- 15.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем минем әтием Илнур Мөбәрәкшин турындадыр, мөгаен. Әйе, әтиемнең һөнәрләре бик күп. Әбием әйтмешли, нинди генә эшкә тотынса да, «кулларыннан гөл тама». Чыннан да шулай, әтинең белмәгән эше юк. Язга чыгуга, буш вакытларында үзенең тракторы белән бәрәңге бакчаларын сукалый. Авылдашларның да гозерләрен кире какмый. Печән өсте җитсә, үзе ясаган тырма белән печән җыя, пресслый, кешеләрнең өйләренә ташый. Әти бик оста эретеп ябыштыручы да. Тимердән әйберләр ясыйсы булса, нәрсә кирәк, барысын да башкара. Әти шулай ук оста төзүче дә. Кемгә абзар-кура, мунча саласы, янкорма җиткерәсе – әтиемә мөрәҗәгать итәләр. Ә ул үзенең бригадасы белән эшкә тотына. Көнне төнгә ялгап, бөтен күңелен биреп эшли ул. Аның кулы тигән әйберләр «көлеп тора».
Авылда да менә дигән итеп яшәп булганын без энем белән әти-әни үрнәгендә күреп үсәбез. Президент программасы нигезендә, йорт салу өчен миллион сум акча оттык. Хәзер заманча итеп салынган йортта яшибез. Үзебезнең тракторыбыз, җиңел машинабыз бар. Әтинең әле җире дә бар. Анда печән һәм ашлык үстерә. Азыкны башкалардан сатып аласы булмагач, күпләп үгезләр асрыйбыз. Итен сатып та, гаиләбезгә акча кертә әтием. Буш вакыты булганда, Козгынчыда яшәүче бабайга булышырга төшеп китә. Бабай күп итеп умарталар тота. Бал кортлары янында мәш килергә ярата әтием. Әнә шулай авыл тормышына зарланмыйча дөнья көтә ул. Әтием белән чын күңелдән горурланам, аңа сәламәтлек телим.
Чулпан МӨБӘРӘКШИНА.
Мамадыш районы,
Көмеш Күл төп мәктәбе укучысы.
Комментарии