Гаишник, син хаклы түгел!

Гадел законнар, тигез юллар, кирәкле билгеләр, акыллы, намуслы инспекторлар һәм законнарны үтәү кирәклеген аңлаган шоферлар булганда гына, юлларда иминлек яхшырачак, ә моңа үзара хөрмәт аша гына ирешеп була.

Бервакыт ике шоферның бәхәсләшүенә шаһит булырга туры килде. Берсе икенчесен орыша.

– Син ник гаишник күрсәң, туктап бетәсең, кырык дип язылган урында утыз белән барасың, – ди.

Ә тегесе:

– Алай иткәнне гаишниклар ярата, туктатып тормыйлар, – ди.

– Туктатса ни булган? Нидән куркасың?

– Алар бәйләнергә сәбәп эзли бит.

– Курыкканнан эзлиләр дә, акчасын да каералар. Мин, мәсәлән, гомумән, гаишник туктаткач, машинасыннан төшеп, гаишник каршына чыгып баскан шоферларны хөрмәт итмим.

– Ул чагында бөтенләй бәйләнәчәкләр.

– Ничек инде тик торганда кешегә бәйләнеп була. Мин ишегемне дә ачмыйм. Тәрәзәне аз гына төшереп инспекторны тыңлыйм. Документны сораса, шул ярыктан гына сузам. Берсенең дә бәйләнгәне юк. Киресенчә, хәерле юл теләп озаталар. Әгәр кагыйдә бозган булсаң, анысы башка мәсьәлә. Машинамнан да чыгам хәтта. Син закон буенча руль артыннан чыгарга тиеш түгел. Кем белә, бәлки, сине бандит туктатадыр. Хәзер азмыни юлда жуликлар?! Милиция формасын киеп кую берни тормый бит…

Менә шушы бәхәс беркайчан да исемнән чыкмый. Аеруча юлларда искә төшә. Чынлап та, юлда инспектор күрсә туктап беткән машинага тагылып бару ачуымны кабарта. 40 дип язган урында 30 белән мытырдаучылар эчне пошыра. Кырыйда утырып йөргән хатыным: “Дөрес эшлиләр”, – дип аларны яклый. Ләкин бездә кирәксә-кирәкмәсә эленгән юл билгеләре дә җитәрлек, юллары да әлди-хөлди. Инде синең юлдагы коллегаң да комачаулык тудыра… Бу ни инде?! Әнә шулай уйланып йөргән вакытта интернет сәхифәсендә кызыклы гына хәбәргә тап булдым. “Комсомольская правда” газетасы Чиләбе кешесе Юрий Панченко китабыннан аерым киңәшләр тәкъдим итә. “Гаишникка аның хаксызлыгын ничек исбатларга” дип атала ул.

Беренче правасын – мотоцикл йөртү хокукын Юрий Панченко 16 яшьтә ала. Соңрак җиңел машинага утыра. Инде аның шоферлык стажы – чирек гасыр.

– Юлда штраф турындагы беркетмәдән соң юл йөрү кагыйдәләре китабына чумып, вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр тикшерә башладым. Һәм еш кына нахакка хөкем ителгәнем дә ачыкланды. Үзем өчен киңәшләремне туплап, аларны автофорумга урнаштырдым… – дип сөйли Юрий.

Тиздән һәвәскәр автомобильчегә китабын чыгарырга ярдәм итүчеләр табыла һәм дөньяга “Юл патруль хезмәте белән мөгамәләдә киңәшләр” дип исемләнгән китабы чыга. Шунда ук юридик документлар, гаризалар, ышаныч бланклары да бирелгән.

ЮРИЙ ПАНЧЕНКОНЫҢ КАЙБЕР КИҢӘШЛӘРЕ

1. Сезне тизлекне арттырган өчен туктаталар

Инспектор сезгә радар күрсәткечен күрсәтә, ләкин анда сезнең машинагызның номеры фотосы да күренәме? Димәк, бу сезнең тизлек булмаска да мөмкин.

НИШЛӘРГӘ?

1.1. Радарның сертификаты һәм тикшерү акты булырга тиеш. (Административ хокук бозулар кодексы (КоАП). 26.8 ст.). Документларның төп нөсхәсен таләп итегез (КоАП 25.1 ст.). Әгәр юк икән, беркетмәгә язып куегыз: “Радарның күрсәткечләренә ышанырга ярамый, аңа документлар күрсәтелмәде”. Шулай ук радарның пломбалаган булуы белән дә кызыксыныгыз.

1.2. ЮХИДИда сезнең мәсьәлә каралган вакытта нәкъ менә шушы тип радар өчен инструкцияне тикшерегез. Аны интернеттан табарга була. Иң мөһиме: ул беркетелгәнме, юкмы, сизгерлек ераклыгы һәм башкалар исәпкә алынсын. Хәтта кояшта кызуы да радарның дөрес эшләмәвенә китерергә мөмкин. Белешегез, инспектор җитештерүче завод таләпләрен төгәл үтәде микән.

1.3. Соңгы чакрымда иң югары тизлекне хәтерендә калдыра торган маршрут компьютеры сатып алыгыз. Шаһитлар табыгыз, аларга үзегездәге могҗизалы приборны күрсәтегез. Игътибарларын компьютерның тибына, завод пломбасына һәм башка паспорт мәгълүматларына юнәлтегез. Әгәр инспектор, сезнең приборыгыз чүп дип, тыңларга теләмәсә: “Проблема юк, судта экспертиза үткәрүне таләп итәчәкмен”, – диегез.

1.4. ГОСТ таләпләренең 5.4.22 пунктында болай диелгән: максималь тизлекне чикләү билгеләре элгәреге билгегә караганда 20 км/сәг.тән кимрәкне билгели алмый. Мәсәлән, шәһәрдән читтә рөхсәт ителгән тизлек 90 км/сәг. Әгәр тизлекне 50 км/сәг.кә кадәр чикләргә кирәк икән, башта “70”лене куялар. Мондый таләп үтәлмәгән булса, беркетмәгә шикаять итәргә мөмкин.

2. Каршы килгән машинага фарагызны балкытып алып, алда юл патруль хезмәте булуын искәртәсез.

Тормыштан мисал. “Тугызлы” кышын тизлек чиген аз гына үтеп бара. Радарларны күреп, шофер кинәт тормозга баса: бер көпчәк бозлыкта, икенчесе асфальтта, нәтиҗәдә, каршы полосага, туп-туры автобус астына очып керә. Фаҗига: ике мәет. Шулай булгач, фараларыгызны яндырырга иренмәгез, моның белән бәлкем кемнеңдер гомерен саклап калырсыз.

НИШЛӘРГӘ?

2.1. Юл йөрү кагыйдәләрендә фараларны балкытып алуны тыючы пункт юк. Томанга каршы фараларга гына чикләүләр бар.

2.2. Әгәр сезне юлдагы “теләктәшлек өчен” туктаталар икән, шоферларны алдагы засада турында кисәтергә теләвегезне һич курыкмыйча әйтә аласыз. Инспектор барыбер беркетмә төзиме? Тик карап тормагыз, аңа үз киңәш-таләпләрегезне бирегез: ул әлеге кагыйдә бозуга туры килгән КоАП маддәләрен һәм ПДД пунктларын билгеләргә тиеш.

2.3. Инспекторның гаепләүләрен шаһитлар янында белдерүенә тырышырга кирәк. Аннан соң инспекторының законсыз гамәлләренә гариза белән прокуратурага китәсе.

2.4. Хәзер шәһәр читендә яндырылган фаралар белән йөриләр. Сез фарагызны кабызып алып, каршы килгән машинаны ерак утын якынына күчерүен сорадым, дип тә әйтә аласыз (ПДДның 19.2 пункты).

ГАИШНИКЛАРНЫҢ ҮЗ ФИКЕРЕ

– Сер түгел: юл патруль хезмәте инспекторлары арасында да шоферны кылмаган гамәлләрдә гаепләүче намуссызлар очрый, – дип җавап биргән “Комсомольская правда” газетасына Чиләбе өлкәсенең ЮХИДИ юл патруль хезмәте бүлеге начальнигы урынбасары Владимир Кобак. – Автомобильче дә юридик яктан грамоталы, үз хокукларын яклый алырлык булырга тиеш. Ләкин мондый басмаларда еш кына башка тон сизелә. Авторлар кагыйдә бозу өчен җаваплылыктан качу юлларын өйрәтә: әйтик, “Видеокамераларны ничек алдарга”, “Трубкага өрүдән ничек баш тартырга”, ләкин юллардагы һәлакәтләрнең күләмен барыбыз да белә. Бу нисбәттән гражданнарның юридик аңы үзгәрмәсә, ситуация дә үзгәрмәячәк.

СҮЗ АХЫРЫНДА: бу киңәшләр шоферларга ярдәм итми калмас, чөнки юллардагы иминлекне тәэмин итүче затлар арасында рекетирлык белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Бүген депутатлар да, ни сәбәпледер, инспекторларны яклый. Мәсьәләне кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйлаштыру белән генә хәл итмәкчеләр. Югыйсә, гадел законнар, тигез юллар, кирәкле билгеләр, акыллы, намуслы инспекторлар һәм законнарны үтәү кирәклеген аңлаган шоферлар булганда гына, юлларда иминлек яхшырачак, ә моңа үзара хөрмәт аша гына ирешеп була.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Сорау-җавап

Машинасыз калмагаең

Машина хуҗасы үлгәннән соң, генераль ышаныч язуы үз гамәленнән чыгамы?

Зәки Хәйруллин. Арча.

Генераль ышаныч язуы сезгә машинаны вакытлыча гына йөртергә хокук бирә. Шуңа күрә машина хуҗасы үлгәч, генераль ышаныч язуы гамәлдән чыга.

Акчаны түләмиләр

Машинамны страховкалаганда, алтын таулар вәгъдә иттеләр. Инде менә аңладым: акча түләве генә җиңел, ә кайтарып алу бик авыр. Машинамны бәрдергәнгә 30 көн вакыт үтте. Мин – каза күргән як. Ә страховка хакын һаман түләмиләр. Бу очракта нәрсә эшләргә?

Марат. .

Транспорт чараларын страховкалау турында ФЗның 13 маддәсе 2 пункты буенча машиналарны страховкалау компаниясе сезнең гаризага 30 көн эчендә җавап биреп, акча түләргә я түләүдән баш тартуын сезгә җиткерергә тиеш. Әгәр дә страховка буенча акчаны 30 көн эчендә түләмәсәләр, һәр көн өчен пеня өстәлә.

Эльмира ХӘСӘНОВА әзерләде

Комментарии