«Шәфкать агачы»

«Шәфкать агачы»

11нче декабрьдә Казандагы үзәк почта бүлекчәсе гөр килеп торды. Бүлмә уртасында – Яңа ел чыршысы. Ул ялтыравыклы уенчыклар белән түгел, газета-журналларга язылу абонементлары белән бизәлгән. Ә чыршы тирәли – өлкәннәр. Абонементларны өзеп алалар да кассага ашыгалар. Изге гамәл эшлиләр: картлар һәм балалар йортларын газета-журналларга яздыралар.

«Татарстан почтасы»ның «Шәфкать агачы» дип аталган мондый акцияне беренче тапкыр уздыруы әле. Хәйрия чарасына республикадагы танылган шәхесләрне, түрәләрне, кыскасы, матди мөмкинлеге булган кешеләрне җәлеп иткәннәр. Матбугат чаралары да теләп катнашты, һәр газета һәм журнал үзе чыгара торган басмалардан күргәзмә әзерләгән иде. «Безнең гәҗит» тә читтә калмады. Редакция исеменнән Актаныш, Кайбыч, Азнакай, Арча һәм Мөслим районнарындагы картлар йортына газетабызны яздырган идек инде. Почта бүлекчәсендә чыршыдан абонемент өзеп алып яздыручылар да булды. Танылган җырчы Нурзадә дә килгән иде бу акциягә. Ул үзен генә түгел, Саба картлар йортын да «Безнең гәҗит»ле итте.

Акциянең нәтиҗәсе сөендерә: барлыгы 700гә якын газета һәм журналга яздырылган. «Татарстан почтасы» хәйрия чарасын ярты ел саен уздырып торырга ниятли. Тиешле дәрәҗәдә рекламалау булса, анда катнашып, мөмкинлеге булмаганнарны матбугатка яздырырга теләүчеләр күбрәк тә булыр әле. Мәрхәмәтле кешеләр күп бит ул.

Акцияне үз күзләре белән күреп кайтучы Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии