Татарстанда президентлыкны саклау өчен имза җыю башланды

Татарстанда президентлыкны саклау өчен имза җыю башланды

Бу көннәрдә change.org сайтында Татарстанда президентлык институтын саклап калырга чакырган петиция барлыкка килде. Аның авторы – сәяси һәм икътисади темаларны яктыртучы «Европалы Татарстан» блогы. Документ әлегә 300ләп имза җыйган.

«Федераль үзәкнең Татарстандагы иң югары вазифаның исемен алыштыру таләбе – Русиядә федерализмны бетерүнең чираттагы адымы. Президент вазифасының исеме алышынса, бу юнәлештәге киләсе адымнар безнең республика үсешенә һәм Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсенә тагын да масштаблы һәм тискәре йогынты ясарга мөмкин», – диелә петициядә. «Президент – Татарстан Республикасының иң югары вазифасының тарих дәвамында билгеләнгән исеме. Хәзер ул вазифа өчен тарихи шартлар үзгәрде дип уйларга бернинди нигез дә юк», – дип дәвам ителә.

«Безнең президент институтын саклау өчен имза җыю кампаниясен башлавыбызга өч сәбәп бар, – ди «Европалы Татарстан» блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиев. – ​Беренчедән, без федерализмны бетерүнең киләсе адымнары Татарстандагы һәрбер кешегә һәм яшәү дәрәҗәсенә тәэсир итәчәк дип куркабыз. Икенчедән, ватандашлар кампаниясе – Татарстанда гражданлык җәмгыяте төзүнең мөһим өлеше. Граждан булу – сәяси процессларда катнашу дигән сүз. Шул исәптән, безнең дәүләттәге президентлык институтын саклау кебек әһәмиятле мәсьәләләрдә. Өченчедән, мондый мәсьәләләрнең бүгенге Русиядә ничек хәл ителгәнен яхшы беләбез. Шуңа күрә, республика халкының актив гражданлык позициясе бу очракта Татарстанның үз мәнфәгатен кайгырту өчен кирәкле өстенлек булачак».

Имза калдыручылар да петиция астында үз фикерләрен яза. Мисал өчен, имза калдыручы Булат Рәкыйпов болай дигән: «Мин Татарстан Конституциясе яклы. Референдумда халык аңа тавыш биргән. Татарстанда президентлыкны бетерү – миллионлаган татар һәм республика кешесенең йөзенә төкерү».

«Русия Конституциясе буенча (77нче маддә) федерация субъекты булган Татарстан дәүләт хакимият системасын үзе билгели. Төбәк башлыгын президент дип атау ― төбәкнең үзенең һәм аның халкының эше», – дип яза Айрат Фәйзрахманов.

Русия төбәкләрендә президент атамасын бетерү кануны 2015нче елда гамәлгә керәчәк. Татарстан җитәкчелеге бу канунга катгый булмаса да каршылык күрсәтеп килде.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Мәскәү милләтләргә карата мәкерле планнар корып ята

Русия Президенты Владимир Путин җитәкчелек иткән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышында кабат русияле милләт ясау, рус телен илдә яшәүчеләр өчен ана теле итү мәсьәләләре күтәрелде. Мәскәү милләтләргә, милли республикаларга карата тагын да киңрәк мәкерле планнар корып ята. Казан да, Уфа да дәшми.

«Яшьләрне ватанпәрвәр итеп тәрбияләгәндә бердәмлекне һәм үзара килешеп яшәүне ныгытуда мәдәниятнең һәм мәгарифнең роле» дигән темага узган киңәшмәдән соң, мәгълүмат чаралары, мәктәпләрдә рус теле сәгатьләрен тагын да арттыру кирәк, дигән фикерләргә зур игътибар бирде. Кайбер татар оешмалары Русия мәдәният министры Владимир Мединскийны, милли телләргә караганда рус теле сәгатьләре артыграк булырга тиеш, дигән сүзләре өчен эштән алырга кирәк, дип чыкты.

Русия Президенты сайтында бу киңәшмәдә чыгыш ясаучыларның сүзләре тулысынча бирелгән. Сүз алучыларның тел төбеннән аңлашылганча, илдәге милләтләрне кысу дәвам итәчәк, русияле милләт ясау өчен эшләр төрле яклап нык җәеләчәк.

Моңа кадәр милли мәнфәгатьләрне кайгырткан, үз телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен яклаучыларны һәм аны үстерергә тырышучыларны экстремистлыкта гаепләп, андыйларны милләтпәрвәрләр, диндарлар арасыннан гына эзлиләр иде. Озакламый мондый тикшерүләр, эзәрлекләүләр мәктәпләргә, уку йортларына да килеп керергә мөмкин.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы (Русиянеке) яшьләр сәясәтендә өстенлек бирелергә тиешле юнәлешләрне барлый. Хезмәттәшләрдән бу эшне тизләтүне үтенәм һәм шулай ук мәгариф өлкәсендә укучылар арасында экстремистлык күренешләренә профилактика үткәрүгә аеруча игътибар бирергә кирәк», – диде әлеге җыелышта кереш сүз алган Путин. Ул ил күләмендә әлеге мәсьәләдә уртак мониторинг челтәре булдырылачагын һәм аның ел ахырына кадәр эшләп китәсен дә әйтте.

Алга таба урыслаштыру сәясәте мәдәнияттә дә киң колач җәячәк. Мәдәният министры Владимир Мединский сүзләренчә, Русиядә беркайчан да динара сугышлар булмаган, чөнки тынычлык кына сөюче урыс мәдәнияте халыкларны тынычландырган, бер-берсенә якынайткан. «Төрле милләттәге яшь кеше Суворов һәм Багратион, Пушкин һәм Даль, Тарас Шевченко һәм Левитан, Айвазовский, Куинджи, Рахманинов, Хачатурянны үзенең ватандашы һәм туганлык җепләре аша үз мирасы итеп санарга тиеш», – ди ул.

Моңа кадәр Русиянең төрле шәһәрләрендә, төрле милли төбәкләрдә эшләп килгән Яшь тамашачылар театрлары репертуарларын үзләре сайлады, арада милли әсәрләр дә бар иде. Киләчәктә бу репертуар тулысынча үзгәрергә мөмкин. Мединский сүзләренчә, урыс әдәбияты һәм тарихы – иң әһәмиятле дәресләр һәм алар илдә яшәүчеләрне түгел, ә гражданнар тәрбияли. Мәдәният министрлыгы каршында урыс классикларын дөньяга тарату өчен шура булдырылган һәм бу шура урыс классикларын театр репертуарларына кертү өчен эш башлаган. «Ашыгыч рәвештә төбәкләрдәге бөтен яшь тамашачы театрларын үзгәртеп корырга кирәк, алар мәктәп программасына кергән әсәрләрне куярга тиеш», – ди Мединский.

Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков үзенең чыгышы вакытында, милләтләрне бетереп, бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган Русиянең милли сәясәт стратегиясен тагын да ныграк пропагандаларга, якларга чакырды. «Иң әһәмиятлесе – Русия халкы дигән электән килгән көчле чынбарлыкка каршы булган скептикларга һәм тышкы дошманнарга ничек каршы торып булуы», – ди ул.

Русия тарихы институты мөдире Юрий Петров, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре милләтләрне бетерүгә хезмәт итәчәк, урыслар тарихы һәм чиркәүгә генә өстенлек биреләчәк, дип бәяләгән яңа бердәм тарих дәреслеген телгә алды. Петров сүзләренчә, әлеге институт аннексияләнгән Кырым тарихын да яза башлады һәм Новороссия тарихына да тотыначаклар. Петров, Советлар берлеге заманында кеше аңына зур йогынты ясау өчен булдырылган «Белем» («Знание») җәмгыятен дә торгызырга кирәк, дип саный.

Русия грузиннары берлеге президенты Михаил Хубутия, урыс мәдәниятен (Русиядә яшәүче милләтләр мәдәниятен түгел. – «Азатлык») бөтен дөньяга таратырга кирәк, дип әйтә. Бу эштә аннексияләнгән Кырымны да кулланырга тәкъдим итә. «Мин, мисал өчен, (Кырымда) төрле милләттән булган 200-300гә кадәр баланы урыс теленә һәм мәдәниятенә өйрәтер идем», – ди ул.

Русия Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев урыс телен Советлар берлеге заманында дәүләтне тотып торган бер фактор буларак телгә алды. Тарих дәреслеге кебек үк бердәм урыс теле дәреслеге язу кирәклегенә басым ясады. Урыс телен туган тел дәрәҗәсенә күтәрү кирәклеген әйтте. «Урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрүгә ярдәм итү – чираттагы тема. Сез, Владимир Владимирович, «Урыс теле» федераль максатчан программасы кысаларында урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен өстәмә чаралар күрүне сорадыгыз… Әгәр федераль кануннарга, мәгарифтә урыс теле ана теле дәрәҗәсендә, дигән үзгәрешләр кертелсә, сезнең күрсәтмәгезне тулысынча үтәп булыр иде», – ди Сафаралиев.

Наил АЛАН.

КФУ галимнәргә чикләүләр кертә

КФУда хезмәткәрләргә чикләүләр керткән корпоратив кодекс кабул ителде. Галимнәр арасында, бу документ авызны ябу өчен кирәк, дип әйтүчеләр дә бар. КФУ ректоры Илшат Гафуров фикеренчә, әлеге кодекстарихи уку йортының 210 еллыгы уңаеннан кертелә.

«Казан университетының корпоратив кодексы – үзкыйммәтләр җыелмасы. Норма һәм кагыйдәләр, корпоратив рух һәм мәдәниятлелек аңа нигезләнә. Ул моңа кадәр булган әһәмиятле традицияләрне һәм гадәтләрне саклауга корылган», – дигән язуны имзалады ректор. Аның бу белдерүе университет сайтының әлеге кодекс турында язылган битенә куелган.

Университетның традицияләре һәм гадәтләре дигәннән, бу тарихи уку йортында хезмәткәрләргә билгеле бер калыплар куйган ниндидер кагыйдәләрнең моңарчы беркайчан да кабул ителгәне булмаган. Бу хакта университетның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Татарларны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев тә, Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев тә «Азатлык»ка белдерде.

Кодекс турында әйтелгән «бит»кә язган галимнәр һәм хезмәткәрләр арасында бу документны тәнкыйтьләүчеләр дә шактый. «Әгәр без мондый кодексны бар кеше өчен дә кабул итәбез икән, нигә аны институтларда һәм кафедраларда һәм шулай ук киң күләмдә тикшерү булмады? Янәсе, университет уку йортлары арасында беренче йөзлеккә эләгергә омтыла, бу йөзлектәгеләрнең мондый кодекслары бар микән?!» – дип фикер белдерүчеләр дә бар.

Бу кодекс 18 маддәдән тора. Алар арасында аралашу кагыйдәләре, киенүгә таләпләр, КФУдагы хәлләрне тышка чыгармау, эш вакытында сәяси, дини, иҗтимагый һәм башка эшчәнлек алып бармау турында язылганнары да бар.

«Хәзер башка заман, яңарыш, кем белә, бәлки, бу кодекс кирәктер дә. Ә икенче яктан караганда, бу сүз иреген чикләү дә булырга мөмкин. Өченчедән, җаваплылык дигән әйбер дә бар, һәркем сөйләгәндә үз сүзе өчен җавап бирергә тиеш», – ди Гыйләҗев.

Ясәвиев кодексны үле туган бала белән чагыштыра. Кодекссыз да университет хезмәткәрләренең анда язылганнарның күп өлешенең үтәп килгәннәрен әйтә ул. Ә инде университет эчендәге мәгълүматны тышка чыгармау дигән юлларга килгәндә, Ясәвиев фикеренчә, бу укытучыларга психологик басым ясау өчен язылган.

Ул – Казан университетындагы җитешсезлекләрне иң актив тәнкыйтьләүче галимнәрнең берсе. Журфакны тегендә-монда күчереп йөртүгә дә, үзгәрешләргә дә, ректорның, университет акчаларын исраф итеп, бары тик бизнес-класста гына очуын тәнкыйтьләп торды. Июнь уртасында Ясәвиев, ректор Илшат Гафуровны шикаять итеп, Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать язды, анда җиде җитешсезлекне күрсәтте. Бу хәлләр университет җитәкчелегенә ошамады һәм аны уку йорты абруена тап төшерүче буларак бәяләделәр.

20нче июньдә Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галимнәре җыелышында бу институт җитәкчесе вазифаларын башкаручы проректор Рияз Миңзарипов, 1995нче елдан бирле университетта эшләүче Ясәвиевтән кала, башкалар белән хезмәт килешүенең озайтылачагын белдерде.

Университеттагы үзгәрешләргә бер Ясәвиев кенә түгел, башка галимнәр дә ризасызлык белдерә. Исемен күрсәтергә теләмәгән бер укытучы «Азатлык»ка: «Университетта, гомумән, фәнне һәм фәнни эзләнүләрне бетерү өчен, чәчләрең үрә торырлык гамәлләр кылына, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнергә килгән студентларны бию серләренә өйрәтә башлау – башка сыймаслык әйбер», – диде. Татфакта озак еллардан бирле белем бирүчеләрнең кайберләре белән хезмәт килешүе озайтылмаячагын да әйтте ул.

«Хәзер университет җитәкчелегенең бөтен гамәлләре авызны томалау өчен эшләнә. Болар барысы да Кремль алып барган сәясәткә аһәңдәш», – ди Ясәвиев. Ул университетта кодекс кертелүне үзенең актив эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин дип тә әйтә. Бу кодекс Ясәвиевкә ректор Илшат Гафуровның эш ысулларына карата ризасызлык чараларын дәвам итүне тыя һәм Гафуровка үзен тәнкыйтьләүче хезмәткәрләрне бик җиңел генә эштән куу өчен зур мөмкинлекләр ача.

Наил АЛАН.

Газаплауны яктыртучы блогер Илмир Имаев мәхкәмә каршына баса

Татарстан прокуратурасы «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы вәкилләре дип саналган 36 яшьлек Азат Хәсәнов, 38 яшьлек Илдар Шәйхетдинов, 31 яшьлек Ленар Галимов һәм 62 яшьлек Илмир Имаевның эшен мәхкәмәгә җибәрә. Прокуратураның матбугат үзәге язуынча, алар оешкан төркем буларак нәфрәт яки дошманлык чыгаруда гаепләнә.

Моннан тыш прокуратура, Шәйхетдинов, Галимов һәм Имаевны тыелган экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда, Хәсәновны экстремистик оешма эшчәнлеген оештыруда гаепле, дип саный. Боларга өстәп, Имаев ялган таратуда да гаепләнә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2012нче елның августыннан 2013нче елның октябренә кадәр бу кешеләр Русиядә экстремистик дип саналган тыелган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасында актив катнашкан, имеш, алар экстремистик әдәбиятны өйрәнү һәм тарату белән шөгыльләнгән, оешмага яңа кешеләр җәлеп иткән һәм халык арасында экстремистик фикерләр тараткан. Әле бу гына да түгел, 2012нче елның октябрь һәм декабрендә бу кешеләр оешма байраклары белән Казан урамнарында машина йөрешләре оештырган, диелә.

Өй сагында булган Галимовтан тыш, бу кешеләрнең барысы да тикшерү изоляторында тотыла. Май аенда аларны сак астында калдыруны Казанның Совет районы мәхкәмәсе 2нче августка кадәр озайткан иде. Әлеге көн килеп җиткәнче үк аларның эше мәхкәмәгә җибәрелә.

Әйтергә кирәк, бу мөселманнар арасында иң гаеплесе дип, Илмир Имаев санала. Бу юкка түгелдер, Казанда яшәүче 62 яшьлек пенсиядәге фотограф Имаев, Татарстанның Кама аръягы төбәгендә мөселманнарны чиркәү яндыру һәм «Түбән Кама нефтехим»га ракета атуда гаепләп кулга алу һәм газаплау башлангач, актив рәвештә бу хакта үзенең «Вконтакте» сәхифәсенә яза башлый. Ул Түбән Кама вакытлы изоляторында интектерелгән Рафаил Зариповның әти-әнисе белән видеоинтервью урнаштыра. Интектерүләр турында беренче мәгълүмат аннан тарала башлый һәм җәмәгатьчелеккә билгеле була. Аны көч структуралары даими рәвештә куркытып, берничә тәүлек сак астында тотып, кызын эзәрлекләп карасалар да, ул газапланган мөселманнар турында язуын туктатмады, җәмәгатьчелеккә әледән-әле яңа мәгълүматлар тарата торды. Ахыр чиктә аны мартта ике айга сак астына яптылар, аннары бу вакытны 2нче августка кадәр озайттылар.

Имаев инде узган ел азагында ук «Азатлык»ка, көч структуралары тарафыннан эзәрлекләүләр башлану сәбәпле, үз тормышы өчен борчылуын әйткән иде. Блогер Имаев язмасында изоляторда җәзалануы хәбәр ителгән егетләрнең берсе – Рафаил Зарипов бу көннәрдә иреккә чыккан булырга да мөмкин. Бу хакта еш кына Чистай мөселманнары турында социаль челтәрләргә язып торучы, шулай ук эзәрлекләүләргә дучар булган һәм хәзер Истанбулда яшәүче Марат Моратов 14нче июльдә Facebookта язды. «Рафаилне азат итү күптән түгел «Дальний» мәхкәмә эше тәмамлануы белән бәйле булырга мөмкин. Гаеплеләргә шактый кырыс карар чыгарылды, әмма җенес әгъзасы киселгән Алмаз Галиев әле дә рәшәткә артында кала», – дип яза ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии