Тумыштан укытучы

Әлмәт белән арасы якын булмаса да, җай чыккан саен авылым – Мәмәткә сызу ягын карыйм. Туган йорт, аның тәрәзәсеннән күренеп торган мәктәп, таныш сукмаклар күңел почмагында яткан әллә нинди хатирәләрне актарып чыгарырга сәләтле. Әти-әни белән күрешеп, авыл урамнарын әйләнгәч, күңел тынычлана, җанга рәхәт булып китә. Әле соңгы кайтуымда да әнигә: “Сезнең янда өч көн торсам, бөтен арыганнар, мәшәкатьләр юкка чыга. Бер генә санаторий, ял йорты белән чагыштыра торган түгел, менә кайда ул җәннәт!” – дидем. Әйе, сагына белү, сагынырлык кешеләрең булу – үзе бәхет. Тагын… Мәктәбемне, анда илткән тыкрыкны, яраткан укытучыларымны сагынам.

Беркөнне урамнан барганда класс җитәкчемне очратып, ерактан ук: “Исәнмесез, апа!” – дип авызымны ердым. Ә Кәүсәрия апабыз үзгәрмәгән… Укытучыны һөнәре картайтмый шул, ул һәрчак Апа булып кала. Һаман шундый ук көләч йөзле, нечкә күңелле, укучысының шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша белүче чын укытучы, менә дигән тәрбияче ул. Күзеңә бер карау белән кәефеңне абайлар, әйтәсе килгән сүзеңне тел очыңнан ук эләктереп алыр, алтын киңәшләрен кызганмас. Әйе, оста психологка әйләнү өчен укытучы булып туарга кирәк! “Мәктәп программасы белән чикләнмәгез, даими рәвештә өстәмә эшләгез. Белемегезне һәр яктан үстерегез”, – дигән сүзләре бүген дә колакта яңгырый. Хәер, аның үз фәненә карата гына түгел, төрле өлкәдә кызыксыну уята белү осталыгына әле еллар үткәч кенә төшенәсең. Классташлар белән очрашкач та, “Хәтерлисезме, рус телендә…” – дип Кәүсәрия апаның дәресләрен, класстан тыш чараларны, бергә үткән экологик шимбәләрне искә төшерәбез. Кәүсәрия Ширияздан кызы – безнең режиссер да. Мәктәптә курчак театры оештырып, балаларда сәнгать һәм мәдәнияткә мәхәббәт уяткан кеше ул. Таләпчән, ләкин гади һәм гадел укытучыбыз.

Кәүсәрия апа Рахманова Әлмәт районы Чупай авылының данлыклы Нәвширвановлар гаиләсендә бишенче кыз булып дөньяга килә. Укымышлы гаиләдә үскән дүрт кыз дәрәҗәле, хөрмәткә лаек укытучы булган. Бу һөнәрне сайлауга, бәлки, әниләре Сара апаның гомере буе укытучы булырга теләп тә, хыялы тормышка ашмау этәргеч булгандыр. Кәүсәрия Ширияздан кызы Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлый, Кичүчатта – 19, Мәмәт урта мәктәбендә 24 ел рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Бүген 43 ел педагогик стажы булган укытучы турында хезмәттәшләре дә: “Ул – безнең остазыбыз!” – ди.

– Иң зур бәхет – тормышыңны бала чагыңнан ук хыялланган хезмәткә багышлау. Яраткан эш белән мәшгуль булгач, гомер үткәне сизелми, олыгаю турында уйларга вакыт та калмый, – ди бүген дә хезмәт юлын дәвам итүче К.Ш.Рахманова.

Шушы көннәрдә Кәүсәрия апа 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Аның ире Котдус абый белән тигез гомер итеп, балалары һәм оныкларының игелеген күреп, исән-сау яшәвен телим. Бәхетле, озын гомерле булыгыз, Апа! Киләчәктә дә сагынып күрешергә язсын.

2004 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән –

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Кайтаваз

Мине дә онытмагыз!

Газетаның 28 август санын алып укыгач, сезгә хат язарга булдым. Анда Җиңү бәйрәменең 65 еллыгы белән тәбрикләп, шул авыр елларда эшләп гомер иткән олы яшьтәге кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелгән иде.

Мин ул чорда районы Кызылъяр авылында яшәдем. Ике баламның әтисен 1941 елның 2 июнендә сугышка озаттым.

Кызыл Яр авыл Советына 4 колхоз керә иде: Кызылъяр, Кызыл Утар, Яңа Өҗем, Яңа Коллар. Ирләрне сугышка алып бетергәч, райком секретаре авыл Советы мөһерен кулыма тоттырды. 1945 елга кадәр авылымда укытучы да булдым, авыл Советы рәисе вазифасын да башкардым. Сугыштан соң мине военкомат Арча районы Дәрвишләр бистәсенә җибәрде. Анда заводта 17 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Хәзер миңа 93 яшь. Аллага шөкер, таза-сау. Зарланмыйм. Арча районына караган интернатта гомер итәм. Мине дә искә алыгыз, онытып бетермәгез!

Хаҗәр ХӘКИМУЛЛИНА.

Арча районы.

“И” хәрефе авыр бирелде…

Якты язлар сезне хәтерләтеп,

Сагындырып кире кайталар.

Кайда икән сезнең кулларыгыз,

“Өй эшләре” язган такталар.

Ягымлы, игелекле, шул ук вакытта таләпчән дә була белгән укытучыларым белән узган күңелле мәктәп елларын сагынып сөйләргә генә калды. Дәрестәге шуклыклар, сорауга җавап бирмәс өчен төрле сылтау табуыбызның яхшы гамәл булмавын үзем укытучы булгач кына ахырга кадәр төшендем.

Беренче укытучым – Кәүсәрия Вәлиәхмәт кызы. Әлифбаны минутлап укырга такта янына чыгуым истә. Укып кына китәм, әмма “и” хәрефен күрсәм, төртеләм дә калам. Яныма килеп кабат аңлаткан идегез. Авыррак бирелде шул “и” хәрефе миңа.

Азат Ирек улын 3 сыйныфта класс җитәкчесе итеп куйдылар. Бер хезмәт дәресендә елаган идем дә соң! Өслеккә кәгазь кисәкләрен су белән ябыштырып, уенчык ясарга тиеш идек. Чыкмый гына бит сез әйткәнчә. “Абый, булышыгыз инде”, – дигәнемне ишетмисез генә бит! Әллә чират җитмәде – белмим, яныма килмәдегез. Гарьлегемнән тәгәрәде генә күз яшьләрем.

Югары сыйныфларда да шук идек без. Хәтерлисезме, Раушания апа, геометрик фигураларның “кабыргаларын” санарга кушкан идегез. Чират партадашым Илфатка да җитте. Ул торды да күлмәген күтәреп, үз кабыргаларын санарга тотынды. Ә сез орышасы урынга, безнең белән рәхәтләнеп көлдегез.

Фәрит абый, ничек тырышып өйрәтә идегез безгә химияне. Юк, аңламый идем мин әлеге фәнне. Әллә нәрсәләрне бер-берсе белән реакциягә кертеп бетерә идем.

Әлфия Зөлфәт кызының астрономия дәресләре ничек күңелле үтә иде! Бер дәрестә ул безгә җидегән, чүмеч йолдызлар турында сөйләде. “Кич белән урамга чыгып карасагыз, сез аларны, һичшиксез, күрерсез”, – дигәч, әй, көткән дә идем тизрәк кояш баюын!

Рөстәм абый, сезнең җәмгыять белемендә дустым Раилә белән артыбыздагы игезәк егетләр белән гәпләшеп алырга ярата идек. Аңламаганбыз шул вакытта игътибар белән укытучыны тыңларга кирәклеген.

Сыйныф җитәкчебез Диләрә апабыз турында күп язарга булыр иде. Һәр вакыйганы белеп торучы, шатлык-кайгыны уртаклашучы, дөрес киңәшләр бирүче дә ул. Чыгарылыш кичәсендә әйткән сүзләрегез һәрчак истә. “Алдагы көндә укуыгызны дәвам итә алмасагыз, уфтанмагыз. Бәхетегез укуга гына бәйләнмәсен, ул сезнең үз кулыгызда. Дөрес юлдан гына тайпылмагыз, һәрчак кеше булып калыгыз”, – дигән идегез.

Мәктәп белән саубуллашканга инде 7 ел вакыт үтеп киткән. Һәрберебез үз юлын тапты, дип саныйм. Бу, әлбәттә, сезнең дә тырышлыгыгыз нәтиҗәсе, яраткан укытучыларым!

Киләчәктә зур уңышлар, сабырлык юлдаш булсын сезгә. Һәр укучыгызның олы рәхмәтен һәм ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән укучыгыз Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Укытучыма

Рәхмәт сезгә чын күңелдән,

Юлларыгыз киң булсын.

Тормышыгыз чәчәкләрнең

Сафлыгына тиң булсын.

Матурлыклар белән тулы күңеле

Игелекле итә һәркемне.

Хыялга бай күңеле, кояш белән

Бәхет алып килә һәр көне.

Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,

Җаны шигъри, уе саф аның.

Кем генә теләмәс иде икән

Хыяллары чынга ашканын.

Бәйрәм белән котлыйк аны бүген,

Ак бәхетләр телик юлында.

Һәрвакытта әлифбасы белән

Шигырьләре булсын кулында.

Л.ҮЛМӘСИ

Укучылар нигә авыру?

Соңгы елларда мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвеше турында төрле әңгәмәләр үткәрелә, шул темага кагылышлы чаралар оештырыла. Наркомания, тәмәкегә каршы акцияләр, сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтелә. Шуңа да карамастан балаларыбыз сәламәтлеге елдан-ел начарая, яңа авырулар барлыкка килә.

Моның сәбәпләре шактый. Әйтик, дәрес күплегенә, дәрестән тыш тәрбия чараларының чиксезлегенә сылтаучылар да шактый. Балаларның сәламәтлеге кискен рәвештә начараюга да мәгариф системасында төпле педагогик белеме булмаган укытучылар эшли башлау сәбәпче буладыр. Мәктәпләрнең дәрәҗәсе кискен үзгәрүе дә балалар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.

Хәзерге укучыларны кызганам, ирексездән үзем укыган елларны сагынып искә алам. Ул чакта укучы сәламәт иде. 1980-90 елларда мәктәпләрнең эшләү режимы да балаларга күбрәк файда китерү, аларның буш вакытын мәктәптә үткәрүне күздә тотып төзелгән иде. Безнең «эш» вакытыбыз иртәнге җидедә башланып кичке өчтә тәмамланды. Дүшәмбедә ярты сәгать иртәнге линейка, сишәмбе 15 минут политинформация үткәрелде. Көн саен иртән 15 минут физик күнегүләр ясау балаларны дәресләргә күтәренке күңел белән алып килә иде. Мин укыган Нурлат районы Яңа Иглай авылы мәктәбендә моны үз теләкләре белән оештырдылар. Өч дәрестән соң сәламәтлек сәгатендә укучылар рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашса, мәктәпнең спорт залында кичләрен дә волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнап үтте.

Кайбер мәктәп җитәкчеләре бу алымны бик оста куллана белде. Әйтик, 1997-2003 елларда Зирекле урта мәктәбендә (Нурлат районы) балалар 100 процент сәламәт иде. Шул ук мөмкинлекләр Борискино (Әлмәт районы) мәктәбендә кулланылса да, балалар тулысынча сәламәт түгел. Сәбәбен аңлату һәм табу да кыен…

Быел исә Нурлат гимназиясендә балаларга белем һәм тәрбия бирәм. Биредә дә укучыларның шактые авыру. Спорт түгәрәкләре, спортзал тулы көченә эшләсә дә, балалар сәламәтлеге бик акрын темпта үзгәреш кичерә.

Быел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында мәктәпләрдә тагын шактый үзгәрешләр күзәтелгәндер: төрледән-төрле чара, спорт уеннары оештырылгандыр. Шулай да җәмгыятебез “авыру” булганда, балалар тулысынча сәламәт булырмы? Анысын вакыт күрсәтер. Шунысын да әйтәсе килә: спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы диеп артык тырышып ташламасак иде.

Җыеп кына әйткәндә, бала сәламәтлеге өчен көрәшергә, сәламәтлек сәгатьләрен туп тибүгә генә кайтарып калдырмаска, мәктәпләрне кичке якта тулы көченә эшләтү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Һәрхәлдә, урамда йөргәнче, я булмаса телевизор, компьютер янында утырганчы, спортзалда туп куу күпкә отышлырак, минемчә.

Хәлим ӘЛИМОВ

ТОМСКТА – МИЛЛИ РУХ

2 декабрьдә Томск тарихында беренче тапкыр шәһәрнең иң кәттә төнге клубында яшьләре кичәсе үтте. “Алтын Урда” дип аталган кичәнең үзенчәлеге шунда: аны оештырган яшьләре бүгенге халкын Җучи дәүләте белән бәйләргә тырышты.

Тәнзилә Карагуҗина белән икәү кичәне алып барып, татарның бөек тарихын, тамырларын, мәдәниятен яшьләргә заманча тәкъдим итәргә тырыштык. Халык моңнары һәм заманча җырлар бер-берсенә үрелеп барды. “Алтын Урда” төркеме вәкиле буларак, мин һәм Әмир Вәлиев Алтын Урда чорына мәхәббәтне татарча r`n`b` стилендәге аша аңлаттык.

Бу җырны үзебез иҗат иттек һәм анда Чыңгыз ханнан алып “Рубин” футбол командасы уңышларына кадәр татарларның зур җиңүләре турындагы идеяләр чагылыш тапты.

Кичәдә борынгы татар җырлары һәм замана проблемаларын күрсәткән шаян тамашалар да булды.

Томск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтәрияте башлыгы Мурат Хөснетдинов “Алтын Урда” кичәсендә катнашучыларны сәламләгәндә, аларны “алтын яшьләр” дип атады. Шушы фикерне дәвам итеп, Ринат Нурмөхәммәтов һәм Зәринә Идрисова “Алтын малай” дигән җыр башкарып, эпатаж стильдә “Алтын яшьләр” яшәешен күрсәтте.

“Алтын Урда” кичәсенә фейерверк нокта куйды.

Искәндәр ӘХМӘДОВ

Комментарии