- 15.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Архив
«Сираҗи сүзе» газетасы журналисты Эльвира Фатыйхова үзенең Facebook битендә машинасына ике тапкыр атулары турында хәбәр итте. «Азатлык» журналисты белән элемтәгә кичкырын гына керә алды ул, берникадәр вакытка шәһәрдән китеп тору хәерлерәк, дип әйтте. «Шок хәленнән чыгарга кирәк», – диде ул безгә. 14нче декабрьдә булган хәлләрне Эльвираның үзеннән сораштык.
– Эльвира, бу хәл кайда һәм ничегрәк булды?
– Редакциягә прокуратурадан һәм экстремизмга каршы көрәшү бүлегеннән ике кеше килгән иде. Алар сораулар биреп утырды, ә без җавап бирдек. Аннары алар саубуллашып чыгып китте. 10-15 минуттан мин дә кайтырга чыктым. Сәгать кичке дүртләр иде. Безнең офис Казанның үзәгендә урнашкан. Чыктым офистан, машинага утырдым. 500 метр узганмындыр, туктадым. Бу – Татарстан белән Тукай урамнары киселеше. Тукталышта сеңлемне каршыларга тиеш идем, аны карарга, дип чыктым.
Кире машинага кереп утырдым. Ишекне ябуым булды ике тапкыр аткан тавыш ишетелде. Көзгегә карыйм – арткы тәрәзә ватылган. Әле бу тавыш миңа кагылганын аңламый да калдым. Аннары йөгереп чыктым. Пыяла ватылган, ә икенче урында 2-3 см диаметрлы түгәрәк әйбердән яньчелгән эз калган. Пуляга охшаш әйбернең эзе. Ул тәрәзә белән машинаның тимере тоташкан җиренә эләккән. Пуляның берсе тәрәзәгә эләккәч, эчкә үтәргә тиеш, әмма аны таба алмадылар. Икенчесе урамда калырга мөмкин, әмма ул да юк. Кемнәр булырга мөмкин – белмим. Арттан машина килгәнме, кешеләр булганмы – абайламадым.
– Полициягә шунда ук хәбәр иттеңме? Җинаять эше ачыламы?
– Мин башта югалып калдым, нишләргә кирәклеген белмәдем. Редакциягә шалтыраттым – алар кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә, диде. Шалтыраттым. Шунда ук килделәр. Башта бер отряд килде, әмма алар, без башка отрядка хәбәр иттек, тиздән килеп җитәрләр, дип китеп бардылар. Икенчесе килде, бу эш бөтенләй безгә кагылмый, моның белән тикшерү оператив төркем шөгыльләнергә тиеш, дип әйтеп китте. Алары килде, тик бу юлы да, бу безнең район түгел бит, дип китеп бардылар. Соңгылары килеп, тикшерү эшен башлаганчы, 4 сәгать көттем.
Сорау алдылар, сезгә сөйләгәнне сөйләдем. Алар, бәлки, машинага таш ыргытканнардыр, ди. Ике тапкыр бик тиз шундый тавыш белән таш чәчри аламы? Юк. Таштан мондый эз дә калмый. Аннары таш ыргытканнар икән, ул машина эчендә калырга тиештер бит?! Җинаять эше ачылачак, дип әйттеләр әйтүен, әмма ахыр чиктә ни булып бетәр – әйтә алмыйм. Эзләрләрме бу кешеләрне – шулай ук берни әйтә алмыйм.
– Ничек уйлыйсың, бу хәл синең журналистлык эшчәнлегенә бәйлеме? Әллә бу берәр очраклылыкмы?
– «Сираҗи сүзе» ел ярым нәшер ителә. Бу вакыт эчендә ниләр генә язылмады да, кем генә утлы табада сикертелмәде! Татарстанның язмаган бер районы да калмады бугай. Шикләнәм дисәң, һәрбер районда андый кешене табып була. Соңгы номерны карасаң да, берничә тәнкыйди материалым басылып чыкты. Аның берсе Нурлат районындагы дәүләт акчасын урлау очрагын ачыклауга бәйле булды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе автобусларга ремонт ясар өчен бирелгән акчаларны үзләштереп, үз машинасын ремонтлаганы хакында яздым. Казан базарларына татар җитештерүчеләрен кертмәүләре, базарларның азәрбайҗаннар, дагыстанлылар идарәсендә калуын да аерым мисаллар аркылы күрсәтеп яздым. Белмим, бәлки, кемгәдер шушылар ошамагандыр. Әйтә алмыйм. Очраклылыкка охшамаган.
– Моңа кадәр сиңа янаганнары булдымы?
– «Безнең гәҗит»тә эшләгән дәвердә булды. Монда эшли башлагач, куркытулар искә төшми. Шушы хәлгә кадәр берничә атна элек Искәндәр Сираҗиның машина тәгәрмәчләрен тишеп киткәннәр иде. Тагын бер хезмәткәребезнең йортына таш ыргытып, тәрәзәләрен ватканнар иде. Белмим, бәлки, минем белән булган хәл – шул очракларның дәвамыдыр. Бер-берсенә бәйләнгән очрак та булырга мөмкин. Мин чираттагы кисәтү корбаны булырга мөмкинмен. Әмма нәрсәдән кисәтәләр – аңламыйм.
Татар журналистикасының көче юк, диләр. Тешсез, дип сүгәләр. Тик авызга су кабып утырган яки барысын да мактап язган журналистларны өркетмиләр, куркытмыйлар, аларга янамыйлар. Димәк, без кемнедер ару гына тешләгәнбез. Бу – татар журналистикасының ниндидер көчкә ия булуы күрсәткече. Безнең белән булган хәл үз сүзен әйтергә курыкмаган һәр журналистка яный. Куркыныч астында йөрибез.
Римма ӘБДРӘШИТОВА.
Мәктәптә урыс телен арттыру өчен судлашырга акча җыялар
Татарстан мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбиятын укытуны арттыру өчен мәхкәмә эшләренә акча җыю башланды. «ВКонтакте»да «Cбор денежных средств на суды по изучению русского языка в Татарстане» дигән бит барлыкка килде. Анда күрсәтелгән реквизит мәгълүматларына караганда, әлеге акчаны Екатерина Васильевна Б. җыя. «Русский язык в школах национальных республик» дигән икенче сәхифәгә сылтамадан без бу эш белән шөгыльләнүченең даими рәвештә, мәктәпләрдә урыс теле җитәрлек укытылмый, дип лаф оручы Екатерина Беляева икәнен белдек.
Беляева башта безне «Азатлык»ның урыс редакциясеннән дип уйлап, акча җыю турында мәгълүмат бирсә дә, соңыннан татар-башкорт редакциясе хезмәткәре икәнлекне аңлап, биргән аңлатмаларын куллануны рөхсәт итмәде. Минем исемнән берни дә бастырмагыз. Барлык мәгълүматны бетерегез», – диде ул. Моның сәбәпләрен аңлатып торырга теләмәде. «Элегрәк минем «Азатлык» белән бик үк күңелле булмаган сөйләшү булды. Калганын аңлатырга теләгем юк», – диде ул. Билгеле булганча, элегрәк татар журналисты Эльмира Исрафиловага каршы Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте активистлары башлаган һөҗүм турында Беляева шулай ук «Азатлык» белән сөйләшүдән баш тарткан иде.
Татарстан мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты сәгатьләрен арттыру өчен мәхкәмәгә акча җыюга килгәндә, социаль челтәрләрдән аңлашылганча, мәхкәмә алды эшләре өчен алты мең сум кирәк. Бу, мөгаен, юристлар өчендер. Элегрәк активистлар мәхкәмәләргә юристларсыз гына мөрәҗәгать иткән иде, әмма оттырдылар. Күрәсең, бу юлы әлеге эшкә ныклабрак тотынганнар.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Мөфти Таҗетдин – тарихчымы, әллә сәясәтчеме?
Русиянең үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин соңгы вакытларда мәгълүмат чаралары игътибарын янә үзенең җәнҗаллы чыгышлары һәм ялтыравык-чуар киемнәре белән җәлеп итүче фигурага әйләнде.
Исегезгә төшерәм: 2003нче елның 3нче апрелендә «Бердәм Русия» фиркасенең Уфада АКШның Гыйракны утка тота башлавына каршы оештырылган митингта чыгыш ясап, Тәлгать Таҗетдин үзе җитәкләгән «Изге Русь мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең» (2003нче елның март азагында Таҗетдин нәзарәтнең исемен шундыйга үзгәртергә карар кылган иде) АКШка каршы җиһад игълан итүе турында белдерү ясады. Шунда ук ул Гыйракка сугышырга барырга теләүчеләрне язылырга чакырды. Ә Русиядә калырга ниятләүчеләргә «теләсә кайсы американны, теләсә кайсы инглизне һәм аларның куштаннарын тотып алачакбыз, шпионнар, дип милициягә илтәбез һәм һәркайсын Америкага миллион ярым долларга сатабыз», – дип аңлаткан иде.
Зур җәнҗал килеп чыкты. Русиянең баш прокуратурасы ул вакытта Таҗетдинга кисәтү ясады, ә Русия Президенты Владимир Путин табиб Леонид Рошаль белән очрашуы вакытында: «Хисләр өстенлек итәргә тиеш түгел, без АКШның җиңелүен теләмибез», – дип белдерде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Таҗетдинның үзен Изге Русь баш мөфтие дип игълан итүе мөселманнарның ачуын чыгарып кына калмаган, хәтта Урыс православ чиркәве җитәкчелегендә ризасызлык тудырган.
Шуннан соң Уфадагы мөфти халыкара масштабта җәнҗал чыгару белән бик шөгыльләнми башлаган иде сыман. Әмма соңгы вакытларда сәер, катлы-катлы, Яңа ел чыршысы кебек ялтыравык киемнәр киеп, төрле рәсми урыннарда чыгыш ясый башлагач, янә акылы камил кешегә аңлавы авыр булган фикерләрен яңгырата башлады.
Шулай, 2015нче елның 21нче ноябрендә Бөтендөнья башкортлары корылтаенда чыгыш ясаганда, ул шулай дип сөйләде (текстта Таҗетдинның сөйләү үзенчәлекләре саклана): «День народного единства булганда, чәчәкләрне салдык та, Владимир Владимировичны поздравить иттем дә, мин әйтәм: «Владимир Владимирович, может и Сирию, может и Израиль как Крым сделаем, а? Көлде дә – мөфти хәзрәт, подумаем, ди». Думать нечего монда, Мәккәгә хәтле булсын Русия».
Мәскәү Кремлендә, Таҗетдинның дары мичкәсен хәтерләткән Якын Көнчыгышка кагылышлы бу сүзләрен ашыгыч рәвештә кире кактылар. Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Мөгаен, сүз мөфтинең ниндидер шаяртуы турында барадыр. Шаяртудан башка монда берни дә була алмый», – диде.
Шаярганмы, шаяртканмы, зиһене чуалып китеп авызын үлчәми ача башлаганмы – инсани затларга нәмәгълүм, Ходай гына белә. Әмма баш мөфтинең һич тә шаяртмыйча халыкка җиткерә торган үзенчәлекле башка төр фәнни «ачышлары» бар. Шуларның кайберләрен ул Бөтендөнья башкортлары корылтаендагы чыгышында ярып салды. Таҗетдин фикеренчә, татарларга үзләрен «татар» дип йөрү зур хата, чөнки татарлар болгар икән. «Болгар бабаларыбыз ислам динен моннан 1427 ел элек кабул иткән. 922 елда ислам динен дәүләт дине итеп кабул иткән вакытта, Әхмәд ибн Фадлан рисаләсендә башкорт дигән милләт бар, татар дигән милләт язылмаган. Бәтәч. Нигә алай? Болгар дип язылган», – диде баш мөфти.
Бу тезисны ул инде күптәннән кабатлап килә. Мисал өчен, 2007нче елның 5-7нче мартында Мәскәүдә үткән XI Бөтендөнья урыс халык соборында ул шундый белдерү ясады: «Без – мөселманнар, Русиянең бер өлеше. Күптәннән инде, Русия барлыкка килгәнчегә хәтле, монда яшәгәнбез. Киев Русе була. Болгарлар булган. Без (болгарлар. – Ред.) беренчеләрдән булып монгол-татарларга каршы сугышканбыз һәм Калка янында аларны чигендергәнбез. Һәм шуннан соң безгә нигәдер «татар» дигән исем такканнар. Бу җирдә элек ике бөек дәүләт булган: Киев Русе һәм Бөек көмеш болгарлар (бөтен тарих китапларында ул шулай атала). Русиягә дан!»
2010нчы елның 22нче апрелендәге Мәскәү дәүләт университетының социология факультеты гыйльми шурасындагы чыгышында да ул янә татарлыктан чиркануын сиздерә: «Ислам безнең илгә 1420 ел элек кергән. Без бүген үзебезне татар дип, башкорт дип атыйбыз. Әмма чынбарлыкта без болгарлар. Ни аяныч, соңрак безгә «татар» дигән исем такканнар (обозвали) һәм татар-монгол игосына бәйләгәннәр».
Табигый сорау туа: нинди, кайдан алган белемнәргә таянып бу дин әһеле, үзен, татар халкы кебек халыкның катлаулы этногенезы турында биек трибуналар артына басып сөйләргә хаклы дип исәпли? Ни дисәң дә сүз бит бер авыл көтүчесенең ике күршесе алдында акыл сатуы турында түгел, ә Русиядәге мөселман татарларның югары дәрәҗәне биләп торган бер рәсми вәкиленең позициясе турында бара.
Мөфтинең биографиясендә аның махсус тарихи белем алуы турында бернинди мәгълүмат тә юк. Ул Казанның 27нче урта мәктәбендә җиде ел белем алганнан соң, 20нче һөнәри-техник училищены тәмамлый. Аннан Казанның синтетик каучук заводында 8 ай эшли. Шуннан соң Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсендә һәм Каһирәдәге «Әл-Әзхар» ислам университетында дини белем ала. Тегесендә дә, монысында да татар халкы этногенезы өйрәнелми.
Шуңа күрә тегеннән-моннан ишеткән генә, чәй артында гәпләшкәндә алган «белемнәр»гә таянып кына, татар халкының фән дөньясында танылган рәсми тарихын бозып күрсәтергә маташуны, бары тик татарофобиядән котыла алмаган кайбер урыс тарихчыларының бүгенге татарларны Алтын Урда татарларыннан аерырга маташу тегермәненә генә су коючы гамәле дияргә кала.
Кәрим ЯУШ.

Комментарии