- 15.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Архив
Менә 15 елдан артык инде, Татар иҗтимагый үзәге төзелгәннән бирле, Казан ханлыгын яклап һәлак булган милләттәшләребезгә һәйкәл кую турында сүз бара. Һәр елда 15нче октябрь көнне, аларны искә алу вакытында, хәтер көнендә, һәйкәл кую өчен хәйрия акчасы җыела. Ә шәһәрне җимерүчеләргә инде берничә 100 ел элек куелган һәйкәл: «Күрегез, без җиңдек», – дигән кебек, горур калкып тора. Аны шәһәр бюджеты хисабына карап, ремонтлап та торалар. Бу бит безнең һәлак булган бабаларыбызны кимсетү булып аңлашыла. Халык бу хакта ярдәм сорап, өч тапкыр Президент Шәймиевка да мөрәҗәгать иткәләп карады. Ул исә: «Аерым һәйкәл булмаячак, әнә Кол Шәриф мәчете – шул һәйкәл инде ул», – дип кенә җаваплады. Мәчет һәйкәл була алмый! Чөнки ул гомер бакый гыйбадәт кылу урыны булып тора. Үтерелгән журналист Владислав Листьев үз телетапшыруында: «Сезнең дингә карашыгыз ничек?» – дип сорагач, ул: «Мин Аллага ышанмыйм, әмма динне хөрмәт итәм», – дип җаваплаган иде. Соң дин бит Алла тарафыннан иңдерелгән. Кайчакта ул гарәп илләре вәкиле белән мәчеткә дә керә. Андый җавап бирүчедән изге эш көтүе икеле. Ул үзе татарга күп изге эшләр башкаручы меценат Әсхәт Галимҗановка Кремль дивары буена биш тонналы бронза һәйкәл куйдырды. Әсхәт ага моңа лаек, әлбәттә. Әмма ул һәйкәлнең бернинди аңлатма тактасы да юк, куярга онытканнар ахрысы.
Шәймиевның да халык өчен уңай гамәлләре күп булды. Милли мәдәни үзәк янында Солтангалиевка һәйкәл куелачак, Кабан күле буенда Мәрҗәнигә һәйкәл куелачак, дигән сүзләр ун елдан артык инде үтәлешен көтеп яталар. Әнә, Чаллыда, килеп бер җырлап киткән өчен, Высоцкийга 25 тонналы чуен һәйкәл бастырып куйдылар. Урыска бик тиз куялар үзе. Ә безнең халыкта күренми, Казанны яклаучыларга һәйкәлнең урыны да, проекты да әзер дигән хәбәрләр булды. Башкортстан Президенты Рәхимов та икенче срокка сайланганда Нургалине тәкъдим иткән татарларга: «Мине сайласагыз, татар телен дәүләт теле итәм», – дип вәгъдә биргән иде. Сайланды. Шуннан татар оешмасы вәкилләре аның янына вәгъдәсен исенә төшерергә кергәннәр. Ул аларга: «Бук чәйнәп йөрмәгез, татар теле беркайчан да дәүләт теле булмаячак», – дип куып чыгарган. Менә ышан син аларның буш вәгъдәсенә. Безнең яңа президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иманлы юл белән бара әле. Динне дә, телне дә хөрмәт итә. Мәчеткә килеп халык белән намазлар да укый, дога кыла. Чит илләргә барса да татарлар белән очрашу оештыра.
Инде һәйкәл куйдыруда бар өмет президентыбыз Рөстәм Миннехановта дип өмет итә халык. Элеккечә әйтсәк, ул бит патша. Аның фәрманы җитә бу изге эшне башкару өчен. Элек бит патша фәрманы берсүзсез үтәлгән. Шуннан «патша сүзе бер булыр» дигән гыйбарә дә яшәп калган. Инде Казанда да мәчеткә, хәтта «Уютный дом» компаниясе конторы ишек алдында урам себерүче бер хатынга да себерке тоттырып һәйкәл ясап куйганнар. Казаныбызны яклап һәлак булган милләттәшләребез дә матур бер һәйкәлгә лаектыр, иншалла.
Сөләйман ШАКИРОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии