Серле дипломатия

Чорыбызның өлгер егет-кызларына дипломатиянең кайбер серләрен чишәргә булдым.

Чын дипломатия, ни гаҗәп, “юк” сүзен белми. “Әйе” дигәнне хуплый, мактый. Шуңа күрә үзегезгә гозере төшеп килүчеләргә нигә: “Әйе, эшләрбез, булдырырбыз аны!” – димәскә?! Халык әйтмешли, “әйе”нең башы авыртмый. Соңыннан бит барыбер: “Теге эш без уйлаганча килеп чыкмады”, – диячәксез.

Бездә дипломатиягә оста шәхесләр җитәрлек. Мәсәлән, элекке бер әйдәп баручыбыз ничектер: “2005 елда илебездәге һәр аерым фатирда яисә үз йортында яшәячәк”, – дип ычкындырган иде. Хәзер инде: “Теләгемне күктәге йолдызлар ишеткән булса, әйткәнем тормышка ашачак иде”, – дип сөйли, ди. Вәт бу, ичмасам, классика!

Әнә бер атаклы астролог та бит: “Сизми калдым, кризис сиздерми килде”, – дип сөйләнә. Чөнки йолдызлар аны алдан кисәтмәгән. Хәзер ул аларга ышанмый. Чүлдәге тау итәгенә карап фараз итә.

Дипломатия көндәлек гади тормышта да кирәк. Әйтик, күршең сиңа ата-бабаңнан калган бердәнбер калун балтаңны сорап керде ди. Бирсәң, ул сабын сындырырга, урлатырга, югалтырга мөмкин. Бирмәсәң, аның гомерлеккә үпкәләвен көт тә тор.

Монда “Инде нишләргә?” дигән катлаулы сорау туарга мөмкин. Җавап бер: дипломатияне эшкә җигәргә кирәк. Әйтик, нигә шул күршеңә: “Балтамны кичә югары очтагы баҗа алып менеп китте. Кире төшергәч, сиңа үзем кертеп бирермен, яме!” – димәскә.

Күршең кемнәндер калун алып, ярасы утынын ярып бетергәч, койма аша аңа: “Мә, туган, рәхәтен күр”, – дип, теге тарихи балтаңны сузарга була. Кирәге калмагач, ул аны алып та тормаячак. Шулай итеп, утыны да ярылды, балтаң да исән калды. Иң мөһиме – арагыз бозылмады.

Дипломатияне танып белү хуҗабикәләргә дә отыш китерер иде. Ул бит гаиләдә өстенлек яулау коралы булып хезмәт итә ала. Шул чагында авыр уклау, читкә тайпылмыйча, үзенең төп вазифасын башкарыр иде.

Кайберәүләр дипломатиягә ия булучылар алдакчы икән, дип уйларга мөмкин. Алдакчы түгел, хәйләкәр алар. Ә бу сыйфат – акыллылык билгесе.

Шуңа күрә четерекле очракларда оялып тормагыз, дипломатиягә таяныгыз. Ышанам, сез берьюлы ике куян койрыгын тотачаксыз!

Котдус БАТЫРОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии