Яшьләрдә патриотизм тәрбияләү

Күптән түгел Уфада булырга туры килде. Кич “Шәрык” радиосының “Балагыз телевизордан нинди тапшырулар карарга ярата?” дигән темага халык белән әңгәмәсен тыңладым. Өч ир кеше, ике катнашты. Алар әйтүе буенча балаларга телевизор элекке кебек тәрбияви гамәл үтәми. Анда сугыш, үтереш, атыш, талау, урлашу, көчләү, наркоманнарны күрсәтәләр, диелде. Нинди генә кино юк. Һәрберсендә чиновникларның, эчке тәртип сакчыларының, хатын-кызларның аракы эчүе, тәмәке тартуы, үбешүе һәм башкалар. Боларны балалар алдында караудан оялып, сүндереп куябыз, диләр.

Шуны әйтәсем килә: балаларда патриотик рух тәрбияләү гаиләдән башлана, аннан балалар бакчасында, мәктәптә һәм югары уку йортында дәвам итә. Балаларны патриотик рухта тәрбияләү иң авыр эшләрнең берсе бит ул, бигрәк тә хәзерге җәмгыятьтә. Ата-анада әлеге рух аз гына булса, ул балага да күчә. Мәктәпләрдә тәрбия эше алып бару да кыенлашты.

Без үскәндә, бар бала да бертөрле иде. Яшьтән үк сабан сөреп, үгез белән икмәк чәчеп, аны урып үстек. Ул вакытта октябрят, пионер һәм комсомол оешмалары балаларга патриотик тәрбия бирүне югары дәрәҗәдә башкарды. Илне яратуга, саклауга карата уеннар оештырылды. Бөек Ватан сугышында катнашып, сугышта һәлак булган геройларны чакырып, алар белән әңгәмәләр оештырылды.

Бала үскән саен, аның аңы да үсә, аңа үзенең әйләнә-тирәсендәге уңай һәм кире яклар күренә. Хәзер гаиләләрдә көнкүрешләр дә төрлечә бит. Халык байга һәм ярлыга бүленде. Бай балалары тормышлары җитеп бетмәгәннәргә өстән карый. Аларны мәктәпкә – чит ил машинасында, ә икенчеләрен әти-әнисе җитәкләп китерә, кайтканда шулай ук.

Яшьләр тәртипсез, эшсез, наркоманнар урлаша-сугыша, берсен-берсе үтерә, я булмаса үз-үзен үтерә, эчә, тарта, хатын-кызны көчли, дибез. Моңа кем яки нәрсә гаепле соң? Ә төп гаеп – җәмгыятьтә. Аның нигезе черек. Ул барыбер ишеләчәк, кризиссыз яшәмәячәк, чөнки аның исәп-хисабы да, планы да юк. Монда төп сәбәп илнең кыргый капитализмга килеп керүе, дип беләм. Менә бит Кытайда андый хәлләр күзәтелми. Ришвәтчелек тә юк. Чөнки анда закон каты. Бездә ялга ябып тәрбиялиләр дә өч-дүрт айдан гөнаһысы юк дип, итеп куялар. Демократия дә бездә көчле бит. Экстремизм аннан да көчлерәк.

Әле безнең Башкортстан белән Татарстанда яшьләр өчен спорт комплекслары төзелә, эшкә җәлеп ителә. Җитәрлек булмаса да, спорт ярышлары үткәрелә. Төрле уеннар оештырыла. Анысы бик әйбәт. Әмма эшсезлек чәчәк ата. Яшьләргә эш, тиешле дәрәҗәдә акчасын бирсәң, алар күңелләре күтәрелеп, көне-төне хезмәт итәр иде. Эш урыны бар ул. 60-70-80 яшьлекләрне зурлап, хөрмәтләп ялга җибәрергә генә кирәк. Пенсионер ял итсен. Нәфесне тыя, туктата белергә кирәк, хөрмәтле пенсионерлар. Нәфес көчле, ул үлгәндә дә колачын җәеп, җирне кочаклаган, ди. Пенсионерларның күбесе физик эштә эшләми, шуңа да хөкүмәт имчәген ычкындырасылары килми. Яшьләрне патриотик тәрбияләүнең нинди ысуллары бар? Шуңа газета укучылар тәкъдимнәрен укыйсым килә. Быел бит Яшьләр елы.

Садри ХАҖИЕВ.

Башкортстан, Бакалы районы.

Өемне кайтарыгыз

Каты бәгырьле туганнар каян чыга икән ул? Йөрәгем бик әрни, шуңа язарга булдым.

Мин 78 яшьлек әби. Ялгыз кеше, ирем дә, балаларым да юк. 16 яшемнән авылдан китеп, башта шахтада, аннан гомер буе токарь булып эшләдем. Бакча тоттым, шәл бәйләдем. Кешечә яшәргә шулай тырыштым. Булган акчамны тиенләп җыйдым. Чөнки торыр җирем юк иде, баракта яшәдем. Яшем 50гә җиткәндә, бер бүлмәле фатирлы булдым. Ләкин бу бәхет күпкә бармады. 90-95нче еллардагы шаукымда Казахстандагы сеңлем миңа кайтып урнашты. Аннан Яр Чаллыга күчертте. Каршы килә алмадым. 2003 елны фатирны сатып, Мөслимгә кайттык. Сеңлемә шулай кирәк иде. Казахстандагы малайлары да кайтып миңа урнашты. Малае ике тапкыр миңа суккач, чыгып китәргә куштым. Алар аерым тора башлады. Ләкин сеңлем өйне кызына яздырырга кушып, көне-төне үгетләде. 2005 елда мине карау, тәрбияләү, квартплатаны түләү шарты белән өйне бүләк иттем. Менә шуннан башланды инде: төн йокыларым качты. Чөнки өйне алдылар да мине оныттылар. Бернинди ярдәм юк. Алар 2001 елдан Германиядә яши. Елга бер генә кайталар бит. Үзем дә шуны уйлап бетермәгәнмен. 2007 елда киткәндә дә тавыш чыгарып, телефонымны өзеп киттеләр. 2008 елда өемне кире кайтарырга теләп, аларны судка бирдем. Ләкин безнең законнар кеше өчен түгел, аферистлар ягында бугай. Өемне алып булмый, диделәр. Чөнки мин аны сеңлем кызы исеменә яздырганда, имеш, үз акылымда булган. Әйе, юләр түгелмен, әмма ялгышканмын. Үзем авырыйм да: шикәр чире, кан басымы уйнаганга, 2 группа инвалид.

Аларның Германиядә икешәр фатиры, икешәр машинасы бар. Эшләмиләр, пособие алып торалар. Монда кайтуларына акчасы җыелып тора, ул 50 яшеннән лаеклы ялга чыккан кеше. Инде минем өемә дә хуҗа булды.

Ул законнар кем өчен икән соң яклау булмагач?

Шуңа әйтәсем килә: минем хәлгә кала күрмәгез. Туганнар булса да, сак эш итегез. Эх, ә миңа законнарны белгән бер мәрхәмәтле кеше табылып, өемне кайтарырга ярдәм итсә иде.

Рәҗибә ДӘҮЛӘТОВА.

Мөслим районы.

Гаделсез спорт

Бу спорт дөньясы Әнвәргә (исеме үзгәртеп бирелде – авт.) үзен бөтен яклап көчле, ихтыярлы, бернинди киртәләргә дә бирешми торган чын егет итеп күрсәтергә, бер-берсе өчен җан атып торучы якын дуслар, күпмедер дәрәҗәдә булса да ихтирам вәгъдә иткән иде. Әнвәр милли көрәш юлының – гаделсез, ә кешеләрнең шулкадәр оятсыз икәнен күз алдына да китермәгән иде шул.

М. районы өчен бик күп ярышларда катнашырга туры килде аңа. Республика, Русия, хәтта Бөтендөнья күләмендә үзенең башкалар арасында пьедесталның иң югары баскычында басып торырга лаеклы булуын да еш раслады ул. Яулап алган үрләре дә аз түгел. Тырышты, бар булган көчен куеп, авырлыкларга түзеп, акрын гына өскә үрмәләде. Алмаган грамота, медаль, кубок калмады. Үзләренең М. районы хакимияте башлыгы бу спорт төрен бик яратканга, көчле тәрбияләделәр яшь егетләрне. Әгәр дә ул туган җирендә калып, дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләсә, башлык фатир да вәгъдә иткән кебек иде. Ләкин язмышы башка юлга борылды. Аянычлы сынау көтә иде аны…

Күнегүләрнең берсендә Әнвәр аягын сындыра. Бу исә, гади генә әйткәндә, “хуш, милли көрәш” дигәнне аңлата. Менә шунда күрде инде ул кемнең кем икәнен, шул вакытта гына аның даирәсен кемнәр, нинди кешеләр уратып алганын аңлый башлады.

Беренчедән, больницада яткан вакытта ник берсе хәл белергә килсен. Ни дуслары, ни өйрәтүчеләре, ни әйдәп баручылары – берсе дә юк! Ә бит ул алдынгы яшь көрәшчеләрнең бер вәкиле. Кайбер шәхесләр аның хәтта аягы сынганын да белми икән. Кирәкле кешеләргә бу хакта әйтмәгәннәр дә.

Дәвалану курслары бушлай түгел. Шунлыктан Әнвәр үз көрәшчеләрен “бик яраткан” район башлыгына юнәлә. Аны коридорда очратып, булган хәлне аңлатып бирә. Түрә исә бу вакытта бик уникаль сүз әйтә: “Аяк сынгач, миңа киләләрмени?!” Менә сиңа мә! Кемгә барырга соң? Ә бит ярышларга кирәк булганда яшь егетләрне эзләргә барысы да булдыра, барысына да аларның призлы урын алуы бик мөһим. Шулай булгач, кемдер андый-мондый очракларда ярдәм кулы сузарга тиештер бит инде?! Күрсәтмәләр бирергә һәрберсе һәвәс, ә шул егетләрнең хәленә керергә теләүчеләр юк. Димәк, көрәшче малайның файдасы бетә икән, аны ташларга кирәк булып чыга түгелме соң? Бу балаларның бер уенчыгы ватылгач икенчесе белән мавыга башлавы кебек була инде. Ләкин болар бит тере кеше. Аларның әрни торган күңеле, барысын да якын алучы йөрәге бар. Әнвәр кебекләр Татарстаныбызда аз түгел шул. Хөкүмәтнең телевизордан һәркөнне “Поддержка детского спорта” дип мактанулары ташка үлчим генә. Әгәр кеше бераздан шул дөньядан чүпкә ыргытылырга мөмкин икән, боз сарайлары, төрле спорт корылмаларын, стадионнарны ник төзергә?!

Яшь йөрәкнең шулай күңелен яралау кабахәтлек, җансызлык билгесе бит ул. Спортчы үзенең кирәклеген тоярга тиеш, югыйсә аның бөек үрләр яулавы бер тәм дә, ямь дә китермәячәк һәм җемелдәп торган бу йолдыз иртән юкка чыккан сыман сүнәчәк…

…Ә Әнвәрнең аягы бер елдан төзәлде. Егет тагын рәхәтләнеп йөри, хәзер сикерә дә ала. Ул шунда үзенә яңадан көрәш юлына кереп, югарыга омтыла-омтыла чемпион икәнен раслап күрсәтергә сүз бирде. Иншалла, Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен аңа. Спорт, чыннан да, бар көчеңне биреп, җиңүдән ләззәт алып, кирәклегеңне тоеп яши торган көрәш катламына әверелсен иде.

Кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булсак, көрәш юлларыбыз җиңеләеп китәр иде. Юкса, руслар әйтмешли, “обидно”, җәмәгать, үзебезнекеләр өчен “обидно”.

ЗАХРИ

Җавап көтәм…

Ник элек болай түгел иде дә, ә хәзер башкача? Нигә соң бу сайлауга шул тикле акча түгәләр? Моның хөкүмәткә нинди файдасы бар? Нигә элек Югары советка һәм Министрлар советына дип кенә уза иде ул? Нигә дәүләт малын шулай бүлгәлиләр? Ник үз малыбызны читкә сатып, Мәскәүдән хәер сорап ятабыз? Суверенитет алудан ни файда булды? Безнең байлыгын бәяләп бетерерлек берәр икътисадчы-галим бар микән? Бу кадәр җир чәчелмичә, әрем үсүгә кем гаепле? Ашлык та газеталарда язылганча шул тикле күп алынмый. Бу – ялган. Әгәр мин ялгышсам, ни өчен соң пенсия арткан саен, икмәк бәясен дә күтәрәләр?! Түрәләр чит илдә була, нигә безнең тормыш белән чагыштырып, нәтиҗә ясамыйлар икән? Шәһәрлеләргә, кыскартылса, акча түлиләр. Ә авыл кешесенә дә шулай кирәк дип, ник бер түрә, Президент авыз ачсын. Ник авылны хөкүмәт шулкадәр дошман күрә икән? Түрәләр акчасы – чит ил банкында, баласы да чит илдә укый. Аның безнең ил халкы турында уйларга вакыты юк. Ә хәзер “кризис”, дигән булып янә халыкны талыйлар. Бәлки, хәзер сайланган депутатлар күзләрен ачып карар да биргән вәгъдәләрен үтәр?! Алда язган бар сорауларыма җавап табасы килә… Җавап бирүче булмас микән?

З.ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Хәтерләтте яңа канун

Азатлык исен иснәдек,

Тәмен татымадык.

Ни белән татып карыйк соң?

Ярты телсез калдык…

Ауды “Болгар” номерлары –

Мәшһүр шагыйрь йорты.

“Един-урыс” булсаң гына,

Син бит люкс сортлы…

– Сабын кайнат, урам себер,

Тире эшкәрт әнә.

Хөррият сүзен оныт, татар,

Авыз ачма янә.

Ирек, мәктәп, институт,

Сиңа алар – хәрам.

Күпме чиркәү, кер дә чукын,

Мәскәү итә ярдәм.

Марҗа ал я урыска чык,

Булыр сиңа хөрмәт.

Яз динеңнән, сат телеңне,

Бирәм сиңа хөррият.

…Мәскәүнең яңа сүзе шул,

Бар инородецларга.

– Кеше икәнлегегезне

Сез тиеш, ди, расларга!

Кисек тел белән без ничек

Исбатлыйк моны?

Яңа канун хәтерләтте

Мескен “Му-му”ны.

Хәмид ВӘЛИДИ

Комментарии