Ике динле мәхәббәт җимеше

Хәзер борылып та карый алмыйм шул чиркәү якларына,

Нинди җеннәр котыртты икән урыска кияүгә чыгарга?!

Үзем язган такмак диярсең, әллә үзем язган язмышым булдымы шунда…

Яшьтән үк, егет затына интекмәдем. Артымнан йөрүчеләрне яратмасам да, кире бормадым – мин алардан файдаланырга тырыша идем. Кемдер конфет ташый, кемдер чәчәк… Мин аларга бернинди өмет тә бирмәдем, шулай ук, бүтән килмә дип кире дә бормадым. Шулай йөри-йөри 27 яшем тулганын да сизми калганмын. Бу яшемдә инде егетләрем дә сирәгәя башлады. Өйдә дә картая башлавымны сиздерүчеләр табылды. Дус кызларымның да ирләре, балалары турында сөйләшүләренә кызыга башладым. Шулай итеп, бер карарга килдем – бүтән болай сайланып йөрмәскә, берәр яхшысына кияүгә чыгарга! Тагын шул сайлану килеп чыкты бугай инде: тегесенең борыны озын, монысының башы пеләш… Бер генә дә юньле егет йөрми икән дип уйлап та бетермәдем, юлыма таныш булмаган «серле»егет – Андрей килеп чыкты. Бер күрүгә якын иттем мин аны. Хәтта урыс булуына да артык исем китмәде. Артымнан калмый тагылып йөрүчеләрне әкренләп биздерә башладым. Әллә ничек тәэсир итте миңа бу таныш булмаган егет. Шулай да, сирәк кенә булса да, аның урыс милләтеннән булуы мине икеләнүгә китерә иде. Ләкин ул мине җибәрмәде, үзенеке итте. Артык чибәр дип әйтә алмыйм, әмма ул «эшлим, табам, булдырам»дип тора торган кеше иде. Шул яклары белән үзенә әсир итте дә бугай инде ул мине. Җитмәсә, көн саен юлда йөртә, бүләкләрдән дә өзми, матур сүзләрен дә җәлләми. Кайсы кыз каршы торыр икән андый егет алдында?!

«Миңа кияүгә чыгасыңмы?»диде ул миңа бер очрашуыбызда. Аяз көнне яшен сукты дип торам. «Кияүгә?!»дидем мин күзләремне акайтып. Ул да аптырап калды. Бу көнгә кадәр яшереп, күңел түрләреннән ераграк йөрткән проблема – дин мәсьәләсе безнең якты уйларыбызны, теләкләребезне, хисләребезне бер мизгел эчендә икенче планга күчерде дә куйды. Шулай да, минем күз яшьләре аркылы борчылуым елмаю белән тәмамланды: без бер фикергә килгәндәй булдык. Ул мине әти-әнидән сораячагын, шуннан соң безнең якта булачагын әйтте. Ә мин үз чиратымда әти-әнисенең дә килергә тиеш булуын кисәттем. Ә ул берсүзсез риза булды!

Икебез ягыннан да әллә ни каршы килүчеләр булмады шикелле. Әни дә «үзең беләсеңдер инде»дип кенә җөпләде. Кыз баланың урнашып калуы хәерле дип уйлаганнардыр, яшем дә байтак бит инде…

Миңа әллә ни уйларга вакытта та булмады кебек. Дөресен генә әйткәндә, уйлыйсы да килмәде бугай. Төннәрен генә әллә ничек борчылып ята идем, ә көннәрен Андрей янымнан да китмәдем, мәхәббәт хисләре куркудан көчлерәк булып чыкты. Шулай да, никах алдыннан «ялгышмыйммы»икән дигән сорау күңелне битәрләде.

Никах көне! Ап-актан төренеп, якын иткән кешем янында утырам. Шашып сөям дип әйтә алмасам да, бу кеше миңа бик кадерле иде. Тормышыбызда бер-беребезгә терәк, туачак балаларыбызга да яхшы әти-әни булырбыз дип уйладым. Туктале, балалар?! Мин мулланың вәгазьләрен түземсезләнеп тыңлап бетердем, чөнки күңелемне бер сорау тырный башлады: ә безнең балаларыбыз нинди диндә булачак соң? Мулла абзый миңа күзләрен тутырып карап: «Кызым, синең ирең урыс. Димәк, балаларың да урыс булачак»диде. Никах укып кына, урысның татарга әйләнмәвен аңлатты.

Никах матур гына үтеп китте. Әмма мин анда күп нәрсә аңладым. Шулай да иремнең ягымлы сүзләре минем башымдагы уйларның югалуына сәбәп булды. Без килешеп, матур гына яши башладык. Күп тә үтмәде, бәби көткәнемне белдем. Я, Ходаем, мин урыс тудыраммы инде?!

Безнең ике төрле диндә булуыбызның җимешләре әкренләп үзен күрсәтә башлады. Балабыз туганчы ук, Андрей белән баланың нинди диндә булачагы турында сөйләштек. «Үзе сайлар»дигән уртак фикергә килдек. Ә исемне исә, татарча да, урысча да матур яңгырашлысын сайладык: Артур.

Улыбыз туды! Баламны күргәч, исем китте. Ул шундый саф, чиста, фәрештәнең үзе кебек. Без ирем белән аның яныннан да китмәдек. Андрей күп вакытын эштә үткәрә, ә мин янында. Шул чорда таушалдым, ябыктым. Андрей да инде ничә ай миннән наз, сөю күрә алмый интекте.

Бергә яши башлавыбызга ике ел була дигәндә, шуны аңладым: ирем башка хатын белән чуала башлаган! Баштан ук ничек сизмәгәнмен икән?! Бу уй башымнан китмәде. Гөнаһ ич ул. Әйтеп кара син аңа гөнаһ турында. Беләмени ул аны?! Әллә нишләде дә куйды ирем. Күзгә күренеп үзгәрде. Әллә боздылар инде дигән уем да булды. Улын, никахлы хатынын 20 яше дә тулмаган кызга алыштырып куйсын әле. Нәрсә уйларга белмәдем. Шайтан котырткан диярсең!

Өйдәге тавышка түзмәгәндер инде, безнең янга кайтмый башлады. Кайтса, эндәшмәс идем дип уйладым. Кайтмады. Без улым белән икәү генә калдык. Шулай да, Андрей вакыт-вакыт безгә килеп чыга иде. Ә мин эндәшмәдем! Улым да «әти»дип өзгәләнде. «Әти белән китәм»дип елады. Үсә төшкәч, аңа җайлап кына, әтисенең безне башка апага алыштыруын аңлаттым. Әтисе дә башта минем башымны әйләндергән шикелле, улымны төрле уенчыклар белән үзенә якынайтты. Ә мин ул чакларда уенчыклар алырлык хәлдә түгел идем.

Бүгенге көндә ялгыз гына бала үстереп ятучы хатынмын. Балам, Аллага шөкер, тәртипле булып үсеп килә. Андрей баламны вакыт-вакыт үзенә кунакка алып китә. Ә мин чиркәүгә алып барыр дип куркып торам. «Баланы алай мәҗбүр итәргә ярамавын да кисәтеп куйдым. «Ике дин арасында йөртсәң, бала чирләргә мөмкин»дип куркыткач кына, бераз сагаеп калды. Күрәсең, баланы бик яратадыр!

Төннәрен икебез дә йоклап китә алмый ятканда, улым белән догалар укып ятабыз. Ә шулай да, чиркәү яннарыннан үткәндә, ул шул яклардан күзләрен ала алмый. Каны тартадыр инде, балакаем, дип уйлыйм. Бер диннең дә начарга алып бармаганын аңлыйм да, ләкин ул бит мөселман баласы да!

Тамара, Түбән Кама.

Комментарии