- 16.02.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №6 (17 февраль)
- Рубрика: Архив
Колхозның алдынгы сыер савучысы Диләфрүзнең фотосы “Азат хатын” журналында басылып чыга. Аннан соң күп еллар үтә, Диләфрүз әби була. Ә авылда тагын бер Диләфрүз исемле кыз туа. Үскәч, аның рәсеме Американың “Playboy” журналында урын ала! Ничекме? Журналда татар мәдәнияте көннәре уңаеннан. Һәм “Playboy” авыл егетләре кулына эләгә… Менә шуннан агрофирманың алдынгы сыер савучысы Диләфрүз маҗаралары башлана да инде. Авылның иң чибәр кызына бер төн эчендә 400-500 смс килә…
Камал театрының яңа премьерасы – “Диләфрүз” спектакле менә шулай башланып китә. Заманында бик популяр булган “Диләфрүзгә дүрт кияү”нең яңа варианты ул. Марсель Сәлимҗанов 1972 елда сәхнәләштергән спектакль театр репертуарында үз урынын алып, 90нчы еллар башына кадәр сәхнәдән төшми. Шат күңелле, шаян Диләфрүз һәм аның беркатлы егетләрен күпләр хәтерлидер. Еллар үтсә дә, әсәргә игътибар кимеми.
– “Диләфрүз”не яңадан куярга тәкъдим итүчеләр күп булды. Ел саен диярлек үзгәртелгән берәр варианты белән танышырга туры килә иде. Ләкин спектакль совет стилендә тагын куелса, бүгенге тамашачыга кызык булыр иде дип уйламыйм. Туфан абыйга “Playboy” турындагы идеяне әйткәч, ул аны үзгәртергә алынды һәм башкарып чыкты, – диде Фәрит Бикчәнтәев.
Шулай итеп, драматург Туфан Миңнуллин, әсәренең үзенчәлекле төп идеясен саклап, бүгенгә яраклаштырып remake язган. Үзем спектакль сюжетын “Гөргөри кияүләре” белән чагыштырып утырдым. Анда да кияүләр бер чибәркәйне бүлә алмыйча интегә. Ахырда героиня иң юаш егетне сайлый һәм соңыннан – “happy end”. Төп аермалары шул: “Гөргөри кияүләре”ндә керәшеннәр тормышы, гореф-гадәтләре белән танышсак, “Диләфрүз”нең геройлары – ирония аша күрсәтелгән авыл яшьләре. Интрига ясаучы “Playboy” журналы, скутерда йөрүче гламур Исмәгыйль, бандит Шәкүр… Әйе, әсәр заманча. Хәтта кайбер мәзәкләре Голливуд киноларын искә төшереп, артык заманчалашып та киткән. Аларны Камал сәхнәсеннән ишетүгә, тамашачы әзер микән, дигән сорау да туарга мөмкин. Хәер, бусына әсәрдә җавап бар. “Дөньясы шәрә булгач, без генә киенеп йөрмәбез бит”, – дигән сүзләрне Диләфрүзнең иптәш кызы Саҗидә әйтә.
“Playboy” йолдызының үзенә тиң яр итеп кемне сайлаячагын беләсегез киләме? Күрше авылның текә егете Исмәгыйль, умартачы Җәмил, китап корты Галим абый, сугыш чукмары Шәкүр… Кайсы Диләфрүз мәхәббәтенә лаек икәнен үз күзегез белән күрергә теләсәгез, Камал театрына килегез.
P.S. Рольләрне башкаралар: Гүзәл Минакова, Фәнис Сафин, Фәнис Җиһанша, Олег Фазылҗанов, Радик Бариев, Ләйсән Рәхимова, Алмаз Гәрәев һ.б.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии