Ике хатынлы тормыш

кешенең шундый хат язуына аптырасагыз аптырарсыз, шулай да язарга булдым. Миңа 39 яшь. Менә инде 5-6 ел чамасы ике гаилә белән яшим. Әйе, минем ике хатыным һәм 3 балам бар.

Барысы да сөяркәмнең ялгыш кына авырга узуыннан соң башланды. Баланы төшертүгә ул катгый рәвештә каршы иде. Аны үгетләүдән файда юклыгын аңлаганга, мин дә баланы үтерүне (чөнки мин моны шулай дип аңлыйм) таләп итә алмадым. Аннан бераз читләшкән булып йөрсәм дә, ахыр чиктә барыбер янына бара идем. Баланы да бик яраттым.

Беренче хатыным икенчесе хакында берни дә белми. Шуңа да карамастан, мин аларның берсен дә ташларга җыенмыйм. Алар миңа икесе дә, ә балаларның өчесе дә бик якын. Тик, әлбәттә, аңлыйсыздыр, күбрәк беренче янында булырга туры килә.

Кайбер ирләр миңа көнләшеп тә карар, ләкин минем хәлем бер дә көнләшерлек түгел. Ике хатын, ике гаилә арасында чабып йөрү тәмам туйдырды. Үзеңне ике якка тарту бик авыр. Физик яктан да, рухи һәм материаль яктан да кыенга туры килә. Әйе, ике хатыным да аерым фатирда яши, икесен дә ял итәргә чит илләргә җибәрәм, балаларга да фатир алып куярга җыенам. Шулай да, 6 ел буе ике арада чабулау, беренче хатынга авырлык китерәсем килмәгәнгә, аңа әйтмичә качып йөрү күп еллык депрессиягә китереп җиткерде. Хәзер йөрәгем, башым авырткан чаклар да еш була. Болай озак дәвам итә алмаячагымны да аңлыйм, тик бу уттан ничек чыгарга белмим…

Адресымны хәтта редакция өчен дә язмыйм. Кирәк дип тапсагыз хатымны басарсыз. Бәлки, бу башка ирләр өчен гыйбрәт һәм сабак булыр.

Әлеге үзенчәлекле хатка Казан шәһәренең «Гаилә»гаиләне планлаштыру үзәгенең II категорияле психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

Бу проблемагыз (әгәр моны шулай атарга ярый икән) юктан бар булмаган. Моннан берничә ел элек булдырганда ук, бәлки, беренче гаиләгездә проблемалар булгандыр… Хатыныгызны яратмый башлагансыз дип әйтмим, ләкин ниндидер моментта сез икенче бер хатыннан җылылык эзләгәнсез. Ул хатын балага узгач та, ике ут арасында калып, үз фикерегезне әйтергә курыккансыз. Иң мөһим сайлауны сез менә шул моментта ясагансыз да: ике хатынлылыкны сайлагансыз. Юкса, баланы төшертмичә, аңа бары ниндидер алиментлар гына түләп яшәү дә яки, ничек кенә начар яңгырамасын, ул баланы бөтенләй үзеңнеке итеп танымыйча да була иде. Сез исә, бу эшкә җаваплы якын килеп, ике хатынлылыкны кабул иткәнсез. Моны эшләргә сезне берәү дә мәҗбүр итмәгән һәм БУ СЕЗ САЙЛАП АЛГАН ЮЛ! Бу урында сезне хәтта мактыйсы да килә, чөнки сез үз хатыныгызны, гаиләгезне, балаларыгызны ташламыйсыз, аларның һәммәсе өчен җаваплылык тоясыз. Бу чын ир-атларга гына хас һәм хәзерге заманда бик сирәк очраучы күренеш.

Тик, икенче яктан, бу эшнең ахырын әле моннан 5-6 ел элек үк уйлап бетермәвегез аркасында, беренче хатыныгыз, әлегәчә, көндәше хакында берни белми һәм бу халәт сезне хәзер эчтән кимерә. Нервылар, үз-үзеңне эчтән ашау сәламәтлекне нык какшата һәм моны хатыннарыгыз да тоймый дип уйламагыз. Әгәр алар сезне ярата һәм хөрмәт итә икән, сау-сәламәт булуыгызны да телидер һәм, бигрәк тә, беренче хатыныгыз читтәге бала хакындагы яңалыкны аңлап кабул итәр кебек. Аңларга теләмәсә дә, сез әле кайчанга кадәр үз-үзегезне тилмертеп яшәргә җыенасыз?! Кайчан да булса хатыныгыз бу хакта барыбер беләчәк һәм бу яңалыкны инде үсеп беткән балагыз килеп әйткәнче, үзегез әйтеп, аңлату яхшырак булыр. Сез аңа эчке кичерешләрегезне аңлатып, үткәндәге ялгышлар өчен гафу үтенеп, бу вакыйганы ничектер җиткерергә тырышыгыз.

Бу яңалыкны хатыныгызга тиешенчә ирештерә алсагыз, бәлки, ул үзе үк сезгә ярдәмгә килер һәм проблемадан чыгуның ниндидер юлын тәкъдим итәр.

Ике генә түгел, өч-дүрт хатынлылык та хәзер Татарстанда очрап тора. Яңа ел, Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрне хатыннар һәм балаларның барысы бергә җыелып бәйрәм итүче гаиләләрне беләм. Бу реаль тормыш, ә тормышта бар да була.

Һәркем тормышта үз юлын сайлый һәм һәркайсыбыз тормыштагы гамәлләре өчен ахыр чиктә Ходай каршында җавап бирәчәк. Менә шуларны тоеп, белеп яшәү өчен дә мөселманнар никах укытырга, правослау динендәгеләр чиркәүгә барып «венчание»уздырырга тиеш. Бу тормыштагы иң мөһим вакыйганың – гаилә коруның аңлы рәвештә башкарылуын аңлата. Ә тормышның соңыннан аерым бер баскычлардан торуы вакыт-вакыт кризислар да китереп чыгара. Кризислар вакытында психологларга йөрергә, китаплар укырга, хатыныгыз янәшәсендә булып бер-берегезгә ярдәмләшеп яшәргә, конфликтларны уртага салып сөйләшә белергә кирәк.

Хатын-кыз колагына. Бу вакыйга ирләр өчен генә түгел, күбрәк дәрәҗәдә нәкъ менә хатын-кызлар өчен гыйбрәт булсын иде. Кияүгә чыкмаган кызлар өйләнгән ирләр белән беренче очрашуга барганчы ук алдагы тормышын уйласын. Вакыт уздырып, уйнап алу өчен генә дип барсагыз да, һәр хатын-кыз күңел түрендә гаилә хакында хыяллана. Сез хәтта аны аңламасагыз да, эчке аң сезгә туры килердәй, балаларыгызга ата булырдай кешене сайлый. Шуңа күрә алдан ук уйлагыз: ул кеше сезгә кирәкме? Аңа икенче хатын булырга калсагыз, мондый перспективага риза булыр идегезме? Балалар туса бу кеше үзен ничек тотар? Сез чираттагы уенчык кына түгелме?

Ә кияүгә чыккан хатын-кызлар, соңрак көндәшле булмас өчен, ирнең күңелендә очкын кабызып, шул очкынны саклый белергә тиеш. Халатларга сугыш игълан итегез! Үкчәле түфлиләр кию, матур киемнәр сатып алу, ирегез өйдә булмаганда 10-15 минутка битегезгә битлек сылап кую, буй-сыныгызны тәрбияләү шулай ук авырмыни?! Гаиләдә тынычлык булдыру, буш вакытларны бергә планлаштыру да сезнең өстә. Ирегезнең уң кулы, дусты, сөяркәсе була белсәгез, читтән балалар «кайту»куркынычы сезне читләп үтәр.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии