- 16.02.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №6 (17 февраль)
- Рубрика: Архив
СССР заманында күпләп акча эшләү максатыннан “Ласковый май” төркеменең бервакытта берничә җирдә концертлар биреп йөргәне безгә билгеле. Кайсыдыр татар егете бу тәҗрибәне үз максатына кулланыр дип кем уйлаган?
Татарстан районнары һәм Русия регионнары буйлап Илназ Баһ исеменнән чыгыш ясаучы барлыкка килгән. Моның турында Илназ үзе сөйләде. “Дусларым кайбер шәһәрләрдә минем концертлар уздырылуы турында хәбәр итте. Бер көнне “Татар радио”сына Тольяттидан да шундый шалтырату булды”,- ди ул.
Илназ Баһ беренче альбомын әзерләү белән шөгыльләнгәнгә, “дублерлар”ны эзләргә вакыты булмаган. Инде якын арада бу мәсьәләгә ачыклык кертергә уйлый. Тамашачыларына игътибарлырак булырга куша. “Якын арада сольный концертлар бирергә исәп юк, ә “Татарча солянка”ларда катнашам. Февраль аенда Башкортстанда булабыз. Афишаларыбыз фотолы, төсле. Бер үк алданмагыз,” – дип кисәтә.
Хаклык булырмы!
“Җырлыйк әле!” тапшыруын даими карап барам. Аны оештыручылар – Айдар Фәйзрахманов һәм Нәҗип Бәдретдинов бу тапшыруны алдагы көннәрдә дә дәвам итсен иде. Аларга озын гомер, гаилә бәхете теләп калабыз.
Шулай да бер нәрсә күңелне тырный: килгән җырчылар бәяне дөрес куймый. Карап торган кешеләргә ул бик ачык күренә. Тапшыруларның берсендә Флюра ханым Сөләйманова хөкемдар иде. Аның дөрес хөкем итмәгәнен барлык халык шаккатып караган. Катнашучы Лидия Әхмәтова кызы булгач, Флюра ханым нишләргә дә белмәде. Халык фикеренә таянмады.
Бездә дөреслек юклыгы һәркайда ачык күренеп тора инде. Халык алдында күрәләтә алдашалар. Чит өлкәләрдән җырчыларны җыялар, анда да дөреслек юктыр.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.
Галиябануны Галяга әйләндермәгез
“Мәдәният дөньясында” тапшыруында “Галиябану” пьесасын заманлаштырып кую турында сөйләштеләр. Шул хакта миндә дә фикер туды.
Һәр язучы гомер иткән чоры тормыш-яшәешен чагылдырып яза. М.Фәйзи үз вакытындагы саф, керсез мәхәббәтне күрсәткән. “Галиябану” спектакле заманлаштыруга мохтаҗ түгел. Югыйсә ул тора-бара Галяга әйләнеп калыр.
Бүгенгене хәзерге язучылар бик әйбәт тасвирлый. Мисал өчен, Туфан Миңнуллин пьесалары заманача түгелмени?
Элеккеләрен үзгәртмичә бирегез! Хәзергеләре белән чагыштырып, уйланырга мәҗбүр итсен.
Хәлимә ЯМАЛИЕВА.
Әгерҗе районы, Красный Бор авылы.
Комментарии