ЯШЬ ИДЕК, МАТУР ИДЕК

ЯШЬ ИДЕК, МАТУР ИДЕК

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында яшәүче олы ихтирамга лаек укытучы, Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы Әхмәтхәбиб абый Гатуп улы Гатупов хакында авылдашларыннан бары яхшы сүз-фикер генә ишетергә була.

Туган ягы Сарман районы Чураш авылыннан сугыштан соң чыгып киткән егет 1953нче елда Алабуга укытучылар әзерләү институтын тәмамлый һәм аны Югары Тегермәнлек авылына эшкә җибәрәләр. Уку йортын тәмамлап юллама белән килгән яшь белгеч өч ел авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Туган якта калган әнисенең, туганнарының исәнлекләре чамалы булу сәбәпле, Әхмәтхәбиб абыйның туган нигезенә кайту теләге белән, район мәгариф бүлеге мөдиреннән эш урыныннан азат итүләрен сорап бара. «Район мәктәпләрендә укытучыларыбыз җитәрлек, артык кешем-укытучым юк, мин сезне беркая да җибәрә алмыйм», – дип, яшь белгечне борып чыгаралар.

Шаян-шук укучыларны җиңеп эшләр өчен, Әхмәтхәбиб абыйның коры һәм таләпчәнлеген иң төп тәрбия алымы дип санарга була. Олы хөрмәткә лаек мөгаллимнең уртанчы кызы Фәния апа белән очрашып сөйләшкәч, Әхмәтхәбиб абыйларга юл тоттык.

«Яшь идек, матур идек», – дия-дия матур күлмәген киеп, ак яулыгын башына япкан ак әби, Әхмәтхәбиб абыйның хатыны Тәскирә апа каршы алды безне. Иңнәренә салынган 82 ел гомернең йокысыз төннәре, шатлык-бәхет мизгелләренең хуҗалары бүгенге көндә аек акыллы, шат күңелле әби-бабай булып, чөкердәшеп яшиләр икән. Сүзне йорт хуҗасы, Әхмәтхәбиб абый башлады:

– Бүгенгемнең кадерен белергә якыннарымның сабырлыгы, ярдәмчеллеге ярдәм итә. Үземне әлеге авыл кешесе итеп әйтергә тулы хакым бардыр, дим мин. Туган ягымнан бәхет эзләп чыгып китеп, озак еллар эзләп каңгырап йөрмәдем, таптым мин аны. Бәхетемне яраткан эшемдә, мине аңлаган хәләлемдә, безнең эздән атлап киткән кызларымда таптым. Аллага шөкер, исәнлекнең көе киткән мәлләре булса да, болай әле, ныклап торып укучыларымның уңыш-шатлыкларына куанып, кайгы-мәшәкәтләре өчен борчылып көн күреп ятыш. Тормыш бит инде ул, нишлисең. 45 еллык хезмәт вакыты дәвамында Югары Тегермәнлек авылы урта мәктәбендә 1956- 1979нчы елда укыту эшләре буенча мөдир, ә 1979- 1992нче елда мәктәп директоры булып эшләдем.

– «Укыткан-тәрбия кылган укучыларыгыз арасында сезнең эздән китүчеләр бармы?» – дигән соравым Әхмәтхәбиб абыйның күзләрендә ут уйнатты, күңел кылларын тибрәтте булса кирәк.

– Район мәктәпләрендә физика-математика укытучылары булып эшләүче укучыларымны санар өчен Тәскирә апаң белән икебезнең дә кул бармаклары гына җитмәс, алар 30 дан артык. Балык Бистәсе районы мәктәпләрендә эшләүчеләренең саны гына да 10нан арта. Ә укытучы һөнәрен сайлаучыларның саны-исәбе юк. Авыл хуҗалыгы институтына керүчеләребез дә бик күп булды.

– «Авыл балаларының тормыш юлларында юл күрсәтүче кеше буларак профориентация өчен сурәтегез озак еллар район почет тактасында эленеп торган икән. Хәтерегезгә кереп калган мизгелләрне, якын иткән укучыларыгызны искә төшерик әле», – дип, әңгәмәбезне алга таба дәвам итәр өчен әйтелгән сүзләрне көтеп торган кебек булса кирәк, Әхмәтхәбиб абый кызу-кызу сөйләп китте.

– Күрше Күгәрчен авылына кияүгә чыккан бер укучы кызымны, еллар узгач, очрашуда күрдем. Бик акыллы, чая, уңган, белемле кызны искә алмый булдыра алмыйм. Күрешкәч, үзенең мәктәпне тәмамлагач укуын дәвам иттерә алмавын әйтте. Әмма бүген ул тәрбия кылган ул-кызлар югары уку йортында белем ала, ул тормышта – ана, бәхетле ир хатыны. Тагын бер укучы егетем, әнисеннән яшьтән ятим калгач, әтисе тәрбиясендә генә үсте. Минем фикерем аны физика укытучысы булырга этәрде, бүген ул җитәкче урында эшли, балаларга физика фәне серләрен өйрәтә, күрешеп-аралашып яшибез.

Бер шук укучыбыз мәктәп буфетыннан юк кына әйбер урлап тотылды. Шул баланы ачуландым инде, тайгак юлдан китсәң, синнән җәмгыять өчен файдалы кеше чыкмас, дидем. Еллар узгач мәктәптә оештырылган очрашуга кайтты бу егет һәм барлык җыелган чыгарылыш укучылары алдында торып басып миңа болай диде: «Әхмәтхәбиб абый, хәтерегездә булса, сез миңа 5нче класста укыганда: «Синнән, малай актыгы, болай булса юньле кеше чыкмас, тәртипсезлекнең ахыры начар ул», – дип әйттегез. Шул вакытта, кайтып үкси-үкси еладым, минем өчен, ягъни бишенче класс баласына дуслары арасында түбәнсенү булды бу. Шул вакытта үземә тырышып укырга сүз бирдем һәм сүземә тугры булдым дип беләм, Әхмәтхәбиб абый, мин бүген төзелеш фирмасы директоры. Ә хәзер мин буфеттан урланган теге перәннек өчен сездән гафу үтенәм», – дип каршыма килеп, башын иеп, миңа рәхмәтен белдерде. Бу минем өчен иң-иң зур рәхмәт, димәк, мин вакытында ач-ялангач булса да, балага туры юлдан тайпылмаска ярдәм иткәнмен.

45 ел бер урында эшләп, укытып олы тормыш юлына озаткан укучыларының санын төгәл генә белмәсә дә, кызыклы саннарның якынча 2500 тирәсе икәнен санап чыгардык. Һөнәренә тугрылыклы укытучы Әхмәтхәбиб абый җитәкчелек иткән елларда мәктәп янындагы бакчада теплица ясап, яшел суган, кыяр үстергәннәр. Балаларны кайнар ризык белән тәэмин итәр өчен, кече ферма ачып, колхоздан үгезләр алып үстереп, симертеп, аларны сату эшен башлап җибәрүче беренче мәктәп директоры була ул районда. Бер үгезне колхоз файдасына үстерсәләр, икенчесен укучы балаларга кайнар итле аш өчен тәрбиялиләр. Ул вакытларда бер мәктәптә дә төшке ашлар өчен янып-көеп йөрүче булмый икән әле. Үгезләр алып үстергәнче, дуңгызлар алып карыйлар, әмма татар халкына чит-ят хайванның файдасын күрмиләр. Тавык-чебеш үстерүнең дә җаен таба ала җитәкче. Авылдашларына алып кайтып үстерергә биргән ике чебинең берсен мәктәпкә үстерсәләр, икенчесен хуҗабикәгә калдыралар. Укучы балаларга төшке ашка кайнар ризык пешерү өчен ит булдыру – җайлы ысул була ул.

ТОРМЫШ ЯРЫМ

Балык Бистәсе төбәгенең Күки авылыннан, данлыклы урманчылар – Мусиннар нәселенең зифа буйлы, тапкыр Тәскирәсе укытучылык һөнәренә Чистай педагогик училищесын тәмамлап килә. Югары Тегермәнлек мәктәбенә юллама белән башлангыч сыйныф балаларына белем бирергә җибәрәләр Тәскирә апаны. Өсләренә кияргә бер күлмәк, аякларына бер пар аяк киеме, яшәргә йорт, ашарга туйганчы ипи булмый ул вакытта. Яшь белгечләр хезмәт юлларын гына түгел, тормыш сукмакларыннан бергә атларга булалар. «Яшь егетнең күңелен ничек яулады икән Тәскирә апа?» – дип сорашкач, «Көн саен күз алдымда торган сылуны ничек күрмисең инде, аннан соң кызлар артыннан йөрергә вакытым булмады бит минем. Ә Тәскирә күз алдымда торды һәм мин аны сайлап алуымда ялгышмадым», – дип җавап бирде Әхмәтхәбиб абый. Мәхәббәтләренең җимешләре – өч кыз бала, ата-анасы эшләгән мәктәптә барлык укучы балаларга да үрнәк булырга тиешлекләрен берсүзсез аңлыйлар. Ата-ананың биргән тәрбияләренең нәтиҗәсе – олы ике кыз укытучы, төпчек бала фармацевт. Тәскирә апа елмаеп-көлеп төпчекләренең һөнәр сайлавын исенә төшерде. «Кечкенәбез дә, физика-математика укытучысы булам, дип йөри башлады бервакыт. Ике апаң – укытучы, син башка һөнәр сайларга тиешсең, дип каршы төштем, кая инде тагын бер математик, болай да өчәү булдылар өйдә. Бүген төпчегебез Равия Чистай шәһәрендә яши. Гомерем буена Әхмәтхәбибнең бер тапкыр тәмәке тартып, аракы эчеп кайтып, эшкә бармыйча калуын әйтә алмыйм. Эчеп-тартып йөрергә вакыты булмады аның. Туй яки мәҗлесләрдән кайткач та, тизрәк мәктәпкә ашыга иде ул. Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китеп югары уку йортында укый башлап, ялларга ата-ана йортына кайткан кызларыбыз шаярып кичләрен: «Әти мәктәп урынындамы?» дип сорыйлар. «Ямашка китеп бара иде, борып алып кайттым», – дип җавап кайтара иде аталары. Көн-төн мәктәп өчен тырышып, ут-күз чыкмасын дип кайгырып яшәде ул. Бөтен авыл баласының язмышы, киләчәге өчен көн-төн өйдә «педсовет» оештырып, ата-аналарга үз фикерен җиткереп, сүзләрен тыңлап гомер итте. Бәйрәмнәрдә әле дә кунак итеп чакыралар, балалар белән очрашуларга теләп бара Әхмәтхәбиб. Югары Тегермәнлек авылы тарихын төгәл белүче кеше дип беләм мин иремне, кем баласының кайда укып чыгып, кайда эшләвен төгәл белә ул. Бүгенге көндә җылы мәктәпкә барып укытырга теләгем бик зур булса да, лаеклы ялда рәхәтрәк, без бик бәхетле, парлы картлык кичерәбез, Ходаем күпсенмәсен иде берүк. Онык-оныкчыкларыбыз өчен кадерле дәү әти һәм дәү әни, кияү-кызларыбызга терәк-ярдәмче булып, аларның ихтирамын тоеп яшибез.

ФӘНИЯ АПА

Әхмәтхәбиб абый белән Тәскирә апа гаиләсендә өч кыз бала дөньяга килә. Укытучы гаиләсендә туган кыз балаларның үскән мохите, аның киләчәктәге язмышларын үз куллары белән язарга мөмкинлек биргәндер кебек миңа. Ике дә уйламый, уртанчы кыз бала – Фәния апа әтисе юлыннан, математика укытучысы һөнәрен сайлый. Әтисе Әхмәтхәбиб абый кул астында эшләүнең ни икәнен үз җилкәсен дә татыган укытучы кыз, бүгенге көндә үзе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Фәния апа әти-әнисе хакында җылы сүзләрен җиткерде.

– Мәктәпкә укуга киткәндә, әниебез безне бервакытта да җылы ризык ашатмыйча озатмады. Өстәлдә һәрвакыт таба ашлары, заманына күрә татлы ризыклары булып торды. Өйдә без – өч кыз бала, әти, мал-туар, санап бетермәслек өй эшенә ничек җитеште икән ул, өч смена укыту эшеннән соң? Әтинең алып барган дәресләрендә шылт иткән тавыш та юк. Аңлатылган темага кагылышлы сорауларга да җавапны төгәл һәм тиз итеп җавап бирәләр иде. Бу укытучыга булган хөрмәт, балаларына ата-аналарның биргән тәрбиясенең дөреслеген әйтеп тора. Хәзер күп кенә ата-аналар мәктәпкә килеп, балаларының тәртипсезләнүен күрергә теләмичә, укытучыны гаепләп китәргә дә күп сорамыйлар. Директор кызы булсам да, мин әти-әнидән һәм укытучылар коллективыннан ниндидер аерым караш күрмәдем. Һәр кич безнең өйдә узган «кече педсовет»ларны еш искә алам. Әтиебез янына килеп, ул-кызын кая укырга җибәрергә икән дип киңәш сорап, баласы югары уку йортын тәмамласа, туган нигезгә кайтмау мөмкинлеген искә алып каршы төшәргә тырышуларын, фикер йөртүчеләр үз нәсел-шәҗәрәсе, төп нигезе өчен кайгырып яшәгәннәрнең хәлен бүгенге аң-белемем аңларга ярдәм итә минем. Әти-әниемнән алган тирән тәрбиямне улым-киленемә, оныкларыма, укучы балаларыма бирергә тырышып яшимен, – диде ул.

РӘХМӘТ

Гатуповлар гаиләсенә еш килгән укучылар – алар нигезендә теләп каршы алынган кунаклар. Төрле шәһәр-авыллардан кайтып, олы укытучыларының хәлләрен белеп, күчтәнәчләрен алып килгән, картлык көннәрендә шатлыклы мизгелләр бүләк иткән һәр укучысына Әхмәтхәбиб абый, Тәскирә ханым һәм Фәния апа олы рәхмәтләрен белдерәләр. Туган җирләреннән читкә китеп, эзләп тапкан бәхетләренең кадерле, бик кадерле икәнен аңладым мин әлеге гаиләнең. «Яшь идек, матур идек», – дип сөйләнә-сөйләнә каршы алсалар да, аяк эзләреннән ныклы адымнар белән басып килгән онык-балаларының тормышын күреп шатланган чал чәчле укытучы апа-абыйга Хак Тәгалә исәнлекле гомер, шатлыклы көннәр, парлы картлык, аяз күк йөзе насыйп итсен иде.

Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.

Казан-Югары Тегермәнлек-Казан.

Комментарии