- 15.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Архив
Русия президенты Дмитрий Медведев Пермьдә 150гә якын кешенең гомерен өзгән янгын фаҗигасе өчен гаеплеләрне “җавапсыз кабахәтләр” дип атады һәм аларга иң кырыс җәза бирергә чакырды.
Кайбер мәгълүматларга караганда, бу фаҗигагә китергән төп сәбәпләренең берсе коррупция булган. Янгын чыккан төнге клуб җитәкчеләре еллар буе ришвәтләр түләп, янгыннан саклану таләпләрен үтәми килгән. Тикшерүчеләр моңа күз йомган, клубны япмаганнар.
Русия рәсмиләре еш кына коррупциягә каршы көрәш турында сүз куертырга ярата. Русиялеләрнең күбесе ришвәтчелек башында хокук саклаучылар үзләре тора дип саный.
ӨСТӘН АСКА
Евгений Ткачук Мәскәүдәге бер кечкенә сәүдә ширкәте мөдире. Эш сәфәренә киткәч, милиция аның фатирына килеп тентү үткәргән. Эшкуарны хәрәмләшүдә гаепләгәннәр. Үзе әйтүенчә, гаепләүләр уйдырма булган. Чын сәбәп – аннан акча даулаганнар, ул түләүдән баш тарткан.
Тикшерү эшләре өч ел барган. Суд яклау карары чыгарган. Ләкин Ткачук эшен югалткан, бурычка баткан. Тикшерүчеләрдән аңлатма сорагач, алар “без һәрвакыт хаклы” дигән җавап кайтарган.
“Русиядә торгызылган вертикаль баганасы өстән алып аска кадәр бар нәрсәне контроль итә. – ди Евгений. – Астагылар өстәгеләрнең аларны һәрвакыт яклап чыгачагын белә”.
$300 МИЛЛИАРД
Русиядә бу киң таралган караш: хокук саклаучыларның төп шөгыле җинаятькә каршы көрәшү түгел, ә вазифадан файдаланып үзләренә мал туплау.
Рәсми саннарга караганда гына да, Русиядә елына 300 миллиард доллар күләмендә ришвәт бирелә.
Кирилл Кабанов – элекке иминлек хезмәте офицеры, хәзер “Коррупциягә каршы комитет” дип аталган төркем башлыгы. Русиядә иң бай кешеләр – бюрократлар, ди ул.
“Әйтик, сезне рәсми урынга билгелиләр. Дәрәҗә, вазыйфа бирәләр, ләкин бар эшегез акча җыю. – ди Кабанов. – Русиядә иң купшы машиналар һәм йортлар бюрократларда. Моннан тыш алар үзләрен җәзага тартмаячакларына ышанып яши”.
СУГЫШКА ТИҢ
Бу хәл милициягә дә кагыла. Үзләренең эшен күрсәтү өчен алар тигез җирдә җәнҗал чыгара, гаепсез кешеләрне хөкем итә. Узган айда милиция майоры Алексей Дымовский шушы хәлләрне интернетта фаш итеп, шау-шу куптарган иде. Майор эшеннән алынды, аның үзен эзәрлекли башладылар.
Кабанов эшенә пистолет алып йөри. Коррупциягә каршы көрәш сугышка тиң, ди ул. Ләкин бу көрәштә әллә ни югары менеп булмый, билгеле бер чиктән соң “дәүләт мәнфәгатьләре” башлана.
Күптән түгел кабул ителгән экстремизмга каршы канун да алар сагында тора, – ди Кабанов. – Хәзер бюрократны карак дип атасаң, шундук экстремистка әйләнүең бар.
ЯБЫК СИСТЕМА
Коррупция чире Русиянең суд системасына да үтеп кергән, ди белгечләр. Элекке өлкән тикшерүче Владимир Волков сүзләренчә, Путин хакимияткә килгәннән соң, үзенә тугры булмаган прокурорлардан арынган.
Бу системага хәзер башка фикерле кеше керә алмый, ди ул. Керер өчен түләргә кирәк. Волков сүзләренчә, аның бер иптәше керемле таможня хезмәтенә урнашкач, кәнәфиен саклап калу өчен 200 мең доллар сораганнар. Түли алмаганын әйткәч, эшеннән алганнар.
Узган җәйдә бер милиция хезмәткәре Мәскәү кибетендә ут ачып өч кешене атып үтергәннән соң, президент Медведев Мәскәү милициясе башлыгын урыныннан алды. Пермьдә дә урыннан алулар башланган. Ләкин, белгечләр әйтүенчә, еш кына бу – җайсыз кешеләрдән арыну гына.
Кабанов сүзләренчә, соңгы берничә елда коррупциягә бәйле рәвештә бер генә зур түрә дә урыныннан алынмаган. Алар инде бернәрсәдән дә курыкмый, һәрнәрсәне акча һәм ышанычлы кешеләр ярдәмендә хәл итеп була дип, көч белән контроль ителгән ябык системада яши бирә.
Али ГЫЙЛЬМИ.
Тәҗрибә алмашу бәясе – төрмә
Амур өлкәсенең Благовещение шәһәре судында Казан түрәләре эше каралып бетте. Дәүләт гаепләүчесе Минкина, Белов, Тураевны 4,4 елга, Титовны 4 елга, Гайнетдиновны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Казан түрәләре исә, үз гаепләрен танымый.
Гаепләнүче Амур өлкәсе хөкүмәте җитәкчесенең элекке урынбасары Гүзәлия Минкина, элекке торак коммуналь хуҗалыгы министры Андрей Белов, элекке авыл хуҗалыгы министры Николай Титов, тарифлар һәм дәүләт заказы идарәсе башлыгы Әнвәр Гайнетдинов, элекке сәламәтлек саклау министры Рамил Тураев хәзер хөкем карарын көтә. Ул 28 декабрьдә чыгарылыр дип көтелә.
Билгеле булганча, бу төркем 2007 елда эшлекле сәфәргә сылтап, Камчаткага ял итәргә баруда гаепләнә. Янәсе алар, Амур өлкәсе хастаханәсе хисабына очкан. Соңрак Казан ширкәтеннән бу хастаханә хисабына 800 мең сум акча күчерелгән.
Гаепләнүчеләрнең яклаучысы Айрат Хикмәтуллин, әлеге сәфәрнең эшлекле булуында шик юк, ди. Аның сүзләренчә, түрәләр Камчаткада хөкүмәт вәкилләре белән очрашкан, шәһәрнең тарихи урыннары белән танышкан. Җитәкчелекнең хастаханә очкычында очуында да җинаять эше кузгатырлык канун бозу юк, ди ул. Хастаханәгә бу акчалар кайтарылмаган очракта да, ул бюджет акчаларын тиешле максатта кулланмау маддәсенә карый. Сумма миллион ярым сумнан артса гына, җинаять эше кузгатып була.
Шулай ук Хикмәтуллин, гаепләү кәгазендә дәлилләнмәгән фактларның булуын әйтә. Аның сүзләренчә, гаепләнүчеләр “термаль су белән тутырылган бассейннарда коенмаган, базарларга чыгып әйбер сатып алмаган, кызыл уылдык ашамаган. Болар барысы да ялган”, ди яклаучы.
Яклаучы як, бөтенләй бу җинаять эшенең башлануы канунсыз, ди. Чөнки аны югары белеме булмаган тикшерүче ачкан. Шуңа да ул башланган эшне туктатуны судтан сорый.
Казаннан эшләргә Амурга киткән түрәләр, бертавыштан, үзләренең гаепсез булуларын әйтә. Алар бары тик халыкка хезмәт итүләрен ассызыклый.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН.
Казан эшмәкәрләре хокук яклауны таләп итте
Халыкара кеше хокукларын яклау көнендә Казан эшмәкәрләре пикетка чыкты. Анда «Cайлауларда хәрәмләшүләрне туктатырга!» һәм «Ирек Мортазинга – ирек!» шигарьләре әйтелде.
Ирек мәйданында үткән бу чараны Кече һәм урта эшмәкәрлек гильдиясе оештырды. Анда эшкуарлардан тыш, киоск хуҗалары, тузган торакта яшәүчеләр, фатир төзеткәндә алданган кешеләр да булган, дип яза агентлыклар.
“Регнум» агентлыгы хәбәр иткәнчә, пикетны оештыручыларның берсе эшмәкәр Игорь Веселов, «Без Киров район судының Ирек Мортазинга чыгарган хөкем карарына ризасызлык белдерер өчен чыктык”, дигән. Агентлык язганча, урам җыенында катнашучылар суд ялган эшкә гаделсез карар чыгарды дигән фикердә тора.
Шулай ук пикетта «Голос» хокук яклау оешмасының карары укылган. Анда «халык һәм хакимият арасында зур упкын барлыкка килгән”, «Ирек Мортазин өстеннән барган судта хакимиятләр үзләренең кара эшләренең ачылуы, капиталлары өчен курыкты”, дип язылган.
Урам җыены тыныч үтте, тәртип саклаучылар һәм хакимият вәкилләре каршылык күрсәтмәде, дип яза агентлыклар.
Бикә ТИМЕРОВА.
Урыс атакае мулланы алыштырырмы?
Русия армиясендә православ дин әһелләре эш башлый. Хәрби бүлекләрдә муллалар булмаса, мөселманнарга да урыс атакайлары хәер–фатиха бирә ала.
Әлеге фикерне Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең Мәскәүдәге вәкиле Рөстәм Вәлиев әйтте. Ил башкаласында сишәмбе көнне “Батюшки особого назначения” исемле фильмны карагач оештырылган матбугат очрашуында шушы үзенчәлекле тәкъдиме белән чыкты ул. “Әгәр хәрби бүлекләрдә муллалар җитешми икән, мөселман хәрбиләре православ дин әһелләренә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала”, – дип белдерде Рөстәм Вәлиев.
Әлеге матбугат очрашуында православ дин әһелләре дә катнашты. Алар да шушы мәсьәләгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Православ дин әһелләре әйтүенчә, армиядә дин әһелләре дә хезмәт итсә, хәрбиләр арасында “дедовщина-бабайлык” та булмый, гаскәри бүлекләрне калдырып, качып китүләр дә, солдатларның бер-берсе өстеннән әләкләшүләре дә юкка чыгачак.
Протоиерей Димитрий Смирнов исә бүген үк инде, илнең хәрби бүлекләрендә хезмәт итү өчен 30 православ дин әһеленең сайлап алынганлыгын әйтте. “Әлеге беренче чорда фәкать православ дин әһелләрен генә алырга кирәк, – ди Димитрий атакай. – Ә тора-бара Русиядәге башка дин әһелләре дә хәрби бүлекләрдә үз хезмәтен үтәп, дин сүзе белән армиягә ярдәм итә ала”. Нигә әле тик православ атакайлар гына булсын дигән фикерен шәрехләп тормый ул.
Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт сүзләренчә, бер генә дин әһеле дә начарлыкка өндәми, ләкин татар һәм башкорт егетләрен урыс поплары чукындыру да дөрес түгел.
Әлбәттә, әлегә хәрби бүлекләргә җитәрлек күләмдә, ислам дин әһелләрен әзерләп бетерү мөмкинлеге юк. Мәскәүдәге матбугат очрашуында Димитрий атакай киләчәктә дин әһелләре андагы теге яки бу милләт вәкилләре нисбәтенә карап алыначак, дип ышандырды. “Бер кеше дә үз диненнән нәүмиз калмаячак”, – ди ул.
Фәнис ФӘТХИ
Татарның җинаять кодексын эзләү
Татарстанда соңгы көннәрдә булган кайбер суд эшләре республикада ике теллелек мәсьәләсен янә кузгатты. Хәзер татар җәмәгатьчелеге суд утырышларын ике телдә алып барып була микән дип борчыла.
Бу уңайдан кануннар белән эшләүче идарәләр дә бер фикердә тормый. Татарстанның югары суды судьясы Рафаэль Шакирҗанов Татарстанда суд эшләре ике телдә алып барыла, проблема юк, ди. “Русия федерациясендә гражданлык процессуаль кодексының 9 маддәсе нигезендә, эшләр урыс телендә, яки Русиягә кергән милли республикаларның хөкүмәт телендә алып барыла ала. Татарстанда бу урыс, яки татар теле була ала. Татарстан районнарында, әйтик Актаныш, Әтнә, Сарман, Мөслим районнарында күп эшләр татарча карала. Бу эшләр югары судка килгәч тә, гражданлык коллегиясендә аларны шулай ук татар телендә тикшерәбез. Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан Русиянең күп кенә кодекслары татарчага тәрҗемә ителде. Бүген алар бөтен судлар тарафыннан да кулланыла”, – ди Рафаэль Шакирҗанов.
Югары судта кодекслар Дәүләт Советы тарафыннан тәрҗемә ителә дисәләр дә, Татарстанның юстиция министрлыгы бу хезмәтләрне үзенеке, ди. Мәсәлән, министрлык биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Русиянең хезмәт, җир, җинаять кодексы татарчага тәрҗемә ителгән. “Әмма тәрҗемә рәсми документ санала алмый. Чөнки бу кануннар Татарстанга түгел, ә Русиягә карый. Шуңа да алар илнең дәүләт телендә, ягъни урыс телендә бастырылырга тиеш”, – ди юстиция министрлыгының кануннар белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Нияз Нигъмәтуллин.
Югары суд судьясы Рафаэль Шакирҗанов исә, юстиция министрлыгының Русия кодексларын тәрҗемә итү хокукы бар ди. Әмма бу эш белән бүген Дәүләт Советы каршында оештырылган комиссия шөгыльләнә, ди ул. Шакирҗанов сүзләренчә, кодексларның татарча тәрҗемәләре идарәләрдә куллану өчен генә, ә күпләп сату өчен чыгарылмый. “Әмма суд карарын чыгарганда хөкемдарлар Русия федерациясе чыгарган кодексларга да карарга тиеш. Чөнки аның татарча варианты искергән булып, хаталар китәргә мөмкин”, – ди ул.
Җәмәгатьчелектә бүгенге шартларда республикага андый «тешсез» юстиция министрлыгы кирәк микән дигән фикер дә бар. Чөнки хәзер Татарстанда шул министрлыктан тыш Русия министрлыгының да җирле идарәсе бар. Алар икесе дә бер үк эш башкара.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Комментарии