Вафирә

Вафирә Гыйззәтуллина дигәч, гастрольдә йөргән тузанлы юллар искә төшә.

Әле дә хәтеремдә: элекке Апас районына кергән Чүти авылыннан район үзәгенә кайтып килешебез. Инде ничә көн җиргә бер тамчы яңгыр төшмәгән, юлларны тузан каплаган. Ялгыш берәр үтеп китсә, качып калам димә, тузан йотып тончыгачаксың. Ярый әле, урамдагысы кайчан да булса тарала, ә автобуста чыдарлык түгел. Автобуска бер көтү халык, без, артистлар, төялгән. Вафирә каяндыр марля табып, авыз, борын, колакларын томалап бәйләгән дә, күзләрен генә чепелдәтеп, бер ярыктан миңа карап бара. Маңгаеннан аккан тиренә кара тузан ябышкан. Күрәм, сизәм, аңлыйм. «Алла каргаганмы әллә бу артист тормышын» дия сыман ул. Юллар Вафирәне әле тагын кайларга илтер, ниләр күрсәтер? Әйе, җырындагы кебек:

Юллар, юллар, авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын!

Тик соңгысы гына булмасын, дигән идең дә… юлларындагы һәлакәт искә төшә. Анда да исән калган идең бит югыйсә, һәлакәтләрдән исән-имин чыккач, без һәрвакыт шаярабыз. Утсыз, сусыз, салкын Балтачның элеккеге «данлыклы» кунакханәсенә кайткач, минем шигырьне кабатларга ярата идең. Ничек әле? Ә-ә, менә болай:

Потомушты су да юк,

Потомушты ут та юк,

Потомушты без бу илнең

Бәхетле балалары!…

Шулай, Вафирә, безгә әле бу илдә бәхетле булып һаман яшәргә туры килә. Синең җырыңдагыча булса, әйбәт булыр иде дә бит.

Алмаз ХӘМЗИН

PS. Азатлык җырчысы, халкыбызның сөекле сандугачы Вафирә Гыйззәтуллинаның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 8 ел. 2001нче елның сентябрендә ул 55 яшенә бүләк ителгән Ока машинасында бәрелеп һәлак булды. Кызы, 10 яшьлек оныгы авыр хәлдә больницага озатыла, ә Вафирә шунда ук үлә.

Комментарии