- 15.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Архив
Актанышта яшәүче Юлия апа Әхмәтова бер килограммлы помидор үстергән! Шалтыратып, сөйләшергә теләвемне әйткәч, ул көлеп кенә куйды. Әйтерсең, 1 килолы помидорны һәр кеше дә үстерә ала! Шулай да Юлия апа бакчада мул уңыш алу серен «Безнең гәҗит» укучылары белән дә бик теләп уртаклашты.
Ул помидорның сорты «Үгез йөрәге» («Бычье сердце») икән. Юлия апа аның орлыгын үзе әзерләгән. «10нчы мартта чәчтем, 12нче июньдә генә бакчага күчердем. Минем теплицам юк, бөтен әйберем бакчада гади туфракта үсә», – ди ул.
– Бер килограммлы помидор үстерүнең төп сере нәрсәдә, Юлия апа?
– Дөресен генә әйткәндә, белмим дә. Махсус ашламалар сипмим, чөнки аларны алырга акча күп кирәк. Җәй буена ике тапкыр помидорларның төбен өям, көл һәм су сибеп торам. Тик шулай да иң төп сер аларның туган җир туфрагында үсүендә дип уйлыйм.
– Гигант помидорны нишләттегез инде?
– Мин аны район газетасы редакциясенә алып барган идем. Шундагы хезмәткәрләрне сыйлап кайттым. Иң мөһиме – барысына да җитте!
– Бакчачылык белән күптәннән шөгыльләнәсезме?
– Мин Актаныш районының Иске Кормаш авылында туып үстем. Авыл баласының бакчачылык белән кайчан шөгыльләнә башлавын төгәл генә бер кеше дә әйтә алмыйдыр инде ул. Үземне хәтерли башлаганнан бирле бакчада инде мин. Аннан башка тормыш та юк кебек.
– Тагын нәрсәләр үстерәсез?
– «Син үстермәгән нәрсә бармы икән!» – дип шаярта күршеләрем. Авыл җирендә нәрсә үсә – барысын да үстереп карыйсым килә. Бәрәңге, кыяр, кишер, суган, борыч, борчак үстерәм. Кура җиләге, чия, балан агачларым бик күп уңыш бирә. Әле болардан тыш алты оя умарта да тотам.
– Барысына да ничек өлгерәсез, Юлия апа?
– Минем эшләрем конвейердагы кебек әйләнеп кенә тора. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Тик ятканчы эшләп йөрүең хәерлерәк. Ә эшләгән кеше эшен дә, вакытын да таба ул!
Юлия апаны актанышлылар җәмәгать эшләрендә бик актив катнашучы буларак та белә. Ул – райондагы сугыш чоры балаларының координация советы җитәкчесе дә, Аскы Актаныш участок сайлау комиссиясенең алдынгы эшчесе дә, Актаныш технологик техникумының ветеран-хезмәткәре дә… Күрәсең, бакчадагы җиләк-җимешләргә дә хуҗабикәләренең холык-сыйфаты күчәдер. Юкса помидорлары берәр килолы булып үсмәс иде!
Юлия апаның әңгәмә ахырында әйткән сүзләре белән дә уртаклашмый кала алмыйм: «Яшәгән вакытыбыз бик матур, бик яхшы, Аллаһка шөкер! Тик шулай да һәр кешенең тормышындагы иң рәхәт вакыты – балачак. Мин дә бала чагыма кире кайтыр идем. Сугыш авырлыкларына туры килгән булса да… Әни һәм туганнарым белән сәкедә бер ятып торсам, бөтен борчуларым онытылыр иде!» – диде ул.
Илгиз ШӘКҮРОВ,
Актаныш районы

Комментарии