- 16.02.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №6 (17 февраль)
- Рубрика: Архив
Романтик, ихлас, чибәр… Илназ искә төшкәч, башка беренче килгән сыйфатлар бу. Эстрадага гитара белән килеп керүен дә өстәсәк, бөтен кызларның аңа гашыйк булуы сүзсез дә аңлашыла. Әле күптән түгел Балтач, Әлмәт, Чаллы, Казан шәһәрләрендә үткән сольный концертыннан соң: “Шыгрым тулы залның 80%ы кызлар булгандыр”, – дигән иде. Ләкин аның тирәсендә кызлар бөтерелүенә түгел, Илназның тырышлыгына шаккатам мин. Бер үк вакытта ике югары белем ала, концертларда катнаша, дисклар чыгара, фильм һәм клиплар төшерә, сайт ача… Җитмәсә, үзе үк автор-башкаручы да. Бу гына түгел, Илназ авыр атлетика белән шөгыльләнергә дә вакыт таба икән. Менә, ичмасам, энергия кешедә!
Тулы исеме: Сафиуллин Илназ Зиннур улы;
Туган ягы: Әлмәт шәһәре;
Туган вакыты: 1986 елның 24 июне;
Белеме: Казан дәүләт университетының хисаплау-математика һәм кибернетика факультетын, Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетының вокал бүлеген тәмамлаган;
Гаилә хәле: өйләнмәгән;
Девизы: Ни генә булса да, яхшылыкка юра һәм тормышны ярат;
Ярата:татар ашларын, куертылган сөт;
Яратмый: алдауны, битарафлыкны, икейөзлелекне.
– Илназ, ничек барысына да өлгерәсең?
– Минем өчен эш беренче урында, аннары гына шәхси тормыш. Үз иҗатымнан тулаем канәгать дип әйтә алмыйм, кимчелекләремне күрәм. Ләкин камиллекнең чиге юк, бу эшләрнең булуы һәм баруы куандыра. Яшь чакта бөтен мөмкинлектән файдаланып, эшләп калырга кирәк.
– Күптән түгел “Тамаша.ру” сайты ачтың. Аның белән дә кыскача таныштыр әле.
– Әлеге проектны ярты ел элек тормышка ашыра башладым. Ул татар шоу-бизнесын яктырта, сайтта кайда нинди чаралар үтүе турында мәгълүмат табып була. Интернеты булган кешегә: “Ял итәргә кая барырга икән?” – дип баш ватып утырасы юк, димәк. Шулай ук “Тамаша.ру”да пәрдә арты яңалыклары, фото һәм видео репортажлар, интернет-кибет бар. Беренче музыкаль татар интернет телевидениесе – “Тамаша TV”ны да шушында карарга була. Кайбер концертларга билетка он-лайн заказ бирергә мөмкин. Әле менә “Тамаша.ру” кысаларында сәүдә ноктасы ачтык. Анда татар дисклары, билетлар, сувенирлар сатыла. Тормышка ашырасы планнар, проектлар күп, Аллага шөкер.
– Сайт булдыру табышлы эшме?
– Юк. Туган телне пропагандалау һәм мәдәниятне үстерү максатыннан эшлибез. Идеясе үземнеке. Мәгълүмати ресурс – “Барс медиа” компаниясе.
– “Минем заманам” фильмы төшердегез. Анда нинди рольне уйныйсың?
– Үземне, эстрада җырчысын уйнадым. Безнең заман яшьләре, алар алдындагы киртәләр турындагы фильм. Мин профессиональ актер түгел. Ләкин сәхнә кешесендә актерлык сәләте булырга тиеш. Фильмның башкарма продюсеры да үзем. Тиздән “Минем заманам” да “Тамаша.ру” сайтында урын алачак.
– Беренче сольный концертыңда әтиең – җырчы һәм композитор Зиннур Сафиуллин да катнашты. Ул улының иҗатын ничек бәяли?
– Башта гитара белән сәхнәгә чыгуымны хупламады. Аның сүзенә колак салып, үземчә эшләдем. Бүген әтием иҗатымнан канәгать. Концертымда Казан сәхнәсендә чыгыш ясаганда миннән дә ныграк каушады. Улының концерты булганга, күрәсең.
– Илназ, сәхнәдә син, русча әйтсәк “белый и пушистый”. Тормышта да шундый тәти егетме?
– Сәхнәдәге Илназ – җан халәтем, икенче образга керәм димәс идем. Ләкин тормышта төрле чак була, күбрәк реалист булырга туры килә. Үзем аралашучан, тормышны яратучан, гел елмаям. Тәнкыйтьне нормаль кабул итәм. Тик ул нигезле, дәлилле булырга тиеш, ә “Миңа ошамый”, – дию генә түгел.
– Кайчан карама мәхәббәт турында җырлыйсың. Аларны иҗат итәргә кем этәрә?
– Чыннан да, мәхәббәт җырларым берәүгә багышланган. Кемгә икәнен ул һәм мин генә беләм, серне ачмыйбыз. Ул кеше белән бүген арабызда берни дә юк. Ләкин һәр кеше җырны үз тормышы белән бәйли, үзенчә аңлый. Шуның белән һәр күңелгә якын да ул. Әгәр җыр мәгънәсе кешене уйландыра икән, бу инде яхшы дигән сүз. Ә мәгънә һәркемгә үзенеке.
– Бу сорау иҗатың өчен үлеп торган чибәр кызлар исеменнән. Йөргән кызың бармы?
– Юк, һәр көнне гашыйк булам мин. “Яраткан кызым нинди булырга тиеш?” – дигәнгә: “Идеаль кеше юк”, – дип кенә җавап бирә алам. Минемчә, анда чамасы белән барлык сыйфатлар да булырга тиештер. Эш сөючән, чибәр, сөйкемле, тыйнак татар кызы, кыскасы.
– Рәхмәт, Илназ. Иҗатыңда да, шәхси тормышыңда да уңышлар сиңа!
P.S. Тамашачылар соравы буенча, Илназ Сафиуллин 7 мартта акустик концерт куярга җыена. Казанда “Маяковский. Желтая кофта” клубында 19.00дә үтәчәк ул. Тере тавыш, җанлы уен кораллары, Илназның танылып өлгергән һәм өр-яңа җырлары яңа яңгырашта! Әлеге концертта Шәкүр, Гүзәл Минакова, Tatar Production иҗат берләшмәсе, Удар Татар КВН командасы кебек иҗатташ дусларын күрергә мөмкин булачак.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии