«Кытайда безне лагерь көтә». Синҗаннан килгән татар егетләре Татарстаннан яклау сорый

 «Кытайда безне лагерь көтә». Синҗаннан килгән татар егетләре Татарстаннан яклау сорый

Хәзер Кытайның бер өлеше саналган, әмма татарда Көнчыгыш Төркестан (кытайча – Синҗан) дип аталган яклардагы татар, уйгыр, казах, кыргыз һәм башка мөселман халыкларының аяныч язмышы турындагы язмалар торган саен куркынычрак була бара. Аларның шактые Кытай хакимияте тарафыннан оештырылган махсус хезмәт вә тәрбия лагерьларында тотылуы билгеле, халыкара хокук яклау оешмалары бу сан бүгенге көндә 3 миллион тирәсендә дип белдерә. Кытай моны кире кага, Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге татар, уйгырлар язмышы белән кызыксынуны, аларга ярдәм итәргә тырышуны үзенең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяли.

Элек Татарстанга еш килеп торган, Казанны үз мәркәзе санаган Көнчыгыш Төркестан татарларының күбесе белән бүген инде бернинди дә элемтә юк. Казанда исә шул яклардан әле элекке елларда килеп калган 80гә якын студент белем ала, тик менә Кытайның шомлы сәясәте хәзер инде алар язмышына да кагыла башлаган.

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре уйгыр, әниләре чыгышы белән Казан якларыннан. Бөтендөнья татар конгрессы программасы нигезендә 23 яшьлек шушы ике егет 2014нче елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә.

Конгресс чакыруы белән килсәләр дә, Шәһризат һәм Шаһдияр түләп укыйлар, уку чыгымнарын Кытайдагы әти-әниләре каплый. 2018нче ел башында егетләрнең әти-әниләре белән элемтәләре тулысынча өзелә, акча килү дә туктала.

КФУ үзендә укыган чит ил студентларының визасын ел да яңартып тора, Шәһризат һәм Шаһдияр белән дә башта шулай була, тик узган 2018нче елның октябрендә егетләргә, визагызны яңарту белән проблема бар, үзегез Кытайга кайтып озайтырга тиешсез, дип белдерәләр.

Ул вакытка инде Кытай хакимиятенең Синҗандагы мөселманнарны лагерьларга ябуы турында билгеле була башлый, өстәвенә, егетләрнең әтисе белән дә, әнисе белән дә аралашуы туктала, алар гомумән җавап бирүдән туктый, әниләреннән килгән соңгы смста «Монда кайтмагыз!» дигән сүзләр була, шуңа да игезәкләр визаны Русиядә торып кына яңарту юлларын эзли башлый, хәтта Белоруссиядәге Кытай илчелегенә мөрәҗәгать итәләр, әмма анда, «Синҗаннан килү сәбәпле сез визаны да Кытайга кайтып кына озайта аласыз» дип белдерәләр. Ул арада Казан университеты аларны сабакка йөрмәүдә, 2018нче елның язгы сессиясен төгәлләмәүдә гаепли һәм бу егетләрнең икесен дә университеттан куу белән тәмамлана.

Русия кануннары нигезендә алар хәзер кире илләренә Кытайга кайтырга тиеш, әмма татар егетләре өчен бу үлемгә тиң булачак – 2014нче елдан Көнчыгыш Төркестандагы хәлләр тамырдан үзгәрде. Андагы мөселман халыкларына, шул исәптән татарларга да каршы Кытай хакимияте этноцид, миллилекне бетерү сәясәтен алып бара: мәдәни мирас булган мәчетләрне җимерә, җирле телләрдә сөйләшүне тыя, милли гореф-гадәтләрне бетерә, чит илләрдә якын туганнары булганнарга да аралашуны тыя һәм иң дәһшәтлесе – дини вә милли үзаңы калган кешеләрне XXI гасыр концлагерларына җибәрә. Кытай хөкүмәте аларны «террорчылыкка каршы тәрбия үзәкләре» дип атый.

Шәһризат белән Шаһдияр моны бик яхшы аңлый, аларның инде бер елдан артык әти-әнисе белән сөйләшкәне юк, егетләр аларның хәзер кайда, нинди хәлдә, хәтта исән булу-булмавын да белми. Мондый шартларда аларның Кытайга кайтуы – турыдан-туры югалуны аңлата, шуңа да алар Татарстанда калыр өчен кулларыннан килгәннең барын да эшли, качак статусын алырга тырыша, әмма әлегә нәтиҗәсез.

«Азатлык» игезәкләрнең берсе – Шәһризат белән очрашып, аларның хәлләре турында сөйләште.

– Сез КФУ җитәкчелегенә кереп проблеманы аңлаттыгызмы?

– Мин университетның чит ил студентлары белән эшли торган тышкы элемтәләр департаментына кердем. «Өченче курста укыйсың килсә, визаны Кытайга кайтып ясатырга кирәк», – диделәр. Мин аларга: «Анда кайту мөмкинлегем юк», – дип бөтенесен аңлаттым, алар һаман үзенекен сөйләде. Чакыру ясадылар. Кытайга кайткач, яңа визаны ясатып, шул чакыру белән кире килергә куштылар.

– Сезнең визаның вакыты чыккан. Сез хәзер ничек яшисез?

– Безгә Казанда вакытлыча яшәргә теркәлү ясадылар, шуның нигезендә тулай торакта яшибез. Ул кәгазьнең вакыты бер айдан соң гамәлдән чыгачак. Аннары нишләрбез – белмим. Әлегә Казанга килгән кытайлыларга, туристларга тәрҗемәче булып эшлибез. Кытайчадан, инглизчәдән тәрҗемә итәбез. Шул акчага яшибез.

– Кытайга кайтсагыз, сезне кире җибәрмәячәкләр дип куркасызмы?

– Әйе. Мин – татар, мөселман. Мине анда полиция генә көтә, башка берни көтми. Аэропорттан ук каршы алып, туп-туры концлагерьга җибәрәчәкләр.

– 2014нче елда Казанга килгәндә, мөселманнар өчен андый лагерьлар барлыгын белә идегезме?

– Юк. Мин алар хакында 2017нче елда гына белдем. 2016нчы елда әле Кытайга кайтып, ике ай шунда яшәп тә килдем. Әгәр мин кытай милләтеннән булсам, бер проблема да юк, атнага өч тапкыр да Кытайга кайтып килеп булыр иде. Татар-мөселманга исә лагерьга ябылу яный. Төрмәдә утырмас өчен, кытай хатыны алырга һәм ислам диненнән ваз кичәргә, буддист булырга кирәк. Алай эшләсәң, тыныч буласың.

– Башка халыкларга концлагерьда утырмас өчен нишләргә кирәк?

– Кытай телен белергә кирәк. Анда яшәүче кайбер халыклар бөтенләй кытайча белми. Менә шуларга кытай теле өйрәтәләр. Минем әти-әни кытайча әйбәт белә. Тик андыйларга да барыбер концлагерьда кытайча җырлар, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен өйрәтәләр. Алардан «кытай патриотлары» тәрбиялиләр.

– Ул концлагерьда булып кайткан танышларың бармы?

– Анда утырган ике танышым бар, әмма алар Кытайда һәм алар белән элемтәм югалды. Концлагерьда булып кайткан бер танышым Казанда да бар. Ул – студент. Виза белән проблемасы булып, Кытайга кайткач, ике айга концлагерьга япканнар. Ул кире Казанга килә алды, әмма Кытай полициясе аны җибәргәнче, укуны бетергәч кире Кытайга кайтам, дигән ант белән гариза яздырган. Кайтмаса, әти-әнисе, туганнары белән проблема булачагын әйткәннәр.

* * *

Шәһризат һәм Шаһдияр эше белән «Мемориал» хокук яклау үзәге адвокаты Зөһрә Хамроева шөгыльләнә. 2019нчы елның 19нчы июнендә Шәһризатның вакытлыча сыену сораган мөрәҗәгате кире кагыла. Русия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы миграция идарәсе Кытайга кайтуны куркыныч дип тапмаган. Адвокат Зөһрә Хамроева, бу карарны кире кагу өчен, Казанның Авиатөзелеш мәкхәмәсенә мөрәҗәгать итә. 2нче сентябрьдә мәхкәмә утырышы була, әмма мәхкәмә Шәһризат өчен уңай нәтиҗә чыгармый. Хамроева Татарстанның Югары мәхкәмәсенә гариза язган.

«Русиянең Кытай белән дустанә мөнәсәбәттә икәнен аңлыйм, бу – сәясәт. Әмма Татарстан җитәкчелеге егетләргә вакытлыча сыену статусы алуда ярдәм итә ала һәм моны булдырырга тиеш», – дип белдерде адвокат.

Европа татарлары альянсына биш ел. «Бар казанышлары — Сабантуй уздыру»

«Европа татарлары альянсы» дип аталган төркем узган атна азагында Австрия башкаласы Венада чираттагы җыенын уздырды. Мәскәү күзәтүе астында эшләүче бу төркемнең оешуына инде биш елдан артып китте. Әлегә бар казанышлары – Сабантуйлар уздыру һәм «Үлемсез полк» чарасында катнашу.

Кем оештыра – шул хуҗа, дигәндәй, татар җыены президиумында Русиянең Австриядәге илчесе Дмитрий Любинский, Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләү департаменты мөдире Олег Мальгинов, Русиянең Венадагы фән һәм мәдәният үзәге мөдире Дмитрий Соколов, Австриянең Русия ватандашлары белән эшләүче координация шурасы рәисе Ирина Мучкина кебек түрәләр утырды. Татар ягыннан иң зур түрә – Милли шура рәисе, Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.

Литваның Немежис шәһәре татар җәмгыяте рәисе Таирас Кузнецовас әйтүенчә, төркем булдырылганга инде шактый вакыт узса да, эш нәтиҗәсе һич күренми. «Без бит бер Сабантуй белән генә яшәмибез. Альянска Европа Берлегенең милли азчылыклар өчен булдырылган проектларына керергә кирәк», – диде ул. Кузнецовас Мәскәүнең һәм аңа ияреп Казанның да Европа татарларына карата «соотечественники» (ватандашлар) сүзен куллану да дөрес түгел ди. «Мин туп-туры татарлар дип әйтү яклы», – диде ул.

Литваның Кырык татар авылы җәмгыяте рәисе Фатыйма Буйновска җыенга бармау сәбәбен альянстан чыгуы белән аңлатты. «Альянстан чыгу сәбәпләренә килгәндә, ул Русия тышкы эшләр министрлыгы акчасына финанслана. Аннары безнең илләр (Литва-Русия) арасында мөнәсәбәтләр яхшы дип әйтеп булмый. Ә мин монда Кырык татар авылы оешмасының җитәкчесе булып торам. Үз оешмама авырлык тудырасым килми. Мин альянс белән чагыштырганда берүзем күбрәк эшләр эшләдем. Алар ел саен сөйләшәләр дә таралышалар», – диде Фатыйма Буйновска.

Польшадан Бөек Литва кенәзлеге морзалары берлеге президенты, татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич Европа татарлары альянсының II корылтаенда катнашмаган иде, ә менә быелгы чарага килергә булган.

«Мин аларга үпкәләгән идем. Бу үпкәм әле дә дәвам итә. Бәлки, оешмага ярдәм итеп булыр дип килдем. Литва татар мәдәнияте үзәге һәм морзалар берлеге ислам дине нигезләрен укытуга хокуклы. Бу рәсми документларда язылган. Без татар имамына мохтаҗбыз, әмма безгә Казаннан татар имамын җибәрмиләр. Бизнес өлкәсендә эшләрлек кешеләрне, ширкәтләрне дә белмибез. Миңа альянс нәрсәгә алайса? Ә алар гел Сабантуй турында гына сөйлиләр. Бар проблемалары – Европадагы иң зур Сабантуйны кайда уздырырга дип баш ваталар. Әйе, бәйрәм мөһим, әмма җыр-бию, ашау-эчү белән генә булмый бит. Тагын мине үпкәләткәне – Совет армиясе каһарманнары һәйкәленә чәчәк салу. Бу – дөрес. Әмма бездә бөтен чараларда дога кылына. «Дога кылыйк?» дигәч, котлары очып, «Юк, кирәкми, кирәкми» диделәр. Без татар-мөселманнар түгелмени? Чәчәкләр сал да китеп бар, бернинди горурлыклары да юк икән! Бу корылтайда мөһим карарлар кабул ителергә тиеш. Ә финанслау Лавровтан (Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров – ред.) булгач, бу инде – Мәскәүгә буйсынучылар», – диде Шахуневич.

Корылтай булгач, резолюция дә кабул ителгән. Анда купшы сүзләр кулланылып, Европа татарлары альянсы эшчәнлегенең «үсеш динамикасы» мактала. 2019нчы елда Таллинда узган Сабан туе, Будапештта оештырылган «Татар кызы» бәйгесе, Чехиянең Брно шәһәрендә Татарстан Президенты белән булган очрашу «эчтәлекле, онытылмаслык вакыйгалар» дип атала. Аерым маддәләрдә урыс илчелеге вәкилләренә мәдхияләр укылган.

Мәскәү карамагындагы альянсның җыенын 12нче октябрьдә, ягъни Казанда Хәтер көнен үткәргән көндә уздыруга карамастан, Венадагы утырышта бу һич кенә дә телгә алынмады. Анда җыелган халык 1552нче елдагы хәлләрне, гомумән, татар тарихын, татар теле белән булган хәзерге аяныч вазгыятне бик белеп тә бетерми һәм аңламый, иң мөһиме – кызыксынмый да, дигән хис калды.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии