Альберт ФАЗЛЫЙ: «Татар теленең иң зур дошманы – үз телендә сөйләшмәүче татар»

Альберт ФАЗЛЫЙ: «Татар теленең иң зур дошманы – үз телендә сөйләшмәүче татар»

Мин инде узган җәйдән бирле СМСларны фәкать телендә язам. Элек бу максатларда казах әлифбасындагы койрыклы хәрефләрне файдаланган булсам, хәзер телефонымда үзебезнең ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре бар. Элегрәк танышларым һәр хәбәремә аптырый иде. «Син аны компьютер аша язасыңмы?» дип кызыксынучылар да булды. Хәзер исә, телефондагы клавиатура шулкадәр киң таралды ки, бу гадәти күренешкә әверелде. Һәрхәлдә, мин аралаша торган даирәдә шулай.

Тиздән телефондагы телләр арасында инглиз, алман, рус, казах һәм башка олы телләр белән беррәттән татар теле дә торачак һәм телефоным тулаем татар теллегә әвереләчәк дип өмет итәм.

Күпләр белми дә калгандыр, ләкин безнең республикада узган ел бик зур эшләр башкарылды. , планшет кебек гаджетларда кулланыла торган Google Android (Android) операцион системасы татар теленә тәрҗемә ителде. Бу инде безнең телнең халыкара аренага чыгуы дигән сүз.

Android операцион системасының татарча вариантын ясаган Hijazz.Inc ширкәтенең генераль директоры Альберт ФАЗЛЫЙ белән башкарылган эшләр хакында сөйләштек.

Альберт, телефоннарны тәрҗемә итү эше кайчан башланды?

– Без бу эшне инде 2008 елда ук башларга уйлаган идек. Ул чакта әле Android операцион системалы телефоннарны түгел, ә гадәтиләрен тәрҗемә итәргә теләдек. Хөкүмәткә шул тәкъдим белән чыктык. Рөстәм Миңнехановның премьер-министрлык вакыты иде бу. Ул әлеге тәкъдимне куанып кабул итте, ләкин шул еллардагы икътисадый кризис аркасында бу эш хәл ителми калды. 2012 ел башында татар теленә багышланган проектларга игътибар артты. Шул юнәлештәге берничә проект арасына Android операцион системасын татарчалаштыру эше дә кереп китте. Президент бу эшне хуплады һәм килешү без көтелгәннән дә тизрәк төзелеп, тиз арада бу эшне башлау өчен беренче түләү башкарылды.

– Бу эшне ничә кешелек төркем һәм күпме вакыт эчендә башкарды?

– Татарчалаштыру эше, хөкүмәт белән төзелгән килешүебез нигезендә, 4 ай эчендә башкарылды, ләкин аны гамәлгә кертү өчен күбрәк вакыт кирәк. Барысы 8 кеше эшләдек: 6 тәрҗемәче һәм 2 техник хезмәткәр.

– Тәрҗемә эшләгәндә нинди кыенлыклар булды?

Мин бу эшне тәрҗемә дип кенә аерып карый алмыйм, чөнки әлеге эш тулы бер системаның, андагы программаларның татарча вариантын ясау дип атала. Байтак эш башкарылды. Башта без шул системада кулланылган бөтен язмаларны программадан чыгарып, аларны тәрҗемә иттек. Аннары шуларны яңадан телефонга урнаштырып сынап карадык. Ошамаган урыннарны контекстта билгеләп, кат-кат төзәтеп, камилләштерү эшен башкардык. Татарча клавиатура эшләдек.

Ә эшне башкару барышындагы төп кыенлык – бу тармакка карый торган терминология булмау. Безгә өр-яңадан шул тармакка караучы татарча терминология эшләргә туры килде. Үзегез дә аңлыйсыз: көн саен безнең тормышта яңа технологияләр, шуларга бәйле яңа төшенчәләр барлыкка килә. Әгәр телебезнең киләчәктә дә кулланылуын теләсәк, шул технологияләр белән беррәттән атларга тиешбез. Татар телендә неологизмнар, шул яңа төшенчәләрне белдерүче сүзләр барлыкка килмәсә, аның кулланылу даирәсе дә кими. Телебездә булган иске сүзләргә генә риза булып утыра алмыйбыз, моңа галимнәр дә игътибар итәргә тиеш.

– Сер булмаса, бу эшкә күпме бюджет акчасы сарыф ителде?

– Хәтта 600 мең сум да сарыф ителмәде. Гәрчә, чыгымнар бу суммадан артып китсә дә. Бар чыгымнарның 75 процентын хөкүмәт каплады, калганын безнең ширкәт үз өстенә алды. Ни өчен дигәндә, алдан исәпләнгән кәгазьләрдә эшнең күп өлеше хисапланмый да калган булган.

– Альберт, сезнең Hijazz.Inc ширкәте, гомумән, нинди эшләр башкара һәм сез алга таба да милли юнәлештә эшләргә җыенасызмы?

– Безнең ширкәт төп ике тармак буенча эш алып бара. Беренчесе – теләсә кайсы телдән, теләсә-нинди телгә тәрҗемә эшләре ясау. Моның өчен бездә бик күп тәрҗемәчеләр бар. Икенче тармак – микроэлектроника эше. Шушы ике тармакны да яхшы белгәнгә күрә, эш барышында: нишләп әле телефонда телләр сайлаганда алар арасында татар теле дә юк соң, дип уйладык. Әгәр ул телне без булдырмасак, моны кем эшләр соң? Бу бит нәкъ менә без эшли торган юнәлеш дип фикерләштек. Без инде күптәннән төрле программаларны төрле телләргә тәрҗемә итә идек. Милли юнәлештәге эшчәнлек дигәннән, киләсе адым буларак, без Apple гаджетларында кулланыла торган системаны тәрҗемә итүгә күчәбез. iPhone, iPad, AppleTV кебек гаджетларны ягъни… Твиттер, вконтакте, facebook кебек кушымталарны да тәрҗемә итәргә кирәк. Android өчен аларның татарча вариантлары юк.

– Мин татарча Androidлы булырга телим ди…

– Android белән чыгачак яңа җайланмаларда татар теле инде булачак, чөнки без башкарган эш Google ширкәтенә тапшырылгач, ул аны телефон җитештерүче бар ширкәтләргә дә тарата. Хәзер без нәкъ менә Google ширкәте белән сөйләшүләр алып барабыз.

Ә моңарчы алынган Android телефоннарда… Мондый технологияләр интернетка тоташкан саен, аларда программа яңартмалары булып тора. Менә шул яңартмалар белән бергә Android телефоннарга татар теле дә килеп җитәчәк һәм сез, телләр арасыннан сайлаганда, татар телен дә сайлап алачаксыз. Ә татарча клавиатураны инде хәзер үк интернет аша табып йөкләп алып була.

– Димәк, әле бу эш тиз генә булмаячак?

– Безнең ширкәт бу эшләрне тизләтү өчен, Пекинда урнашкан Хiаomi ширкәте белән килешү төзеп, татар телле программаларны турыдан-туры аларга юллады инде. Тиздән Казанга татар телле телефоннарның беренче партиясе кайтырга тиеш. Кытайда 15 февральгә кадәр Яңа ел бәйрәмнәре, шуннан соң алар безгә телефоннарны җибәрәчәк.

– Альберт, татарча телефоннар халык арасында популяр булыр дип уйлыйсызмы?

– Популяр булыр дип ышанам. Ни өчен дигәндә, үзегез үк күрдегез, татарча клавиатуралар чыккач та аларны халык эзләп алып үз телефонына куйдыра башлады. Без аны эксперимент рәвешендә генә халыкка чыгарган идек, ул күз ачып йомганчы таралды һәм без кешеләрнең кызыксынуын күрдек. Бу безнең өчен бик куанычлы күрсәткеч булды.

Икенчедән, телефон кешенең аерылгысыз дустына әверелде. Компьютерлар өчен татарча Windows бар, аның барлыгы турында бик аз кеше белә. Аннары компьютерны күп кеше кулланмаска да мөмкин. Ә менә телефоннар һәрчак безнең кулда. Без СМС язабыз, уеннар уйныйбыз, сөйләшәбез… Димәк, телефонның йогынтысы да зур дигән сүз. Уйлап кына карагыз, әле бер-ике ел элек кенә безнең кулда гап-гади телефоннар иде. Хәзер инде яшьләрнең барысында да диярлек смартфон һәм аларның күбесе Android системасында. Ә татар телле Androidлар халык арасында тарала башлагач, кешеләр, кызыксыну өчен генә булса да татар телен куеп караячак, ахыр чиктә үз теленең якынлыгын тоеп файдаланачак та… Шуңа да без тәрҗемә итү өчен Androidка тотындык.

– Альберт, ә башкалар Android телефоннарына татарча клавиатураны ничек куя ала?

– Facebook социаль челтәрендә татарча Android сәхифәсе бар. Шунда керсәгез, анда бар да җентекләп аңлатып язылган.

***

АВТОРДАН: әле менә шушы әңгәмәгә нокта куяр алдыннан озак кына уйланып утырдым. Берәүләр, татар телен яклап, пикетлар, митинглар үткәрә. Алары да кирәктер. Ләкин урамга чыгарга кыймаучылар, вакыт тапмаучылар, моны буш шөгыль дип санаучылар да бар бит. Җирдәге һәркем ниндидер бер тармакта, үз өлкәсендә, үз һөнәрендә оста. Димәк, һәркем милләткә нәкъ менә ул үзе эшләгән өлкәдә файда китерә ала. Hijazz.Inc ширкәте кебек микроэлектроника өлкәсендә зур эшләр башкармасагыз да, урамдагы татарча хаталы язуларны күреп хөкүмәткә хатлар язарга, урамда татарча гына сөйләшергә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне дә (әйтик, сатучыларны, кондукторларны) ҖИРЛЕ ТЕЛЕБЕЗДӘ сөйләштерергә мөмкинбез бит. Бу бит бик вак һәм һәркем булдыра ала торган, тик шул ук вакытта үз халкыбыз аңында горурлык хисләре тудыра алырга сәләтле зур эшләр булыр иде.

Hijazz.Inc ширкәтендә эшләүче кемнеңдер идеясе һәм шул идеяне тормышка ашыру өчен эшләнгән күпсанлы эшләр, хөкүмәтебезнең ярдәме, Президентыбызның хуплавы аркасында телефоннардагы телләр исемлегендә татар теле дә булачак. Уйлап кына карагыз, җир шарының бер почмагындагы кайсыдыр милләт вәкиле телефоннан телләр сайлаганда TATAR дип язылган телне дә күрәчәк һәм җир шарында шундый милләт барлыгын да белеп торачак. Милләттәшебезнең берәрсе белән танышкач, ул аңа карап: «Менә татар нинди була икән», дип уйланачак. Алайса чит илләрдә татарның кемлеген дә белмәүчеләр байтак. Син үз милләтең турында әйткәч, алар, баш кашып: «Син кайсы илдән?» дип сорый да, Русиядән икәнлегеңне белгәч, сине бары тик урыс дип кенә танып кала. Ә тиздән урыс белән татарны чын-чынлап аера башлаячаклар. Эх, кайчан татарча телефонлы булам инде…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Альберт ФАЗЛЫЙ: «Татар теленең иң зур дошманы – үз телендә сөйләшмәүче татар», 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии