Улюкаев тоткарланды

Улюкаев тоткарланды

Русиянең икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитетының 15нче ноябрь төнлә таратылган хәбәренә караганда, әлеге эшне ФСБ һәм аеруча әһәмиятле җинаятьләрне тикшерү идарәсе алып бара.

Хокук сакчылары тараткан хәбәргә караганда, 14нче ноябрьдә Улюкаев «Роснефть» ширкәтеннән 2 млн доллар күләмендә ришвәт алган. Бу сумманы дәүләт компаниясе «Башнефть»не сатып алганда министрлыкның уңай бәяләмәсе өчен түләгән.

Тикшерү комитетында белдерүләренчә, Улюкаев ришвәтне «Роснефть» вәкилләрен куркытып сораган. Әлеге мәгълүмат Улюкаевның телефоннан сөйләшүләрен тыңлаганнан соң ачыклана һәм җинаять эше материалларына теркәлә, диелә. Шул ук вакытта куркытуның нидән гыйбарәт булуы турында ачыклык кертелми.

Министр хәзер сак астында һәм аңа карата тикшерү эшләре алып барыла. Якын арада аңа гаепләү белдереләчәк.

Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко ТАСС агентлыгына «Башнефть» акцияләрен сату хакындагы килешү кануни нигездә башкарылган, дип белдерә. Бу нисбәттән хокук сакчыларының дәгъвалары юк. Сүз бары тик ришвәтчелек турында гына бара.

«Роснефть» берничә атна элек «Башнефть» ширкәтенең 50,08 процент өлешен 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге уздырылмады. Ләкин башка дәгъва кылучы ширкәтләр дә бар иде: ЛУКОЙЛ, «Энергия» фонды, «Татнефть» һәм башка эре нефть ширкәтләре.

Алексей Улюкаев – Илбашы Владимир Путин даирәсендәге мәртәбәле сәясәтчеләрдән санала. 1990нчы елларда ул Егор Гайдар командасына кергән. 2000нче елларда Русия финанс министры Алексей Кудринның беренче урынбасары булды, аннан соң Үзәк банкта шундый ук вазыйфада эшләде. Соңгы елларда Русиянең икътисади үсеш министры иде.

Аның әтисе – Вәли Хөсәен улы Улюкаев икътисад фәннәре кандидаты, профессор. Нәсел тамыры Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районына барып тоташа.

Моңа кадәр Алексей Улюкаев исеме «Панама документлары» дип аталган эш нигезендә дә фаш ителгән иде. 2004-2009нчы елларда Британ Вирджин утрауларында теркәлгән «Роннивил ЛТД» ширкәтенең хуҗасы һәм җитәкчесе булып Дмитрий Улюкаев – ул чактагы Үзәк банк рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаевның улы торган. Канун нигезендә Дмитрий Улюкаевка чит илдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү тыелмаса да, ул чакта 21 яшьтә генә булган егетнең әле андый мөмкинлекләре булмаган, дигән шик бар.

Минтимер Шәймиев: «Конституция нигезләрен тормышка ашыру кирәк»

10нчы ноябрь Казанда «Хәзерге шартларда дәүләтчелек тотрыклылыгының гарантиясе буларак федерализм» дип аталган Конституция укулары үтте. Анда Мәскәү Кремле булдырган хакимият вертикале кискен тәнкыйтьләнде.

Чарада катнашкан Татарстанның беренче Президенты, хәзерге Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республиканың Дәүләт Советы һәм Русия Думасы депутатларын Татарстан Конституциясен белмәүдә гаепләде. «Бу Татарстанда Президент институтын саклап калганда да ачыкланды», – дип белдерде ул.

«Киләсе елда Татарстан Конституциясенә 25 ел тула, ул зур сынау узды, без Русиягә караганда аны алданрак кабул итә алдык. Бу – зур эш. Конституция – төп кануннамә, әмма депутатларның күпчелеге аны белми. Без аның турында аз сөйлибез. Татарстан суверенитеты турында декларация кабул иткән 30нчы август, Татарстан Конституциясе кабул ителгән 6нчы ноябрь көннәре алдыннан аларны кабул итү фактлары яңгырамый кала. Матбугатта суверенитеттан берни калмады, дип укырга туры килә, барысы да йотыла, әйтелми, сөйләнми кала», – дип җиткерде борчуларын Минтимер Шәймиев.

Ул Төп законның 1нче маддәсен татарча укыды. «Татарстан – демократик хокукый дәүләт» икәнлеген искә төшерде. «Язылган икән, тормышка ашырырга кирәк!» – диде Шәймиев.

Шулай ук 123нче маддәне дә искә төшереп, аны бары тик референдум белән генә үзгәртергә мөмкин, диде.

Русия Конституциясенең 3нче маддәсендә «суверенитетка ия – күпмилләтле халык» («носитель суверенитета – многонациональный народ») дип, 11нче маддәдә Русия төбәкләрендә үз хакимият органнарын булдыру хокукы язылуын да искә төшерде.

«РУСИЯ КОНСТИТУЦИЯСЕНӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТҮ КИРӘК»

«Бу принциплар бозыла икән – димәк, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә кирәк. Бөтен кануннар бар, күкрәк киереп, рәхәтләнеп кулланырга, хокукны якларга кирәк», – ди Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

Шәймиев Татарстан буйлап хокук белемнәре бирүне оештырырга, дигән тәкъдим белән дә чыкты. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, уку йортларында да Конституция нигезләрен, хокукларны өйрәтүгә басым ясарга кирәклеген белдерде.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә тукталып, вәкаләтләрне бүлешүгә дә кагылып үтте. «Бүген федераль үзәктән төбәкләргә вәкаләтләрне бирү турында ешрак ишетелә башлады. Әмма нинди вәкаләтләр бирелә? Акча юклыктан бирәләрме? Әллә инде төбәкләрдәге халык үзләре мәсьәләне хәл итәрлек дәрәҗәгә җиткән, дип фикер йөртеләме? Төбәкләрнең эшчәнлеген күзәтә торган күпме комиссия, оешма эшли, алар республика нинди һава сулый, дип карап тора. Вәкаләтләр бүленеше булуы кирәк, әмма бу Конституция нигезендә генә булырга тиеш», – ди ул.

Дәүләт киңәшчесе фикеренчә, Татарстан алдында телләр канунын тормышка ашыру, татар телен саклап калу мәсьәләсе дә җитди тора.

«Телләр турында мөһим сорау бар. Глобальләштерү, техник тәррәкыять вакытында телне үстерү авыр. Әмма безнең Конституциядә маддәләр бар, без аларга таянып, телләр канунын гамәлгә ашырырга тиеш», – дип белдерде ул.

«МӘСКӘҮДӘ БЕЗГӘ КАРШЫ КӨЧЛӘР БАР»

Татарстан Конституциясе укуларында шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин да чыгыш ясады. Ул киләсе елда гамәлдә булу вакыты чыгачак ике яклы Шартнамәне саклап калу яки яңасын имзалау кирәклеген белдерде. Федераль үзәктә республиканы юкка чыгарырга теләгән көчләр булуын да искә төшерде, әмма бу көчләрнең кем икәнлеген тәгаенләмәде.

Төп законны язуда катнашкан галим, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов та кискен фикерләр әйтте. Аның сүзләренә караганда, федерализм принципларыннан баш тартып, Русия сәяси вертикальгә күчте һәм шуның белән коррупциягә кереп батты.

«2000нче елларда федерализм темасы Татарстанның фәнни даирәсендә күтәрелде, әмма анысы да тынды. Ниһаять, без янә бу темага сөйләшә башладык. Татарстан ялгызы гына Русиядә федерализм утравы булып калды. Соңгы елларда федараль үзәк тарафыннан хакимият вертикале безнең вәкаләтләрне кисте, федерализм принципларын оныттырды. Әмма, карагыз, дөньяда иң көчле илләр – федератив дәүләтләр. АКШ, Канада, Австралия дә шулай. Европаның көчле илләре дә шул нигездә оеша башлады, мәсәлән, Бөекбритания белән Испания. Икътисади үсешкә ирешү федерализм аша бара.

Хакимият вертикале үзенең уңышсыз булуын күрсәтте, зур масштабтагы коррупция барлыкка килде. Идарә итүдә дә вертикальлек уңышсыз ул. Бөтен эшкә тыгылу, тыкшыну – үсешне туктату дигән сүз. Бүген Русиядә идеологик бәхәсләр бара. Алар патриотизм тирәсендә генә бөтерелә, әмма патриотизм ничек кенә матур яңгырамасын, дәүләт төзелеше ничек, икътисад үсеше нинди булырга тиеш, дигән сорауларга җавап бирми. Патриотизм читтәге дошманны күреп алып, җәмәгатьчелекне аңа каршы туплар өчен генә кулланыла», – диде чыгышында Хәкимов.

«ЭЛЕК ТӨБӘКЛӘР АКЧА ЭШЛӘРГӘ ТЫРЫШТЫ»

Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны тәмамлаганда төбәкләр көчлерәк һәм баерак булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрде.

«Федерализм төшенчәсе бик киң. Аның бюджет федерализмы да бар. Без федераль үзәк белән табышны 50/50 итеп бүлеп яшәгән вакытларны беләбез. Ул заманда төбәкләр акча эшләргә атлыгып тора иде, керемне төбәк үсеше өчен кулланды. Бүген мондый мөнәсәбәтләр юкка чыкты.

Русия көчле төбәкләр белән көчле, бай төбәкләр белән Русия бай була, дигән шигарьләрне янә искә төшерергә кирәк. Бу актуаль. Бүген Русиядә 14 донор төбәк исәпләнә, бу – рәсми саннар. Без санап карадык, алар 12 генә. 1990нчы елларда андый чагыштырмача бай төбәкләр 28 иде. Калганнары барысы да дәүләт дотациясенә яши. Дотацион төбәкләрне хәллерәкләргә кушып, Русия байый алмый», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

«Россиян» милләтенә каршы берләшик!

Минтимер әфәнде Шәймиевнең илдә федерализмны торгызу, Татарстанны республика итеп саклап калуга карата булган чыгышы өметле, татар халкын йокысыннан уятырга тиешле гамәл. Аның дәүләт каршында, ил күләмендә абруе югары булды, бүген ул дәрәҗәне яңадан югарыга күтәрергә, милләт мәнфәгатьләре өчен файдаланырга кирәк, дип уйлыйм.

Татарны «россиян» милләте итүдән саклап калып, зур милләт итеп, Татарстанны чын мәгънәсендә республика итеп күтәрү өчен безнең Дәүләт Советы да, галимнәр дә, язучылар да, татар зыялылары да бердәм күтәрелсеннәр иде. Республикадан читтә яшәгән татарлар да йоклап калырга тиеш түгел. Чит илләргә китеп бәхет тапкан милләттәшләребез Татарстаннан ярдәм сорап кына ятмасыннар, ә бүген милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән Русия кануннарына каршы фикерләрен дөнья күләмендә күтәрсеннәр иде. Бүген безнең каршыбызга татарның кичекмәстән берләшү зарурлыгы килеп басты.

Татарстан Конституциясенең мәхкәмә тарафыннан кыркылып-таланып киселүе нәтиҗәсендә суверенитеттан берни дә калмаганын беләм, шуннан чыгып аңлыйм: Казан Кирмәне, күзен мөлдерәтеп, Мәскәү Кремленә генә карап эш итә. Салымнар Татарстаннан гына түгел, ә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең берсе – Төмән өлкәсеннән дә гадәттән тыш күп китә. Һәм ул акчалар елдан-елга үсә бара, бу хакта нидер әйтүемнән генә берни дә үзгәрмәячәк. Бюджет керемнәрен үзләрендә калдырырга тырышу – төбәкләр, республикалар җитәкчеләренең бурычы ул.

Милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән сәясәткә бердәм булып, берләшеп, Русия Конституциясе нигезендә каршы торырга кирәк. Чөнки күп кенә кануннар илнең халык катнашы белән кабул ителгән Төп законы – Русия Конституциясенә каршы килеп, аны исәпкә алмыйча эшләнә.

Таудан төшкән кызулык белән өскә ишелеп килгән милли сәясәтне аерым шәхесләрнең генә, ул хәтта Минтимер Шәймиев булса да, тырышлыгы туктата, хәлиткеч үзгәреш кертә алмас кебек. Татар артык сабырлык күрсәтә.

Мин 2012нче елда кабул ителгән «Русиянең милли сәясәт концепциясен» яттан диярлек беләм. Проект буенча фикер алышу барганда аның идеясенең асылы урыс шовинизмы рухында булуын, ул документның бернинди тартынусыз, ярылып яткан мәкерлелек белән милләтләрне юк итү өчен эшләнгән булуын без, Төмән өлкәсенең бер төркем татары, дөнья тәҗрибәсенә таянып исбатлап, ризасызлыгыбызны белдереп язып, төбәкнең югары җитәкчелегенә тапшырдык. Безнең фикер Мәскәүгә китәр, дип өметләнеп түгел, ичмасам, үзебезнең җитәкчеләр белсеннәр, татарлар аңламый калдылар, дип уйламасыннар өчен эшләнгән иде ул эш. Билгеле ки, аңлапмы, әллә аңламыймы, милли сәясәт концепциясен күпчелек татар оешмалары хупладылар. Казан да аңа карата каршылыкка татарларны тупламады.

Милләтләргә каршы кабул ителгән кануннар барысы да аннан соң әлеге концепциягә таянып эшләнде, аны гамәлгә ашыру чаралары булып дөньяга чыкты. Әгәр дә шундый ук каршылык Русиянең аерым төбәкләреннән, аерым төркемнәреннән генә түгел, барлык милли төбәкләрдән дәррәү күтәрелгән халык исеменнән җиткерелгән булса, ул документ, бәлки, кабул ителмәгән дә булыр иде. Ул кабул ителгән булгач, милләтләргә каршы кануннарны кыю эшлиләр, чөнки халык вәкилләре – депутатлар кабул иткән документ бит ул – концепция, гамәлгә ашырмый кара аны!

Хәзер милләтләргә каршы кануннарның аралыклары кыскарганнан-кыскара бара. Әле генә «Яровая кануны»н дин әһелләре белән бергә халык каршылыксыз диярлек йотты. Инде менә яңасы баш калкыта – «россиян» милләте турындагысы…

Бибинур САБИРОВА, журналист,

җәмәгать эшлеклесе

Левада: Русияне «бөек держава» дип санаудан баш тартырга кирәк диючеләр арта

Левада үзәге уздырган сораштыруда катнашучы русиялеләрнең 17 проценты Русиягә «бөек держава» ролен дәгъвалаудан баш тартырга кирәк, дип белдергән. 2008нче елда болай уйлаучылар саны алты процент кына булган.

Респондентларның 76 проценты каршы фикердә тора. 2008нче елда Русия бөек держава роленә дәгъваларга тиеш диючеләр 86 процент иде.

Сораштыруда катнашканнарның күбесе фикеренчә, илне халыкның фәкыйрьлеге (36%), Русиянең алга киткән илләрне чимал белән тәэмин итүе (16%), икътисадның халыкара финанс оешмаларына бәйле булуы (15%), акыллы башларның чит илгә китүе (12%) кимсетә. Ләкин шулай да, русиялеләрнең яртысы диярлек (42%) ил кимсетелгән хәлдә, дип уйламый.

Шул ук вакытта респондентларның 57 проценты урыслар – дөнья тарихында аерым әһәмияткә ия бөек халык, дип уйлый. 17 процент бу фикер белән килешми.

«Русияне ни өчен хөрмәт итәргә мөмкин?» дигән сорауны күпләр (38%) хәрби көч һәм атом-төш коралы өчен, дип җаваплаган.

Мәскәү хакимияте оппозициянең Сүриядәге сугышка каршы митингын тыйды

Мәскәү шәһәре хакимияте оппозиция һәм активистларга сугышка каршы митинг үткәрергә рөхсәт бирмәде. Бу хакта оппозициядәге «5нче декабрь фиркасе» вәкиле Сергей Давидис РБКга белдергән. Рөхсәт бирмәү сәбәбе аңа билгеле түгел.

Оппозиция Русия һәм Сүрия гаскәрләренең Хәлебтә (Алеппо) тыныч халыкны корбан итүе сәбәпле митинг үткәрергә теләве турында 7нче ноябрь көнне хакимиятләргә мөрәҗәгать итте. Чараны оештыручылар сүзләренчә, алар «Кремльнең агрессив тышкы сәясәтенә» җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели.

«5нче декабрь фиркасе»ннән тыш ПАРНАС, «Русиянең либертариан фиркасе»; «Кеше хокуклары өчен», «Теләктәшлек» («Солидарность») хәрәкәтләре дә бу чараны хуплады. Оппозиция митингны 20нче ноябрьгә планлаштырды.

Сүриянең рәсми җитәкчелеге армиясе Русия хәрбиләре ярдәмендә Хәлебнең кораллы сугышчылар контролендәге өлешен утка тота. Көнбатыш илләр Русия, Хәлебне бомбалап, хәрби җинаять кыла, дип шикләнә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

Йөк машиналары йөртүчеләр кабат протест белдерә

Русиянең 25ләп шәһәрендә «Платон» түләү системасына каршы протест чаралары үтә. Әлеге система моннан нәкъ бер ел элек федераль дәрәҗәдәге юлларда йөргән өчен авыр йөк машиналарына кертелгән иде.

Илнең йөк ташучылар берләшмәсе рәисе Андрей Бажутин чарага кадәр митингларда сәяси таләпләр дә яңгыраячак, дип белдерде. Аның сүзләренчә, протест чаралары үткәргәнгә машина йөртүчеләргә хакимиятләр басым ясый. Сарытауда, алдан рөхсәт булса да, җомгага билгеләнгән автойөреш үткәрүне тыйганнар.

Ноябрь башында Русия хөкүмәте «Платон» системасына түләү бәясен ике тапкырга күтәрергә тәкъдим итте. Авырлыгы 12 тоннадан артык булган машиналар федераль юллардан үткән өчен түләргә тиеш. Бу система кертелүне авыр машиналарның юлларга зыянын каплау өчен кирәк, дип аңлаттылар. Акчаларны җыючы оешма – «РТ-Инвест Транспортные Системы» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Аның хуҗалары арасында Русия Президенты Владимир Путинга якын даирәдәге эшмәкәр Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг та бар. Машина йөртүчеләр шуңа да ризасызлык белдерә.

«Татарлык белән горурланалар, әмма туган телдә сөйләшмиләр»

Татар милләте, Татарстан белән горурланучылар арта бара. Әмма күкрәк кагып «Мин – татар. Туган телем – татар» дип горурланып сөйләү генә Тукай түгел, ә Пушкин телендә. Социологик тикшеренүләр шулай ук урыс яшьләре арасында татар теленә кызыксыну артуын да күрсәтә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Татарстанның зур шәһәрләре һәм берничә авыл, Кырым, Алтай, Себернең Томск, Төмән, Новосибирск кебек шәһәрләрендә милләттәшләребезнең татарлыгын тикшергән. Үзбилгеләнү нинди дәрәҗәдә, тел белү ни хәлдә булуын ачыклаган. «Азатлык» бу эшнең беренче нәтиҗәләре турында социолог Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА белән сөйләште.

– Гөлнара ханым, сез ясаган тикшеренүдән соң нинди нәтиҗәләр ясап була?

– Бу юнәлештә эш ике дистә елдан артык бара. Соңгы өч ел эчендә без Татарстанның татар халкы милли үзбилгеләвен саклау дәүләт программасы нигезендә актив эшләдек. Программа ярдәме белән төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның милли үзбилгеләвен өйрәнү юнәлешендә берничә җитди тикшеренү башкарылды.

Без кешеләрнең үзләрен нинди этник төркем эчендә күзаллавын, үз милләте, янәшә яшәгән урыслар, чуашлар турында ни уйлаганын тикшердек. Төрле ысулларны кулландык: күмәк сораштырулар, әңгәмәләр, фокус төркемнәр оештырып, социологик тикшеренү уздырдык.

Нәтиҗәләргә килгәндә, беренчедән, татарлар өчен милли үзбилгеләнү мөһим һәм актуаль. Тикшеренүдә катнашучыларның күпчелеге үзләренең татар икәнен таный. Мәсәлән, Көнбатыш Себердә бу күрсәткеч 90 проценттан арта. Кырым татарларында да үзбилгеләүне онытмау дәрәҗәсе югары, Татарстанда да шул ук күренеш.

Икенче соравыбыз үзләрен татар итеп санау сәбәбенә бәйле иде. Татарның үзбилгеләнүе нинди компонентлардан тора? Без дүрт мөһим факторны аера алдык. Беренчесе – килеп чыгышка бәйле. Яшьләр: «Мин татар булып тудым, яшим һәм татар булып үләчәкмен. Ата-бабаларым да татар булган», – дип әйтә. Икенчедән – татар теле факторы. Күп кеше татарча начар белсә дә, аны туган тел, дип атый. Татар яшьләре арасында исә татар һәм урыс телен дә туган тел, дип атаучылар арта бара. Шуңа карамастан, татар телен алар бик мөһим, символик роль уйный, ди.

Өченчедән – менталитет, холык мәсьәләсе көчле. Респондентларның күбесе татарларга гына хас булган сыйфатлар турында сөйләде. Татарларга инновацион рух, яңалыкка омтылу, активлык хас, диләр. Гаилә шактый әһәмиятле булып чыкты. Яшьләр дә берничә буынның бергә яшәве, аралашуы мөһим икәнен белдерде.

Дүртенче фактор – мәдәният. Гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, милли ризык, милли кием кебек атрибутларны атыйлар. Тукай турында сөйләделәр. Шәймиев, Миннеханов кебек сәясәтчеләрне аерым телгә алалар. «Ак Барс» хоккей клубын да атаучылар күп булды.

– Яшьләрнең үзен татар дип атауның проценты зур дидегез. Сәбәпләре нәрсәгә бәйле?

– Беренчедән, Татарстанның позициясе, аның абруе, хөрмәткә лаек булуы, амбициоз проектларны тормышка ашыруы татарларга карата зур хөрмәт хисен уята. Кайбер яшьләрдә хәтта татарлык Татарстан белән тәңгәл килә кебек. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да бу бик мөһим. Шуңа күрә этник хисләр безнең төбәк сәясәте белән үсеш ала.

Икенчедән, бу татарларга гына хас күренеш түгел, башка халыкларда да күзәтелә. Глобализациягә җавап буларак, барлык халыклар милли үзенчәлекләрен сакларга тырыша. Себергә баргач, шуны күрдек: милли мәктәпләре, китаплары, ТВ-интернетлары да юк, этник мәгълүмат алу мөмкинлеге чикле. Ләкин аларда «Безнең меңьеллык бөек тарихыбыз бар, сакланып калырга тиешбез», дигән фикерләр көчле. Шуңа күрә аерым сәясәтчеләрнең «урыс татары», «урыс чуашы» кебек милләтне булдыру тәкъдимнәре мөмкин түгел. Без аерым халыклар, үз телләребез, мәдәниятләребез бар, диләр.

– Сез уздырган социологик тикшеренүдә, шулай да, яшьләр арасында ничә процент кеше татар телен туган тел дип атый? Сөйләшү дәрәҗәсе тикшерелдеме?

– Моңа без бары тик җанисәп нәтиҗәләренә таянып кына әйтә алабыз. Бу очракта аерым тикшеренүләр, анкеталы сораштырулар кирәк. 2010нчы елда үткәрелгән җанисәп нигезендә төрле төбәкләрдә нәтиҗәләр төрле. Әйтик, Русиянең Европа өлешендә 30 процентка якын татар туган теле дип татар телен атый һәм аны белә. Идел буенда, Татарстандагы татарлар арасында ул сан 90 проценттан артык. Татар телен белү мәсьәләсе аерым каралырга тиеш. Кайбер кешеләр туган телен белә, дип әйтсә дә, бары тик исәнләшә һәм хәл белешә ала. Шулай да, татар телен туган тел дип атау – мөһим күрсәткеч.

– Ә татар телен белү дәрәҗәсе яхшырамы, начараямы?

– Кызганычка, начарая бара. Соңгы тикшеренүебездә Казандагы яшьләрнең татар телен куллану, кулланмавын тикшердек. Төрле мәдәни мәйданчыкларга, театрлар, фестивальләрдә йөреп яшьләрнең татарча бөтенләй сөйләшмәвен күрдек. Аларга сораулар биргәндә, кайберәүләре: «Балачакта бары тик татарча сөйләшә идем, урысча белми идем. Казанга килгәч, татарча сөйләшү мөмкинлегем булмады», – дип җавап кайтарды. Казанда урыс телле мохит, татар теле аз кулланыла. Хәтта Камал театрында татарча ярыйсы гына белүчеләр дә колакчыннар ала, урысчага тәрҗемә белән тыңлап тамаша карый.

Интернет даирәсендә кызыклы күренешләр күзәтелә. Мисал өчен, татар милли Интернеты башка Русия халыклары арасында иң алга киткән, дип санала. ВКонтакте социаль челтәрендә генә 6 меңнән артык берләшмә бар, аларда 18-35 яшьлек яшьләр утыра. Ягъни, татар яшьләре Интернетта бик актив булып чыга. Тик аралашу күбесенчә урыс телендә. Татар теле язмышы турында сөйләшү, фикер алышулар бик актив, әмма алар нигездә урыс телендә.

– Яшьләр арасында туган тел итеп татар һәм урыс телләрен бертигез күрүләре нәрсәгә бәйле? Бу катнаш никахлар тәэсиреме?

– Ике телне бертигез итеп күрү якынча 30 процент татарга карый. Тик бу сан үсә бара. Катнаш никахлар турында әйткәндә, безнең материаллар шуны күрсәтә: андый гаиләләрдә татар теле активрак кулланыла. Туган телне атауны күбрәк катнаш никахлар белән бәйләмәс идем, бу – күбрәк ассимиляция һәм глобализация нәтиҗәсе.

– Кырымтатар яшьләре арасында үзбилгеләнү мәсьәләсен дә өйрәндек, дисез. Аларда ниләр күзәтелә? Казан татарлары белән чагыштырганда, тел, милләт мәсьәләләре ничегрәк?

– Кырымтатар яшьләре арасында милли үзбилгеләнү бик көчле. Без өлкән буын, яшьләр белән аралаштык. Беләсезме, өлкән буында бик җәрәхәтләнгән милли хис бар. Бу аңлашыла да, депортация нәтиҗәсе бик көчле, ниндидер үпкәләү, рәнҗү хисе бар. Яшьләрдә исә күбрәк конструктив караш: әйе, бу вакыйгалар булды, тик безгә алга таба хәрәкәт итәргә кирәк, ди алар. Алар Русиягә кушылуга да яхшырак карый, милләт үсеше өчен күпне башкарырга әзер. Милләт дигәндә, яшьләр Кырым ханлыгы, Исмәгыйль Гаспралы, беренче кырымтатар газетасы, милли киемнәр, җыр-моңнар, милли лидерлар, диләр.

Себердә халыкта себерлеләр милләте көчле, дип әйтеп киләләр безгә. Аерым себер теле бар, дип сеңдерергә тырышалар. Әмма Себердә йөргәндә күбесе: «Мин – татар», – дип әйтте. Себертатар дип атаганнары дә бар, әмма алар аз.

– Федераль үзәк безне гел гаепләп килә: имеш, Татарстан кешеләре, аеруча яшьләр, үзләрен Русиядән тыш хис итә, татарстанлы төшенчәсен якынрак күрә, дип әйтә. Бу тикшерелдеме? Чыннан да, андый күренеш бармы?

– Тикшерелде. Мәсәлән, хөкүмәтнең моңа карашы нинди, нинди фәрманнар чыга, программалар бар, мәгариф системасы – барысы да өйрәнелде. Татарстан Республикасы алып барган төбәк үзбилгеләнү сәясәте Русиядәге үзбилгеләнү сәясәтен берләштереп алып барыла. Каршылыкта түгел. Гади кешеләрне алсак, әйе, яшьләрдә «Мин – татарстанлы» дип горурлану бар. Бу өлкән буынның бер өлешендә дә бар. Республика яшьләрендә Татарстан үсештә, без алга барабыз, дөньяга танылабыз, дигән фикер бар. Әмма бу АКШта да, аерым штат кешесендә дә: «Мин – бу җирлек кешесе», – дип горурлану бар.

– Урыс милли хәрәкәте, Татарстандагы милли сәясәтнең уңышсыз алып баруына ишарәләп, татар телен укырга мәҗбүр булуга рәнҗеп, Мәскәүгә даими шикаять итә. Кайчак татар темасы күтәрелсә, Интернет-форумда татар теленә, Татарстанга ләгънәт укулар белән тула. Урыс яшьләренең татар теленә карашы тикшерелдеме социологлар тарафыннан?

– Социология фәнендә «языковое поведение» дигән күренеш бар. Менә бу тикшерелде. Сораштыруда катнашучы республикадагы урыс яшьләре татарча белмибез, кулланмыйбыз, диделәр. Әмма татар телен уңай кабул ителүе ачыкланды. Мәсәлән, урамда, җәмәгать урыннарында кемдер татарча сөйләшә икән, бу гадәти күренеш итеп кабул ителә. Берсенең дә ачуы килми. Кемдер телефоннан сөйләшә икән, киресенчә, ни турыда сөйләшәләр икән дип аңларга тырышабыз, дип әйтүчеләр күп иде. Урыс яшьләре сөйләмдә татар сүзләрен кыстырып сөйләшүе дә аңлашылды. «Сәлам», «Сау бул», «Рәхмәт», «Утыр», «Инде», «Матур» һәм башка сүзләрне бик актив кулланалар. Чит илгә чыкканда, мәсәлән, Төркиягә барганда татар сүзләрен кыстырсаң, уңай караш булганын, төрле ташламалар ясаганнарын сөйләделәр. Татар теленә карата тискәре караш бик кечкенә даирәгә хас һәм алар – күбрәк өлкән буын кешеләре.

Урыс яшьләре татар теле укытылуыннан зарланды. Татар телен үзләштерә алмадык, белем туплый алмадык, дип үкенеп әйтүче урыс яшьләре күп. Күпләр татар телен башлангыч сыйныфларда кызык, мавыктыргыч иде, дип искә ала, аннары урта һәм өлкән сыйныфларда – бушлык, диде. Урыс милләтеннән булган һәр респондент диярлек татар теле дәресендә башка фәннәргә әзерләнә идек, дип сөйләде, берни эшләмичә бушка вакыт уздырган дәрес буларак искә алды. Татар теле укытучылары укучылардан: «Түзегез инде бераз», – дип, үзләренең дәресендә утырырга мәҗбүр булганы өчен гафу үтенгәннәре турында сөйләделәр. Ягъни укытучылар тарафыннан балаларда телгә карата түбәнсетеп карауны тәрбияләгән очраклар булган. Татар теленә караганда, инглиз теле кызык иде, чөнки яңа алымнар кулланып, кызыклы китаплар, кинофильм, мультфильмнар белән өйрәндек, диләр.

Хәзер бу юнәлештә нидер эшләнә, яңа китаплар чыга башлады, интерактив кулланыла. Дөрес, без соңга калдык. Әмма кул кушырып утырудан эшләү, тырышу хәерлерәк барыбер. Яңа ысуллар белән татар телен укыта башлау татар телен кулланучыларның санын арттыру мөмкинлеге бар әле.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии