- 15.08.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Архив
Данил ГЫЙНИЯТОВ 1969нчы елның 15нче декабрендә Арча районы, Югары Әзәк авылында туган. «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан. Атналык күзәтү» тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире.
ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ. Беренче истә калган вакыйга, әлбәттә, футбол. Матчларның күбесен өйдә гаилә белән карадык. Менә шунысы җиңсен иде, дип артык җан атып утыру булмады, матур футбол күрәсе килде. Андый уеннар булды. Германиянең һәм техник, һәм рухи яктан әзерлеге яхшы булуы, җиңүгә омтылышы күренеп торды. Шуңа күрә бу команда җиңүгә бик лаек. Русия җыелмасының ничек уйнаячагын алдан фаразламасам да, аларның дүртлектән чыга алуына бик шикләндем. Безнекеләр уңышлы мизгелгә, кемнеңдер хаталануына өмет итеп йөрде. Уйнау теләкләре булмавы, янып йөрмәүләре кызганыч. Хәзер киләсе чемпионатны көтәбез инде, анысы Русиядә узачак бит. Казанда узачак матчларны стадионга барып карау теләге дә юк түгел. Бу бит гомергә бер генә була торган вакыйга. Андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк.
УКРАИНАДАГЫ СУГЫШ. Мәгънәсез сугыш инде бу. Һәм әле ул тиз генә бетәргә охшамаган. Урыс белән украин арасындагы бу фаҗиганең кайтавазы әле гасырларга җитәчәк. Сугыш уты акрынлап Русия читенә килеп җитеп, тагын да зуррак мәхшәр башланмасын иде, дигән курку бар. Украинада гражданнар сугышы башланырга мөмкин, дигән сүзләр йөргәндә, аңа кадәр барып җитмәс, дигән өмет бар иде әле. Күреп торуыбызча, ул өметләр акланмады. Шуңа күрә бу очракта Русия җитәкчелегеннән күп нәрсә тора. Һәр адымы үлчәнгән, аек акыл белән уйланган сәясәт кирәк, кайнарлык, кызып китүчәнлек күрсәтергә ярамый.
САЙЛАУЛАР. Редакция хезмәткәрләре ялга яз көне һәм җәйнең беренче аенда чыгып калды, июль уртасыннан сентябрьгә кадәр, ягъни сайлаулар беткәнче, коллектив тулы составта була, сайлауларга юнәлеп эшлибез. Ни генә дисәк тә, бу – республика өчен җаваплы чор. Бүген алып барыла торган сәясәт, икътисадның ничек үзгәрүе, ничек дәвам итүе – барысы да хакимияткә кем килүенә, парламентта күпчелек урынны кем алуына бәйле. Еш кына сайлауларга җиңел карарга күнексәк тә, әй, үтә инде ул, барыбер сайлыйлар инде, дисәк тә, халык барыбер үз фикерен әйтергә тиеш. Ни генә дисәк тә, без демократик ысул белән алга барабыз, аннан беркая да артка чигенеп булмый инде. Хәзер совет заманындагы сайлаулар чоры үтте. Бүген көрәш бара, көндәшлек көчле.
АВЫЛ. Ялда авылга кайттык. Су да коендык, җиләк тә җыйдык. Аз-азлап барысын да татып калырга тырыштык, чөнки санаулы көннәр тиз үтеп китә. Аллаһка шөкер, әти-әни исән-сау. Алар хәзер олылар инде, мал күп асрамыйлар. Шуңа күрә элеккеге кебек зурлап печән әзерли торган вакытлар үтте. Җәй көннәре хәзер авылда иркенрәк. Кем әйтмешли, инде төзисе төзелгән, әти-әниләргә дә дөньяның рәхәтен күреп яшәргә генә кирәк. Хәзер бит аның печән чапкычлары да электрлы йә бензин белән эшли торган. Кайвакыт чалгы белән селтәнеп, печән чабып карыйсы килә. Бәрәңге бакчасының бер өлешендә печән бар иде, чалгы белән чабармын әле, дип теләп кайткан идем авылга, әти: «Ярар, азапланма», – диде. Күрше егетенә әйтеп, трактор белән генә чаптырдылар. Бер биш-алты елдан чалгы, күрәсең, музейда гына калыр. Уракны әйткән дә юк инде. Безгә анысы да эләккән иде әле. Хәзер авылда елап эзләсәң дә урак табып булмый.
ТӨРКЕМДӘШЛӘР ОЧРАШУЫ. Арча педагогия училищесын (хәзер көллият) тәмамлаганга 25 ел булды, шул уңайдан төркемдәшләр белән очраштык. Аның ничә еллардан бирле килә торган билгеле көне бар – майның соңгы шимбәсе. Очрашуга төркемнең яртысы килде. Узган елларда азрак җыелсак, быел юбилей елы булгач, кеше күбрәк иде. Кызганыч, укытучыларның күбесе исән түгел инде, аларның сафы елдан-ел кими. Көллият бик үзгәргән, яңартканнар, төзекләндергәннәр. Тирә-ягындагы без утырткан агачлар инде үсеп беткән. Беренче курста укыганда, яңа бинага күчтек. Анда буп-буш кыр иде, агач-куаклар утыртырга туры килде. Үткән-сүткәндә, без утырткан агачлар бит бу, дип карап китәбез инде. Көллият әле яши икән, дип күңел шатланып кайтты. Заманында, уку йортын ябарга мөмкиннәр, дигән сүзләр дә булган иде. Хәзер көллият өчен күңел тыныч.
Университетны тәмамлаганга 20 ел булды, шулай ук төркемдәшләр белән очрашырга ниятләп торабыз, очрашуны 6нчы сентябрьгә билгеләдек.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Комментарии