- 15.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №37 (16 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Русия халкының 60 проценты ришвәт биреп яши. Ләкин фикер белешүдә катнашканнарның 70 проценты, максатка ирешүнең гаделрәк юллары булса, ришвәт бирүдән баш тартырга әзер булуын белдергән.
Сораштырылучылар фикеренчә, иң коррупцияле катлам – дәүләт, милиция һәм юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре. Икенче урында – канун чыгаручылар һәм хакимнәр. Өченче урында – фән һәм мәгариф хезмәткәрләре.
Profi Online Research исемле базарны өйрәнү ширкәте сораштыруны август аенда үткәргән.
Русиядә ришвәт тә кыйммәтләнә икән. Русия Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, быел уртача ришвәт күләме былтыргы белән чагыштырганда 3 мәртәбә артып, 27 мең сумга җиткән.
Скинхедлар хөкем ителде
Мәскәүдә 2008 елның 1 февраленнән 7 мартына кадәр Кытай, Кыргызстан һәм Үзбәкстан гражданнарына оештырылган 4 һөҗүм өчен 11 кешедән торган скинхедлар төркеме гаепле дип табылды. Әлеге төркемне оештыручылар Евгений Жихарев һәм Илья Шутконың башка төр “батырлыклары” булуы да ачыкланган. Аларның төрле шартлату, диверсия актларына катнашы тикшерелә.
Тиздән урыс нацистларына хөкем карары игълан ителәчәк.
Тәмәкечеләр кысрыклана
Русиядә тәмәке тарту урыннары киметелергә мөмкин. Петербург депутатлары шундый закон проекты белән Русия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта аерым билгеләнгән тәмәке тарту урыннарыннан кала, эштә, шәһәр һәм шәһәр янында йөрүче транспортларда, 3 сәгатьтән кимрәк очучы самолетларда, ябык спорт корылмаларында, сәламәтлек саклау һәм мәдәният оешмаларында, мәгариф оешмалары биналарында һәм территориясендә, дәүләт хакимияте органнары урнашкан биналарда тәмәке тарту тыела иде.
Кыш җитә
Русия дәүләт гидрометеорология үзәге быелгы кышны узган елга караганда салкынрак, ләкин гадәти нормада булыр дип фараз итә. Росгидромет үзәге җитәкчесе Александр Бедрицкий сүзләренчә, бу фаразның дөреслеге 70% тирәсе. Тагын шунысын да искәртте ул: соңгы елларда температура нормасы гадәттәгедән югарырак булган кышлар күбәйгән.
Ә инде якын көннәргә күз салганда, мөгаен, матур көннәр инде бетәр. Алдагы атнада синоптиклар матур фаразлар белән сөендерми, яңгырлар вәгъдә итә. Октябрь ахырында температураның нульнең аскы ягын күрсәтеп алуы да ихтимал.
Ирексез матбугат кайда?
“Чикләүләрсез репортерлар” халыкара оешмасы докладында күренгәнчә, Русия төбәкләрендәге матбугатның хәле киеренке дип билгеләнгән. Бигрәк тә җирле матбугат чараларының эчтәлеге борчуга сала. Күп басмалар сәяси актуаль темалардан читтәрәк торырга тырыша, үз эшчәнлекләренә зыян килүдән курка, диелә әлеге документта.
Гаделсезләр исемлегендә безнекеләр
Мәскәү – Татарстанның өч эре ширкәте – “КамАЗ”, “Соллерс” һәм “Татнефть” – Русиянең иң гаделсез 50 ширкәтләре исемлегенә кертелгән. Республика җитәкчеләренең кризис вакытында “каешны кысарга” өндәвенә карамастан, бу ширкәт җитәкчеләренең хезмәт хаклары гади хезмәткәрләрнеке белән чагыштырганда берничә дистә тапкыр күбрәк икән.
Шимбәдә slon.ru сәхифәсе Русиянең 50 иң гаделсез ширкәте исемлеген бәян итте. Чаллының “Соллерс” ширкәте бу исемлектә 11нче урында. Уртача эш хакы 15 мең сум булганда, ширкәт җитәкчеләре аена миллионнан артык ала икән. “Татнефть” ширкәте исемлектә – 29нчы, “КамАЗ” – 32нче.
Көзге ярминкәләр башлана
Аның беренчесе 19 сентябрьдә булачак. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 17 октябрьгә кадәр һәр шимбә саен үткәрелер дип көтелә.
Талантларны барлыйлар
26 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының концертлар залында “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге чираттагы кастингын уздыра: җырчылар һәм юмор осталарын эзли. Конкурсантлардан бер халык һәм бер эстрада җырын башкару сорала. Юмористларга исә монолог сөйләп күрсәтәсе.
Кастингтан узган иң-иңнәрне “Барс-Медиа” компаниясе үз канаты астына алып, зур сәхнәгә менәргә ярдәм итәчәк.
Легендар космонавт – ТДГПУда
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының актлар залында Русия Федерациясенең очучы-косманавты, Русия Герое Авдеев Сергей Васильевич белән очрашу үтте. Аңа кадәр аны вуз ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов кабул итте.
Тумышы белән Самара якларыннан булган бу космонавт үз гомерендә өч тапкыр космоска очкан, җир әйләнәсендә 747 көн 14 сәгать 13 минут булган. Бу рекорд хәтта Гинессның рекордлар китабына да кертелгән. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында оештырылган әлеге кичәне укыту эшләре буенча проректор Фираз Харисов ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, Сергей Авдеев шулай ил буйлап укучылар, студентлар белән очрашып, сәламәтлек темасын пропагандалап йөри икән. Сергей Васильевич үзе күргәннәрне бәйнә-бәйнә сөйли. Ул очкан “Мир” орбиталь станциясе Русиядә 8нче һәм 15 ел яхшы гына эшләгән.
Студентлар бу очрашуны бик зарыгып көткән ки, хәтта залда бер генә дә буш урын юк иде, төрле темага сораулар да “явып”кына торды. Ул аеруча “сәламәт тәндә генә сәламәт акыл” төшенчәсен аңлатырга тырышты. “Сәламәтлекне саклау үзебездән тора. Менә без хәтта космоста вакытта да көненә икешәр тапкыр физик күнегүләр ясыйбыз. Төрле чыныгу чаралары да комачау итми. Сез булачак педагоглар моңа аеруча нык игътибар итәргә тиеш. Барлык фәннәр дә галәм белән бәйләнгән. Очучыга исә педагогик, юридик, техник, фәлсәфә кебек белемнәрнең берсе дә комачау итми. Сезнең уку йортында исә боларның барысы да бирелә икән бит. Кем белә, киләчәктә арагыздан берәү киң галәмгә дә очар, – диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп. Студентлар исә аны зур алкышларга күмде. Алар космоста барган тормышны видео язмадан да күрде. Әйтик, ничек итеп чәй ясау, чәч кистерү, ашау-эчү, спорт белән шөгыльләнү һ.б. эшләр, хәтта җәнлекләр һәм үсемлекләр белән уздырылган тәҗрибәләр дә бик кызык иде. Очрашуның истәлеге итеп данлыклы очучыга ТДГПУ студентларының иҗади эше – картина бүләк ителде.
Спекуляция тәртипкә керә
Русия Дәүләт Думасы “Русиядә сәүдә эшчәнлеген дәүләт көйләве турындагы” законны беренче укылышта кабул итте. Әгәр бу закон гамәлгә куелса, товарны сәүдә оешмаларына тарату, сату һәм конкуренцияне яклау тәртипкә салыначак. Закон үтәлешен Русия Федерациясе антимонополия хезмәте (ФАС) контрольдә тотачак.
Закон проектында игътибарга алынган иң мөһим факт – сатылган товар өчен акчаның җитештерүчеләргә үз вакытында кайтарылуы. ФАС бу законны бозучыларга 500 меңнән бер миллион сумга кадәр штраф сала ала.
Думада икътисади сәясәт һәм эшмәкәрлек буенча комитет башлыгы Евгений Федоров сүзләренчә, яңа закон проектының әһәмиятен әлегә билгеләү кыен. “Ләкин ул сәүдә базарында югары цивилизацияле тәртип урнаштырырга булышыр”, – ди депутат. Иң мөһиме, хәзер сәүдәгәрләр җитештерүчеләргә җайсыз, отышсыз шартлар тәкъдим итә алмаячак. Югыйсә моңарчы бездә җитештерү түгел, ә сату гына файдалы иде.
Милициядә шик бар
Кеше хокуклары буенча Европа суды Чаллы шәһәрендә яшәүче Фәния Хәйруллина шикаятен кабул итеп алды.
2002 елның 14 сентябрь төнендә 51 яшьлек Җәүдәт Хәйруллин Татарстанның Тукай эчке эшләр идарәсе бинасында 5нче кат балконында асылынган килеш табыла. Шул чордан бирле милиционерларга карата эш 20 тапкыр кузгатылган һәм туктатылган. Мәрхүмнең хатыны Фәния Хәйруллина үтенече буенча эшне Казан хокук яклау үзәге юристлары тикшерергә керешә һәм юристлар Хәйрулинның үз-үзенә кул салуы милиционерлар тарафыннан җәзалану белән бәйле дип шикләнә.
Сүз уңаенда: 2002 елда Тукай районы эчке эшләр бүлегендә начальник, милиция полковнигы Рәмзил Сәләхов булган. Хәзер ул биш эшчене кыйнауда һәм атып үтерү белән куркытуда гаепләнә.
Узган елның декабрендә адвокат Ирина Хрунова зыян күрүчеләр исеменнән Җәүдәт Хәйруллинны нигезсез тоткарлау һәм җәзалау, шулай ук Җәүдәтнең үлемен нәтиҗәсез тикшерүгә шикаять итә. Нәтиҗәдә, Яңа Савин район суды 250 мең сум күләмендә Русия Финанс министрлыгыннан әхлакый зыянны каплау турында карар чыгара. Фәния Хәйруллина бу акчаны язын ала. Казан хокук яклау үзәге юристлары мондый суд карарының үз көченә керүне кешенең милиция хезмәткәрләре гаебе белән вафат булуын тану белән бер дип бәяли. Ләкин 1 августта милиционерларга карата кузгатылган эш яңадан туктатыла. Монысы инде 20нче карар. Хокук яклаучылар әлеге документны законсыз дип судта тикшертмәкче. Ә хәзер аның Европа судында да тикшерелү ихтималы бар.
Татарлар турында мәгълүмат кирәк
Татарстан Дәүләт Шурасы хөкүмәтнең Баш архив идарәсенең татар халкы тарихы турында документлар җыю эшен көчәйтүен тели. Бу турыда Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдерде.
Комитет утырышында Вәлиев: “Мөмкинлек булса, татарлар турындагы барлык тарихи документларны Казанга туплап, аларны халыкка җиткерү эшен көчәйтергә кирәк”, – диде. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстандагы кебек Татарстанда да шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрә башларга тәкъдим итте.
Уфада дуңгыз гриппына каршы вакцина эшләнде
Бу хакта Уфаның ”Иммунопрепарат” ширкәтенең матбугат үзәге хәбәр итте. Вакцинага “Пандефлю” дигән исем бирелгән. Ул малларда тикшерелү өчен Русиянең Җанварлар токсикологиясе институтына җибәрелгән. Тикшерү уңышлы үтсә, ноябрьдән күпләп җитештерелә башлаячак.
Бизнес алып бару буенча Русия 120нче урында тора
Дөнья банкы бизнес алып бару өчен иң кулай илләр исемлеген булдырды. Исемлеккә 183 ил кергән. Беренче бишлек былтыргыдан әллә ни үзгәрмәгән. Сингапур, Яңа Зеландия, Гонконг, АКШ, Британия илләре. Беренче унлыкка исә, Дания, Ирландия, Канада, Австралия һәм Норвегия кергән. Русия бу исемлектә, былтыргыдан 2 баскычка түбән төшеп, 120нче урынны алган. Элекке СССР илләре белән чагыштырганда, Русия дистәләгән илдән калыша. Мәсәлән, Грузия исемлектә – 11, Эстония – 24, Литва – 24, Азәрбайҗан – 38, Кыргызстан – 41, Белоруссия – 58, Казахстан 63нче урында тора.
Безгә ни комачаулый?
Русия Президенты Дмитрий Медведев Русия икътисадының нәтиҗәсе түбән булуын социаль тармакның Советлар иленнән үзгәрешсез диярлек калуын, демократиянең ныгымавын, Кавказдагы тотрыксызлыкны илнең төп проблемалары дип билгеләп үтте. Демографик проблемалар янына җиһазларның искерүе, яңа заманча технологияләрнең кертелмәве дә өстәлә. Моны августта булган Саяно-Шушенск гидроэлектростанциясендәге һәлакәт тә раслый. Ростехндзорның махсус комиссиясе фаҗигагә станциядәге икенче агрегатны файдаланудагы төгәлсезлекләр һәм саклану системасының сафтан чыгуы сәбәпче дип тапкан.
ГЭСны тулысынча торгызу берничә елга сузылачак дип фаразлана.
Әлеге фаҗига, Русиядәге техноген проблемалар хакындагы тулырак язманы 3нче биттән укый аласыз.
Уйлап җиткерелмәгән гамәл
Татар халкы, шул исәптән башка милләт кешеләре яратып йөри торган Г.Камал театры үткән елның октябрендә үз эшенә үзгәрешләр кертте. Ягъни сәгать кичке алтыда була торган спектакльләр җидедә куела башлады. Белмим, бу нинди уй белән эшләнелгәндер. Әмма әлеге үзгәреш күп тамашачыны канәгатьләндерми. Ник дигәндә, сәгать җидедә башланган спектакль унда гына тәмамлана. Ул вакытта инде шәһәр транспорты йөрүдән туктаган була. Ярар, шәһәр үзәгендә яшәүчеләр әллә ни зур кыенлык кичермәс. 2-3 тукталышны җәяү кайту йокы алдыннан әйбәт кенә ул. Үз машинасы белән йөрүчеләр өчен дә бу зур проблема түгел. Ә үзәктән еракта яшәүчеләр, әйтик, Юдино, Каравай, Дәрвишләр бистәсеннән килүчеләр ничек кайта, ди?! Такси тотсаң, аңа театр билеты бәясеннән дә күбрәк түләргә кирәк. Бу бөтен кешенең дә хәленнән килми. Шул сәбәпле театр күп тамашачысын югалтырга мөмкин. Бу инде аның эшендә сизелә башлады. Декабрь аенда үзем дә Т.Гыйззәтнең күпме карасаң да карап туймаслык “Казан сөлгесе” дигән музыкаль комедиясенә барган идем. Тамаша сәгать унда гына бетә диделәр. Тамашачы залның яртысын гына тутырды. Ничек кенә күңелле булса да, мин дә сәгать тугызда чыгып киттем. Элек алтыда башланган тамаша тугызда бетә иде. Ул вакытта шәһәр транспорты да йөри.
Хәзер театрлар тамашачы җыя алмыйча аптырый. Бер билет алсаң, икенче спектакльгә бушлай билет бирү акциясе дә кертеп карыйлар. Нәтиҗәсе генә бик сизелми әле. Мин дә көндезге тамашаларга гына баргалый башладым. Бу минем фикер генә түгел. Күпләрнең ризасызлыгын ишетергә туры килә. Театр хуҗалары гади халык фикеренә дә колак салсын иде.
Сөләйман ШАКИРОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии