Ташкирмән халкы тәре кую мәсьәләсендә уртак фикергә килмәде

Ташкирмән халкы тәре кую мәсьәләсендә уртак фикергә килмәде

Лаеш районының Ташкирмән авылы мәдәният йортында халык җыены үтте. 50ләп кеше катнашкан бу чарада авыл янына тәре кую мәсьәләсе каралды. Тик авыл халкы уртак фикергә килә алмады.

Чыгыш ясаучылар арасында тәре кую кирәк дип тә, кирәкми дип белдерүчеләр дә булды. Раиса Кисилева җыенда авыл халкы исеменнән хат белән чыкты.

«60 кеше каршы. Без юл чатында 6 метр биеклектәге кап-кара тәре куелуга каршы. Аны беренче тапкыр куйганда халык аптырашта калды. Ул вакытта тәрене халык белән киңәшмичә, төнлә, кача-поса куйдылар. Аллага табыныр өчен безнең бик матур чиркәвебез бар. Элек-электән безнең авыл тирәсендә мондый күренеш күзәтелмәгән. Хәзер бер белмәгән чит кешеләр килде дә, үзләре теләгәнне башкара. Әмма авыл халкы ни телисең, шулай итә торган сарык көтүе түгел.

Без хәзерге атакай эшеннән дә канәгать түгел. Аның бөтен эше –авылга атнага бер кайтканда чиркәүне 15 минутка ачып, кыңгырау чыңгылдатып китү. Асылда ул халыкка христиан динен таратырга тиеш», – диде Кисилева.

«Тәрене кая кую мәсьәләсе дә ачык кала. Авылга кергән җирдәме, әллә чиркәү янындамы – бу ягы да хәл ителмәгән», – диде Ташкирмәннең мәдәният хезмәткәре Валентина Казанцева.

Тавыш бирү 17нче августка кичектерелде.

Ташкирмәндә тәре 2016нчы елның 12нче июль төнендә куелган иде һәм бер тәүлектән соң аны эшмәкәр Кузнецов аударды. Бүгенге хәлләрдән соң авылга карата гайрәте чигүен әйтте ул «Азатлык» радиосына. «1998нче елда үз коллективым белән авылда чиркәү салып чыктым. Ул вакытта без аны, бәйрәм ясап, тантаналы рәвештә ачтык, болай качып-посып төнлә эшләнә торган эшләр булмады. Чиркәүгә атакайлар килә дә китә ул. Үзем генә бишне куып җибәрдем инде, кайсы эчә, кайсы төрмәдә утырып чыккан иде. Үзем Аллага ышанам, әмма чиркәүгә йөрмәячәкмен. Былтыр тәрене аудардым. Җинаять эше кузгаткан булдылар. Әмма аны начар куйганнар иде, мин аудармасам, берәр баланың өстенә төшәр иде. Әмма ул кануни нигездә урнаштырылмады, шуңа җинаять эшен яптылар.

Мин бу авылга суын, газын керттем, юлын, мәктәбен, медпунктын, клубын төзеттем, ә мине тәре аударганда гына искә алалар. Гайрәтем кайтты бу авылдан. Хәзер миңа барыбер, тәрене берне түгел, бишне куйсалар да сүзем юк. Тәре кую начар гамәл түгел, әмма аны кешечә эшләргә кирәк.

Бу атакайдан булмый. Миңа әйтә: «Мин монда спецназ чакыртам, видеокамералар урнаштырам, барыбер тәрене куябыз», – ди. Бу гамәл матур итеп сөйләшеп эшләнергә тиеш иде. Тәре кую күңелгә хуш килми. Менә дигән чиркәү бар. Анысына да йөрүче юк әле. Тәре куеп кына халыкны дингә җәлеп итеп булмый. Тәрене урнаштырабыз дигән җире дә икеле. Ул кеше җире. Аннан рөхсәт бар, әмма ул җирләр авыл хуҗалыгы җирләренә карый, анда корылмалар булдыру тыелган. Әмма бу мәсьәлә җиңел хәл ителә инде хәзер», – ди Петр Кузнецов.

Тәре аударылгач, Лаеш районы башкарма комитеты матбугат хезмәткәре Рәсим Хаҗиев: «Тәре кую өчен Татарстан митрополиясеннән дә, райондагы дини оешмадан да бернинди рөхсәт алынмаган. Тәре кую эшенең башында авыл побы Виталий Беляев йөргән, әмма беркайдан да рөхсәт алмаган. Әлеге хәл башбаштаклык буларак бәяләнә. Алар, халыктан имзалар җыйдык, диләр. Мондый очракларда алай эшләнергә тиеш түгел, ә халык җыены узарга тиеш. Тәре кую өчен җирле үзидарә шурасыннан да бернинди рөхсәт алынмаган. Авыл хакимияте тәре куюны белми дә калган», – дигән иде.

* * *

Тарихчылар язуынча, Ташкирмән Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан ук билгеле авыл. Археологлар авыл янында борынгы мөселман зираты таба. Алар да бу каберлек Болгар һәм Алтын Урда чорына караган дип белдерә.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Татарстаннан 47 кешелек «эконом» төркем хаҗга юл алды

Икътисади кризиска да карамастан, быел Русиядән хаҗга барырга теләүчеләр арткан. Әгәр узган елларда Согуд Гарәбстаны биргән квотаны Русия тутыра алмаса, быел урыннар җитмәгән. Шул сәбәпле Русия Согуд Гарәбстаныннан өстәмә урыннар сораган. Татарстаннан хаҗга барырга теләүчеләр дә нык арткан. «ДУМ РТ Хаҗ» комитетыннан белдерүләренчә, республикага 1200 квота бирелгән, әмма ул җитмәгән һәм шул сәбәпле өстәмә урыннар сораганнар. Нәтиҗәдә 1700 кеше барачак.

«ДУМ РТ Хаҗ» комитетының матбугат сәркатибе белдерүенчә, бәяләргә килгәндә, быел эконом белән стандарт программалары булдырылган. Эконом программасын сайлаучылар ярты юлны очкычта, ярты юлны автобуста узачак. Бу программага туклану кермәгән.

«Эконом» юлламаларны сезон башында, ягъни узган ел азагында 100 мең сумга алып була иде, соңрак инде 125 мең сумга җитте. «Стандарт» программасына Мәккәгә кадәр туры очкыч, туклану белән транспорт та кергән. Анысы сезон башында 200 мең сум торса, хәзер – 230 мең сум», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Узган елның көзеннән хаҗга юлламаларны махсус килешү нигезендә бурычка да алып булган. Аны алучылар ай саен 10 мең сум түләп торачак, дип килешенгән. Күпләр мондый мөмкинлектән файдаланган.

Быелгы хаҗ иң кызу вакытка туры килә. Температура хәтта 50 градуска җитә. Шулай ук узган ел белән чагыштырганда мөселманнар саны да күбрәк булачак, чөнки Согуд Гарәбстаны элеккеге квоталарны кире кайтарган.

***

Элек хаҗда булганнар белән сөйләшеп, әлеге сәфәрдән соң аларның тормышларында булган үзгәрешләр турында кызыксындык.

Сөмбел ВӘЛИДИ, хәйрия оешмасы хезмәткәре: Хаҗга беренче тапкыр әти белән, аннары ирем белән бардым. Беренче тапкыр барганда хисләр ташкыны биләп ала. Аны сүз белән аңлатып булмый, анда чакта да, кайткач та «очып» йөрдем. Мине изге сәфәрдә булган кеше генә аңлый ала. Хаҗда кылган барлык догалар кабул булды. Дөньялыкта да, ахирәттә дә хәерле эш сорадым. Бу тормышка ашты, мин хәйриячелек белән шөгыльләнгән оешмада эшлим. Хәерле ир, балалар сорадым. Бусы да кабул булды. Абыем, апам гаиләсенә бәйле сорауларымны да Аллаһы Тәгалә үтәде.

Исламия МӘХМҮТОВА, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры артисты: Без изге сәфәргә 2007нче елда алты кеше бардык. Ирем Хәлил, хезмәттәшебез Наил Шәйхетдинов та бар иде. Алар икесе дә мәрхүм. Безне Согуд Гарәбстаны патшасы чакырды. Кунак булып баргач, яшәү урыны да булды, ашау-эчү мәсьәләсе дә хәл ителгән иде. Әмма кунак булсак та, бөтен йолаларны үтәдек. Мин хаҗга барганчы ук намазга бастым, анда җиңел булды. Ялганламыйм, дин нигезендә, барлык шартларны туры китереп, яшим дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләгә инануым. Теләкләрем якыннарыма бәйле иде, алар тормышка ашты дип саныйм.

Райнур ШАКИР, Ландыш ХАРРАСОВА

Татарча басмаларның сайтлары да урыслаштыру тегермәненә су коя

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән татарча газет-журналлар интернеттагы сайтларында урысча язмаларга да өстенлек бирә. Татар басмалары – газета һәм журналларның интернеттагы сайтлары, Вконтактедагы төркемнәре Кремль алып барган урыслаштыру, россиян милләте ясау сәясәте тегермәненә сую коя. Шулай ук Русия Президенты Владимир Путинның: «Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл», – дип белдерүен дә астыртын гына хуплый булып чыга.

1913нче елдан татар хатын-кызлары өчен чыгып килгән, һәм моңа кадәр бары тик татарча гына мәкаләләр язган «Сөембикә» журналының интернеттагы сайты да урысча хәбәрләр бастыра.

«Сөембикә»нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысова урысча хәбәрләрне «Татмедиа» күрсәтмәсе белән урнаштыруларын әйтә.

«Татмедиа» кушса, киләчәктә «Сөембикә»дә урысча материаллар баса башларсызмы, дигән сорауга Ләйсән ханым: «Юк, анысы каралмаган. Журнал татарча гына булып кала», – дип җавап бирде. Үзе ул урысча яңалыклар бирүне кирәкмәс эш дип саный һәм «татарча яңалыклар җибәрегез дип сорыйбыз», дип белдерә. Юнысова сүзләренчә, кайвакыт «Татмедиа» бер үк хәбәрнең урысча һәм татарча вариантын да җибәрә, ул вакытта «Сөембикә» сайтка татарчасын куя. «Без үзебез татар сайты гына булуын телибез», – ди баш мөхәррир.

«Саба таңнары» газетасының татарча сайтында 9нчы августта «Галимнәр ничек итеп 1 минут эчендә йоклап китү серен чиште» дигән хәбәр пәйдә булды. Баш исем татарча, әмма төп текст, башыннан ахырына кадәр, русча бирелгән иде.

Саба районы халкының 95 проценты татарлар, ә калганы башка милләт вәкилләре. Әлеге газетаның русча сайты да бар. Баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлев «Азатлык»ка әлеге урысча хәбәрне үзләренең газета хезмәткәрләре куйды дип аңлатты. Аның фикеренчә, халык өчен кызыклы хәбәрне татар сайтында кайсы телдә бирсәң дә була.

«Кызыклы мәгълүматларны башка җирдән алабыз да, ничек бар, шулай салабыз. Мондый әйберләр (урысча – иск.) сирәк бирелә. Тәрҗемәдә аермалык килеп чыкмасын өчен, кайбер вакытта шундый кызыклы әйберләрне биргәләргә туры килә. Редакция хезмәткәрләре әзерләгән язмалар безнең саф татарча була. Тизрәк эшләү һәм күбрәк мәгълүмат бирү өчен мондый хәлләр кулланыла. Безнең максат: кеше өчен файдалы, матур һәм яхшы мәгълүматны җиткерү. Бу хәл өстән төшкән күрсәтмә, «Татмедиа»дан алынган әйбер түгел», – ди Исмәгыйлев.

Рөстәм әфәнде үзләрендә мәгънәсенә хилафлык китермичә тәрҗемә итәрдәй белгечләр бар ди. Татар сайтына русча язмалар тыгуны урыслаштыру сәясәте түгел дип белдерә. Татарстандагы ике дәүләт теленең – татарчаның һәм русчаның бер дәрәҗәдә кулланылышта булуына тискәре йогынты ясамый, татар телен кимсетү дип тә бәяләми.

Тагын бер татар районы газетасы «Минзәлә»нең интернеттагы сайтын ачтык. Беренче карашка ук, бу сайт татар гәҗитенекемени, дигән сорау тудыра. «Минзәлә» дигән язу (сайт исеме) бөтенләй күренми, иң өстә урысча «Что ты знаешь из истории Татарстанской прессы» дигән уен эленеп тора. Ул язу сайтның баш исеменнән ике тапкыр зуррак. «Иң кызыклы хәбәрләр» бүлегендә «Мужчина орал как ошпаренный, увидев, что вылазит из дерева! Только убрал топор, как изнутри появился…» дигән баш исем астында видео эленеп тора. Гомумән, «Минзәлә»нең «Иң кызыклы хәбәрләр»ендә күпчелек язмалар урысча гына.

«Сарман»ның да интернеттагы бите тулысынча дип әйтерлек урысча. Баш мөхәррир белән элемтәгә керергә тырышкан идек, телефонны алучы булмады. Күпчелек халкы татарлар дип саналган район газеталарының интернеттагы сайтларын ачсаң, «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас», «Мәгариф» журналы һәм башка басмаларның сәхифәләренә күз салсаң, шулай ук даими рәвештә урысча яңалыклар биреп баруларын күрәсең. «Татмедиа»ның үз сайтында исә ике дәүләт теленең берсе булган татарчага бөтенләй урын юк.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә Матбугат чаралары департаменты җитәкчесе Вәсилә Сабировага шалтыратып, үзәкләштерелгән хәбәр тарату юллары, татарча басмаларның нигә урысча хәбәрләр бирүе турында сөйләшергә теләдек. Вәсилә ханым сүзне кыска тотты: «Мин бернинди дә аңлатмалар бирмим», – дип кенә белдерде.

«Татмедиа» җитәкчесе Андрей Кузьминга ни сәбәпле татарча басмаларның үз сайтларында урысча хәбәр һәм язмалар бастыруына, «Татмедиа»ның бу гамәле татарларны урыслаштыру сәясәтенең бер өлеше булып тора дип санамыйсызмы дигән сорауга аңлатма сорап, хат юлладык. Җавап килсә, аның белән укучыларны таныштырырбыз.

Наил АЛАН

Антимонополия хезмәте Казан хакимиятенең Париждагы Сабантуйны нинди акчага уздыруын тикшерә

Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстандагы идарәсе Казан хакимиятенең май аенда Париждагы Сабантуйның нинди акчага уздырылганын тикшерә. Тикшерү уздыруны сорап, Казан активисты Иван Климов мөрәҗәгать иткән.

Климов әйтүенчә, акчалар республика казначылыгыннан Казан шәһәр казначылык бүлегенә күчерелгән. «Миңа бу хакта хисапчылар әйтте. Монда сүз 18 миллионлап сум турында бара. Бюджеттан тыш акчалар, диләр. Алар, әлбәттә, яшерәчәк инде. Мин бюджет акчалары да булгандыр дип шикләнәм. Монополиягә каршы хезмәт ике ай дәвамында тикшерүне сузып килде. Хәзер алардан ниндидер документлар сораганнар», – диде ул.

Сабантуй бәйрәме 25нче майда Парижның Эйфель манарасы янында, Марс кырында үткән иде.

Комментарии