- 15.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Архив
ЮХИДИ инспекторы хокук бозганда тотса, башыгызга килгән беренче уй нинди? Балагызны бакчага алырга теләмәсәләр, нинди юл эзлисез? Табиб ишек төбендә чират торып арыгач яки медицина күзәтүен тизрәк үтү өчен нинди чаралар күрәсез? Улыгыз яки кызыгыз имтихан тапшыра алмый борчылганда аңа ничек ярдәм итеп була? Бөтен сорауларга бер үк җавап биргән булсагыз, димәк, сез – Русия кешесе!
Безнең илдә иң актуаль тема – коррупция, ришвәтчелек. Тәхеткә утырган һәр Президент та шуны бетерәм дип сөрән сала. Аңа карап кына ришвәтчелек кимеми.
Шушы афәткә каршы бөтендөнья көрәш көнен 9 декабрьдә билгеләп үттек. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты студентлары оештырган антикоррупцион акциядә катнашырга туры килде. Оештыручылар үзләрен “13 ШТАБ” дип атаган, чөнки әлеге факультет университетта 13нче сан белән тамгалана.
Махсус тематик футболка, бейсболка кигән, значоклар таккан студентлар бер үк вакытта, төгәлрәге 11 сәгать 30 минутта, төрле аудиторияләргә кереп: “Игътибар! “13 ШТАБ” коррупциягә каршы! Без синең арттан күзәтәбез! Ришвәткә “юк” дип әйт, коррупциягә көрәш игълан ит!” кебек шигарьләр белән башка студентларны мәрмәр залда булачак чарага чакырып йөрде.
Журфакның PR бүлегендә укучы студентларның көчле иҗади төркем булуын билгеләп үтәргә кирәк. Проект җитәкчесе, электрон гаммәви мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы доценты Татьяна Анатольевна Спирчагова тәрбиясе инде бу…
…Студент семестр буе укырга килми. Фәне дә әллә ни авыр түгел – физкультура. Зачет алыр вакыт җиткәч, барысын да акча хәл итә. Ел ахырына кыз симерә һәм дуслары алдында көлкегә кала. Мораль: укытучыны сатып ала алсаң да, үзеңне алдый алмассың! Бу безгә тәкъдим ителгән телевизион роликларның берсе иде. Икенчесендә исә укытучы акча “төрткән” бер студентны аудиториядән колагыннан сөйрәп чыгара. Сатып алынган зачет иптәшләрең алдында үз дәрәҗәңне төшерү дә була икән әле.
Әлеге чарада чыгыш ясаучыларны санап тормыйм, һәрхәлдә, аларның барысы да бер үк сүзне әйтте: ришвәт бирү – үзеңне алдау ул! Беренчедән, бу законсыз гамәл, ә икенчедән, белем ришвәткә караганда кыйммәтрәк тора. Димәк, ришвәт бирү файдасыз да.
Казан дәүләт университетын тәмамлавыма бер ел да юк. Горурланып әйтә алам: уку дәверендә бер тапкыр да ришвәт биргәнем булмады. Ул хакта уйларга да ярамый иде. Авылга кайткач, әти-әни күзенә ничек карарсың, иптәшләрең ни әйтер, пычрак намус белән ничек яшәрсең? Гомумән, гап-гади авыл баласы ул ришвәтне ничек итеп бирәсен дә белмидер. Үзем “төртә” белмәгәч, башкалар да шулайдыр дип уйлыйм инде. Төркемдәшләрем хакында да шул ук сүзне әйтә алам. Тулай торакта төннәр буе укыган кеше фәнне сатып алу турында уйламас. Укытучылар безнең актив, тырыш төркемгә карап тел шартлата иде. Факультет тарихында иң күп кызыл диплом да безнең төркемдә булды. Шуңа күрә ниндидер фәннән имтихан сатып алган кеше безнең төркем өчен бары тик бер генә сүз белән билгеләнә: ялкау!
Чарада катнашкан студентлар өчен гап-гади сораулардан торган викторина оештырылды. Әйтик, коррупциягә “юк” дип әйтү өчен, 10 сәбәпне атагыз. Таратылган буклетларда бу сорауга җавап бар иде. Коррупция ул законга каршы бару, ул гөнаһ, ул сине кимсетә, ул модада түгел, бу оят…
Буклетларда ришвәт турында Коръәннән, Инҗилдән алынган язулар, законда каралган маддәләр дә бар иде. Шулай ук студентларга каләм, блокнот, “Ришвәтсез зачетка”лар таратылды.
Нинди генә акцияләр узмасын, бүген Русия коррупциядән аерылгысыз, дияргә яратабыз. Тиешле законнарга буйсынмыйбыз һәм инде ришвәтне “шулай кирәк” дип кабул итәбез. Дөрес түгел бит әле бу! Әмма нишләп була соң? Аны юкка чыгару өчен, халык менталитетын үзгәртергә, бөтен олы түрәләрне урыннарыннан куып таратырга, ришвәт алучыларның кулын кисә башларга яки башка берәр авыр җәза төрен билгеләргә, рәсемнәрен баганаларга ябыштырып, хурлыкка калдырырга… кирәктер, мөгаен. Кыскасы, фантазияң тагын күпмегә җитә инде… Ә иң беренче чиратта, һәркем үзеннән башласын иде.
Бәлки, барыбыз бергә тотынсак, берәр нәтиҗәгә ирешеп булыр, ничек уйлыйсыз?
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Комментарии