ИДЕАЛЬ ИР НИНДИ БУЛА?

Тиздән Ватанны саклаучылар көне! Безнең илдә кабул ителгәнчә, бу бәйрәмгә катнашы булганы да, булмаганы да аны билгеләп үтәчәк. 100%ка ышанып әйтәм! Армиядә булмаган ирләр генә түгел, кайбер хатын-кызлар да бәйрәм ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмый калмас. Бу көнне, гадәттәгечә, ирләр (бигрәк тә хәрби хезмәттә булганнары – авт.) турында бик матур сүзләр сөйләнер, аларны күккә чөеп мактарлар инде. Чираттагы бәйрәм алдыннан бер сорау белән танышларыма һәм очраклы кешеләргә мөрәҗәгать иттем. Нинди була икән соң идеаль ир?

Гөлназ Гыйлаева, Түбән Кама корпоратив телевидениесе хәбәрчесе:

– Үз дигәненә ирешә, бар кеше белән дә уртак тел таба белә, аягында нык басып тора торган ир кеше минем өчен идеаль санала. Матурлык икенчел. Ләкин бик ямьсез дә булырга тиеш түгел. Хәер, һәр кеше матурлыкны үзенчә күзаллый.

Эльвира Әүхәдиева, “Яңа гасыр” телеканалы хәбәрчесе:

– Идеаль ир ышанычлы, кайгыртучан, яраткан кызын көн дә чәчәкләргә күмәргә сәләтле кеше була, минемчә. Матур булмаса да, харизмга ия булырга тиеш. Янәшәмдәге идеалым мине яратырга да тиеш әле.

Раилә Кашапова, “Татмедиа” хезмәткәре:

– Иң мөһиме – аңлый торган булсын. Эштән арып кайтуыңны аңлап кабул итсен, үзеңне начар хис иткән вакытларда рухи яктан ярдәм, һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтсен. Реаль тормышта реаль ир була белүе дә мөһим. Тормышта һәрчак кызыклы, ягъни теләсә нинди темага сөйләшергә әзер, эрудицияле, бераз гына романтик булуы да кирәк. Көн саен чәчәк туйдыра, әллә нигә бер бүләк итсә дә ярый.

Миләүшә Харисова, ресторан директоры:

– Хатын-кызларны хөрмәт итә торган, тормышта үз юлын тапкан һәм һәрчак үсешкә омтылучы итеп күз алдына китерәм. Әлбәттә, тугры булырга тиеш. Бернинди перспективасыз яшәүче ирне үз янымда күз алдыма да китерә алмыйм.

Галина Топко, менеджер-консультант:

– Идеаль ир ул аракы эчми, тәмәке тартмый, кулында гына күтәреп йөртә, хезмәт хакын өйгә алып кайтып бирә, сүзен үлчәп кенә сөйли. Ирем белән егерме ел яшим һәм ул – минем идеалым!

Наташа Мухина, теплица хезмәткәре:

– Матур, бай һәм перспективалы. Башкасы мөһим түгел.

***

Тыңлап тордым-тордым да, әйткәннәрне гомумиләштереп, бар хатын-кызларның идеалын күз алдына китердем. Ммм… Үз уйларымнан үземә үк рәхәт булып китте. Андый кешене күргәнегез бармы? Телефон номерын язып җибәрегез әле шуның. Газетада аның белән интервью бастырыр идек.

Ә ир-егетләр хатын-кызның идеалын ничек күз алдына китерә икән?

Айдар Хөснетдинов, дәүләт аграр университеты студенты:

– Идеаль ир ул – физик һәм рухи яктан көчле, акыллы, сайлап алган ярына тугры, юмор хисенә ия, перспективалы шәхес. Әле тагын аракы эчмәскә тиеш. Шулай да, әз генә сыра ярый инде, минемчә.

Әмир Бадыйков, машинист:

– Иң беренче чиратта, мөстәкыйль кеше кирәктер аларга. Көчле, җаваплылыктан курыкмый торган, батыр, кыю ирне хатын-кызларның идеалы дип күз алдына китерәм. Җитте инде. Башкасы артык.

Ленар Илалов, торак фонды инспекторы:

– Идеаль ир бәйсез, үз гамәлләре өчен җаваплы шәхес булырга тиеш. Үз гаиләсе, балалары аның белән горурланырлык булсын. Идеаль ир хатыны өчен ир генә түгел, дус та, сөяркә дә, бераз гына романтик та була белә. Гадел, сабыр булса, гаиләдә тынычлык һәм бәхет хөкем сөрер кебек. Хәзер күп эштә хатын-кызлар башлап йөри. Үз-үзен хөрмәт иткән ир хатыны башлап йөргәнгә тыныч кына карап тора алмый, минемчә. Ул һәрчак үсештә һәм гаиләсен тәэмин итә алырлык кеше. Күп инде аның сыйфатлары. Шундый ир булырга тырышам да.

Сораштыруга нәтиҗә: хатын-кызлар идеаль ирләрне бертөрле итеп күз алдына китерә, ә ирләр бераз башка фикердә. Чәчәкләр турында ник бер ир-ат искә алсын. Их, аңлыйсызмыни сез безне, егетләр?! Менә шуннан соң эзләп кара син үз идеалыңны?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

ӘФГАН СУГЫШЫ КАЙТАВАЗЫ

“Безнең гәҗит” газетасы, сиңа Әфган сугышы ветераннары хат яза. Без бер төркем ветераннарны берничә сорау борчый. Шуларга җавап бирә алмассызмы икән?

1. Әфган сугышы ветераннары советы ниләр эшли?

2. “За боевые заслуги” медале нәрсә белән ярдәм итә?

3. Ни өчен ташламалар ветераннарга тигез түгел?

4. 2005 елга кадәр язылган ветераннарга 500 мең сум күләмендә (на улучшение жилья) дип, сертификат бирелде. Берникадәр вакыт теркәлү туктатылып торды. Анда бер әгъзасына 18 квадрат метр туры килергә, өй иске булып, “износка” керергә тиеш дип җавап бирәләр. Шулай итеп, кайсы ветеран бу көнгә кадәр үз көче белән йорт салып кергән, ул бу программадан төшеп калырга тиеш була. Бу дөресме?

Алабуга. Исемнәрне язмавыгызны үтенәбез.

Сезнең сорауларга Республикасының Әфган сугышы инвалидлары һәм башка җирле конфликтлар җәмгыяви оешмасы рәисе Валерий Николай улы Сулимов җавап бирде.

Валерий Николаевич, Әфган сугышы ветераннары советы турында сорау бар. Ул оешма ниләр белән шөгыльләнә?

– Әфган сугышы ветераннар советы дигән оешма турында белмим, бәлки, хат язучы Әфган сугышы ветераннары һәм инвалидлары эшләре буенча координацион совет турында әйтергә телидер. Ул Министрлар Кабинеты тарафыннан төзелде. Шулай ук башка берничә оешма да бар, әмма Әфган сугышчыларының ветераннар советы турында ишеткәнем юк. Бәлки ул рәсми оешма түгелдер.

“За боевые заслуги” медале нәрсә белән ярдәм итә?

– “За боевые заслуги” медале өчен ниндидер ташламалар, ярдәм каралмаган. Аңа ташламалар чыганагы итеп кенә карамасак иде. Ул солдатның батырлыгын күрсәтүче, иң мөһим, иң зур бүләкләрнең берсе.

Ни өчен ташламалар ветераннарга тигез түгел?

– Сорау төгәл түгел. Нинди ташлама, кемнәргә?! Ветераннарга ташламалар тигез түгел дигәндә, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән Әфган сугышында катнашучылар турында сүз бара дип уйлыйм. Чөнки бу иң еш бирелүче сорау. Закон буенча Әфган сугышчылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңдәш диелсә дә, Әфган сугышчыларын аерып ала торган аерым пунктлар бар. Шуңа бәйле рәвештә ташламалар төрле булырга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, монда нинди ташламалар турында сүз барганын аңламагач, фаразлап кына җавап бирүе кыен.

Әфган сугышы ветераннарына торак хәлен яхшырту өчен бирелгән сертификат турында да сөйләсәгез иде? Хатта ул сертификат 2005 елга кадәр генә чиратка басучыларга бирелә дигән сүзләр бар.

– Әфган сугышчыларына бирелә торган бу сумма субвенция дип атала һәм 507 мең тәшкил итә. Хат авторы дөрес әйтә: ул 2005 елга кадәр чиратка баскан кешеләргә генә бирелә. Бу субвенция, Әфган сугышы ветераны ниндидер торак сатып алганда, аңа ярдәм рәвешендә, 18 квадрат метрын дәүләт түли дигәнне аңлата. Ветеран үз көче белән йорт салып кергән очракта, болай хәл ителә: әгәр ул 2005 елга кадәр чиратка баскан икән, программадан төшеп калмый һәм субвенция аңа каралган. Әгәр инде йорт салынганнан соң гына чиратка басарга маташа икән, бу мөмкин хәл түгел һәм, әлбәттә, программадан төшеп кала.

Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

“Корал тотып чыгарга Ходай кушмасын”

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгып китү көнен Казанда да зурлап искә алдылар. “Идел-пресс” матбугат йорты янындагы һәйкәл каршына 500дән артык сугыш ветераны җыелган иде.

Иртәнге сәгать 11дә Казан Кремле янындагы күпердән Декабристлар урамына чыккач, уң якта кала торган мәйданчыкта урта һәм өлкән яшьтәге ир-атлар күпләп җыелган иде. Әфганстан Республикасына каршы игълан ителмәгән сугыш ахырында меңнәрчә солдатның һәм офицерның туган якларына кайтуы, чыннан да, истәлекле вакыйга. Һәр сугыш йә җиңү, йә җиңелү белән тәмамланса да, бу сугышның ничек бетүен хәзерге яшь буын бөтенләй аңламый. Бер яктан караганда, исән-сау калганнар Русиягә кайта, икенче яктан исә бу гамәл һич тә җиңүгә охшамаган. Җиңмәүнең асылда җиңелү икәнен тану өчен дә гаять зур көч һәм акыл кирәк. Бу сугышка Уфадан китеп, соңыннан Казанга кайткан Әфган сугышы ветераны Рафаэль Гарифуллин үз хатирәләрен сөйләде.

– Без Әфганстаннан чыкканда илдә зур гына үзгәрешләр булган иде. Хәзер ул сугышта һәлак булып калган егетләр кызганыч. Безнең сәясәтчеләр Әфганстанга кереп, бәлки хата ясагандыр, бар халык белән сугышып булмый. Халык барыбер җиңәчәк, ул мәңге. Менә шуны вакытында аңлап, ул илдән чыгу дөрес булган. Икенче яктан, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгарганнан соң, анда наркотик әйләнеше, тарату артты. Бу төбәктә проблемалар кала әле. Андагы халык безгә карата, нигездә, яхшы мөнәсәбәттә калды. Бигрәк тә икътисади ярдәм итү, зур төзелешләр аларның күңеленә хуш килә. Киләчәктә менә шундый юллар белән “яуларга” кирәк.

Бүген сугыш корбаннары санын төгәл белеп булмый. Рәсми сан 13000 кеше һәлак булган дип саналса да, чынлыкта имгәнгән, сугыштан кайтып вафат булганнар, тормышы җимерелгәннәр бик күп. Әфганстан ягыннан югалтулар ничә йөз мең булуын да әйтеп булмый. Бу бик зур саннар, сугыш барлык халыклар өчен дә зур бәла, – диде Рафаэль Гарифуллин.

Һава торышының салкын булуын исәпкә алып, “әфганчылар” митингын әллә ни озакка сузмадылар.

Әфган уты аша үткән Татарстан егетләрен искә алу каршылыклы тәэсир калдыра. Митингта чыгыш ясаган Казан мэры Әфганстан сугышының зур фаҗига булуын әйтте.

– Илне саклау өчен кулга корал тотып сугышка чыгарга Ходай күрсәтмәсен, – диде ул.

Әфганстан сугышы элекке Совет халкы өчен зур фаҗига, әле дә төзәлмәгән яра булып кала. Бер Татарстаннан гына да бу сугышта 10 мең кеше катнашкан. Һәлак булган, яраланган кешеләрнең туганнары да митингка килгән иде. Казан хәрби гарнизоны җитәкчесе Валерий Миронченко һәлак булган “әфганчыларга” зуррак һәйкәл кую кирәклеген, моның өчен Җиңү паркында лаеклырак урын табарга кирәклеген әйтте.

Мөселман илендә барган сугышка -башкортларны җибәрү җайлырак саналган. Әмма шунысы гаҗәп: хәтер җыенына хәрби түрәләр белән бергә муенына зур тәре таккан поп килсә дә, мөселман руханилары монда күренмәде.

Римзил ВӘЛИ

“Азатлык” форумыннан:

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыккан чакта, бер әфганлы: “Сугышның яртысы бетте, яртысын Русиядә (СССРда димәде) дәвам итәчәкбез!” – дигән иде. Аптырап көлгәнем хәтердә. Янәсе, шушы дәүләт СССРга ничек керә алсын инде сугыш белән?! Аңламыйча, ялгыш көлгәнмен икән… Алар наркотиклы сугышны планлаштырган булган икән ләбаса! Уйлап карыйк: наркотиклардан кырылган яшьләр Русиядә 20 ел эчендә ничә миллион икән? Димәк, ул сугышта да җиңелүче булды… Әйе, башка халыкларга басып керүдән һәр татар баш тартырга тиеш. Яманлык ул яманлык булып үз өстеңә кайта!

Фәнзаман БАТТАЛ, Казан.

azatliq.org

Комментарии