- 15.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
Авыл миче. Бу сүз белән күз алдына шарт-шорт итеп янган утын пүләннәре, мич каршында йөзе алсуланган әни-әбиләребезнең, уңган килен-кызларның шаулап төшкән күмер өстендә коймак, тәбикмәк пешерүләре, яңа гына табадан төшкән пәрәмәчләр, өчпочмак, бәлеш-бөккәннәр, кайнар мич төбенә тәгәрәткән тәмле бәрәңге исе, әлбәттә инде, гөбердәп пешкән хуш исле икмәк күз алдына килә. Арканы җылы мичкә терәп утырып китап укулар, кул эшләре онытыла дисеңме! Сәндерәләрдә күпме бала-чага әбиләрнең әкиятләрен, риваятьләрен, бәетләрен тыңлап үсмәгән дә, күпме песи малай һәм кызлары җылыдан оеп мырламаган, карт-коры арка җылытмаган…
Безнең яктагы авыллар элек-электән оста миччеләре белән дан тоткан. Игелек кыл, рәхмәттә коенып яшәрсең дигән әйтем нәкъ менә миччеләргә атап чыгарылгандыр. Миччеләр турында сүз кузгатуга, өлкән буынның хатирәләре яңара, һәркем тик яхшы сүзләр белән генә искә ала осталарны. Куянавыл мич чыгаручысы Мөдәрис абый, Мазарбашыннан данлыклы мичче Хәйдәр Сафин, Искавылдан Альберт Шәрипов, Сәйфуллиннар династиясе кулларыннан ут чыга торган осталар иде. Нинди генә эшкә алынмасыннар коеп куялар иде. Яңавылдан Фәтхулла Сафиуллин, Хәсән авылыннан Хәмидулла, Фәхретдин осталар чыгарган мичләр күпме йортларны җылытмагандыр дисең!
Колхозчыга 1961нче елга кадәр акчалата түләнмәгән, мич чыгарудан кергән акча гаилә бюджетына сизелерлек өстәмә булган. 1960нчы елны Уланырдан Василий дәдәй бер җәй сезонында, мунча мичләреннән тыш, 26 олы ипи миче чыгарган! Бу игелекле һөнәргә кызы Аннаны да өйрәтеп калдырган. Анна Васильевна – бүгенге көндә иң оста мич чыгаручыларның берсе.
Мич чыгару турында сүз чыгу белән, халык теленә Пуртаныр осталары Габделфәт Сәләхетдинов, Хәсән, Мөхәммәт, Әхәт абыйлар килә. (Барысы да мәрхүмнәр, урыннары җәннәттә булсын!) Алар кулыннан узган кирпечләр санын күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Мич чыгару – бик тә җаваплы, катлаулы һәм түземлек сорый торган һөнәр. Олы мич чыгару өчен якынча 1200 кирпеч кирәк. Мичнең урынын көйләп, казнасын өеп, кече учагын ясап, мич төбен җәеп (ул тип-тигез булырга тиеш), көймәсен әмәлләп (көймә өчен тугыз данә чөй дә ясыйсы), гранит шикелле каты кирпечне юнып, борылмалар ясап, калаклар куеп һәм дә морҗаны өеп бетерү өчен генә дә күпме вакыт, осталык кирәк. Ә бит мич чыгару стена өю генә түгел. Аның көймәдән соңгы эшләре: өч рәт белән кәрниз чыгарып өстен ябу, янгынга каршы чикләмә ясап түшәмне чыгу өчен генә дә ике сәгатьләп вакыт үтә. Йорт түбәсенең биеклегенә карап, олы мич өчен өч тишекле (төтен юлы, җилләтү юлы, газ йөрү юлы) морҗа өелә. Ә морҗаның очына кадәр ара (мич төбеннән алып үлчәп) биш метрдан да ким булмаска тиеш.
Оста миччеләрнең куллары алтын. Алар таш, тимер, агач эшен – барысын да белә. Лажы авылыннан Марат Нәбиуллин, Мансур Әхмәтҗановларның эше заказчыларының күңеленә хуш килми калмагандыр.
Бәрәңге авылының элекке осталары Хәбибулла абый, Кәримулла, Фоат, Муллаһади, Мөнир абыйлар, Гарифулла Хәбибуллин, Әхмәтгали абыйлар чыгарган мичләрне халык әле дә рәхмәт хисләре белән искә ала.
Мәсхүт абый Шәрәфетдиновның алтын куллары белән чыгарган мичләр әле дә күпләргә хезмәт итә. Аның, яхшы мичнең җылысы идәннән түшәмгә кадәр бертөрле, һавасы сулап туймаслык булырга, тәрәзә рамнарында, пыяласында дымның әсәре дә булмаска тиеш, дип, әткәйгә сөйләп утырганы әле дә исемдә. Киресе булырга мөмкинлегенең сәбәбе төтен юллыкларына бәйле икән. Төтен юллыклары артык озын булса, төтен мич эчендә суына, төтендәге пар суга әйләнә, хәтта юллыкларга да җыелырга мөмкин. Шуның пары өйгә чыга. Юллыклар кыска булса, җылы морҗадан чыгып китә. Монда да төгәл исәп кирәк икән. Төтен юллыкларының эче шома булырга, төтен агышы су агышы шикелле бернинди каршылыксыз булырга тиеш.
1961нче елларда Елеево, Куянавыл, Яңавыл авылларында пекарнялар эшли башлый. Аларның карусель мичләрен, Бәрәңге пекарнясының катлаулы мичләрен чыгаруда һәм ремонтлап торуда Фиал абый Нуриев күп хезмәт куйды. Югары температура белән эшли торган бу мичләргә тотынырга зур осталык таләп ителгән ләбаса. Моннан тыш, башнялар өеп менгерү сәләтенә ия Фиал абыйны чит районнарга да мичләр чыгарырга, ремонтларга чакыралар иде. Мондый осталар бармак белән генә санарлык иде.
Иң гадие – мунча миче белән газ миче өчен төтенлек (дымоход) чыгару. Аннан китә гади «голландка», ачык плитәле «голландка», көймә белән чыгарылганы. Ә ипи пешерә торган, плитәле һәм газга көйләнгән олы мич катлаулылардан санала.
Замана үзгәргән саен, мичләре дә үзгәреп тора бит аның, бер үк кешеләргә әллә ничәне чыгарырга кирәк булгандыр. Авылга газ кергән елларда дәррәү ипи мичләрен сүтеп, кечкенә газ мичләре чыгара башладылар. Аннары комплекслыга күчтеләр. Комплекслы мич – газ миче дә, ипи миче дә, газ бетсә, аста утын яга торган урыны дә бар.
Мич башы ятаклы урыс мичен сораучылар да очрый.
Шуны да әйтәсем килә, мич чыгаручылар кызыклы әңгәмәдәш, оста фәлсәфәчеләр дә иде.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Комментарии