Яңа елда ничә көн ял итәсе?

Депутатлар май һәм гыйнвар каникуллары турындагы мәсьәләне тагын бер тапкыр кузгата.

“Гадел Русия” фракциясенең Дәүләт Думасындагы лидеры Николай Левичев яңа ел каникулларын ике көнгә кыскартып, аны 1-3 гыйнварларга гына калдырып, ә экономияләнгән көннәрне 31 декабрьгә һәм 2 майга күчерергә тәкъдим итә. Депутат Хезмәт кодексына кертеләсе әлеге төзәтмәне 10 июльдә Дәүләт Думасына тапшырды. Аның фикеренчә, 31 декабрьдә күп оешмаларда кыска эш көне. Шунлыктан халыкның Яңа елга әзерләнергә, бәйрәмен оештырырга вакыты калмый.

Билгеле булганча, мондый закон проектлары Дәүләт Думасына инде кат-кат тапшырылды, ләкин “Бердәм Русия” һәр юлы аны кире кага. Үз вакытында 1-5 гыйнварга кадәр каникулны алар тәкъдим иткән иде.

Иминиятчеләр үзләре дә имин түгел

Русиядә автомобильләрне иминиятләштерүче ширкәтләрнең кара исемлеге булдырылачак. Иминиятләштерү күзәтчелеге федераль хезмәтенең эксперт советы утырышында шундый беренче кара исемлек төзелде. Анда 2009 елның беренче яртыеллыгында клиентлардан иң күп шикаятьләр алган компанияләр кертелгән. Барлык тавышларның 38%ын нәкъ менә шул “арттан алдынгы” 10 ширкәт җыйган. Намуссыз ширкәтләр тикшерелгән һәм кайберләренең лицензиясе дә алынган. Иң күп шикаятьләр «Русская страховая компания»неке (524 шикаять). Аннан соң «Гранит» (459 шикаять, лицензиясе алынган), «Россия» (310), «Корона» (234 шикаять, лицензиясе алынган), «Росгосстрах–Столица» (231), «РАСО» (228), «Генеральный страховой альянс» (205 шикаять, лицензиясе алынган), «РЕСО-Гарантия» (189), «Росгосстрах» (182), «Дженерал-Резерв» (176 шикаять, лицензиясе алынган).

“Росстрахнадзор” башлыгы Александр Коваль сүзләренчә, мондый исемлекне даими төзеп, игълан итеп торырга кирәк. Федераль хезмәт тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләренә караганда, иминиятләштерү компанияләре үзләре мондый исемлек булдыруны уңай бәяли.

Газетабызның 6нчы битендә Татарстанда эшләүче бер иминият оешмасы турында хикәят бәян ителә. Бу оешманың да кара исемлеккә керергә бөтен мөмкинлекләре бар кебек, билгеле, тиешле нәтиҗә ясый алмасалар…

Аппарат татарча сөйли

тимер юл вокзалында электрон аудио-мәгълүмат җайланмасы поездларның килү-китү вакытларын русча гына түгел, татарча да игълан итә башлады. “Инде ике информатор һәм аларга 1,6 миллион сумлык программалар алынды. Акчаны хөкүмәте бирде. Икенче аппарат Татарстанның икенче иң зур вокзалы Әгерҗедә урнаштырыла”, – ди вокзалы начальнигы Таһир Якубов.

Универсиадага Казан вокзалындагы аудио автоинформатор тагын бер яңа программалы булачак һәм мәгълүматны инглиз телендә дә тапшырачак.

ялгышканмы?

13 июльдә Саба район больницасы табибы Луиза Габдуллинага карата җинаять эше ачылды, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге матбугат бүлеге.

2008 елның февралендә Рамилә Галиеваны Саба больницасының бала тудыру бүлегенә китерәләр. Ләкин аның кызы инвалид булып туган, сукыр, авырлыгы артмый, үсми. 24 яшьлек Рамилә, табиблар аңа дөрес ярдәм күрсәтмәгән, дип шикләнеп, прокуратурага шикаять яза. Узган ел җәен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре акушерлык-гинекологик ярдәм күрсәткән чакта кайбер хилафлыклар булган дип тапса да, җинаять эше кузгатылмаган иде.

Рамилә Галиева хокук яклаучылар ярдәме белән суд-медицина тикшеренүе үткәрүгә иреште. Чуаш республикасының Сәламәтлек саклау суд-медицина экспертизасы баланы кабул итү һәм аның хәзерге авыр хәле арасында бәйләнеш бар дип тапты. Әлеге экспертиза нәтиҗәләре акушеркага карата җинаять эше кузгатуга нигез булып тора, ди зыян күрүчене яклаучы, Казан хокук яклау үзәге юристы Регина Шакирова. Әгәр табиб гаепле дип табылса, аңа 5 ел иректән мәхрүм итү хөкеме яный.

Бабайлыкка командирлар гаепле

Инде газетабызда язылганча, Татарстан курсанты Дмитрий Козак 2008 елның көзендә өлкән солдатлар тарафыннан каты кыйнала. Быел февраль аенда Себер хәрби округының Борзинск гарнизоны буенча прокуратура хәрби тикшеренү бүлеге Денис Салдаев белән Николай Томиловичка карата җинаять эше кузгатты. Алар Дмитрий Козакны күп тапкыр кыйнауда һәм аннан акча таләп итүдә гаепләнә. Армиядә баш мие шеше авыруы алган Дмитрий Козак мәнфәгатен Казандагы һәм Байкал арты краендагы хокук яклау үзәкләре яклый.

Инде менә хәзер 06705нче хәрби часть командирлары да җәзадан читтә калмаган. “Бабайлык”ка чик куелмаган, тиешле тәртип урнаштырылмаган өчен офицерларга каты шелтә белдерелде. Командирлар солдатлар арасында хәрби уставны һәм шәхескә хөрмәт белән карау кануннарын үтәүне таләп итми, отрядта тиешле контроль урнаштырылмаган, диелә часть командиры генерал-майор В.Устинов приказында.

“Командирлар гаепләнүчеләр белән суд эскәмиясенә бергә утыртылмыйча һәм бу даими практикага кертелмичә мондый аерым приказлар гына яшьләрне җәбер-золымнан саклап калмаячак”, – дип белдерде Казан хокук яклау үзәгенең иҗтимагый тикшерүләр бүлеге начальнигы Андрей Сучков.

Сүз уңаеннан, әле яңа гына Алтайдагы бер частьта өлкән солдатлар белән Дагыстаннан килгән яшьләр арасында зур бәрелеш чыкканлыгы мәгълүм булды. Рәсми мәгълүматларга караганда, чуалышларда 40лап солдат катнашкан. Әлеге инцидент буенча Себер хәрби округы тикшерү органнары эш алып бара. Иделгә 100 тонна нефть аккан

Самара өлкәсендә дүшәмбегә каршы төндә комга утырган нефть танкерыннан Идел елгасына 100 тонна чамасы нефть аккан. Нефть табының озынлыгы 20 чакрымга якынлаша. Табигатькә бик зур зыян килгән. Бу танкер Сарытау портына карый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, Иделне чистарту эшләре алып барыла.

Комментарии