- 15.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Безнең Таштуган авылы Азнакай районының чигендә урнашкан. Авылның өч ягы – урман. Чалпы урманы – Азнакай, Яхшы Каран урманы – Сарман, Чия Түбә, Баланлы авылы урманнары Мөслим районына керә.
1975нче ел. Көз көне ел саен уздырыла торган Урман хуҗалыгы эшчеләре бәйрәменә мине дә чакырдылар. Ул вакытта колхозда баш инженер булып эшли идем.
Бу эшләрне башлап, оештырып йөрүче – бик булдыклы баш урманчы, көрәшче Зөфәр абый иде. Хәзер ул Бөгелмә шәһәрендә яши.
Бәйрәм Сарман районының Яхшы Каран урманында урманчы йорты янында уздырылды.
Өстәлләр мул итеп әзерләнгән. Ашап-эчкәннән соң төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп тә алдык. Андый мәҗлесләрдә мин һәрвакыт баянны үзем белән алам.
Шулай бераз утыргач, Москвич машинасы белән ирле-хатынлы бер пар кунакка килеп төште. Машинадан бик пөхтә киенгән, матур итеп галстук бәйләгән (ул елларда бик сирәкләр тага иде аны) ир кеше чыкты.
Мәҗлестәге бар кеше торып: «Исәнмесез, Фәлән Фәләнеч», – дип зурлап күрешеп чыктылар. Исеме хәтеремдә калмаган. Ул елларда сирәк кешегә генә әтисенең исемен кушып дәшәләр иде. Күренеп тора, ихтирамга лаек, хөрмәтле кеше.
Соңрак белдем, кунак кеше – Мөслим районына кергән Михайловка, Ташлыяр авылларының участок больницасында баш табиб икән.
Кунакларга аш бүлеп бирделәр. Алар ашаганны карап утырып булмый бит инде. Мин баянны тартып җибәрдем. Яхшы Каран авылыннан урманчы Раиф сикереп торып биеп тә китте. Мин уйныйм, Раиф бии, үзе: «Фәлән-Фәләнеч мине күрми микән», дигән кебек аңа караштырып ала. Үзе уйлап чыгарган әллә нинди фигуралар белән бии торгач, бервакыт аягыннан ботинкасы чыгып очып та китте, һавада бөтерелеп Фәлән Фәләнечнең ашына килеп тә төште.
Ак күлмәк, матур галстук һәм костюмга майлы шулпа чәчрәде. Мин уйнавымнан туктадым, Раиф аксаклап ботинка артыннан китте. Шулай аптырашып бер-беребезгә карашып торганда, хөрмәтле кунагыбыз үзе дә көлеп җибәрде. Аңа кушылып барыбыз да көлдек һәм мәҗлесне дәвам иттек.
Рәдиф ХАННАНОВ.
Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре.
Комментарии