- 15.10.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №41 (11 октябрь)
- Рубрика: Архив
Татарның шактый күп өлеше телен югалта баруына, урыс мохитенә кереп китүенә җан сызласа да, ияләнеп барабыз кебек. Ләкин шул ук вакытта татарның бер өлешендә киресенчә процесс күзәтелә. Урыслашуга җавап буларак татарлашу процессы башланды. Соңгы ун еллыкта татар теленә басым барганда, татар теле кыскартылганда, татар телен мәҗбүри рәвештә укытуга каршы процесслар барган чорда, татар җәмгыятендә татарлыкны арттыру учаклары да барлыкка килә. Әйтик, узган ел гына Казан үзәгендә татар милли чәчәкләр студиясе ачылды. Бер караганда, чәчәкләрнең милләте дә юк кебек, әмма барыбер алар үзләрен милли студия буларак тәкъдим итә. Татар милли бизәкләре төшерелгән киемнәр кию модасы башланды, милли ашханәләр артты. Татар үзенең милләтен коткару өчен үзе оеша: сентябрь ахырында Казанның Оренбург проезды 111нче йорт адресы буенча ачылган «Ябалак» татар заманча балалар бакчасы ачылуы да – шуңа дәлил. Егерменче гасыр башына кире кайтабыз кебек: ул вакытта да татар байлары милли мәгариф системасын үзләре булдырган, мәдрәсәләр, китапханәләр ачкан, гәҗитләр чыгарган. Хәзер дә шушы күренеш кабатлана. Татарның үз-үзен саклап калу инстинкты ачылды кебек. «Ябалак» дигән исем сайлаганда, 20 яшьлек Эльза һәм 25 яшьлек Азат Миргаязовлар сүздә «бала» дигән сүз булуын күреп алган. Шуңа үзәкләренә бу исемне сайлаганнар да. Азат үзе Актаныш районы егете, хатыны Эльза – Мөслим районыннан. Яшьләр телне саклап калу балалар бакчасыннан башланырга тиеш дигән фикер белән эш итә. Әлеге уңайдан Азат белән әңгәмә кордык:
– Үзегез ачкан татар балалар бакчасы белән таныштырып китегез әле?
– Без тулысынча татар телле балалар бакчасы булуыбыз белән үзенчәлекле. Балаларын татар телендә тәрбияләргә теләгән ата-аналар бар. Дәүләт балалар бакчаларында татар төркемнәре булса да, аларның күбесеннән ата-аналар канәгать түгел. Татар төркеме булса да, анда балалар урысча сөйләшә. Бездә исә балалар белән дә саф татарча сөйләшәләр, дәресләр дә татар телендә бара. Аңлату да татар телендә. Ашату – хәләл.
Бакчабызда сабыйлар өчен ике бүлмә бар һәм ул контрастлы итеп эшләнгән. Бер якта – шәһәр дизайны, икенче якта – авыл. Алар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырдык. Рәсем ясар өчен диварга такталар куйдык. Мәш килеп рәсем ясыйлар, уеннар уйныйлар. Бик мәгънәле сүзләрдән бер диварга татар әлифбасы төзедек: шакмакларда билгеле бер предмет рәсеме ясалган, һәм ул сүз башланган хәреф язылган. Бездә тәрбияләнүчеләр тулысынча татар мохитендә үсүен теләдек. Пианино алып куйдык, татар көйләрен уйныйбыз, алар музыка уйнаганны ярата. Моннан тыш, төрле түгәрәкләребез эшли. Хатыным алман, инглиз телләрен өйрәтә, үзем төрек телен укытам, шулай ук кытай телен укытырга Кытайдан килгән татарны чакырабыз. Балаларны биергә профессиональ биюче өйрәтә, ул да – татар. Балаларга бию өйрәткәндә дә, кулны болай куябыз, аякка болай басабыз, дип, ана телендә сөйләшә. Бөтен бәйрәмнәрне дә, төрле чараларны да бары тик татар телендә генә үткәрәчәкбез.
Үсеш буенча бөтен аппликацияләр: рәсем ясау, буяу әсбаплары бар, кечкенәләргә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне аеру кебек төрле дәресләр үткәрелә. Логопедларны, массаж ясаучыларны чакырабыз, балалар белән алар да шөгыльләнә, белгечләребез бик яхшы. Бөтенесе дә татар апалары, безнең бөтен состав та – татар. Мәктәп яшенә җиткән балаларны мәктәпкә әзерлибез. Төсләр аеру, санарга өйрәтү, кыскасы, башка балалар бакчасында нәрсәләр бар, бөтенесе дә бездә бар. Ата-аналар бакчабыз белән бик кызыксындылар, көнгә ике-өч ата ана килеп китә, бер атна эчендә ун бала җыйдык, инде алга таба да кызыксынучылар булыр, дип ышанасы килә.
– Ата-аналарны сездә аеруча нәрсә җәлеп итә?
– Иң беренче чиратта, балаларга булган җылы мөгамәлә, җылы караш. Безнең тәрбиячеләр бик ягымлы, балалар белән матур сөйләшәләр. Икенче ягы – бөтен әйбернең татар телендә баруы һәм дизайннар, бакчаның уңайлылыгы. Балаларга үсеш өчен бөтен шартлар да тудырылган. Нәрсә кирәк, бөтенесен булдырырга тырышабыз.
– Татар балалар бакчасы оештыру идеясе барлыкка килүгә нәрсә этәргеч булып торды?
– Мондый бакчаларга булган ихтыяҗ. Милли балалар бакчасы белән кызыксынучылар күп. Аннан соң, бу – телне саклап калуда иң көчле коралларның берсе, балалар кечкенәдән татар телен белеп үсәргә тиеш. Әгәр мәктәпкә кергәнче алар ана телен белеп, анда сөйләшеп үсәләр икән, бу бик яхшы. Безнең фикер буенча, татар телен саклап калуны һәм җәелдерүне балалар бакчасыннан башларга кирәк.
– Азат, эш башлаганда матди кыенлыклар булдымы?
– Бу инде үтелгән мәсьәлә, әлбәттә ачылып киткәндә авыррак булды. Без башта бәяләрне карадык, башка балалар бакчаларында түләүләр ниндирәк икән, дип эзләндек. Башта безгә алардагы бәяләр күп кебек тоелган иде, чыгымнарны исәпләп карагач, аңладык – ул бәяләр реаль, һавадан алынган түгел. Шәхси балалар бакчаларының чыгымнары бик күп. Ашату, хезмәт хаклары… Бездә бит профессионаллар эшли, ә профессиональ педагог булгач, алар тиешле хезмәт хакы да алырга тиеш. Әлегә безнең балалар бакчасына бер ай йөрү 10мең сум тора. Ләкин бу вакытлыча куелган бәя, балалар саны арткач, үзебезне чыгымнар буенча «нольгә чыгару» өчен, бәя бераз артачак. Моны ата-аналар да аңлыйлар, алар бәяләрне ишеткәч: «Сезнең бәяләр артачактыр инде?» – дип сорыйлар. Бүгенге көндә мондый яхшы шартлар тудырылган шәхси балалар бакчасы өчен ун мең сум бик аз ул. Урыс балалар бакчаларының бәясе ким дигәндә – 15 мең. Утыз меңлекләре дә бар.
– «Ябалак»ка балаларны ничә яшьтән китерергә мөмкин?
– Бездә хәзерге вакытта ике төркем бар. Зурлар төркеме һәм кечкенәләр төркеме. Кечкенәләрнеке – 3 яшькә кадәр. Араларында бер яшь тә өч айлык бала да бар. Зурларныкы – 3 яшь ярымнан башлана.
– Азат, сезгә урыс телле ата-аналар да киләме?
– Әйе. Бездән сорыйлар: «Балабыз урыс телле, аны китерсәк ярыймы?» – дип, без аларны алабыз. Тәрбиячеләребез мондый балалар белән татарча тагын да күбрәк сөйләшә. Иртән озатканда бу балалар әтиләрен: «Обними своего маленького татарина», – дип озаталар. Алар татарчага өйрәнергә үзләре кызыксынып киләләр, бу безгә тагын да рәхәтлек бирә. Бездә урыс телле бер бала бар, ул урыс балалар бакчасына йөргән, татарча начар белә, әмма иң мөһиме – аның татар телен өйрәнергә үзенең омтылышы бар. Тагын бер ата-ана бар, алар килгәч тә: «Без балабызның татар телле булып үсүен телибез», – диделәр. «Урыс балалар бакчасына бер атна йөрткән идек , шул вакыт эчендә балабыз урысча сөйләшә башлады», – дип зарланалар. Безнең үзәктә гел татарча сөйләшүләрен күреп, сөенеп китәләр.
– Урыс телле балаларны да алгач, бакчагыз урысча гына сөйләшү урынына кайтып калмасмы? Аларга бит татарча аңлатуы авыррак булыр?
– Кайтып калмас. Безнең дәресләр татар телендә уза бит, тәрбияче дә алар белән һәрвакыт татарча сөйләшә. Балаларның күпчелеге дә татарча сөйләшкәч, барыбер, татар теле бу очракта доминант булып тора, рус телле кешеләр безгә яраклаша. Аңламаган балага бер җөмлә русча, берсен татарча әйтәсең – шулай ныграк сеңә. Бу тәҗрибәдән алынган алым.
– Сезнеңчә, мондый татар телле бакчалар ачып, балада телгә кызыксыну уятып буламы?
– Балада кызыксыну уяту түгел, безнең максат – аларга телне сеңдерү. Бала бу яшендә психологик яктан формалашып бетмәгән була әле, шуңа сеңдерү кирәк. Алар ана телендә сөйләшүне табигый дип кабул итәргә тиешләр.
– Бүгенге көндә татар мәктәпләрендә барган татарча укытмыйбыз дигән басым һәм вазгыять сезнең балалар бакчасына да кагылыр дигән курку юкмы?
– Без – шәхси балалар бакчасы булгач, ата-ана алдан ук үз алдына баласын татарча укытырга дигән максат куеп килә, шуңа күрә мәктәпләрдәге вазгыять безгә кагылмас, дип ышанам. Балага урыс телендә дәрес укытыгыз, дигән сүз монда була алмый, бу – шәхси татар балалар бакчасы.
– Сезгә эшкә урнашырга теләп килгән тәрбиячеләргә иң төп таләпләрегез нинди?
– Иң төп таләп – татар телле булу, икенчедән, аның балаларны яратуы, балалар бакчасында эшләп караган тәҗрибәсе булуы. Үзебезгә дә кызык тоелды: балалар бакчасын ачуыбыз турындагы хәбәрне тараткач та, иң беренче безгә тәрбиячеләр бик күп язды. Шактый тәрбиячеләр арасыннан без иң тәҗрибәлеләрен сайлап алдык. Авыр булмады хезмәткәрләр табу. Бүгенге көндә ике тәрбияче эшли, тагын да киңәйсәк, тагын берничә персонал алабыз. Әлегә бакчабыз егерме балага исәпләнгән, монысы яхшы гына эшләп китсә, без әле Казанның башка районнарында да шушындый ук бакчалар ачарга ниятлибез.
– Балаларны укыту өчен татарча дәреслекләр табу авыр булмадымы?
– Татар теле дәреслекләрен тәрбиячеләр алып килделәр, ул дәреслекләрне кулланырга безнең берничә вариант бар. Укыту барышында яңа чыккан татар мультфильмнарын карыйбыз. «Татармультфильм» чыгарган «Ирҗан» дигән мультфильмны, әйтик. Ул төрек теленнән тәрҗемә ителгән. Габдулла Тукай китапларын яратып укыйбыз. Балаларга татар телендә әдәбият бар, әмма урыс әдәбияты кебек үк тулып ташымаган, сайлап тору мөмкинлеге юк, нәрсә бар, шуның белән укытабыз. Йокларга яткырганда татар халык әкиятләре дә укыла. Балалар аеруча хайваннар турындагысын яратып тыңлыйлар…
…Егерме балага дип оешкан балалар бакчасы, бер яктан караганда, диңгездәге тамчы кебек кенә. Ләкин алардан күреп, үрнәк алып башкалар да шундый бакчалар оештыра башласа, ул вакытта ул диңгезгә әверелергә мөмкин. Яшьләргә башлаган эшләрендә уңышлар юлдаш булсын! Сезнең кебек милли җанлылар тырышлыгы белән тулысынча татарча укытыла торган балалар бакчасы булсын иде, дигән хыяллар да чынга аша. Кечкенә масштабта булса да…
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии