Иске «Лада»да 277 км/сәг?

Татарстанда юл хәрәкәтен күзәтү камералары урнаштыру белән бергә интернетта кемнең ничә мәртәбә кагыйдә бозып, ничә сум штраф түләргә тиешлеген карау мөмкинлеген бирүче сәхифә дә булдырылды. Gibdd.tatar.ru сәхифәсенә кереп, машинага беркетелгән дәүләт номерын гына язасың да түләнмәгән штраф бурычыңны белә аласың. Бу күзәтү камералары, гади хезмәткәрләреннән аермалы буларак, югары түрәләр машиналарының кагыйдә бозуын да теркәп бара.

“ОЛЫ АБЗЫЙ АРБАСЫ”НА ЗАКОН “НЕПОЧЕМ”

Юл хәрәкәтен күзәтүчеләр, гадәттә, дәүләт номерында ОАА хәрефләре булган, халык телендә «Олы абзый арбасы» дип йөртелгән машиналарны юлда туктатмый. Ә интернеттагы Gibdd.tatar.ru cәхифәсендә күптән түгел генә шактый зур түрәләрнең машиналары дистәләрчә мең сум штраф җыйганлыгын күреп була иде.

Мәсәлән, Югары суды рәисенең машинасы бер ел эчендә 58 мәртәбә тизлеген рөхсәт ителгәннән арттырып, 31 мең 300 сумлык штраф җыйган. Президентның һәм хөкүмәтнең эчке идарәләре җитәкчеләре машиналары 7-8 мең сум штрафлы. Министрлар машиналары штрафы да дистәләгән мең белән исәпләнә иде.

Әмма, ни сәбәпледер, бер көнне интернетта түрәләр машиналарының канун бозуы турында мәгълүматны күреп булмый башлады. Теге яки бу исеменә язылган номерын җыйгач, сәхифәдә “берни дә табылмады” дигән язу гына чыга. Димәк, моңарчы камералар һәм компьютерлар үзләре генә автомат рәвештә башкарган бу эшкә хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә кулы тигән дип уйларга була.

ИСКЕ МАШИНА ШӘП ҖИЛДЕРӘ

Ә менә Казанда яшәүче Сергей Меньшиков бу камераларның ялгышуын суд аша раслатырга тели. Аңа ЮХИДИдән үзенең ВАЗ-21099 машинасында сәгатенә 277 чакрым тизлектә барып канун бозуы турында язу килгән. Анда иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Дәрвишләр бистәсеннән Казанга барганда тизлекне рөхсәт ителгәннән сәгатенә 217 чакрымга арттыруы язылган.

“Ул юлда иртәнге тугызда машина тулган, җәяүле тизлеге белән генә диярлек хәрәкәт итәргә мөмкин. Анда көн саен йөрим һәм күзәтү камераларының кайда булуын да бик яхшы беләм”, – ди Сергей. Җитмәсә, бу машинаның техник документында аның иң күбендә сәгатенә 160 чакрым тизлек белән генә хәрәкәт итә алуы язылган. Боларның барысына да карамастан, камера төшереп алган фотода Сергей Меньшиков йөрткән иске машина сәгатенә 277 чакрым тизлек белән барган диелгән.

Күптән түгел ЮХИДИгә шикаять белән бер бабай мөрәҗәгать иткән. ЮХИДИдән килгән хатта аның “Ока” машинасында сәгатенә 150 чакрым тизлектә чабуы турында язылган. Идарәдә бу хәлне тикшергәннән соң, моның техник хата булуын таныганнар.

Гади машинаның, ә сүз биредә Самара “Лада”сы турында бара, сәгатенә 277 чакрым тизлектә бара алмаганлыгын дәлилләү җиңелрәк булса да, сәгатенә 60 чакрым тизлек белән генә йөрү рөхсәт ителгән урында 80-90 чакрым тизлектә барган дип теркәлгән очракларның техник хата булуын дәлилләү мөмкин түгел диярлек. Шулай да адвокатлар инде хата буларак рәсми рәвештә танылган шул бер очракны да киләчәктә судта файдаланып була, ди. Бер тапкыр ялгышкан техника икенче яки өченче тапкыр ялгыша алмый дип һичкем әйтә алмый.

Наиф АКМАЛ

www.azatliq.org

Комментарии