Татар радиосы дөньяга сибелә

Интернетта 7нче радиобыз бар! Х.Туфанның: “ радиосының радиусы бәләкәй” дигән сүзләре тарихка кереп калды… Таралу ераклыгы чиксез, тавыш сыйфаты бик яхшы интернет-радио тормышыбызга килеп керде. Дөнья “пәрәвезе”ндәге 1831 интернет-радиодан 989ы рус телендә. Быел 1 февральдән Чаллыдагы “Күңел” радиосы интернетта җырлый башлап, “пәрәвез” челтәрендәге җиденче радиосы булды. “ ТВ” сәхифәсенә (tvchelny.ru) кереп, “радио Күңел”гә төртегез.

Кызганыч, әлегә барлык радиоларыбыз да җырга күп вакыт бирә, әдәби сүз, сәхнә әсәрләре, тыңлаучы фикеренә игътибар аз. Интернеттагы бердәнбер башкорт «Юлдаш» радиосында (uldashfm.ru) боларның барысы да бар. Сайлап тыңлар өчен, шунда ук меңләп башкорт-татар җырын да куйганнар.

Г.АНУРБИК.

Яр Чаллы.

Ф. Бәйрәмованы олы бүләккә

Кичә Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге Фәүзия Бәйрәмованың соңгы елда чыккан алты китабын ТР Тукай премиясе лауреатларын ачыклау комиссиясенә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне язучылар берлегендә дә хупладылар, диделәр безгә ТИҮдә.

Әллә кайдан күренеп тора…

Юл инспекторларының туктату таяклары хәзер караңгыда балкып тора – йөртүчеләр аны ерактан ук күрергә тиеш. Административ кодекска кертелгән үзгәрешләр әнә шуны таләп итә. Гомумән, төнлә инспектор юлның яктыртылган урынында гына торырга хаклы. машинасын агачлар артына яшереп кую тыела. Дөрес, радар яисә видео-фото җайланма белән “ауга” чыккан булсалар, автомобильне яшерү рөхсәт ителә.

Түләмиләр

Татарстанда буенча бурычлар 50 миллион сумнан артып киткән. Беренче чиратта, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләр алдында зур әҗәт җыелган. Эшсезлек тә арта – республикада алар 60 меңнән күбрәк.

Алданмагыз!

Алабугада яшәүче бер ханым 103 мең сум акчасыннан колак каккан. Аның телефонына, сез машина оттыгыз дигән смс-хәбәр килә. Ләкин, автомобильне алыр өчен, салымнарын түлисе. Бу исә төп-төгәл 103 мең сум. Күрсәтелгән исәп-хисап счетына тиешле сумманы күчергәч, ышанучан хатын теге телефон номерына шалтыратып карый, ләкин ул инде сүндерелгән булып чыга. Хәзер тикшерүчеләр, алдакчылар эзенә төшәр өчен, Ерак Көнчыгышка юл алган. Телефон номеры шунда теркәлгән икән.

Сөт аркасында чыккан гауга

Мөслим районында Михайлово һәм Тәүгелде авыл җирлекләре башлыкларын прокуратура җавапка тарткан. Биредәге бер эшмәкәр мөрәҗәгать итеп, җирлек башлыкларының эшкә комачаулавын хәбәр итә. Алар, халыкка басым ясап, сөтне үзләренә файдалы булган пунктка тапшырттырган. Икенче эшмәкәрне авылларга кертмәгәннәр. Хәзер ике җитәкчегә дә 20шәр мең сум күләмендә штраф салынган.

Офисмы, фатирмы?

Башкалада яшәүче пенсионер ханымның бер бүлмәле фатирында… 16 юридик зат теркәлгән! Биредә эшләмәсәләр дә, фирмалар юридик адреслары итеп шул фатирны күрсәткән. Олы яшьтәге ханым үзенең кечкенә генә өе тулы бер офис үзәгенә әйләнеп бетүен белми яшәгән. Рәсми органнардан сәер хатлар килү күбәеп киткәч кенә, милициягә мөрәҗәгать иткән.

Телеңне тыя белмәсәң

Бүген Казанның Совет районы судында 21 яшьлек Мария Гобәйдуллинага карата кузгатылган җинаять эшен тикшерәчәкләр. Ул телефон сөйләшүләре серен чишүдә гаепләнә. Кызый кәрәзле элемтә компаниясендә эшләгән. Узган җәйдә аңа танышы мөрәҗәгать итә. Ул йөргән кызының кем белән сөйләшүләрен белергә тели. Мария барлык номерларны да туплап, танышына тапшыра. Хәзер сер тотмаган өчен нинди җәза биреләсен суд хәл итәргә тиеш.

Кырымтатарлары латинга күчмәкче

Кырымтатарлары кириллдан кире латин әлифбасына күчә. Моны дөнья буйлап сибелгән кырымтатарларны берләштерү өчен иң отышлы юл, дип саныйлар Кырымда. Шул нисбәттән инде киңәшмәләр уздырыла башлаган.

Язучы Флүс Латыйфи вафат

Казанда озак авырудан соң 16 февраль иртәсендә 66 яшендә язучы Флүс Латыйфи вафат булды. Сишәмбедә язучының дуслары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре аны туган ягы Мөслимгә озатты. Бүген ул үз васыяте буенча Мөслимдә җирләнәчәк.

1943 елның 3 июнендә туган Флүс Латыйфи «Кырагай”, «Ак-карага тимәскә”, «Уяну”, «Әманәт”, «Вөҗданыңнан сора”, «Хыянәт» һәм башка китаплар авторы.

Татар спортчысы Олимпия ярышыннан читләштерелде

Кышкы Олимпия уеннарында катнашу өчен Казаннан Ванкуверга киткән чаңгычы Нияз Нәбиевнең Канында гемоглобин нормадан күбрәк дип табылган. Татарстан яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Альберт Баһаутдинов Казан спортчысының ярышлардан 5 көнгә читләштерелүен министрлык та, федераль спорт түрәләре дә тикшерергә тиеш диде.

Нәбиев гемоглобинның тумыштан шулай күп булганлыгын әйтә. Баһаутдинов, без хәзер өстәмә тикшерүне көтәбез һәм Нәбиев 25 февральдә ярышка чыгар дип өметләнәбез, диде.

Комментарии