Суык бабай өшетә

Татарстанга моңарчы күрелмәгән салкыннар килеп җитте. Хәтта көндез дә температура 25 градус салкыннан күтәрелми. Климаттагы үзгәрешләргә сизгер булучылар өчен шунысы кыен: салкынайту кинәт башланды. 14 декабрьдә кичкә инде термометр 30 градус салкынлыкны күрсәтә иде. Синоптиклар көннең акрынлап йомшаруын атна ахырына гына вәгъдә итә. “Gismeteo.ru” мәгълүматларына ышансаң, якшәмбедән соң һава җылыначак. Инде киләсе атна җылы, карлы фаразлана.

Моңа кадәр шундый ук салкын көннәр 1997 елда күзәтелгән. 15 декабрьдә 28,8 градус булган. Ә быел синоптиклар фаразына күз салсаң, хәтта 40 градуслы күрсәткеч тә бар. Бүген һәм иртәгә кайбер сәгатьләрдә температура шулай түбән төшәчәк. “Безнең гәҗит” урнаштырган һава торышы фаразына күз салып, алдагы көннәрдә җылы киенеп йөрергә, ерак юлларга сәфәр чыкмаска киңәш итәбез.

Салым түләү җиңеләя

Русия Федераль салым хезмәтенең Республикасы буенча 5нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә халык өчен Федераль салым хезмәтенең “ышаныч телефоны” эшли башлады. Аның номеры (8-495) – 913-00-70

Гомумән, хәзер салымнар белән эш итү бермә–бер җиңеләя. www.r16.nalog.ru интернет адресында һәр шәхси затның электрон кабинеты булдырылды. Анда кереп, бурычларны белергә, түләү квитанциясен бастырып алырга мөмкин. Бу – әлеге программаның беренче этабы гына. Киләчәктә виртуаль кабинет мөмкинлекләре тагын да киңәячәк. Анда эш итү өчен кешегә үзенең ИНН номерын белү дә җитә.

Иске тыела

2012 елдан 25 елдан “олырак” иске җиңел автомобильләрне куллану тыелачак. Ә 2011 елдан 15 ел хезмәт иткән автобуслар мәҗбүри утильгә тапшырылырга тиеш булачак. “Правда.ру” хәбәр иткәнчә, “Юл хәрәкәте иминлеге турында”гы законга үзгәрешләр кертергә җыеналар.

Уф, тагын грипп!

Дөньяны тагын бер зәхмәт дер селкетергә җыена. Кош гриппын дуңгызныкы алыштырган иде, инде менә кәҗәнеке уйлап табылган. Нидерландиядә эпидемия башланган инде. “Инопресса” хәбәренә караганда, кешегә авыру хайваннан йога. Инде бу илдә 2300 кеше авырган. Шуларның 6сы үлгән.

Голландия хөкүмәте эпидемия таралуга борчылу белдереп, дистәләгән мең чирле кәҗә һәм сарыкларны юкка чыгаруны таләп итә. Хәзерге вакытта Нидерландиянең көньяк өлешендә чын эпидемия, биредә 375 мең кәҗә бар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы хисабына караганда, яңа грипп илнең барлык 350 фермасының 50сенә зур зыян салган инде.

Аңлатуларына караганда, кәҗә гриппының да беренче билгеләре гриппның башка төрләре кебек үк: авыруда көчле тамак авырту сизелә, борыны томалана, буыннары сызлый, хәлсезлек биләп ала, башы авырта һәм температурасы күтәрелә. Әгәр авыруны вакытында дәваламасаң, пневмония башлана һәм кеше үлә.

Шунысы гына сөендерә: хәзерге вакытта дуңгыз гриппы эпидемиясенең дөньяда чигенүе күзәтелә.

Тагын бер офицер хөкем ителде

Забайкальскиның Борзинский хәрби судында Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән Дмитрий Казаковны даими кыйнаган офицер эше төгәлләнде. Офицер Николай Томилович 1,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Дәүләт гаепләүчесе аңа 1,5 ел колония җирлеге сораган иде. Казаковның әнисе әлеге карарны кире шикаять итәчәген әйтә.

Шактый хастаханәләрдә яткан Дмитрий Казаков үзе суд карарына хәтле яши алмады, ул 2009 елның 20 ноябрендә үлде, дип хәбәр итә хокук яклау үзәге. Төнге клублар куркыныч Русиядә фаҗигадән соң гел тикшерәләр һәм табалар… Әйтик, Пермьдәге янгыннан соң Татарстанда төнге клублар, куңел ачу урыннарында янгыннан качу юллары, аларның ни дәрәҗәдә иркен һәм яктыртылган булуы тикшерелгән. Татарстанның Янгын сүндерү хезмәте, Прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре 747 җитешсезлек тапкан. Янгын сүндерү хезмәте Түбән Кама, , Әлмәт һәм Азнакайда 7 клубны ябу таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.

Ә бу вакытка Пермьдә янгында “Хромая лошадь” клубындагы төнге янгында үлүчеләр саны 150гә җитә. Паспортлар озын гомерле буласы

Русия Думасы буген чит ил паспортының куллану вакытын 10 елга кадәр озайту турында канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Русиялеләргә 5 елга бирелә торган гадәти таныклыгы һәм 10 еллык биометрик паспортлар арасында сайлау мөмкинлеге бирелә. Бу канун 2010 елның 1 мартында гамәлгә керергә тиеш була.

Угрылар тотылды

Казанның Идел буе районы Бигичев урамыннан алып кителгән, дигән хәбәр сакчыллык бүлегенә якшәмбе кичке сигезенче яртыда килеп җитә. Җинаять урынына чыккан 472нче патруль экипаж кичектермичә Фучик – Сафиуллин урамнары чатына юл тота. “Перехват” план-операциясе буенча егетләр (өлкәне: өлкән прапорщик Марс Шәйдуллин) узып барган һәр машинаны тикшереп, күзәтеп торырга тиеш була.

Югалган машинаны – ачык зәңгәр төстәге “Ваз-2109”ны тиздән Р.Зорге урамы ягыннан Фучик урамына таба “очып ук киткәнен” күреп алалар. хезмәткәрләренең туктарга кушкан боерыкны үтәмәгән машинаны сакчыллык экипажы куа китә. Әмма Фучик урамы 90нчы йорт ишегалдында куып җитәләр. Салонда утырган ике яшь ир-ат шунда торган таксига утырып качмакчы була, әмма бу планнары килеп чыкмый. Юньсез егетләрне тоткарлыйлар. Беркайда да эшләмәүче, элек тә хөкемгә тартылган 30-35 яшьлек Илья О. һәм Вадим Т. “Азино” бүлегенә озатылды. Аларга карата җинаять эше кузгатылды.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат хезмәткәре

Фирая ГАЙФИЕВА.

Пиротехника тыелмагае

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу кеше күпләп җыелган урыннарда пиротехника куллануны тыярга чакырды. Селектор киңәшмәсендә ул: “Янгыннан саклану таләпләрен кырыслату чаралары күреләчәк”, – диде.

Шойгу сүзләренчә, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыгы янгын чыгып 117 кеше һәлак булган “Хромая лошадь” шикелле күңел ачу урыннарын тикшереп чыгачак. Яңа ел бәйрәме якынлашуын искә алып, төбәкләрдәге гадәттән тыш хәлләр үзәкләренә күрсәтмәләр җибәрелгән.

Урамнан сыкрап узмакчылар

19 декабрьдә сәгать 11дә Бауман һәм Университет урамы чатында “Сыкрау җыены һәм маршы” дип аталган акция булачак!

Аны оештыручылар Бауман-Чернышевск-Кремль урамы буйлап Сөембикә манарасына кадәр хәрәкәт итмәкче. Максатыбыз – милләт-тел проблемаларына игътибарны җәлеп итү, мәктәпләрен ябуга, теле дәресләрен кыскартуга, милли университет, телендә БДИ булмауга ризасызлык белдерү, милләт-тел проблемаларына битараф булмаган яшьләр бар икәнен күрсәтү, диде безгә “Азатлык” яшьләре берлеге активистлары. Алар тел-милләт мәсьәләләренә битараф булмаганнарны әлеге акциядә катнашырга чакыра.

Пычакка тотынгач соң була

Казанның Киров районында канлы вакыйга турындагы хәбәр сакчыллык бүлегенә төнге унберенче яртыда килеп җитә. Җинаять урынына чыккан патруль экипаж кичекмичә Горький Шоссесы урамындагы бер фатирга килеп җитә. Гадәттәгечә, бергә күңел ачып утырганнан соң килеп чыккан низаг күңелсез тәмамланган: 20 яшьлек Артем В. бавыр ярасы белән хастаханәгә озатылды. Пычакка тотынган исерек үги атасын кизү бүлегенә озаттылар.

Шешә ватыгы куркыныч

Әлмәттәге “Бир Бар”ның тревога төймәсе сигнал биргәч бирегә килеп җиткән сак бүлеге милиционерлары шуны ачыклый: 22-25 яшьлек егетләр мөнәсәбәтләр ачыклаганда, берсе нык зыян күргән. Ватык шешә белән муенына китереп биргәннәр аңа. Чакыртылган “Ашыгыч ярдәм” зыян күрүчене хастаханәгә озатты. Кызу канлы көндәшен милиция хезмәткәрләре – туп-туры кизү бүлегенә.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат төркеме.

Фирая ГАЙФИЕВА.

Бүләкләр китте

2009нчы елның соңгы аен сүтәбез. Шуны искәртәбез, киләсе ел өчен вакытлы матбугатка язылыр өчен дә санаулы көннәр генә калып бара. Инде күпләрегез өлгергәндер, һәм киләсе елны яраткан газета-журналы белән үткәрер, я булмаса беренче тапкыр кулыгызга алуны көтеп яшидер. Без дә сөенәбез, “БГ” тиражын киметмәячәк. Укучыларыбыз белән бер-беребезне аңлап әле озак еллар бергәләшеп иҗат итәрбез, язышырбыз, бер-беребезгә терәк булырбыз дип уйлыйм. Әле кемнәрдер почта ташучылар белән очрашырга өлгермәгән икән, вакыт бар, ләкин ул бик аз калып бара. Рәхим итегез. Яңа елдан соң газетабызның беренче санында алдагы эш-планнарыбыз белән дә уртаклашырбыз. Без аны сездән килгән анкеталарга таянып билгелибез. Чөнки әле “Күрәзәче” конкурсына хатлар килүен дәвам итә. Иң төгәл фараз ияләрен 2010 елның беренче санында игълан итәрбез. Әлегә шуны гына әйтә алабыз. Яңа елдан соң газетабызда котлаулар, белдерүләр бастыру түләүле булачак. Анкеталар аша күпләрегез котлауларны ошатмавын әйтә. Без аны киметү өчен (теләүчеләрне бөтенләй үк мәхрүм итеп булмый бит) түләүле ясадык. Шартлары игълан ителер.

Тагын бер хәбәр: 2009 елның икенче яртыеллыгына игълан ителгән “Фараз” конкурсында җиңеп чыккан Фәридә Мөхәммәдиева (Саба районы, Иләбәр авылы), Лилия Мәҗитова (, Бакырчы авылы), Фәридә Мотавалова (Актаныш районы, Меңнәр авылы), Халидә Гомәроваларга (Саба районы, Алан-Елга авылы) 2010 елның беренче яртыеллыгына “БГ”га подписка квитанциясе һәм вәгъдә ителгән бүләкләр җибәрелде. Газетаның быелгы яңа “Күрәзәче” конкурсында җиңүчеләр белән, әйткәнемчә, 2010 елда танышырбыз.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

КАРАКЛАРНЫ КЕРТМӘГЕЗ!

Кибеткә кара маска кигән ике кеше йөгереп кереп: “Бөтенегез дә идәнгә! Акчагызны чыгарыгыз, тиз генә!!!” – дип кычкырса, нишләр идегез? Боевиклар белән артык мавыга икән бу кызый, димәгез. Караклык проблемасы мегаполисларда гына түгел, Татарстанның район үзәкләрендә дә бик актуаль. Быел республикада 700дән артык шундый җинаять исәпкә алынган. Статистикага карасак, кибет, аптека, интернет-салон басу очраклары көннән-көн арта, ә каракларны тоту кими бара. Сәбәбе нидә? Милиция әкрен селкенәме, әллә бандитлар остардымы? Шушы өлкәдә эшләүче хокук саклаучылар әйтүенчә, бөтен бәла кизү оешмаларын дөрес сайлый белмәүдә икән. Мәсәлән, шәхси оешмаларның кирәкле техникасы һәм оперативлыгы, хезмәткәрләренең җитәрлек әзерлеге юк. Хәтта кайбер очракларда кизүгә яшендәге хатын-кызларны куялар. Алар әзмәвердәй ир-атка нинди каршылык күрсәтә алсын, ди?! Карак белән йөзгә-йөз очрашкач, үзләрен тынычландырасы булачак әле. Аның каравы, шәхси кизү оешмаларының бәяләре арзан һәм эшмәкәрләр еш кына бу кармакка эләгә. Шул рәвешле, алтын-көмеш кибетләрен, хезмәткәрләренең тормышын куркыныч астына куялар, дип саный милиция хезмәткәрләре. Ышанычлырак кизү, шәхси оешмаларга альтернатива бармы дисезме? Бар: ТР Эчке эшләр министрлыгының ведомствога карамаган кизү идарәсе. Алар инде ярты гасыр буена төрле формадагы милек саклау һәм техник җиһазлаштыру белән шөгыльләнә. Әгәр объект эчке эшләр органы тарафыннан саклана икән, бер төймәгә басу белән милиция хезмәткәрләре килеп җитә. Нәтиҗәдә, каракны “кайнар эз” буенча тоту мөмкинлеге бермә-бер арта, гариза язуга вакыт әрәм итеп торасы юк.

– Гадәттә, караклар кич белән яки төнлә, ял көннәрендә эш итә. Бинада видеокүзәтү, сигнализация булмаса, милициягә хәбәр иткәнче күпмедер вакыт уза, каракның эзе суына. Шул сәбәпле, мондый төр җинаятьләрне ачу проценты кими. Халык җиңел юл сайламасын, башта ук безгә мөрәҗәгать итсен иде. Саран ике түли бит. Эчке эшләр министрлыгына караган кизү системасын кулланганда эшнең очына тизрәк чыгачакбыз, ә бу безгә дә, халыкка да файда дигән сүз. Сигнал яңгыраганнан соң, төрле вакыт аралыгында килеп җитәбез, тиз дигәне – 4-5 минут, – диде подполковник Виталий Порымов.

Ә караклардан саклану чаралары, чыннан да, искитмәле. Өстәл астына яшерелгән төймә, педаль һәм брелоклар, күз яшен чыгарырга сәләтле акча төргәге, почмак саен “утыручы” видеокүзәтү дисеңме… Төтен яки газ исен сизүче сигнализацияләр дә бар. Матбугат конференциясендә игътибарны махсус пленка җәлеп итте. Имеш, аны пыялага ябыштырсаң, витринаны авыр чүкеч белән дә ватып булмаячак. Журналистлар ышанып бетмәгәч, залда ук тәҗрибә үткәрергә булдылар. Хатын-кызның көче җитмәде, әмма егет кеше урап биргәч… пыяла чәрдәкләнде. Ләкин коелып төшмәде. Бу ситуациядә каракларны гына “жәллисе” кала, эшләре бер дә җиңел түгел икән.

Милиция хезмәткәрләре белдерүенчә, тиздән һәр кеше угрылардан курыкмыйча, тыныч күңел белән урамда йөри алачак. Сумкагызны эләктереп йөгерсәләр, телефондагы бер төймәгә басу да җитәчәк. Мондый саклану чарасы бүген тикшерелә, якын киләчәктә кулланыла башлар дип көтелә.

Бәягә килгәндә, байлыгы 50 мең сумнан да кимрәк булган фатирны саклау – айга 200 сум. Ләкин андый акчасыз кешегә сигнализация нигә кирәк?! Әле милиция чакырткан саен 200 сум өстәп түлисе. Менә билгеле бер объектның тәүлек буена милиция хезмәткәрләре тарафыннан саклануы сәгатенә 208-216 сумга төшә икән. Бинаны “ашыгыч чакыру” төймәсе сакласа яки үзәкләштерелгән күзәтү астында утырсаң, сәгатькә 3,50-12,97 сум. Шәхси эшмәкәрләрнең моңа акчасы җитәр, тик мәктәп һәм балалар бакчасын саклау мәсьәләсе генә һаман проблемалы. Сәбәбе Мәгариф министрлыгының акчасы җитмәүгә барып тоташа. Әле быел 1 сентябрь алдыннан тикшерү нәтиҗәсендә, 6 мең мәктәп техник яктан ныгытылмаган, дип табылган. Димәк, яңадан-яңа техника уйлап табу – бер нәрсә, аларны кирәк җирдә куллану – икенче башваткыч.

Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә. Андый-мондый хәл була калса, нишләргә соң? Менә һәркем белергә тиешле кагыйдәләр.

1. Сезгә ташланучы, акча таләп итүче кешене җентекләп күзәтегез. Аның тышкы кыяфәте, киеме, сөйләшү үзенчәлекләре – соңыннан кечкенә деталь дә зур роль уйнарга мөмкин.

2. Карак белән бәхәсләшмәгез, таләпләрен тыныч кына үтәгез. Җинаятьче аның шартына каршы килмәгән кешегә зыян салмый.

3. Ул сораганны гына сузыгыз. Тамгалы, югарыда әйтелгән “химик капкын”лы, ягъни күздән яшь чыгара торган акча бирергә тырышыгыз.

4. Карак кибеттән чыгып киткәч, аның артыннан куа күрмәгез. Ләкин кайсы якка китүен күреп калуыгыз комачауламас. Тиз арада милициягә шалтыратырга кирәк. Һәр предметның үз урынында калуы, җинаятьче тигән урыннарга беркемнең дә кагылмавы шулай ук мөһим.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии