- 15.12.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
Үзе әйтмешли, туганнан бирле җырлый инде ул. Ә быел аңа 60 тулды. 60 еллык моңлы гомер… Хәер, аның кадәрне бирә торган да түгел әле үзенә. Буй-сыны, киенүе, үз-үзен тотышы белән дә күп кенә егетләрне «егып сала» ул. Ә тавышы соң тавышы! Үзе белән очрашкач, Татарстанның халык артисты Фердинанд СӘЛАХОВның тагын бер сыйфатына сокланып та, кызыгып та кайттым. Шул хәтле тәмле телле кеше икән! Теләсә нинди темага гамьле әңгәмә алып барып була аның белән. Их, нинди язучы үлеп ята икән бит монда, дип уйлап куйган идем. Шөкер, үлми икән!
«ХАЛЫКАРА СӘХНӘГӘ ЧЫГАРЛЫГЫБЫЗ БАР»
– Фердинанд абый, моңлы кеше генә җырчы булып китә, дигәннәрен ишеткән бар…
– Җырлау бер, ә моңлы итеп җырлау – икенче нәрсә. Аллаһы Тәгалә кешегә тавышны үзе өчен җырласын дип кенә дә бирә. Менә бүген сәхнәдә йөргән бик күпләр үзе өчен генә җырларга тиеш тә бит. Тавыш ул ишәктә дә, үгездә дә бар. Ә моң – башка. Ул бөтен кешегә дә бирелми.
Кыр казлары, торналар очып китә – күпме моң аларда! Үзәгеңне өзәрлек! Быел Алексеевск районында клип төшердем. Куна калдык. Күлгә тугыз кыр казы килеп төште. Тыңлап торсаң – аларда никадәр моң! Җәйләүдә көтү йөри, аннан маллар җыелышып ята. Карап торасың – күпме моң бар шунда. Ул бит тавыштан гына түгел. Табигать гел моңнан тора, аны ишетә белергә генә кирәк.
– Ә моң тумыштан биреләме?
– Тумыштан. Геннар буенча күчә ул. Моң – йөрәк тибеше, җырны тудырган өч-дүрт кешенең әйтәсе килгәнен бөтен күзәнәкләрең ярдәмендә җиткерә белү. Син хәтта бик югары яки түбән ноталарны ала алмаска да мөмкинсең. Бик күп шундый җырчылар: Валентина Толкунова, Марк Бернес, Булат Окуджава, татарлардан – Флера апа Сөләйманова. Аларның тавышлары зур түгел, ә никадәр моңнары бар!
– Без, татарлар, моң ул татар җырларында гына, дияргә яратабыз…
– Юк! Бу татарның ялгышуымы, мактануымы. Бөтен милләттә дә бар моң. Татар моңы үзенчә. Без үзебезчә сулыйбыз, үзебезчә аңлыйбыз, безнең йөрәк башкача тибә. Грузиннарның биюен карагыз: алар очып тезенә килеп төшә. Бездә андый биюләр юк бит. Аларның үз моңы, безнең үзебезнеке.
– Соңгы вакытта яшь җырчыларда халык җырларына мәхәббәт уяна башлады. Бу нәрсәгә бәйле?
– Бик әйбәт күренеш бу. Халык җырлары җырчыларны үстерә ул. Ә нәрсәгә бәйле дигәндә, беренчедән, безнең җыр язардай композиторларыбыз юк. Икенчедән, халык җырларының да төрлесе бар. Аларның өстә ятканын, бик җиңелен, буыннан буынга тапшырылып килгәнен генә алып, аранжировка ясап, шуның белән сәхнәгә чыгучылар күп. Хет шунысына рәхмәт инде. Тик халыкның бик катлаулы җырлары да бар бит. «Ямбикә», «Эскадрон», «Уел», «Сәлимәкәй» – аларны башкаручылар сирәк. Гәрчә яшьләр арасында теләсә нинди катлаулылыктагы җырларны башкара ала торганнары бар.
Әле безнең табылмаган җырларыбыз да күпме! Фольклорчы Мәхмүт Нигъмәтҗановның гына җиде китабы бар – актар, эзлән, берәү дә башкармаганны тап! Мин бик күп еллар Фәннәр академиясе архивында казындым, шул рәвешле репертуарымны тулыландырдым.
Халык көен җырлап, тамак туйдырып булмый, диләр. Ялган. Җырлый алмаучылар әйтә бу сүзне. Әйтик, мин түбәгә менә алмыйм. Әй, анда нәрсә бар инде, дим. Чынлыкта, мин анда менәргә куркам. Менә җырчылар да шулай. Мин 36 ел халык җырларын башкарам инде. Шөкер, тамагым туя.
– Башка милләт вәкилләре, Татарстанга килгән саен, татар җырын тыңлыйлар да соклану белдерәләр, тик никтер татар җыры халыкара сәхнәгә чыгып җитә алмый…
– Безнең аранжировкаларыбыз юк. Үзбәк, казах, әзәрбайҗан, төрек – алар инде бик күптән халыкара сәхнәгә чыкты. Аларның бездәге кебек сәхнә таптап, тузан куып йөрүчеләре дә унар-унбишәр кешелек оркестр белән чыгып җырлый. Ә без 20 елдан артык синтезаторга алданып яшибез. Бер малайга өч мең сум бирәбез дә, ул аранжировка ясап биргән була. Әле ул татарча да булмый. Шуңа баян кушкан булып интегәбез аннан соң.
Мин санап киткән төрки кардәшләребездә музыкаль состав һәм миллилек бар. Алар, ничек кенә Европага якынаерга тырышсалар да, тамырларыннан аерылмый. Безнең дә оркестрларыбыз бар. Тик аларны, ялынып-ялварып, үзебезнең бенефисларыбызга сорап йөрергә мәҗбүрбез.
– Көннәрдән бер көнне сезгә шәп тавышлы һәм тырыш кеше килсә, сез аннан артист әвәләп карарга ризамы?
– Әлбәттә. Теләсә кайсы вакытта ярдәм итә алам. Тавышлылар күп. Тик тавыш белән генә булмый шул, тырышлык та кирәк.
«ТЫРЫШЛЫГЫМ ЯРДӘМ ИТТЕ»
– Тәүлегенә 25 сәгать эшли торган эшегезнең нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар, Фердинанд абый?
– Кем ничек аңлый инде. Җырлау – минем бәхетем, дип аңлый икән, ул – бәхетле. Мин эшлим дә эшлим, дип елап утыра торганның бәхетсезлеге инде бу. Андый кеше җырчы була да алмый. Мин тәүлегенә 25 сәгать эшләүне бәхетем дип саныйм. Әнкәй: «Вакыт юк дип әйтәсез, бер сәгать алдан тор, бер сәгать соңрак ят – тәүлегенә 26 сәгать була бит», – ди торган иде. Безне шулай тәрбияләделәр. Ә тумыштан ялкау булганны берничек тә үзгәртеп булмый.
– Сезнең берәр көн җырламый торганыгыз бармы?
– Ба-ар. Атналар буе авыз ачмаган чаклар бар. Йә вакыт булмый, йә сәфәргә чыгып китәсең. Гастрольгә җидешәр көн бара торган җирләр була. Анда кычкырып җырлап утырып булмый бит инде, авыз эчеңнән генә мырлап барасың. Тик җырчы организмының бер кызык ягы бар: гел җырлап торганда, эш сәгате, концерт вакыты җиткәч, организм үзе уянып җырлый башлый, сизми каласың.
– Заманында: «Бүтән беркайчан да җырлый алмаячаксың», – дигән сүзне ишеткән кеше бит әле сез…
– Җырлау гына түгел, сөйләшә алу турында сүз барды ул вакытта. Урам себерәм, больницада эшлим, консерваториядә укыйм, гаилә, бала. Барысы да өелгән – авыру аяктан екты. Табибларга бардым, соңга калгансың, бер нәрсә эшләтә алмыйбыз, дип кайтарып җибәрделәр. Ул сүз колакка керә, аңга керми икән. Теләсә кем белән мондый хәл булырга мөмкин, тик минем белән генә түгел, дип уйлыйсың. Ул вакытта бик яшь идем. Улыма да яшь тә сигез ай гына. Әле җырлый гына башладым, ничек инде мин үләргә тиеш – башыма барып җитми иде.
Консерваториядәге педагогым табибә Флера Гаевна Таһировага алып барды. Мәскәүгә озаттылар. Анда да, соңга калгансыз, диделәр. Шулай да операция ясарга алындылар. Аллаһы Тәгалә гомереңне бетермәгән булгач, яшисең икән. Мин һәрвакыт тырыш булдым. Бу сыйфатым Аллаһыдан бирелгән һәм тәрбиядән килә. Минем әнием бик тырыш иде. Ул 90 яшенә кадәр яшәде, 80гә хәтле эшләде. Мин ул сыйфатым белән бик интегәм дә. Бер эшне башласам, бетермичә туктамыйм, шуышып йөрер дәрәҗәгә килгән булсам да. Авырган вакытта да шулай булып чыкты. Әле мин яши генә башладым, миңа укырга, җырларга кирәк, дия-дия тырмаштым. Әгәр дә әҗәлеңне, килдеңме, дип көтеп утырсаң, китәсең дә барасың. Ә яшәргә тырышсаң, теләгең булса – яшисең.
Операциядән соң ике ел җырламадым. Яши генә башлаган, сөйләшергә ярамый – бу хөкем карары бит. Тик миңа операция ясаган табиб: «Он еще запоет», – дигән иде.
Аннан соң җиде ел буе Флера Гаевна белән симпозиумнарга йөрдем. Ул мине студентларга күрсәтә: «Мондый диагноз белән кеше җырлый аламы?» – дип сорый. Бертавыштан: «Юк, – диләр. –Бу инде үлгән кеше». Мин җырлап җибәрәм. Бөтен студентлар баса, алкышка күмәләр. Бу алкышлар миңа түгел, Флера Гаевнага, дип әйтә идем. Операция ясатырга кирәк, дип, ул тукып торды бит.
«БЕРНЕ ГЕНӘ УРЛЫЙМ ДА…»
– Сез күп йөрисез. Күп йөргәч, тамашачының да төрле «сорттагысын» күргән инде сез…
– Хәтта Татарстан эчендәге ике күрше авылда да тамашачы аерыла. Бар шундый заллар: тамашачы концерт барышында сыек кына алкышлый. Тәҗрибәсез җырчыны бу хәл куркытырга да мөмкин. Ә мин андый тамашачыны яратам. Аңлап тыңлап утыра һәм соңыннан бәяне бирә, сәхнәдән төшермичә алкышлый. Беренче җырдан ук алкышлый торган тамашачы да бар. Андый аудиториядә эшләргә бик җиңел, алар бәйрәм рухлы. Без бит инде шул алкышка алданып йөри торган халык. Сәхнә кешене тоткын итә, китә алмыйсың син аннан.
– Ул тоткынлыктан качасы килгән чаклар булдымы соң?
– Берәү төрмәдә утыра икән. Шушы срогымны тутырып чыккач, тагын бер сыер гына урлыйм да – туктыйм, дип әйтә, ди. Без һәр концерттан шулай дип кайтабыз. Моны гына эшләп кайтам да, бүтән аягымны да басмыйм – андый вакытлар күп. Бик авыр сәфәрләр була, бик авыр кешеләр белән бик авыр шартларда эшләргә туры килә чөнки.
Кайтасың. Гаиләңне, балаларыңны күрәсең, өй ризыкларын ашыйсың. Беренче өч көндә күзгә барысы да әйбәт булып күренә, өйдә барысы да яхшы, балалар да әйбәт укыган. Өч көннән соң күзең ачыла. Тегеләргә бәйләнә башлыйсың. Безнекеләр: «Әти, син ничәсе китәсең әле?» – дип әйтә башлыйлар. Бу инде туйдылар дигән сүз. Һәрвакыт шулай: берне генә урлыйм да туктыйм, дип яшисең. Әмма сәхнәдән китеп булмый. Вакытында китә белгән акыллы артистларыбыз да бар.
– Җырчы өчен иң кирәкмәгән сыйфат нинди?
– Җырчыга гына түгел, бөтен кешеләр өчен дә – көнчелек. Һәм ялкаулык. Үтерә торган сыйфатлар бу.
– Ә йолдыз чире?
– Анысы акылсызлык билгесе. Кеше никадәр талантлы булса, ул шулкадәр акыллы һәм аңарда йолдызлык чире юк. Равил Шәрәфиев, Шәүкәт Биктимеров, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхабиеваларда йолдыз чиренең тамчысы да юк. Хәзер ике куплетлы җыр белән чыгалар да, алып баручыга: «Мине йолдыз дип игълан итәргә кирәк», – дип килеп әйтәләр. Мин, зинһар, йолдыз дип әйтә күрмәгез, дим. Сандугач дип тә әйтмәгез. Иң кыйммәтлесе – кеше.
– Сездәге милли җанлылык кемнән килә?
– Әтиемнән. Балаларым урыс булып үсә, дип, гаиләсен алып, Мәскәүдән авылга күченеп кайткан кеше бит ул. Әнкәй алай татар, милләт дип йөрмәде. Шулай да анда да миллилек бар иде. Паспорт алыштырдылар шулай. Элеккесендә таҗ тора иде, яңасында – тәре. Әнинең: «И җаным, монда тәреләргә хәтле бар, моны ничек кесәмә тыгып йөрим?» – дигәне хәтердә.
– Күңеленә кечкенәдән милли рух салынган кеше үз балаларын да шулай тәрбиялидер?
– Милләт дип бала үстереп булмый. Ул үзеннән-үзе килә. Хатыным элек күбрәк урысча сөйләшә иде. Башка бүлмәдә булганда, балалар белән урысча сөйләшкәнен ишетсәм, башмакны салам да боларга таба тотып атам. Гел барып йөрисе килми бит. Шалт – шундук татарчага күчәләр. Татарча сөйләшеп, татарча җырлап үстеләр. Малайларга: «Татарга өйләнәсез, Ванька, Манька җитәкләп йөрмим», – дип әйткәләгәнем дә хәтердә.
– Бүген нәрсәләргә куанып, нинди уй-хисләр белән янып яшисез, Фердинанд абый?
– Яшәгәнемә куанам. Мин бик күпне кичердем. Һәрвакыт көрәш юлында булдым. Мин күргән хәсрәтләр балаларыма гына килмәсен инде. Җырлаганыма, тавышым булганына бик сөенәм. Яшьләргә ярдәм итә алганыма куанам. Эшләнгәне дә, их шуны эшлисе иде бит әле, дигәннәре дә күп инде. Тик эшләнми калганнары миңа бәйле сәбәпләр аркасында түгел.
P.S. Якын киләчәктә Фердинанд Сәлаховны тыңлап кына түгел, укып та булачак. Китап язарга алынган ул. Бергә эшләгән кешеләрнең фикерләреннән, матбугатта басылган интервьюларыннан тыш, үз язмалары да урын алачак. «Мин сәхнәгә килгәннән бирле язучылар белән эшләргә бик яраттым. Яз, диләр иде миңа. Ничек языйм, нәрсә турында, дип аптырый идем. Мин бит җырчы, ничек языйм ди инде! Мәрхүм Мөхәммәт абый Мәһдиев: «Менә ничек сөйлисең, шулай яз», – дия иде», – дип искә алды Фердинанд абый. Сәхнәдән сөйләвен ошатып, язып бирүен сорап, матбугаттан да килә башлыйлар. Шулай кереп китә. Китапның төп фикерен Фердинанд Сәлахов бер җөмлә белән әйтеп бирде: «Бирешмәгез дип әйтү бер хәл, ә бирешмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк – менә шуны үз мисалымда күрсәтергә телим».
Әңгәмәдәш Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии