ТИМЕРОВА.

«Чит ил фильмнарын татарчага тәрҗемә итү ана теленә ихтирамны арттырыр иде»

Татарстан мәдәният министрлыгының коллегия утырышында татар киносының бүгенге хәле шәптән түгел дип бәяләнде. Чит ил фильмнарын татарчага тәрҗемә итеп мәсьәлә хәл ителәме? Аларга ихтыяҗ бармы? Башка халыклар тәрҗемә эшен ничек алып бара? «Азатлык» шушы сорауларга җавап эзләде.

Кино соңгы дистә елларда күпчелек кешенең, аеруча яшь буынның иң кызыксынган өлкәсе булып тора. Яңа чыккан фильмнарны карамый торган кешеләр бик сирәк очрый. Кинотеатрларга атна саен йөрү – яшьләр арасында гадәти күренеш.

Кинотеатрларда атна саен дистәгә якын яңа фильм чыга. Татар яшьләре дә, урта буын вәкилләре, балалар карамыйча калмый. Тик бу фильмнарны урыс телендә карарга мәҗбүр була. Татар телендә заманча чит ил фильмнарын карау мөмкинлеге әлегә юк.

УКРАИНЧА КИНОДА БАШТА ГОПНИКЛАР КӨЛЕП УТЫРГАН

Голливуд фильмнарын украин теленә тәрҗемә итү эше инде ун еллап бара. Тәрҗемәче, украин теленә фильмнар тәрҗемәләре режиссеры Алексей Негребецкий сүзләренчә, бу эшләр 2006нчы елда башланып киткән. «Башлаган вакытта халык авыррак кабул итте. Украин теле эфирда инде 1992нче елдан булса да, кинотеатрларда яңгырый башлагач, «гопник»лар көлеп утыра иде.

КАЗАХСТАНДА ТӘРҖЕМӘ ҖАЙГА САЛЫНГАН

Казах теленә дә дөньякүләм фильмнарны тәрҗемә итү эше актив бара. Анда бу эшләр «Болашак» ассоциациясе һәм MARWIN ширкәте хөкүмәткә якын булган «Самрук-Казына» исемле күчемсез милек фонды финанс ярдәме белән башкара. Ягъни, әлеге тәрҗемәләрне башкару һәм кинотеатрларга чыгару эше дәүләт ярдәме белән башкарыла.

БАШКОРТЧА «ФОРЕСТ ГАМП»

Башкортстанда да профессиональ тәрҗемә эше алып барылмый. Әмма бу юнәлештә кайбер адымнар ясала. Әйтик, БСТ телеканалы танылган «Форрест Гамп» фильмын башкорт телендә берничә тапкыр күрсәткән. Тәрҗемә чагыштырмача сыйфатлы башкарылган.

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ – ҺӘВӘСКӘРЛӘР ГЕНӘ

Татар теленә килгәндә, чит ил фильмнары дубляжы белән һәвәскәрләр генә шөгыльләнә. Алар турында «Азатлык» инде хәбәр иткән иде. «Ямьле» берләшмәсе авторы Лилия Мортазина «Азатлык»ка: «Чит ил фильм-мультфильмнары мультикультуралык нәтиҗәсендә тормышыбызга барыбер үтеп керә, шуңа аларны үз телебездә карасак, мизгелендә үк үзебезчә, татарча кабул итәр идек», – дип әйткән иде. Хәзерге вакытта тулы метражлы фильмнардан ул «Өйдә берүзе» һәм «Өрәкләр тарафыннан алып кителгәннәр» киноларын тәрҗемә итте.

Газиз Фәттахов белән Ирек Хәйруллин исә «Безнең тәҗрибә» исемле төркемне алып баралар. Фикердәшләре белән алар фильмнардан өзекләр һәм трейлерлар тәрҗемә итә. Тулы метражлы фильмнар дубляжын да ясыйлар.

2014нче елда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы резолюциясенә Казанда татар телендә фильмнар күрсәткән кинотеатр ачу тәкъдиме кертелгән иде. Тик яшьләрнең бу тәкъдименә хакимият колак салмаска булды.

«Азатлык» радиосы бу мәсьәлә уңаеннан Вконтакте социаль челтәрендә «Татар теленә сыйфатлы тәрҗемә ителгән чит ил фильмнарын карар идегезме? » дигән сораштыру үткәрде. Сораштыруда 400дән артык кеше катнашкан. 83,2% «Әйе, әлбәттә» дигән җавап биргән. 12,7% «Юк, русча гына (инглизчә генә) җитә» дигәнне сайласа, 4,1% җавап бирергә кыенсынган. «Субтитрлар кирәк» дигән фикерләр дә күренде. Кайбер укучыларыбыз тәрҗемә ителгән фильмнар әдәп нормаларына туры килергә тиеш дип саный. Шулай ук тәрҗемәләр бик сыйфатлы булырга тиеш дигән фикер дә яңгырады.

КӨНДӘШЛЕККӘ ЧЫДЫЙ АЛАБЫЗМЫ?

Гыйнварда узган Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясендә министр Айрат Сибагатуллин кинофильмнар өлкәсендәге проблемаларга тукталып, эшләр канәгатьләнерлек түгел, диде. Киноны аякка бастыру турында аерым сөйләшергә, мәсьәләдән чыгу юлларын уйлашырга кирәк, дип әйтте ул. Үзебезнең киноиндустрия аякка баса алмауда берничә сәбәп әйтәләр, югары дәрәҗәдә иҗат итүче кадрлар да, җитәрлек күләмдә финанслау да юк. Көнбатыш кинофильмнарына оттырабыз. Тамашачылар арасында «Өч аяклы ат», «Бибинур» кебек тулы метражлы фильмнар бүтән иҗат ителмәде дигән фикерләр ишетергә мөмкин.

Чит ил продукциясе янәшәсенә үзебезнекен куя алмыйбыз икән әлегә, татар телле тамашачыларны тәмам югалтмас өчен популяр кинофильм, мульфильмнарны татарчага тәрҗемә итү отышлы булмасмы? Бу турыда белгечләрнең фикере капма-каршы булып чыкты.

«Аксу» продюсерлык үзәге тарафыннан советлар заманында иҗат ителгән 38 мультфильм татарчага тәрҗемә ителде. Алар халык арасында популярлык казанды, тәрҗемә шома, тавышландыру да сыйфатлы, дигән бәяләмә ишетергә мөмкин. Хәзерге вакытта «Аксу» 100 сериядән торган төрек мультфильмын тәрҗемә итеп, тавышландыру эше белән мәшгуль. Продюсер Рөстәм Сәрвәров татарлар җитештергән продукция көнбатышныкыннан калыша икән, әлегә популяр булган кинофильм, мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итеп булса да, татар телле аудиторияне саклап калырга кирәк, дип белдерә. Әмма бу эшне аерым хосусый каналлар яки продюсерлык үзәкләр ерып чыга алмый, дәүләт ярдәме кирәк, ди ул.

Уолт Диснейның «Золушка», «Белоснежка и семь гномов», «Питер Пэн» һәм башка мультфильмнарны беренче булып «Барс Медиа» ширкәте тәрҗемә итеп дисклар сатты. Алар шунда ук таралды.

Телләр үсеше кебек дәүләт программалары бар. Яки грант ясап була. Тәрҗемә эшенә акчасы да җитәрлек бүленергә тиеш, чөнки тендер уйнатып аның бәясен көлке хәленә калдыру гадәте бар. Авторлык хокуклар турында килешкәндә дә бу Татарстан өчен түләп бетәрә алмаслык зур бәягә төшәр дип уйламыйм», – дип сөйләде Рөстәм Сәрвәров.

«КӨЛКЕГӘ КАЛМЫЙК»

Танылган режиссер, Татарстан кинемотографистлар берлеге җитәкчесе Илдар Ягъфәров чит ил кинофильмнарын татарчага тәрҗемә итү мөмкинлеген саташу дип бәяләде. Ул безнең бу турыда сөйләшкәндә: «Татар телен көлке хәленә калдырасыгыз килә икән, «Форест Гамп» яки «Титаник»ны татарчага тәрҗемә итегез», дип сүзне озакка сузмады.

ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛӘ ИКӘН, СЫЙФАТЛЫ БУЛСЫН

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев ике эшне дә берьюлы алып барырга кирәк, дигән фикердә. Хөкүмәтнең Татарстанны спорт аша гына танытуга басым ясавы дөрес түгел, кино аша да дөньяга татарның барлыгын белгертү мөһим, ди ул.

«Ринат Таҗетдиннар, Равил Шәрәфиевлар һәм башкалар Щепкин училищесында укып йөргән вакытта совет кинофильмнарын татарчага тәрҗемә итәләр иде. Тик соңгы 30 елда бу эш күзәтелми. Бер яктан караганда кирәкле эш. Популяр чит ил кинофильмнары татарча яңгыраса, бу тамашачыны татарча кинога якынайтыр, ана телебезгә хөрмәтне арттырыр, татар теленең даирәсен киңәйтер иде.

Әмма хыял – татар милли киносәнгатен аякка бастыру. Советлар берлегендә булган чакта урыс булмаган милләтләр арасында иң беренчеләрдән булып татарлар телсез кино иҗат итте. Әле дә төшеп калганнардан түгелбез. Нәрсә кирәк? Акча, кадрлар юк дип зарланабыз, әйе, анысы да мөһим. Әмма беренче чиратта теләк кирәк. Безне әлегә нефть чыгаручы республика, «Рубин», «Ак барс» такымнары аша беләләр, кайбер илләрдә җитәкчеләрне таныйлар. Киносәнгать – ул иң йөремсәк, барысына да аңлашыла торган популяр сәнгать төре.

«Татарстан – Яңа гасыр»да «Кыргалык» казах фильмы бара, моңа кадәр Бразилия фильмнарын күрсәтәләр иде. Гафу итегез, мин аларны карый алмыйм. Беренчедән, сюжетлары үтә примитив, икенчедән, бер үк артистларның күңелгә ятмый торган тавыш белән сөйләүләрен, хиссез, тормыштан ерак булган тәрҗемә сүзләре белән булган диалоглар күңелемә ятмый», – дип сөйләде Разил Вәлиев.

Римма ӘБДРӘШИТОВА,

Рашат ЯКУПОВ.

Русия һава һөҗүмендә Сүрия больницасы җимерелгән

Сүриянең төньягындагы Маарәт ән-Нуман шәһәренә Русия көчләренең һава һөҗүме нәтиҗәсендә «Чикләрне танымаган табиблар» оешмасына караган больница җимерелгән. Бу хакта халыкара оешманың матбугат вәкиле хәбәр итте. Больницада эшләүчеләр сүзләренә караганда, үлүчеләр һәм яраланучылар бар. Дүшәмбе көнне булган һава һөҗүменнән соң кимендә биш больница, ике мәктәп ишелеп төшкән, 50ләп кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә БМО генераль секретаре Пан Ги Мун белдерүендә.

9нчы февральдә Үрдүн белән чик буендагы больницага бомба эләгеп, өч кеше үлгән, алтысы яраланган иде. Һөҗүмнең Русия яки Сүрия президенты Башар Әсад яклы көчләр тарафыннан ясалганы хәбәр ителде.

Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков, Мәскәү үзенә ташланган «буш» гаепләүләрне кабул итми, аларның бер нигезе дә юк, дип белдерде. Сүрия оппозициясе, һөҗүмнәр Русия яки хөкүмәт көчләре очкычларыннан ясалган, дип саный. Сүриянең Мәскәүдәге илчесе Риад Хаддад һөҗүм өчен АКШ һәм аның беректәшләре җаваплы, дип белдерде. Кремль Сүриядәге хәрби чаралар турында рәсми Дәмәшк хәбәрләренә генә ышанырга куша һәм Сүриядә җинаять кылуын кире кагып килә.

«Левада»: Халыкны Сүрия кызыксындырмый, әмма сугышны хуплаучылар күп

«Левада» аналитика үзәге хәбәр итүенчә, соңгы сораштыруда катнашканнарның яртысыннан артыгы Сүриядә сугышны дәвам итәргә кирәк, дип саный. Шул ук вакытта халыкның күпчелеге хәрби низаг турында аз белә һәм кызыксынмый.

2016нчы елның гыйнварында халыкның 18 проценты гына Сүрия низагын күзәтеп барулары турында белдергән. 2015нче елның ноябрь һәм октябрь айларында бу сан 25 процент булган.

Сүрия хәбәрләре белән кызыксыну кимесә дә, русиялеләр барыбер андагы сугышны дәвам итәргә кирәк, дип саный. 18 процент сугышны хуплый, 41 процент Русиядә тыелган «Ислам оешмасы» террор төркемен бомбага тотарга кирәк, ди. Сораштыруда катнашканнарның дүрттән бер өлеше Русиянең Сүрия сугышында катнашуын теләми. Яртысыннан артыгы, Русия Сүриядәге сугышны ислам радикалларын үз иленә кертмәс өчен башлаган, ди. Икенче урында – «Русия Башар Әсад хөкүмәтен саклар өчен һәм «төсле инкыйлаблар»ны булдырмас өчен Сүриягә керде» дип санаучылар (24 процент).

Пальма маеннан акча сыгу халыкка файдагамы?

«Нәрсәгә тотынсам, шул алтын булсын!» Хакимият башындагыларның иң зур теләге шушы ахрысы. Нефть бәясе төшкән саен бюджет ыштанының балагы кыскара бара, озакламый оятлы урыннарның ачылып китүен көт тә тор, шуңа хакимияттәгеләр тиз арада ыштанга балак ялгау чаралары турында уйлана башлады. Шөкер, ямаулыклар бар икән әле. Мәсәлән, пальма мае, шикәр, газлы эчемлекләрнең көтмәгәндә уңай сыйфаты ачылды – алар даими керем чыганагы буларак кулланылып, бюджетны һәм бюджеттагыларны (һәм бюджеттан ханнарча файдаланучыларны дип тә фаразларга була) алтынга күмә алачак икән. Моның өчен аларга акциз гына кертү кирәк.

Әгәр миңа 10 яшемдә: «Син кырыкны куганда пальма мае ашап торачаксың», – дисәләр, ышанмас идем. Әйтик, 1986нчы елда ике күзем чәчрәп чыкканчы ризыкларда пальма маен эзләр идем һәм тапмас идем. Ләкин фараз дөреслеккә туры килер иде. Бүген 2016нчы ел, мин кырыкны куам һәм маймылдан бер дә ким яшәмим – даими рәвештә пальма маен ашыйм. Аны хәзер сөткә дә, сырга да, майга да, кефирга да, печеньега да мулдан өстиләр, чөнки ул ризык составындагы башка күп кенә кушылмаларны алыштырырга сәләтле. Нинди кушылмаларнымы? Санкцияләр кертелү сәбәпле илдәге халыкка җитми башлаган сөтне, атланмайны, сөт өстен. Пальма мае алыштыра да, үзе арзан булу сәбәпле, әзер ризыкларның бәясен дә киметә. Ләкин пальма маеның кайтыш ягы бар шул – ул кеше организмына үтә дә зыянлы, ди табиблар.

Менә шул зыянлы дигәнгә бәйләнде дә инде хакимияттәгеләр. Ничек инде илебезнең сөекле халкы зыянлы ризык ашап яшәргә тиеш? Тиз арада зыянлы ризыкларга акциз кертәсе! Ил халкы агуланырга тиеш түгел! Акциз файдалы – халыкны зыянлы ризыктан да саклый, бюджетны да тулыландыра. Русия финанс министры Антон Силуанов акцизның инде киләсе яртыеллыктан кертеләсен әйтте. Шөкер икән, безне кайгырталар.

Һич кенә дә пальма маен акларга җыенмыйм, ләкин менә нәрсә әйтәсем килә. Ак май урынына ипигә маргарин ягып ашарга яратучы (ассызыклыйм – яратучы) кешеләрне күргәнем юк әле минем. Маргаринны халык арзан булганга алып ашый. Чөнки күп кешенең килосы 300 сум торган табигый атланмай алырга акчасы юк. Пальма мае, шикәр ише матдәләргә акциз кертелүгә ризык бәяләре дә үсәчәк. Халык инде маргариннан да баш тарта башлар (маргаринга да пальма мае кушалар, әйе). Халык белән хакимият сөйләшүе күз алдына килде инде:

Халык: «Абзыйлар, ашыйсы килә бит. Маргарин бигрәк кыйммәт, алырга акчабыз юк».

Хакимият: «Алмагыз шул! Зыянлы бит ул! Зыянлы булганга акциз керттек, шуңа бәя үсте. Махсус шулай эшләдек».

Халык: «Нәрсә ашыйк соң, абзыйлар?»

Хакимият: «Файдалы ризыклар гына ашагыз».

Ә файдалы ризыклар бүген илгә импортны үзебезнеке белән алыштыру (импортозамещение) бәрабәренә генә килә ала. Халык саулыгын бик кайгырткач, ник соң пальма маен ризык җитештерүдә бөтенләй тыярга дигән карар кабул итмиләр? Нәрсә югалтабыз? Тыюлар «һайт» дигәнче эшләнә бит бездә. Хакимияттәгеләр сүзләренчә, илдә гөр килеп импортны алыштыру бара бит, димәк, пальма маен кирәге калмаслык итеп егып салу безнең өчен берни тормый.

Юк шул, нәкъ менә акциз кирәк, чөнки ул – савым сыеры. Ә импортны алыштыру – ул әлегә гап-гади матур сүз. Телдә бар, гамәлдә исә әкәм-төкәм тизлегендә бара. Импортны алыштыруны чынлап торып булдырыр өчен күпме бюджет акчасы, көч-куәт, вакыт кирәк. Әкәм-төкәмне көтсәң, ыштансыз да калуың бар. Төп максатка юнәлергә кирәк бит әле монда, төп максатка карарга кирәк. Ә төп максат – булган ыштанга балак ялгау, яңасын булдыру түгел.

«Нәрсәгә тотынсам, шул алтын булсын!» – дип боерган ди грек мифы герое Мидас. Нәтиҗәдә, Мидас тотынган кашыклар, савыт-сабалар, урындыклар гына түгел, ул ашыйсы ризыклар да алтынга әйләнгәнен беләсездер инде.

Безнең өстәлләрдәге ризыклар да алтынга әйләнергә тора әле менә. Бөтен яклап алтын – халыкка алтын бәясенә төшәсе әйбер, ә бюджетка – алтын чишмә. Уйлап кына карагыз: соңгы елда пальма мае импорты 40 процентка үскән. Күпме акциз, күпме акча! Мидас көнләшүеннән үләрлек суммалар! Әле шикәргә дә акциз кертсәң! Менә ичмасам яшәп китәчәкбез! Хәтерлисезме, 80-90нчы дефицитлы елларда Алмаз Хәмзин ач халыкны сәхнәдән көлдерә иде. «Менә хәзер кайтам да, күземне йомам да, күз алдыма шикә-ә-әр килә», – дип.

Ә Мидас турындагы мифның дәвамын беләсезме? Мидас кулы тиюгә, ризыклар гына түгел, аның кызы да алтынга әйләнгән. Бездә тагын нәрсәләрне алтынга әйләндерерләр икән?

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Комментарии