Киләчәккә карап

Киләчәккә карап

Шамил белән аның Каенсар авылының иң читендә урнашкан өе янәшәсендәге ферма янында басып торабыз. Биредә моннан өч ел элек, әле бинаның нигез ташлары салына башлаган вакытта да булырга туры килде. Ул чакта Шамилның эше тыгыз иде: төзелеш материаллары кайтартырга, суүткәргеч сузарга, бу эшләрне башкарып чыгу өчен кредит алу артыннан йөрергә, җитмәсә урып-җыю якынлаша, техниканы әзерләү турында кайгыртырга кирәк. Инде менә 50 баш сыерга исәпләнгән фермада 40 баштан артык мал басып тора. Шуның яртысыннан артыгы – савым сыерлар. Аларның саны якын арада тагын да артачак: янәшәдәге таналарның бозаулавын көтәләр.

– Эшне алдан ук нәсел хуҗалыкларыннан буаз таналар сатып алудан башлаган идек. Шөкер, күз тимәсен, араларында 20-25әр литр сөт бирүче сыерлар да бар, – ди Шамилның хатыны Миңнегөл ханым.

Ферманы алып бару, нигездә, Миңнегөл җилкәсендә: ул биредә мөдир дә, хисапчы да, эшче дә, кирәк икән ветеринар да. Без килгәндә дә, «Бер бозау йөткереп тора әле», – дип, маллар янына ашыкты.

Сыерларны машина белән савалар, сөт суыткыч куелган.

– Моның кадәр эшкә ничек өлгерәсез? – дип сорамый түзмәдем.

– Әле моңа кадәр унбиш ел ике кибет тоттык: берсе авылда, берсе Кукмарада иде. Җитмәсә, алган җирләребез дә бар. Яшь барган саен сиздерә, икенең берсен сайларга туры килде. Җир эшен сайладык, ферма төзергә булдык. Дәүләтнең дә ярдәме зур булды.

Җәйге айларда иң зур ярдәмчеләре ветеринар табибына укучы уллары Илназ икән.

– Бер елдан укуы бетә, авылга кайтачак, мине дә табиб булырга өйрәтеп бетерде инде, – ди Миңнегөл ханым.

Үзенең әйтүенчә, Илназ кечкенәдән мал табибы булырга хыялланып үскән. Ә менә абыйсы Алмаз гер спорты буенча район, Татарстан данын яклап күп еллар Русия, дөньякүләм ярышларда катнашып, дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Санкт-Петербургта Артиллерия академиясен тәмамлап, хәзер Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәтен дәвам итә. Кызлары Гөлназ Казан медицина университетын тәмамлап, Казан больницаларының берсендә табибә булып эшли.

– Мин авыл тормышын яратам, шуңа күрә авылда калырга булдым, – ди Илназ.

Солтановлар үзләренекен, башка пайчыларныкын алып, 100 гектарга якын җир эшкәртәләр. Анда бодай, арпа, күпьеллык үлән игәләр.

– Үзебезнең фермага җитә, язга азрак чәчүлек орлык кына аласы булыр. Сортларны яңартмыйча булмый, – ди Шамил. – Продукциягә бәяләр без көткәнчә булса, авылыбызда юллар төзелеп бетсә, эшебез барыр, иншә Аллаһ.

– Яшьләргә нинди теләгегез бар?

– Бүгенге кризис шартларында авылда бизнес ачып җибәрү кыен. Әмма барыбер әти-әнинең пенсиясенә генә карап торып булмый, нәрсәдер эшләргә омтылырга кирәк. Әйтик, кош, терлек, куян асрау һ.б. Моның өчен кыю булырга, эштән курыкмаска кирәк. Мин бүгенге яшьләрнең алга максат куеп яшәүләрен һәм максатка ирешүдә кыюлык телим.

Әнә шулай, 60 яшьлек юбилеен алдына яңа максатлар куеп каршы ала Шамил. Аңа нык сәламәтлек, уңышлар телибез.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ.

Кукмара районы.

Комментарии