- 15.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №37 (16 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Нацизм һәм Гитлерның фашистик идеяләрен тарату бөтен дөньяда тыелган хәзерге чорда татар җәмәгатьчелегендә сугыш чорының катлаулы тарихы кызу бәхәс уята. Ул башлыча Муса Җәлил шәхесе белән бәйле.
Җәлил иҗатын гомере буе өйрәнгән Рафаэль Мостафин фикеренчә, Фәүзия Бәйрәмова үз язмалары, Әхмәт Сәхапов “Барбаросс инкыйразы” драмасы өчен рухи яктан җинаять эшләүче булып санала ала.
– Сезгә яла яксалар, җинаять кылгансыз дисәләр, сезнең судка бирергә хокукыгыз бар. Без дә шулай итеп Җәлил абруен, дәрәҗәсен саклыйбыз. Яланы фаш итәргә тиешбез дип саныйбыз, – ди Мостафин.
“Мирас” журналының 6-7нче саннарында басылып чыккан “Барбаросс инкыйразы” драмасында Муса Җәлил образы бөтенләй булмаса да, әлеге әсәрдә Гитлер Муса Җәлилне мактый, аңа нәшрият һәм башка мөмкинлекләр бирүен әйтә. Мостафин исә бу сүзләрне Җәлилгә ягылган зур яла дип бәяли.
– Фәүзия Бәйрәмовамы, Әхмәт Сәхаповмы – Муса Җәлил исемен пычрата икән, мин ялганга каршы чыгарга, фаш итәргә кирәк дип саныйм, – диде ул.
Шушы әсәре өчен “Мирас” журналы мөхәррире Ә.Сәхапов Татарстан Язучылар берлегеннән дә чыгарылды. Мостафин сүзләренчә, язучыны берлектән чыгару демократия принципларын бозмый. “Кеше җинаять кылса, аны берлектән чыгару турында идарә уставында язылган. Монда демократияне бозу юк”, – ди Рафаэль Мостафин. Бу очракта җинаять сүзе туры мәгънәсендә кулланылмаган дип уйларга кирәк. Чөнки җинаять бары тик суд аша гына ачыклана.
ИЛ БӨТЕНЛЕГЕ ӨЧЕН БОРЧЫЛУ
Эзтабар әдип Җәлил намусын гына саклап калмый, Русия дәүләтен, аның бөтенлеген дә кайгырта. Фәүзия Бәйрәмованың “Ватаным Татарстан” газетасында басылган язмасында Германиядә яшәүче Гариф Солтанның татарларның барыбер тиздән дәүләт алачагы турында әйткән сүзләре дә бар иде.
– Фәүзия Бәйрәмова Гариф Солтан сүзләрен генә кабатлый. Г.Солтан Русияне таркату, көчсезләндерү өчен эшли. Аның фикеренчә, Русия барыбер бетәчәк. Ерак Көнчыгышны кытайлар, японнар, кореялылар басып алачак. Ул татарлар да дәүләт алырга тиеш дип уйлый, – ди Мостафин һәм моны татарлар өчен яман бер нәрсә итеп сурәтләргә тырыша.
Язучы шулай ук: «Гариф Солтанның сугыш вакытында алманнарга әсирлеккә эләгеп, аларга хезмәт итүен барыбер кичерә алмыйм. Ә инде аның сугыштан соң татар милләте өчен эшләвен мин өйрәнмим”, – ди.
Советлар берлегендәге югары хәрби һәм дәүләт җитәкчелегенең җибәргән хаталары аркасында икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан да, сугыш вакытында да әсирлеккә эләккән Кызыл армия солдатлары һәм офицерларының саны берничә миллион булган. Генерал Власов җитәкчелегендәге Русияне азат итү армиясендә генә дә бер миллион совет солдаты исәпләнгән. Аларның күпчелеге – рус. Сугыштан соң исән кайтканнары төрмәдә, лагерьда газапланган. Кайберәүләр әле дә исән.
Җәлилне яклау, аның батырлыгын исбатлау үзеннән-үзе шул миллионлаган ватандашны җинаятьчелектә гаепләүне аңлатамы? Татар җәмәгатьчелегендә барган бәхәс шуны ачыкларга тырыша.
МӘСКӘҮДӘ ДӘ БЕЛӘЛӘР
“Мирас” журналының соңгы саны июль аенда басылып чыкты. Август, сентябрь саннары әлегә күренми. Журналның баш мөхәррире Сәхапов: “Мирас”ны нәшер итүне тыйдылар”, – дип зарлана. Әмма ул: “Бирешергә җыенмыйм, журналны Русиянең башка губерналарында эшләячәкмен”, – ди.
Русиянең башка губернасы Татарстанның ут күршесе Башкортстан булып чыкты. Гәрчә Башкортстанның рәсми статусы әлегә республика булса да. Аның сүзләренчә, “Мирас” һәм “Сабыйга” балалар журналын Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов чыгарырга ярдәм итәчәк икән.
Сәхапов сөйләвенчә, “Мирас” журналына, аның баш мөхәрриренә алып барылган һөҗүмне Мәскәүнең зур түрәләре дә ишетеп алган. Бу турыда Европада да беләләр. Әле болай гына да түгел, мөхәррир сүзләренә ышансак, ЮНЕСКО оешмасы Әхмәт Сәхапов белән Әсфир Яһүдингә пьеса өчен Кол Гали бүләге дә бирәчәкләр икән.
“МИРАС”ТА УТ ЮК
Казан шәһәренең Чистай урамында урнашкан “Мирас” редакциясендә ут юк. Сәхапов сүзләренчә, журнал хезмәткәрләре өйдә эшли. Ә ул үзе эш бүлмәсен саклап утыра. Әмма утны бетерү Муса Җәлил турында яңа фикер әйтү белән бәйле түгел. Шул ук бинада эшләүче “Мәгърифәт” газетасы мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтов әйтүенчә, “Мирас” ел башыннан бирле утка акча түләми. Ә калган редакцияләр электр өчен “Мәгърифәт” газетасы аша түли икән. “Утны кистеләр, 7 компьютер юкка чыкты, өч кешебез авырып ята”, – ди Сәхапов. Ул утны бетерүдә Хөсәен Вәлиәхмәтовны да гаепли. “Башка редакцияләр җыелышып, “Мирас” өчен дә акча түләп карадык. Аларга бик ярдәм итәсебез килде. Әмма Сәхапов үзенең кирелеге белән журналның укучылары булмавын яшерергә теләде. Әллә кемнәргә шикаятьләр язып бетерде. Әмма электрны өзүдә үзенең гаепле булуын килеп аңлатып киттеләр”, – ди Вәлиәхмәтов.
“МИРАС” СӘХАПОВЛЫ БУЛАЧАКМЫ?
Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов: “Мирас” журналының киләчәк язмышы турында бернәрсә дә әйтә алмыйм”, – ди. Ә газета-журналларны кулда тотучы “Татмедиа” “Мирас”ны нәшер итәргә җыенмауларын әйтә.
“Мирас”ның баш мөхәррире Сәхапов журнал чыгаруны туктатуда язучы Туфан Миңнуллинны гаепли. Миңнуллин исә: “Мин журналны саклап калу өчен йөрим”, – ди. “Сүз Сәхаповны алу турында бара. Журнал аның исеменә теркәлгән икән. Аның сүзләреннән сак булыгыз, ул – яла ягучы. Бөтен язучыларны пычратып бетерде инде. Элек-электән журналны ябарга телиләр дип, гайбәт таратып, безгә каршы кешеләр котыртып йөрде. Без аны Җәлилгә яла якканы өчен берлектән дә чыгардык”, – ди Туфан Миңнуллин.
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, драматург “Татмедиа” оешмасы белән “Мирас” журналының киләчәк язмышы турында сөйләшкән. Миңнуллин сүзләренчә, “Татмедиа” “Чын мирас” исемле журнал чыгару артыннан йөри. Әмма баш мөхәррире инде башка кеше булачак.
Саша ДОЛГОВ
P.S. Мәкалә уңаеннан “Азатлык” интернет форумында язылган кайбер фикерләр.
Мин Гариф Солтанны уңай яктан язган өчен «рухи җинаятьче» булып чыгам икән! Минем язмаларда Муса Җәлил турында, гомумән, бернәрсә юк бит, чөнки максатым совет иле өчен корбан булганнар турында түгел, әсирлек шартларында да татар халкы өчен көрәшүчеләр турында язу иде. Ә Русия империясенә, Сталин палачларына ул кирәк түгел, аларга татарның азатлыгы да, аның өчен көрәшкән кешеләр дә! Хәзер Муса Җәлил исеме белән милли азатлык көрәшчеләренә һөҗүм итәләр, Рафаэль Мостафин – шуларның әйдаманы. Хурлык!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, Чаллы
***
Иптәш Мостафин үзенең чын йөзен, ниһаять, ачып салган. Хәзер маска алып ташланды.
Вил МИРЗАЯНОВ, АКШ
Җәлилгә теш кайрап, Р.Мостафинга пычрак ату сезнең кем булуыгызны күрсәтә, Мирзаян, Бәйрәмовалар. Тәүбә итегез, татарны Гитлер дусты итеп күрсәтергә ни хакыгыз бар?!
Чулпан,
Шарлыктан
Чулпан, сезнең мантыйкка иярсәң, Җәлилнең Сталин дусты булуы хәерлерәкме? Гитлеры да, Сталины да бер бандадан, икесе дә фашист. Икесе дә миллионлап кеше үтергән.
Алмаз,
Уфа
Бүген Гариф Солтан татар милләтенә якынрак, чөнки ул гомер буе милләт өчен эшләгән шәхес. Ә Р.Мостафин ул – совет хөкүмәтенә эшләде, М.Җәлил дә совет хөкүмәте өчен үзен корбан кылды. Хәзер совет хөкүмәте юк.
Мөхәммәт, Мәскәү
Фәүзия апа әйткәнчә, монда бит Муса Җәлилне пычратырга беркем дә җыенмый. Сүз тарихи эзләнүләр турында бара, ә моны беркем дә тыя алмый. Акны кара белән бутарга ярамый.
Марат, Казан
Власов ватанпәрвәр?
Чит илдәге рус православие чиркәве генерал Андрей Власовны Русиягә хыянәт иткән сатлыкҗан дип атау белән килешми.
Чит илдәге рус православие чиркәвенең Әрхәрәйләр җыены үзенең сентябрь утырышларында чиркәү тарихчысы Георгий Митрофановның “Русия фаҗигаләре. ХХ гасыр тарихының “тыелган” темалары” исемле китабы мәсьәләсен карады. Чиркәү әлеге китап, бигрәк тә аның генерал Власов турындагы өлеше тирәсендә купкан кайнар бәхәскә борчылу белдерә.
“Власовчылар” дип аталучылар, ягъни рус азат итү гаскәренә нигез салган хәрәкәткә керүчеләр бик зур фаҗигагә дучар булган. Ни генә булмасын, аны мөмкин кадәр алфикерсез һәм объектив бәяләргә кирәк. Шундый фикерләүдән башка тарих фәне сәяси публицистикага әйләнә. Узган гасырның хәлиткеч елларында Русиядә һәм Русия белән булган хәлләрне яхшырак аңлар өчен, тарихи вакыйгаларны аклы-каралы гына бәяләүдән котылырга кирәк. Генерал А.А.Власов гамәлләрен сатлыкҗанлык дип бәяләү – ул чактагы вакыйгаларны өстән генә уйлап гадиләштерү дип саныйбыз”, – диелә чит илдәге рус православие чиркәвенең рәсми интернет сәхифәсендә. Анда шулай ук читтәге русларның, шул исәптән рус азат итү гаскәрендә катнашканнарның генерал Власовны тарихи Русияне аякка бастыру өчен Алласыз большевизмга каршы көрәш символы итеп күрүе турында әйтелә.
Генерал Власовка һәм власовчыларга ул чактагы шартларда башкача эш итәргә мөмкин булганмы дигән сорауга килгәндә, “Без киләчәктә рус тарихчылары ул чактагы вакыйгаларга гаделрәк карар дип өметләнәбез”, – диелә. “Генерал Власов һәм аның тарафдарлары Русиягә хыянәт итүчеләр булганмы дигән сорауга без, һич тә юк, дип җавап бирәбез. Аның барлык гамәлләре нәкъ менә Ватан өчен булган, ул большевизмның җиңелүе көчле Русия яңаруына китерер дип өметләнгән”, – ди әрхәрәйләр җыены.
Элекке совет генералы Власов 1942 елда әсир төшеп, рус азат итү гаскәрен оештыра. Алар совет гаскәрләре басып алган җирләрдә нацистларга ярдәм итә. Мәскәү патриархаты иске рус мөһаҗирләренең Власовка уңай каравын әйтеп, чит илдәге рус православие чиркәвенең әрхәрәйләр җыены белдерүе алар өчен әзерләнгән булырга мөмкин, ди.
Язучы һәм сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова “Азатлык” интернет сәхифәсе форумында болай дип белдерә: “Чит илләрдәге рус әрхәрәйләренең Власовны яклап чыгуы уйландыра, әлбәттә. Я аларга яңа фактлар ачылган, яисә моны Мәскәү белән килешеп эшли. Мәскәү бу темага астан «фатиха» биреп, өстән кисәргә дә мөмкин, ягъни хәзер Русиядә Власовны һәм легионерларны “талау” кампаниясе башлану ихтимал. Тик торганда темага ябыша алмыйлар бит инде, ә монда сәбәп бар…
Власов турында мин дә Гариф абый Солтаннан сораштырган идем. Аның рус азатлык гаскәрендә 5 меңгә якын татар да булган икән, аларның кайберcе соңыннан Идел-Урал легионына күчкән. Власов актив рәвештә татар-башкортларны үз армиясенә тартырга тырышкан, әмма Гариф абый әйтүенчә, аның төп максаты – большевикларсыз УРЫС ИМПЕРИЯСЕН торгызу булган, анда татар бәйсезлегенә урын каралмаган. «Шуңа күрә бөтен легионнар да Власов гаскәренә керүдән баш тартты, – диде Гариф абый. – Без алманнарга да шуны аңлата алдык, татарга урыс империясе түгел, үз милли бәйсез дәүләте кирәк, дидек. Алманнар моның белән килеште». Әмма җәлилчеләр белән булган вакыйгалардан соң, кайбер алман хәрбиләре, Власов тәкъдиме белән Идел-Урал легионын тагын рус азатлык армиясенә кушарга омтылып карый. Монда инде алман галимнәре, тарихчылар, бигрәк тә фон Менде татарларны урыс гаскәренә куштырмас өчен бөтен көчен куя. Шулай итеп, Идел-Урал легионы татарның азатлыгы өчен көрәшә торган мөстәкыйль берләшмә булып, тарихка кереп кала.
Наиф АКМАЛ
Комментарии