- 15.07.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Архив
Соңгы кыңгырау бәйрәмен гөрләткән мәктәпләр яңа уку елында кабат үз ишекләрен ачарга әзерләнә. Әмма быел 25нче майда кыңгыраулары соңгы тапкыр чыңлаган белем бирү йортлары да шактый. Менә Арча районын гына алыйк. Оптимизация дигәннәре биредәге 12 авылны башлангыч мәктәпсез калдырырга мөмкин. Алар арасында Урта Пошалым төп гомуми белем бирү мәктәбе филиаллары булган Югары Пошалым һәм Түбән Пошалым башлангыч мәктәпләре дә бар.
Район җитәкчелегенең моңа бер дә исе китми кебек. Һәрхәлдә, Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина килеп чыккан вазгыятьне «без мәктәпләрне түгел, аларның филиалларын гына ябабыз бит» дип аңлата. Тик «филиалларын гына» япкан очракта да, бу зур шау-шу тудырмагае. Ни өчен дигәндә – бер генә ата-ананың да әлеге белем учакларын яптырасы килми. Һәм алар хаклы да. Мәктәпнең ишегенә йозак элү өчен, нигезле сәбәп кирәк. Мәсәлән, балалар саны җитмәсә яки бөтенләй булмаса, болай эшләүләре аптырашта калдырмас иде. Әмма бу очракта хәл бөтенләй башкача.
«БЕЗГӘ БЕРКЕМ БЕРНИ ӘЙТМӘДЕ»
Авылда бер генә бала булса да, мәктәп эшләргә тиеш. Республика җитәкчелегенең рәсми булмаган әнә шундый күрсәтмәсе бар. Арча районының Югары Пошалым башлангыч белем бирү мәктәбендә исә яңа уку елында бер түгел, 12 бала укырга тиеш. Әле шуларга әзерлек курсларына йөриячәк 4 баланы да кушсак, нәниләрнең саны 16га җитә. Әмма балаларның быел 1нче сентябрьне туган авылларында бәйрәм итүе икеле. Ник дигәндә, белем бирү йортын ябып, аларны күрше Урта Пошалым авылына укырга йөрттермәкчеләр.
Килеп чыккан хәлне тикшерү барышында бөтенләй аңлашылмый торган һәм абсурд фактлар белән очраштым. Менә шуларның беренчесе: Урта Пошалым төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында нибары 5 бала укыячак. Ә ябылырга тиешле мәктәптә аларның саны өч тапкыр артык. Мантыйк буенча, укучылар саны җитәрлек булганда, белем бирү оешмасы әле яшәргә дә яшәргә тиеш кебек. Әмма урыс әйтмешли, «как бы не так!»
Югары Пошалым башлангыч мәктәбенең бинасы 2005нче елда салынган. Бер катлы, җыйнак кына корылма. Кечкенә булса да, үзенең спорт залы, ашханәсе бар. Авыл халкы мәктәпне өф-өф итеп кенә күз карасыдай саклап тора. Менә быел да тузган коймаларны ата-аналар үз көче белән, үз акчасына алыштырырга теләгән. Якында гына балалар өчен спорт мәйданчыгы ясарга да планлаштырганнар.
Әмма авылда «мәктәпне ябалар икән» дигән чыш-пышлар ишетелә башлый. Соңрак бу имеш-мимеш район җитәкчелеге тарафыннан да раслана. Кем яба, ник яба – ата-аналарга моны аңлатып тормыйлар. Укытучылар да яңалыкны иң соңгы булып ишеткән.
– Без үзебез бу хәбәрне ата-аналардан ишеттек. Алар: «Нинди хәл бу, нишләп ятасыз сез? Мәктәпне бетерәләр икән ич, бу проблеманы хәл итәргә кирәк» – дип шалтыратты. Аптырап калдык. Аннары безне – укытучыларны Урта Пошалымдагы мәктәпкә җыйдылар. Урта мәктәп директоры Роза Кәлимуллина аңлатуынча, Универсиадада бик күп чыгымнар булган һәм шунлыктан районга ниндидер хат килгән. Филиалларны ябуның сәбәбе дә шул икән, – дип сөйләде миңа филиал җитәкчесе Гөлсинә Шәкурова.
Мәктәбе ябыласы авылда әле укырга кермәгән, ягъни 7 яшькә кадәр булган тагын 20 бала бар. Авылда йорт салып төпләнеп калган гаиләләр дә җитәрлек. Шулай булгач, ким дигәндә, якын 5-6 елда башлангыч мәктәпкә йөрүчеләр булачак та булачак.
Киләчәге өметле булган башлангыч мәктәп эшчәнлегенә ни өчен балта чабалар – монысы аңлашылмый.
– Район башлыгы урынбасары Любовь Михайловна, Урта Пошалымдагы мәктәпне бетермичә саклап калу өчен, сезнең мәктәпне ябып, балаларны шунда төшерергә кирәк, диде. Ата-аналар моңа теше-тырнагы белән каршы. «Әгәр дә бу авылда мәктәпне бетерәләр икән, без балаларны барыбер Урта Пошалымга төшермибез, башка җирдә укытабыз», – диделәр. Безне – эшсез калырга тиешле укытучыларны тынычландырган булалар: имеш, урта мәктәптә эш табылачак. Булмый анда эш, каян булсын! – ди Гөлсинә Шәкурова.
Балалар күрше авылга ике җирдән йөри ала – беренче юл – кыска, нибары 1 чакрымлык, әмма ул каберлекләр һәм текә яр буеннан үтә, әле тагын куркыныч басма аша чыгарга туры киләчәк. Укытучылар әйтүенчә, юеш көннәрдә балалар аннан чыгып йөри алмаячак. Икенче юл – урау, дамба аша. Автобус белән балаларны көн дә, 3 чакрым юл үтеп, мәктәпкә алып барырга планлаштыралар. Ләкин бу вариант ата-аналарны канәгатьләндерми. Чөнки берсенең дә кечкенә баласын көн саен юлга чыгарып җибәрәсе килми.
«БАЛАЛАРНЫ ЙӨРТӘ АЛМЫЙБЫЗ»
Журналистлар килгәнне белеп, Урта Пошалым башлангыч мәктәбе территориясенә халык агыла башлады. Биредә 5 яшьлек сабыйдан алып 80 яшьлек картка кадәр килгән иде. «Мәктәп бетсә, авыл да бетә». Авыл халкының фикере әнә шундый.
– Президент та, мәгариф һәм фән министры да телевизордан сөйли бит – бер генә бала булса да, авылларда мәктәпләрне япмаска, диләр. Ә ни өчен безнең Арча районында бу сүзләргә колак салмыйлар? Урта Пошалымга балаларны мәңге дә төшермибез, – дип беравыздан шаулаша башлады ата-аналар.
Беренче класста быел өч кыз бала укырга тиеш. Ана кеше – Тәнзилә Галәветдинова аңлатма биргәндә еламый чак кына түзеп торды. Хәзер ул нишләргә дә белми аптырап калган:
– Баламны ялгыз үстерәм. Анда йөртергә бер мөмкинчелегем дә юк. Беренчедән, минем кызым нәни буйлы, сумкасын да күтәреп йөртә алмый, ә чит авылга сумка тагып барып, аның сәламәтлегенә зыян килмиме? Монда мәктәп бар, укытучылары бик әйбәт. Минем аны башка җиргә укырга бирәсем килми!
Сүзгә Рәзинә Габдрахманова да кушылды:
– Быел бер кызым – беренче, икенчесе өченче сыйныфка барырга тиеш иде. Үзем – фермада, әтиләре чит авылларга йөреп эшли. Каенанам 80 яшендә һәм авыру. Мәктәпнең ябылачагы турында кисәтүче, безнең фикерне сораучы булмады. Көн саен эштән кайтып, балаларны тукталышка автобуска чыгарып йөри алмыйм. Укысыннар – үзебезнең авылда да менә дигән мәктәп бар. Өр-яңа.
Авыл халкын район башлыгының вәгъдәсендә тормавы да борчый. Югыйсә, 2005нче елда мәктәпне ачу тантанасында Алмас Нәзиров үзе үк, бу мәктәптә балалар саны берәү генә булса да, аны япмаячаклары турында килеп сөйләп киткән булган. Җитәкчеләр бәйрәмнәр вакытында гына матур сөйләшә шул.
«КЫЯМӘТ ОЕШТЫРМЫЙК »
Халыкны күндерергә дипме, әллә журналистлар янында үзләренең дөрес юлда булуларын күрсәтергә омтылыпмы, бераздан Югары Пошалым мәктәбенә Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов һәм Урта Пошалым төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Роза Кәлимуллина килеп җитте.
Җитәкчеләрне халык ду кубып каршы алды.
– Монда без кыямәт ясамыйк – кыямәт башланмады бит әле, иптәшләр, сез нәрсә! – урынбасар шулай итеп халыкны тынычландырырга тырышты.
– Башланырга да мужыт шул, Любовь Михайловна! – дип кычкырды кемдер.
Любовь Осина җыелган кешеләргә, озаклап һәм җентекләп, соңгы елларда белем бирү һәм мәгариф системасына кертелгән үзгәрешләр хакында сөйләргә тотынды. Аның сүзләренчә, укучыларга хәзер заман яңа таләпләр куя – шуңа күрә дә аларга белем алу өчен яхшы шарлар тудырылган булырга тиеш.
– Безнең районда бер яки ике генә бала укыган мәктәпләр дә бар. Әмма бу – белем бирү түгел инде. Бер бала өчен генә мәктәп тоту – эш түгел! Урта Пошалым мәктәбендә балаларга белем алу өчен искиткеч яхшы мөмкинлекләр бар. Бу – матди-техник база, бу – грант откан югары белемле педагоглар, – дип санап китте урынбасар.
Авыл халкының, мәктәп бетсә, авыл бетә, дип өзгәләнүен дә Любовь Михайловна аңламаганга салышты.
– Карагыз әле, ул балалар мәктәпкә бара да, соңыннан кире сезнең янга кайта бит инде, авыл ничек бетә ала соң ул? – дип аптырады җитәкче.
Проблеманы өстән генә карарга кирәкми. Бераз тирәнгәрәк төшсә, башлык урынбасары мәктәбе булмаган авылларда яшь гаиләләрнең төпләнмәвен һәм башка җирләргә күчеп китүен аңлар иде. Баласын укытыр җир булмагач, кеше нишләп ул авылда өй салсын да, нишләп анда тормыш корып ятсын ди?!
Җитәкченең өзми дә куймый да Урта Пошалым мәктәбен мактавыннан туеп булса кирәк, ике баласы башлангыч мәктәптә укыган Рәдиф Нигъмәтуллин алга чәчрәп чыкты.
– Любовь Михайловна, бер генә сүз! Әгәр дә безне бу мәктәп канәгатьләндерә икән, без шушыңа риза дибез икән, сез безнең фикерне сорарга тиешме?
– Сорыйбыз бит – әйтегез.
– Менә без сезгә җавап бирәбез – калсын шушы мәктәп, безгә алтын-көмеш кирәк түгел, безгә шушы мәктәбебез кирәк. Безнең киләчәгебез шушы – шуны аңлагыз. Сез безне әллә нәрсәләр белән кызыктырмакчы буласыз. Кирәкми сезнең бер нәрсәгез дә!
– Ә син үз балаңа әйбәтрәк булсын дип теләмисеңме? Ялгышасың бит, энем, ике мәктәп арасында аерма бик зур!
Чират буенча сүз Урта Пошалым мәктәбе директорына җитте. Әллә каушап, әллә фикере чуалып китеп, Роза Кәлимуллина тиз генә кирәкле сүзләр таба алмады:
– Шундый замана килде – зуррак мәктәпне калдырып, филиалларны юк итү сорала.
Бу «филиалларны юк итү» дигән сүз ярсыган авыл кешеләренең миченә бензин сипкән кебек булды. Дәррәү килеп, директорга «ябыштылар». Ситуациянең кысалардан чыгуыннан куркып булса кирәк, Любовь Осина директорны яклап куйды:
– Ялгыш кына әйтте ул аны. Тынычланыгыз, ялгыш кына әйтте.
– Ялгыш сүзләр ычкынырга тиеш түгел монда! – авыл кешеләренең ярсуы башлык урынбасарына күчте.
– Карагыз әле, мин сөйләгәндә монда миңа кычкырмагыз. Если у вас здесь все такие воспитанные – пожалуйста, помолчите. Ярар алайса, әйдәгез, бу авылдагы мәктәпне саклыйк, ә теге авылда мәктәп бетсә дә ярыймы? Ул мәктәпнең бит бинасы да зуррак, Анда шартлар да яхшырак. Әйдәгез алайса, аны ябыйк. Ә монысы – кеп-кечкенә генә мәктәп калсын алай булгач. Менә минем кебек дәүләт кешесе булсагыз, сез кайсысын калдырыр идегез? – дип, сорау бирде Любовь Осина.
– Икесен дә калдырыгыз. Әйтегез әле безгә – безнең шушы мәктәптә укучы балалар саны җитәме? Җитә. Ә нишләп без Урта Пошалым өчен борчылырга тиеш ди әле? Аларны да япмасыннар, япсын дип әйтмибез бит!
– Ә менә мин сезнең балалар өчен борчылам! Аларны яхшырак шартларда да укытып була. Бу ике мәктәп арасында аерма бик зур. Мәктәп бетә дип борчылсагыз, әйдәгез, монда балалар бакчасы ачабыз!
– Кирәкми безгә балалар бакчасы! Булганын бетердегез бит инде.
Инде Любовь Михайловна халыкны яхшы шартлар белән дә, балалар бакчасы белән дә кызыктырып карады – булмады. Соңгы вариант – яңа автобус белән ата-аналарның «кылларын тибрәтеп карамакчы» булды. Әмма аларның моңа да җавабы бар – моңарчы да балаларны автобус йөрткән, әмма ул көнгә бер тапкыр гына йөргән – ягъни яки алып кына китә, яки кайтарып кына куя. Димәк, балалар көн саен 3 чакрымны барыбер җәяү тәпиләргә тиеш булачак. Авыл халкы моның ише йомшак җәеп, катыга утыртуларны күп күргән инде. Шуңа күрә җитәкчелекнең «теләсәгез, балаларыгызны көненә әллә ничә тапкыр алып китеп, алып кайтып куярлар» дигән сүзенә ышанучы табылмады.
«БЕЗ АВЫЛ ХАЛКЫН ТЫҢЛАЯЧАКБЫЗ»
Арча районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов Югары Пошалымдагы башлангыч мәктәп ябылу фактын миңа ике төрле аңлатып карады. Беренче һәм мине нигәдер иң аз ышандырган сәбәбе – балаларны укыту процессын яхшырту өчен шулай эшлибез дигән сылтау. Ярар инде, бер-беребезне тилегә санамыйк. Аяз көн кебек ачык бит – белем бирү йортын Урта Пошалым мәктәбен саклап калу өчен ябарга телиләр. Үз телегез белән шулай дидегез ләбаса. Ә менә бер мәктәп исән калсын дип, икенчесен үтерү акыллы гамәлме? Бу сорауга Руслан Низамов төгәл генә җавап бирә алмады.
– Балаларга яхшы булсын өчен тырышабыз. Бу – чүптән чүмәлә ясау да, тырнак астыннан кер эзләү дә түгел.
– Руслан Солтанович, әйдәгез, фактлар буенча сөйләшик. Югары Пошалымда мәктәп бер дигән – хәтта ремонт таләп ителми. Балалар саны җитмәсә яки мәктәп иске булса, мәктәп ябылу фактын аңлар идем. Ә бу очракта моны ничек аңларга?
– Ремонт кирәк булу-булмау белән генә түгел бит әле ул. Мин бит әйтеп торам – теге мәктәптә белем алу өчен шартлар яхшырак. Без шуңа да халык белән очрашырга дип килдек, бу хәлне шыпырт кына эшләмәдек. Без аларны тыңлыйбыз.
– Аларны тыңлыйсыз, үзегезчә эшлисезме? Ә ничек хәл ителәчәк соң бу проблема?
– Ничек хәл итәрбезме? Әле эш барыр, дип уйлыйм мин. Әмма без авыл халкын тыңлаячакбыз .
– Димәк, мәктәп калачак?
– Мин алай ук дип әйтмәс идем. Әле бар кешенең дә сүзләрен, фикерләрен ишетеп бетермәдек бит. Эш барачак әле монда.
«Бөтен кеше дә» кем икән ул – шуны белергә иде. Авыл халкы үз фикерен әйтте бит инде. Аның сүзенә барыбер колак салмаслык булгач, район җитәкчелегенә нәрсәгә тамаша оештырып, сөйләшү уздырып тору кирәк булгандыр…
НӘРСӘ БУЛЫП БЕТӘР?
Җитәкчеләр үтереп мактаган мәктәп нинди хәлдә соң? Моны ачыклау өчен Урта Пошалымга юл алдык. Мәктәп бик матур. Сыйныфлары зур, төзек, бина эчендә үк бәдрәф тә бар. 80 укучыга исәпләнгән булса да, биредә 27 бала гына белем ала. Беренче сыйныфка ел саен нибары 2-3 укучы керә икән. Сүз дә юк, бу – мәктәпне саклап калу өчен җитәрлек сан түгел. Әмма йөзең чалыш икән, көзгегә үпкәләмиләр. Урта Пошалымда балалар саны аз булганга да, Югары Пошалым башлангыч мәктәбе җавап бирергә тиеш түгелдер.
Шунысы кызык – белем йортын ябарга дигән күрсәтмә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан булмаган, аны Арча җитәкчеләре үзе уйлап тапкан, диләр. Бу уңайдан министрлыкка проблеманы тасвирлап озын хат юлладык. Әмма сорауларга җаваплар килеп өлгермәде. Әлеге вакыйгага тәфсилле аңлатманы якын киләчәктә алырбыз дип өметләнәбез.
1нче сентябрьне балалар кайсы мәктәптә каршылар – әлегә билгесез. Әмма шунысын ышанып әйтә алам, район җитәкчелеге тотынган икән, мәктәпнең калуы икеле. Үз авылы мәктәбенә барырга хыялланган балаларның өметләрен өзмәсләр дип беркем вәгъдә итә алмый.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Арча – Казан.
«Балаларны укырга йөртмәячәкбез»,

Комментарии