- 15.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Архив
Корбан гаетенә бер көн кала Кырымдагы Саки шәһәренең баш мәчете яндырылды. Гает иртәсендә Ровное авылы мәчетенең имам бүлмәсендә ут чыккан.
Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев мәчеткә килеп, булган хәлне тикшерде һәм Саки, Кизләү (Евпатория) мөселманнары җәмгыятьләре рәисләре, имамнары, җирле мәҗлес җитәкчәләре белән очрашып яндырылган мәчетнең абзарында җыелыш үткерде.
Җыелышта катнашучылар яндырылган мәчетне карап чыктылар, китерелгән зыянны билгеләделәр. Аңлашылганча, мәчетне махсус яндырганнар. Аның эченә кереп башта бер урында, аннары икенче урында ут төрткәннәр.
«Бу – Корбан бәйрәме алдыннан махсус эшләнгән провокация, ләкин бу провокация мөселманнарны тагын да бердәм итәчәк», – диде мөфти.
Мөфтият Кырым эчке эшләр хезмәтләренә мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук Корбан бәйрәмендә бирелгән сәдака акчаларының бу мәчетне яңадан торгызу өчен тотылачагын белдерде.
15нче октябрьдә Саки шәһәре мөселманнары Корбан бәйрәме намазын мәчет янында, урамда үткәрде. Корбан һәм ураза бәйрәмнәре көннәрендә эшләүче мөселманнар бер көн ял итә ала, ләкин ял иткән көннәре урынына алар икенче көнне эшләргә тиеш.
Кырым мөфтиятенең матбугат үзәге җитәкчесе Айдер Аджимамбетов хәбәр итүенчә, 15 октябрьдә иртәнге дүрттә Курман (Красногвардейск) районы Ровное авылы мәчетенең имам бүлмәсендә янгын чыккан. «Мөселманнар янгынны вакытында күреп аны сүндерергә өлгерде, шулай итеп зур янгынга юл бирелмәде», – диде мәчетнең имамы Арсен Яглыев. Авылга милициянең оператив төркеме килеп тикшерү башлаган.
Ни өчендер Кырымда мәчетләрдә янгыннар еш була, ә менә бер чиркәүдә дә мондый вакыйга булганы ишетелми. Биредә, гомумән, мөселман зиратларына, мәчетләргә һөҗүмнәр күп.
2010нчы елның август аенда Акмәчеттә «Сәет Сеттар» мәчетенең ишекләре яндырылып, мәчет диварларында төрле оятсыз сүзләр язылып, фашист свастикалары куелган иде. Сентябрь аенда Джучи районы Степное авыл мәчете яндырылды.
Декабрь аенда Акмәчет янындагы Тынычлык бистәсендә кырымтатарлар басып алган җирдә төзелгән яңа мәчетнең түбәсе яндырылган иде. Шунда ук мөселман каберләреннән автомобиль йөреп өч мөселман каберен җимергән.
2011нче елда Нижнегорск районында 200 мөселман каберенең кабер ташлары күмәк рәвештә җимерелде, Акмәчет янындагы Чистенькое авылы зиратында да каберләргә вәхшилек кылынган, зират коймаларында «Татары, вон из Крыма» кебек язулар язылган иде.
Моны кылган кешеләрнең берсе дә табылмады. Саки мәчетен яндыручыларның да табылачагы икеле.
Хаҗга баручылар кимеде
13нче октябрьдә Согуд Гарәбстанында хаҗ кылу башланды. Быел Татарстаннан хаҗга китүчеләр саны узган елга караганда азрак, бару шартлары да башкачарак.
Узган ел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1500 кешелек квота бирелгән булса, быел ул 1200 кешегә бирелде. Моның рәсми сәбәбе – Мәккәдәге «Әл-Хәрам» мәчетенең төзекләндерелүе, киңәйтелүе (әлеге мәчетнең эчке ягында Кәгъбәтулла урнашкан), шуңа күрә күп кенә илләргә, шул исәптән Русиягә дә хаҗ квоталары 20%ка киметелгән. Согуд Гарәбстаны үзе өчен дә квоталарны илле процентка киметте.
Быел Татарстаннан хаҗга бару шартлары да узган еллардагыдан аерыла. Хаҗ бәясе быел 128 йә 138 мең сум тәшкил итә. Очкыч белән Казаннан Җиддә шәһәренә туры барып, Мәдинәдән Казанга туры кайткан очракта – 138 мең, ә инде Җиддәгә туры барып, кире юлда очкыч белән Дубай аша кайткан очракта хаҗ бәясе 128 мең дип билгеләнде.
Хаҗ кылучылар Татарстаннан Согуд Гарәбстанына 1-8 октябрьләрдә юл тотты. Кайту вакытлары 19 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр.
Рус милләтчеләре маршка җыена
Татар милләтчеләре Хәтер көненә әзерләнгәндә һәм бина өчен көрәш алып барганда, рус милләтчеләре һәм берничә иҗтимагый оешма 4нче ноябрьдә Рус маршын уздырырга йөри башлады. Рәсми рөхсәт алынмаган, әмма әзерлек эшләре инде башланып киткән.
Русиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелүче Рус маршын Казанда да уздыру, дөресрәге тыймау үтенече белән бер дистәдән артык активист Татарстан Президентына ачык хат юллады. Анда «без сезгә Татарстан патриоты һәм үз халкы өчен җан атучы татар кешесе буларак мөрәҗәгать итәбез», диелә.
Рус йөрешен оештыручылар үз хатларында: «Татар халкы безнең өчен һичшиксез тугандаш халык», – дип яза. Бу хат Рус мәдәнияте җәмгыятенең рәсми интернет сәхифәсендә басылып чыкты.
Анда шулай ук, бу чараның тыелуы Татарстанда рус халкына хакимиятләрнең мөнәсәбәтен күрсәтүче бер фал булачак диелә.
Радикал карашлы рус милләтчеләрен туплаучы, шовинизмның артуын күрсәтүче бу Рус маршын Татарстандагы активистлар позитив күренеш дип атый.
– Соңгы елларда Рус маршы позитив күренешкә әверелде. Меңнәрчә кеше 4нче ноябрьдә 1612нче елгы орышта рус халкының уйнаган ролен искә төшерергә һәм русларның башка халыклар белән дус яшәү теләген күрсәтер өчен урамга чыга, – дип дәвам итә хат авторлары.
– Рөстәм Нургали улы, Рус маршы – бернинди дә протест чарасы түгел, ул безнең уртак Ватаныбызны поляк илбасарларыннан азат итү көнендә үткәрелә. Бигрәк тә, аның Казан изге ана иконасы табылган көнгә туры килүе безнең өчен аеруча кадерле, – диелә дистәләп иҗтимагый оешма вәкиле имзалаган хатта.
Бу документта язылганча, оештыручылар 2012нче елдагы кебек дистәләрчә яшь кешенең кулга алынуыннан курка. Үткән ел бу чара рәсми рөхсәт ителмәгән булган, әмма барыбер ул оештырылган. Төрле чыганаклар язганча, узган ел Рус йөрешенә чыккан 54тән алып 75кә кадәр кеше тоткарланган.
Бу елда Рус маршын оештырып йөрүчеләр бу чараны үткәрергә теләгән яшьләр үз белдеге белән урамга чыгарга мөмкин дип кисәтә. Бу үз чиратында тәртипсезлекләр һәм җәмгыятьтә кире реакция китереп чыгарырга мөмкин, ди алар. Провокацияләр дә килеп чыгуы ихтимал, дип язылган Татарстан Президентына юлланган хатта.
2011нче елда бу көнне оештырылган Руслар йөреше күмәк сугышу белән тәмамланган иде, дип искә төшерә оештыручылар.
Боларны булдырмас өчен Казанда 4нче ноябрьдә Рус маршын уздырырга теләүче иҗтимагый оешма вәкилләре чараны хакимиятләр белән бергәләп, тәртипле итеп оештырырга тәкъдим итә. Татарстан Президентына юлланган хатта барлыгы 16 имза тора.
Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов соңгы белдерүендә, татар иҗтимагый хәрәкәтенең чарасын чикләүгә бәя бирде. Ул Татар һәм Рус йөрешләрен чагыштырмаска чакыра. «Рус активистлары башка халыклар белән дустанә яшәргә тели, ә татар милләтчеләре сепаратистлар, Русиядән аерылырга тели», – дип әйткән ул.
Рус маршларында гадәттә «Урыслар алга!» «Русия урыслар өчен!» «Кавказны ашатудан туктагыз!» дип кычкырып баручы такыр башлы радикал яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре, футбол җанатарлары катнаша. Кайбер шәһәрләрдә андый маршлар тыныч үтә-үтүен, әмма аларда барыбер рус милли шигарьләре күтәрелә. Аларны Русия буйлап үтә дә милләтче оешмалар оештыра.
Татарларны тугандаш халык дип атаучы һәм быел Рус йөрешен уздырырга теләүче республиканың рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчеләренең берсе Щеглов Татарстанда татар телен рус теле белән бер үк күләмдә укытуга каршы көрәш алып бара.
Бирюлево вакыйгалары мөселманнарга яныймы?
Узган якшәмбедә Бирюлево бистәсендә массакүләм тәртипсезлекләр булды. Халыкның ризасызлыгы җирле 25 яшьлек егет Егор Щербаковны үтерү белән бәйле. Үтерүдә гаепле дип, мигрантлардан шикләнәләр.
Мәскәүдәге күпчелек мигрантлар мөселман республикаларыннан килгәнгә күрә, җәмәгатьчелек һәм җирле матбугат чаралары Корбан гаетендә булачак куркынычсызлык темасын куерта башлады, янәсе мөселманнар җыелган урыннарга агрессив халык килеп бәрелешләр булырга мөмкин.
Русия мөфтиләр шурасы матбугат вәкиле Гөлнур Газиева сүзләренчә, Мәскәү хакимиятендәге очрашуда гаетнең элекке тәртиптә узачагы әйтелгән, мәчетләрне ябу турында боерыклар чыкмаган. Гает намазы вакытында бары тик куркынычсызлык чаралары гына ныгытылды – тәртипне дүрт мең полиция хезмәткәре саклады.
Бирюлеводагы тәртипсезлекләрнең нәкъ менә Корбан бәйрәме алдыннан булуы да игътибарны җәлеп итә. Тәртипсезлекләрне бастыруда катнашкан полиция хезмәткәрләре исә агрессив халык арасында махсус рәвештә башкаларны котыртучы әйдәманнар да булганын әйтә.
Мәскәү мәчетләрендә мөселманнарга гает намазларын кылыр өчен гадәттәгечә урын җитми, бәйрәмгә килүчеләр урамда утырырга мәҗбүр. Быел башкала хакимияте намаз өчен өстәмә урыннар билгеләде – «Сокольники» бакчасында аерым павильон, «Нагатинская пойма» ял итү зонасы һәм «Изумрудный» спорт комплексы янында мәйданчык. Мәскәүдә корбан чалу тыела, моның өчен шәһәр читендә 14 махсус мәйданчык бүлеп бирелде.
Русиядәге милек 110 кеше кулында
Credit Suisse финанс хезмәтләре төркеменең яңа бер хисабы Русиядәге байлыклар бүленешенең дөньяда иң гаделсез булуын күрсәтә. Баксаң, дөньядагы иң зур ил булган Русиядәге милекнең 35 проценты нибары 110 кеше кулына тупланган икән. Русия бу тигезсез бүленеше белән дөньяның башка илләреннән бик нык аерылып тора. Русиядәге кебек хәл бары тик Кариб диңгезендә урнашкан, үзләрендә берәр миллиардерларны сыендырган кайбер кечкенә илләрдә генә күзәтелә.
Бар дөнья күләмендә карасаң, миллиардерлар барлык байлыкларның 1-2 процентына гына ия. Бу хисапны әзерләүчеләрнең берсе, Лондондагы Global Economic Perspectives консультация ширкәте вәкиле Тони Шоррокс әйтүенчә, Русиядәге тигезсезлек башка илләр белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә. Шоррокс «Азатлык»ка хәтта милек тигезсезлеге белән дөньяның башка илләрен артта калдырган АКШ та Русиядән бик нык артта калган, дип белдерде.
Русия миллиардерлары шулай ук үз акчаларын Газпром, нефть яки металл ширкәтләре кебек табигый байлыклар сатуга бәйле ширкәтләр аша казанулары белән дә аерылып тора. Һәм алар уңышлы эш итү өчен Кремль белән сәяси бәйләнешләрен куллана. «Русиядәге миллиардерлар табигый байлыкларга бик нык бәйле. Без соңгы 20 елдагы казанышлар турында сүз алып барабыз. Табигый байлыклар белән эш итүче бу ширкәтләрнең төрлечә сәяси ярдәмгә мохтаҗ булуы сер түгел. Шуңа күрә Русиядәге миллиардерларның сәяси бәйләнешләре башка илләрдәгеләр белән чагыштырганда күбрәк дип әйтергә була», – диде Шоррокс.
Русиядә коммунизм җимерелгәннән соң реформаларны яклаучылар ил икътисадының югары квалификациягә нигезләнүенә, милекнең гадел бүленүенә өметләнгән булса, Шоррокс әйтүенчә, чынлыкта хәзерге вәзгыятьне ул фаразларга пародия дип атарга була. «Торакларны хосусыйлаштыру чагыштырмача гадел булды, фатирларның шактый зур өлеше анда яшәүчеләргә бирелде. Хәзерге милек бүленеше белән чагыштырганда, бу хосусыйлаштыру күпкә гаделрәк иде», – ди Шоррокс. Аның әйтүенчә, Газпром элек бөтен халык милке булса да, аны хосусыйлаштыруда гаделлек тәэмин итүче механизмнар уйланылмаган. Нәтиҗәдә, кайчандыр үз милке булган Газпромга Русия халкы хәзер зур акчалар түләп торырга мәҗбүр.
Шоррокс дөньядагы иң тигезсез бүленешнең байлыклар әле ике дистә ел чамасы гына элек шактый тигез бүленгән элекке коммунистик илдә булуына гаҗәпләнүен дә белдерде.
Шоррокс, еллык хисапны әзерләгәндә, нигә Русия кебек илләрдә шулкадәр зур байлыкларның шулкадәр аз кеше кулына туплануын да ныклабрак өйрәнергә теләвен әйтте.

Комментарии