- 16.02.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №6 (17 февраль)
- Рубрика: Архив
Армиядә тагын бер 21 яшьлек татар егете мәрхүм. Татарстанның Алексеевск районындагы Юеш Көрнәле авылы егете Илшат Усмановны армиягә узган елның 9 ноябрендә алалар. Ул Оренбург өлкәсендәге Сакмара бистәсенә урнашкан 54782нче хәрби частьта фельдшер булып хезмәт иткән.
– Узган ел Казан медицина көллиятен тәмамлаган Илшатка “медицина хезмәткәре” квалификациясе бирелде, – дип сөйли мәрхүмнең абыйсы Ирек Усманов. – Шуңа да аны частьта баштан ук медпунктка фельдшер итеп билгеләп куйдылар.
Илшатның туганнары сүзләренчә, ул өйгә даими (башлыча якшәмбе көннәрендә) шалтыратып торган. Ләкин бер тапкыр да хезмәттәшләре тарафыннан җәберләүләргә зарланмаган. 31нче гыйнварда аның шалтыратуын озак көткәннән соң, өйдәгеләр борчылып үзләре шалтырата. Тик теге яктагы телефон сүндерелгән була. 1 февральдә Усмановлар өенә райондагы хәрби комиссар килә. Һәм хәрби частьнең штаб начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы телеграммасын укый. Анда 21 яшьлек Илшатның көтмәгәндә шул ук көнне иртән 7 сәгать 40 минутта үлүе турында хәбәр ителә.
Ачыкланганча, солдат ябык медпункт бинасында күкрәгенә кайчы кадалган килеш идәндә табылган. Медицина белешмәсендә аның күкрәгендә 8 яра булуы, мәрхүмнең йөрәге җәрәхәтләнеп күп кан югалтуы нәтиҗәсендә вафат булуы күрсәтелгән. Идел буе-Урал хәрби округының Суд-медицина һәм криминаль экспертиза дәүләт үзәге судмедэксперты Роман Пьянников беренчел тикшерү барышында үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклый алмаган.
3 февральдә Илшатны туган авылында җирләделәр. Мәрхүмнең абыйсы ярдәм сорап, Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Ирек Усманов фикеренчә, аның әти-әниләре Оренбург гарнизоны хәрби прокуратурасына җинаять эше кузгатуны сорап гариза язган. “Илшатның үз-үзенә кул салуы мөмкин хәл түгел”, – дип ышандыра Усмановлар. Хокук яклаучыларга билгеле булганча, солдат үлеме буенча тикшерү эшләре алып барыла, шулай ук суд-медицина тикшерүе дә билгеләнгән.
Шунысы үкенеч: туганнары әйтүенә караганда, медицина көллиятен тәмамлаган 21 яшьлек Илшатка Татарстандагы медицина учреждениеләрендә альтернатив хезмәт тәкъдим ителгән булган. Ләкин ул аннан баш тарткан.
Министр җинаятьтә гаепләнә
REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда,Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов шик астында. “Труд” фаразынча, Буа районы хакимияте башлыгы булып эшләгән чорында, аның шул җирлектәге эшмәкәр Рәшид Садыйков үлеменә катнашы бар дип шикләнелә. Эшмәкәр 2003 елда Буадагы үз йорты ишегалдында эченә һәм башына 2 атудан үтерелгән иде. 2003 елда җинаять кылуда гаеплеләр табылмау сәбәпле, эш туктатылган. Ләкин узган елның декабрендә яңа дәлилләр килеп чыга. Газета хәбәренә караганда, әлеге эш Казандагы “38нче квартал” һәм “27нче квартал” җинаятьчел төркемнәренә карата ачылган җинаять эшләре белән берләштерелгән.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Садыйковның үлеменә берничә көн кала, көтмәгәндә, аның эте үлә. Ул агуланган дип санала. Шуңа да киллерлар койма аша каршылыксыз үтеп кергән. Һәм корбаннарын иркенләп көтеп торган, дип хәбәр итә “Время и Деньги” газетасы. Җинаятьчеләрнең берсе капкага шакый, ә икенчесе ишек алдында пистолет белән Садыйковны көтеп тора. Мәрхүмнең берничә ел элек Дәүләт Думасы депутаты Сергей Шашурин ярдәмчесе булганлыгы да мәгълүм. Шулай ук аның булдыклы эшмәкәр, элегрәк районның кулланучылар хокукын яклау җәмгыяте рәисе булуы да билгеле. Гомумән, Садыйков, күпләргә комачау итеп торган. Хакимиятнең криминал белән бәйле булуына даими зарланган.
Хокук саклау органнары вәкилләре әлегә аңлатма бирмәүне кулай саный. Ә Әгъләм Садретдинов “Бизнес-Online” газетасына үзенең әлеге җинаятькә кагылышы булуын кискен инкарь итә. Моны яла дип атый.
– Мине бер бандит – Мәсхүт Нәҗмиев пычратырга тели. Аның бар җинаятьләре дә ачылган инде. “Кварталлар” җинаятьчел төркем белән бәйләнгән булуын белгәч, нык гаҗәпләндем. Ул Буадагы кибеттә граната шартлатуы, Бикчәнтаевлар йортын яндыру өчен хөкем ителде. Бандитлар кара битлекләрдән эш иткән, өйдәге барлык кыйммәтле әйберләрне алып чыкканнар. Нәҗмиевның юл күрсәтүче булуы исбатланган. Ә таланган байлыкны үзара бүлешкәннәр.
Республикада беренчеләрдән булып уен автоматларын яптым. Чөнки районда кешеләр уен белән мавыгып, гаиләләрен, тормышларын җимерә башлады. Ә бу уен бизнесы аныкы иде. Беренчедән, ул үч алырга теләсә, икенчедән җаваплылыктан качарга тели. Үзең кылган җинаятьләрне башкаларга ягу – зур кабахәтлек. Мин хәзер бу проблема белән шөгыльләнәм. Баштан игътибар да бирмәгән идем, чөнки булмаган эшне исбатларга мөмкин түгел. Ул кредитлар да сораган иде. Шулай да берничә банкта ялган документлар белән 50 миллионлык кредитлар рәсмиләштергән дә үз мөлкәтен башкага күчергән. Чып-чын аферист ул.
Хәзер адвокатлар белән эшләячәкмен. Акны кара дип атап булмый. Ахыргача барачакмын. Яла ягуда гаеп белдерәчәкмен. Хәзергә мин кылмаган эшемне исбатларга тиеш, – диде ул газета хәбәрчесенә.
Әгъләм Садретдинов экология һәм табигый ресурслар министры булганчы, төрле җитәкче урыннарда эшләп, Апас, аннан Буа районнарын җитәкләгән иде. Һәм ул җитәкләгән коллектив һәрчак алдынгылар сафында булды.
Комментарии