- 15.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №37 (16 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Даруларны ваклап сату бәяләре бер ел эчендә 30%ка арткан. Белгечләр бәянең шулай нык сикерүе нигезсез, ди. Дару бизнесы илдә иң төшемле эш санала. Җитештерү бәясе авыруга кадәр килеп җиткәнче ике мәртәбә артырга мөмкин. Ул азык-төлекне 3-4 тапкырга уздыра.
Казанда бүген 200дән артык аптека эшли. Аларның яртысы диярлек тәүлек әйләнәсендә сата. Кирәк икән, чылтыратып өйгә дә китертергә була. Икешәр аптекалы йортлар да бар. Халыкның 75%ы даими авырулы, димәк аптекаларның сатып алучылары беркайчан да бетмәячәк. Ә бәя артканнан-арта. “Дарулар ел башында нык кыйммәтләнде. Чирле кеше зарлана, әмма нишләсен, барыбер ала”, – ди дару сатучы Роза ханым.
Фәүзия Гаффарова аптекаларга һәр атна йөри. “Баш авыртудан, күздән дарулар эчәм. Юк кына дарулар да 300-400 сум тора. Аеруча чит илдә чыкканнарына якын килерлек түгел. Телевизордан, дарулар бәясе төшәчәк, диделәр. Шуны көтәбез”, – ди ул.
БӘЯЛӘР ТӨРЛЕ
Һәр аптека челтәрендә бәяләр төрле. Мәсәлән, авыртуны баса торган “Анальгин”ны алыйк. Ул 5 сум 65 тиеннән, 9 сум 55 тиенгә кадәр булырга мөмкин. Эзләнеп йөрсәң, даруның арзанлырагын табып була. 20 ел аптекада эшләүче Роза ханым сатып алучылар да аптекалардагы бәя төрлелеген тоя ди: “Бәянең төрлелеге, аларны күпләп сатып алу бәясенә бәйле. Халык, аеруча пенсиядәгеләр, түбән бәя эзли. Күрше аптекага китеп баручылар да бар”, – ди Роза ханым.
90% русияле даруны үз акчасына сатып ала. Кризис вакытында дарулар кыйммәтләнүнең гаилә бюджетына ни дәрәҗәдә бәрүен күз алдына китереп була. Татарстандагы Русия сәламәтлек күзәтү оешмасының (Росздравнадзор) фармацевтика бүлеге җитәкчесе Зәйнәп Хәсәнова әйтүенчә, бәянең төрле булуына татарстанлылар еш зарлана. Бу даруларның җитештерү оешмасыннан һәм җитештерү бәясенә сатуныкы өстәлү процентыннан тора. “Бәяне төрле аптека төрлечә куярга хокуклы. Министрлык даруларга чыгарылу бәясенә өстәү чиген билгеләде. Иң мөһиме, шул чиктән узмаска. Безгә килгән шикаятьләр әлегә берсе дә расланмады, рөхсәт ителгән иң югары бәядән артмыйлар”, – ди ул.
КИЛЕШМӘСӘҢ, ЗАРЛАН
Казан аптекаларындагы бәя белән килешмәүчеләр еш очрый икән. Андыйлар Нариманов урамында 63нче йортта урнашкан Русия сәламәтлек күзәтү оешмасына шикаятен язма формада калдыра ала. Даруны ялган дип уйлаган, бәясе белән килешмәгән, сатучылар тиешле ярдәмне күрсәтмиләр яки хезмәт итүләре начар дип тапкан һәр кеше канәгатьсезлеген белдерергә хокуклы. Тикшерүдә шикаять расланса штраф түләтәләр, эш хәтта судка да барып җитәргә мөмкин. Ә кабул ителгән шикаятьләр күп. Зар җыю буенча “алдынгы” челтәр – “Будь здоров” аптекалары, диләр.
“Даруның файдасын тоймаучылар, куркып, безгә мөрәҗәгать итә. Әмма аларның психологик куркулары дәлилләнми. Заводта сыйфатсыз дарулар чыгаруга каршы бездә дә зур көрәш бара. Шулай да аптекадагы кешеләрнең намуслы булуы мөһим. 2008 елда альбумин препараты сыйфатсыз дип табылды, быел әлегә андыйлар очрамады”, – ди Хәсәнова. Русиядә ялган дару чыгару проблемасы көннән-көн кискенләшә. Русия сәламәтлек күзәтү оешмасы белдерүенчә, үткән елларда “Но-шпа”, “Эссенцияле”, “Кавинтон” кебек дарулар ялган булса, бүген бу исемлеккә “Виа-гра” даруы да өстәлгән.
“Дару сату бизнес кына түгел, гади халыкка беренче ярдәм күрсәтү булса иде. Ә мондагы бәяләр ярдәм итми, киресенчә, бөлгенлеккә төшерә”, – ди аптекага дару алырга килүче Светлана ханым.
Ландыш ХАРРАСОВА
Русиядә үлем җәзасы кайтарылырмы?
Соңгы вакытта Русиядә үлем җәзасын кайтару ихтималы турында сүзләр куерды. Үлем җәзасы кайтарылган очракта, Русиягә Европа Шурасыннан чыгарга туры киләчәк. Страссбург судына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бетәчәк, дигән сүз.
Русиядә үлем җәзасын кайтару турында сүзләр юктан гына чыкмады. Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап, Чечня Республикасында җәмәгать суды эшли башлый. Кайбер юристлар шуның белән бергә Русиядә үлем җәзасы да кайтарылырга мөмкин, дип саный.
Эш шунда ки, 1999 елда Русиянең Конституция суды, илнең бар төбәкләрендә дә җәмәгать судлары кертелми торып, бер кеше дә үлем җәзасына хөкем ителә алмый, дигән карар чыгарган иде. Чечня җәмәгать суды булмаган соңгы төбәк иде.
УҢАЙЛЫ БИЛГЕСЕЗЛЕК
Русиядә үлем җәзасы 1996 елда бетерелде. Бу Европа Шурасына керү шартларының берсе иде. Ул вакытта ярлыкау комиссиясе Президент Ельцин таләбе белән барлык үлем җәзасын 25 ел яисә гомерлек төрмәгә үзгәртеп чыкты. Соңгы үлем хөкеме 1996 елда чыгарылды. 1997 елның апрель аенда Русия Европа килешүенең үлем хөкемен гамәлдән чыгаруны күздә тоткан алтынчы беркетмәсен имзалады. Дәүләт Думасы аны 1999 елның 5 маена кадәр расларга тиеш иде. Бу эш әлегәчә башкарылмаган.
Үлем җәзасын тыю турында канун өлгесе Думада 1997 елдан бирле ята, ләкин депутатлар аны тикшерергә ашыкмый. Җинаятьләр кодексының биш маддәсендә әле дә үлем җәзасын бирү күздә тотыла.
Шулай итеп, бер яктан үлем хөкемнәре чыгарылмый, икенче яктан бу җәза теләсә кайсы вакытта кайтарылырга мөмкин. Хокук яклаучы Лев Левинсон сүзләренчә, мондый билгесезлек сәясәтчеләргә уңайлы.
Дума депутаты Виктор Илюхин сүзләренчә, илдә үлем җәзасын кайтарырга теләүчеләр саны арта бара. Бу җинаятьчелек артуга табигый реакция, ди ул. Совет чоры белән чагыштырганда, хәзер Русиядә үтерүләр саны ике тапкыр күбрәк.
Левада үзәге үткәргән фикер белешүгә караганда, русиялеләрнең 53%ы үлем җәзасын кайтару ягында. Социологлар фикеренчә, бу чараны бигрәк тә аз керемле катламнар хуплый. Аларның хокук саклау оешмаларына ышанычы юк.
УРТА ГАСЫР ЧАРАСЫ
Үлем җәзасын кертүгә каршы булучылар бу чараны мәгънәсез дип саный. Адвокат Юрий Костанов сүзләренчә, Русиядә суд хаталары шактый күп, 10-20% чамасы. “Бер гөнаһсыз кешеләр үлемгә тартылырга мөмкин”, – ди ул.
“Үлем җәзасы җинаятьчелек мәсьәләсен хәл итми. Американың кайбер штатларында ул бар, кайберләрендә юк. Булганнарында җинаятьчелек ике тапкыр югарырак”, – ди сәясәтче Борис Немцов.
Думаның канунчылык комитеты рәисе Павел Крашенинников та үлем җәзасын кертүгә каршы. “Урта гасырлардан калган” җәза дип бәяли ул аны.
Конституция судының элекке рәисе урынбасары Тамара Морщакова сүзләренчә, дөньяның бар илендә дә халыкның күпчелеге үлем җәзасын хуплый. Ләкин канун чыгаручылар бу очракта халыкка иярергә тиеш түгел. “Әгәр Европа шурасыннан чыгарга телибез икән, ул чакта имзадан баш тартырга, чыкмыйбыз икән – беркетмәне расларга кирәк. Ә болай, кыз да булсын, буаз да булсын дип йөрү Русиягә килешми. Бу яктан Америка гаделрәк эшләде, үлем җәзасыннан баш тартырга теләмәвен ачыктан-ачык белдерде, – ди белгеч.
Али ГЫЙЛЬМИ
Русия бәласы – тузган инфраструктура
Совет чорының горурлыгы саналган Саяно-Шушенск электр станциясендә узган айда зур фаҗига булды. Көчле басымлы су бәреп кереп, турбин бүлмәләрен җимерде. 75 кеше һәлак булды, станция билгесез вакытка эштән чыкты.
Фаҗига сәбәпләрен ачыклаганда террор гамәле һәм кеше хатасы ихтималы кире кагылды. Хәзер тикшерүчеләр бу технологик каза булган, дигән фикер яклы.
Фаҗигадән соң бер атна үтүгә, Президент Дмитрий Медведев Русиянең технология ягыннан бик нык артта калганын таныды. “Эш бу фаҗигадә генә түгел. Гомумән, без бик нык калышабыз. Тиешле чаралар күрмәсәк, мондый бәлаләр кабатланырга мөмкин”, – диде Медведев.
“Коммерсантъ” басмасы язуынча, Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Саяно-Шушенск станциясенең мөшкел хәлдә икәнен 1998 елда ук әйткән булган. Ике ел элек Русиянең аудит палатасы станциянең 85% өлеше ашыгыч төзәтүгә мохтаҗ, дигән хисап бәян иткән. Ләкин моңа тиешле игътибар бирелмәгән. Хәзер станциянең хуҗасы Русгидро ширкәте, зур керемнәр казануга карамастан, яңарту эшләренә җитәрлек акча бирмәгән, дип гаеплләнә.
АКЧА КИРӘК
Тузган инфраструктураны күрер өчен, Хакасиягә барасы юк. Ул Русиянең һәр җирендә бар. Искергән трамвай, автобуслар, җимерек юллар. Җәй саен кайнар суларны сүндереп, су үткәргечләрен төзәтүләр.
Ләкин икътисад чәчәк аткан, тотрыклылык фонды 150 миллиард доллардан күбрәк булган чакларда да, Русия инфраструктурага зур игътибар бирмәде. Кремльдәге икътисад белгечләре бу акчаны илнең үзендә сарыф итү инфляцияне генә арттырачак, аны тышкы бурычларны каплау өчен тоту дөресрәк булыр, дигән фикерне алга сөрде.
Хәзер, кризис сәбәпле, тотрыклык фонды шактый кимеде. Шул ук вакытта Ренессанс-Капитал хисабына караганда, Русиягә үз инфраструктурасына йөзләгән миллион доллар салырга кирәк. “Русиядә соңгы 20 елда инфраструктурага бик аз акча тотылды, – ди Ренессанс-Капитал белгече Роланд Наш. – Хәзер аңа зур инвестицияләр кертергә кирәк, әлегә андый нәрсә күренми. Өлешчә, кризис аркасында”.
“ҮЛЕМ ЮЛЫ”
Ләкин акча булу гына җитми, ди белгечләр, аны әле дөрес итеп тота белергә дә кирәк. Кризис сәбәпле күп кенә төзелешләр тукталып калса да, кайбер купшы проектлар дәвам итә. Шуларның берсе – Мәскәү үзәген “Шереметьево” аэропорты белән тоташтырачак автострада.
Бу проектның максаты – шәһәрдә машина агымын киметү. Әмма Мәскәүнең архитекторлар шурасы киңәшчесе Алексей Клименко фикеренчә, ул киресенчә бөкеләр артуга китерәчәк.
Ул арада, Русиядә федераль юлларның яртысы федераль таләпләргә җавап бирми. Икътисади тәракъкыят министрлыгы мәгълүматына караганда, начар юллар аркасында Русия ел саен тулаем җитештерүнең 3% күләмендә зыян күрә.
Русиядә ике бәланең берсе – начар юллар дигән, әйтем бар. Әйтик, шундый юлларның берсе – Мәскәү –Уфа трассасы. Аның Татарстанга туры килгән Казан – Чаллы өлешен “үлем юлы” дип йөртәләр. Бу юл федераль трасса санала. Аннан тәүлегенә дистәләгән мең машина үтә. Шуңа да карамастан юлның зур өлешендә хәрәкәт ике яклы. Ел саен бу юлда дистәләгән кеше һәлак була.
Узган ел хөкүмәт инфраструктурага зур акча салырга вәгъдә иткән иде. Ләкин кризис бу ниятләрнең тормышка ашмавына китерде. Шушы вазгыятьтә белгечләр, һичьюгы, булган акчаны дөрес сарыф итәргә киңәш итә.
Али ГЫЙЛЬМИ
Башкортстан милициясе уяулыгын югалтканмы?
Милиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсенең Клин районы аша үтеп барган “КамАЗ” йөк машинасын тоткарлаган. Анда 2,5 мең чамасы хәрби кирәк-ярак булган.
Кайбер хәбәрләргә караганда, әлеге машина Ижау ягыннан килгән. Өстәмә арба да тагылган “КамАЗ”да мылтыклар да, салкын кораллар да, башка хәрби кирәк-ярак булган. Шунысы сагайта: әлеге йөктәге 120гә якын мылтык һәм башка корал бу машина йөге исемлегенә кертелмәгән.
Тагын бер нәрсә дикъкатьне җәлеп итә: әлеге йөкне озату өчен, документлар Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе тарафыннан әзерләнгән. Монысына ачыклыкны тәфсилле тикшерүләр кертер.
“КамАЗ” йөртүчедән сорау алулар башланган. Шикле йөкнең кайда һәм кемгә озатылуы хакында, тулы булмаса да, кайбер мәгълүматларны ул да бирер, мөгаен.
Фәнис ФӘТХИ
Авылда да урысча сөйләштермәкчеләр
Татар концертлары турындагы белдерүләр хәзер урысча да булырга тиеш. Авылда узган җыелышларның беркетмәләрен дә урысча язу мәҗбүри.
Комитет рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, моннан бер ел чамасы элек республика прокуроры Татарстан халыклары телләре турындагы канунга үз протестын белдергән. Һәм ул протестны рәсми рәвештә Татарстан Дәүләт Шурасына юллаган булган. Бу протестта телләр канунының ике маддәсенә үзгәрешләр кертү карала. Аның беренчесе җыелышларны нинди телдә алып бару һәм аларның белдерүләрен нинди телдә язуга кагыла. Мисал өчен, кечкенә генә милли авылда да, ул татар, чуаш, мари авылы булсынмы, андагы җыелышлар беркетмәсе, һичшиксез, урысча да булырга тиеш икән.
Вәлиев әйтүенчә, алар моның белән һич килешә алмаган. “Мәсәлән, татар авылында көтүче сайлап кую турында яки кое казу турында җыелыш булды ди, аның белдерүенең урыс телендә дә булуы кемгә кирәк? Бу Медведевка да, Путинга да кирәк түгел. Шул канун өчен генә кирәк килеп чыга”, – ди ул.
Разил Вәлиев шул өлкәдә Татарстан Югары судында да чыгыш ясаган. Ул аны татарча ясаячагын әйткән. Әмма судта тәрҗемәче таба алмаганнар. “Мин аларга иң югары судта тәрҗемәче таба алмагансыз икән, ничек инде кечкенә генә 20-30 йортлык авылда шундый кешене табу мөмкин булсын дидем”, – ди комитет рәисе.
Әмма Татарстан прокуратурасы бу фикер һәм суд карары белән килешмичә, мөрәҗәгатьне Русия Югары судына җибәргән. Һәм ул республика прокуратурасын яклап, канунга үзгәрешләр кертүне таләп иткән.
Моннан тыш, тагын бер маддәгә төзәтмәләр кертелгән. Вәлиев әйтүенчә, бу инде бөтенләй бернинди кысаларга сыймый. Анда төрле ярлык, тышлык, белдерүләрне урыс телендә дә бастыру турында сүз бара. “Моңа кадәр булган канунда татар концерты икән аны – татарча, урыс концерты икән урысча гына бастыру мөмкин иде. Ә яңа төзәтмә нигезендә, аларның барысы да ике телдә булырга тиеш. Мисал өчен, Илһам Шакиров концертына 100% татарлар гына җыелса һәм татар җырлары гына җырланса да, игъланны без киләчәктә ике телдә бастырырга тиеш булабыз”, – ди Вәлиев.
Ландыш ХАРРАСОВА
azatliq.org
Тагын наркотест
Узган ел мәктәп һәм югары уку йортларында тест уздыру нәтиҗәсендә, 416 наркотик кулланучы ачыкланган. Алар Әтнә, Норлат районнарында күбәйгән. Ләкин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге хезмәткәре Юлия Пухова искәртә, бу наркоманнар күп дигәнне түгел, ә тикшерүләр яхшы узганны аңлата.
Быел 2009-2010 уку елының беренче өлешендә Татарстанда барлыгы 100 мең кешене наркотикка тикшерәчәкләр. Алар арасында 92 меңе – укучы һәм студент, 8 меңе – армиягә чакырылыш яшендәгеләр. Калганнарны тикшерү акча күчкәч башкарылачак.
Республиканың наркологик диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий белдерүенчә, теләмәүчеләр тест узмаска да мөмкин, әмма аларга киләчәктә игътибар бермә-бер артачак икән.
Билгеле булганча, узган елны Казан дәүләт технология университеты студенты Михаил Киндер белән булган хәл республикада зур шау-шу уяткан иде. Аны наркотикка тикшерү узмаган өчен, имтиханнарга кертмәделәр. Һәм ул үзе укыган уку йортын судка бирде. Әлеге хәлдән соң наркология диспансеры хезмәткәре һәркемнең аны узмаска хокукы барлыгын әйтсә дә, Татарстан Президенты карары нигезендә эшләнгән бу эшне киңәшмәгә җыелган укучылар, әлбәттә, мәҗбүри дип кабул итте. Мисал өчен, Казан дәүләт финанс-икътисад институты студенты Динара сүзләренчә, узган ел аларның уку йортында берничә студент тикшерү узмаганнан соң, зур гауга чыккан. Декан тесттан баш тартканнарның исемнәрен бөтен төркем алдында атап аңлатма яздырган һәм ата-аналарын чакырткан.
Киңәшмәдә исә нинди генә очрак булган вакытта да укучының исеме аталмаска тиеш диелде. Ләкин бу җитәкчеләр тарафыннан әйтелсә дә, гамәлгә кертүчеләр аны истә тотмый булып чыга.
Комментарии