«СӘЯХӘТЧЕ БАКА» ЯЗМАЛАРЫ

йөртүчеләр – киң күңелле, алтын йөрәкле, шәфкатьле кешеләр булып күңелемә кереп калды. Ашыкмасагыз, минем белән булган хәлләрне сезгә дә сөйлим.

Таныш укытучыны искә алу кичәсендә мәрхүмә хакында, гадәттәгечә, бик күп матур сүзләр әйтелде. Инде аш мәҗлесе күптән тәмамлануга да карамастан, сүз гел изгелек кылып яшәгән, инде гүр иясе булган Әкълимә апа хакында барды. Әңгәмә җайлап кына бүгенге проблемаларга да күчте: тормыш авырлыгыннан, бәя котырып үсүеннән зарланыштылар. Шунда кунакларның берсе:

– Әкълимә ападай игелек ияләре бармы икән хәзер дөньяда?! Шушы михнәтле заманда яшәешебездә мәрхәмәтлелек тоеламы? – дип сорап куйды. Бу нисбәттән халык бер фикердә булып чыкты. Әйтик, Дания апа киң күңелле күршеләрен мактап сөйләде. Икенчеләре участок табибының шәфкатьлелеге хакында бәян итте. Ә 77 яшьлек Галия апаны, юлда таныш булмаган шоферлар туктап, өч тапкыр өенә кайтарып куйган. Хәтта акча да алмаганнар.

– Машина йөртүчеләр – киң күңелле, алтын йөрәкле, шәфкатьле кешеләр булып күңелемә кереп калды. Ашыкмасагыз, минем белән булган хәлләрне сезгә дә сөйлим.

Эш белән Мурманск шәһәренә барырга туры килде. Сәбәпләрен әйтеп тормыйм, мин документларсыз һәм бер тиен акчасыз калдым. Инде нишләргә? Югалып калдым. Шәһәр уртасындагы паркка кереп үкереп еладым. Тавышыма тирә-юньдәгеләр җыелыша башлады. Бер төркем яшьләр килеп бәйләнә башлагач, парктан урамга чыгарга мәҗбүр булдым… Каршыга очып килүче җиңел машинаны туктатып, мине Казанга илтүче трассага чыгарып куюын үтендем. Шоферга акчам юклыгын да әйттем. Славаның (аңа 49 яшь) өенә кайтып барышы икән. Карышмады, 50 чакрым араны выжылдап илтеп тә куйды. Машинадан төшеп юл кырыена басуым булды, яныма Америка фреглайнеры килеп туктады. Бу мәрхәмәтлесе мине Оленегорск шәһәренә чаклы илтте. Трассадан бераз читкәрәк китеп, күз яшьләремә буылып, ташка утырып уйлана торгач, төпле бер фикергә килдем: Казанга автостоп белән кайтырга! Бөтен өмет “дальнобойщик”ларда. Башка чара юк… Аллага тапшырып, белгән догаларны укый-укый, тагын кул күтәреп, машина тотарга керештем. Бу юлы ике яшь егеткә утырып, Мончегорск шәһәренә дә барып җиттем. Каршыма килүче “ГАЗель” машинасында ерактан ук Чуашия номерларын күреп, машина каршысына ук чыгып бастым. Володяның Чабаксарга кайтышы икән. Шофер мине үз шәһәренә хәтле алып кайтырга ризалашты. Ә аннан инде Казанга кадәр әллә ни ерак калмый… 50 чакрымлап узгач, егетнең телефоны шалтырады. Аны кире Мурманск шәһәренә, өстәмә заказ буенча тагын товар төяп китәргә чакырып алдылар. Халәтемне сөйләп тормыйм, тик үземне канатлары каерылган кошка тиңләдем шушы минутларда…

ШУМАХЕРЛАР

Күз яшьләренә буылып шыңшып торганда яныма эвакуатор килеп туктаганын сизми дә калганмын. Ишек ачылуга, кабинада ике ир-ат күреп, башта шүрләп куйдым. Алай да, елан авызына кереп баручы бакадай, кабинага менеп “кунакларга” мәҗбүр булдым.

Сүз иярә сүз чыгып, егетләр тормыш-яшәешләре хакында рәхәтләнеп такылдады, эч серен бушатты. Алексей белән Александр – яшьтәшләр, классташлар, аларга 40 яшь. Икесе дә буйдак, хатыннары ташлап киткән үзләрен, салырга яраталар икән. Җиденче сыйныфта укучы улларын тәрбиялиләр. Эвакуаторда эшләп, юлда бәлагә тарганнарга ярдәм итеп көн күрәләр.

– Йортта хатын-кызсыз бик авыр бит, ничек барысына да өлгерәсез? Башкага өйләнергә җыенмыйсызмы соң? – дим.

– Акча бар чакта без хатынлы. Өй дә җыелган, ашарга да пешкән, кер дә юылган. Ә менә акча беткәч, хатыннардан җилләр исә…

Берзаман рульдә утыручы Алексей кулында сыра күреп аптырап киттем. Үтенеп сорагач, ул сыра эчүдән туктап торды.

Искитәрлек хәл: “шумахер”ларым Лоухи тирәсендә ГАИ хезмәткәрләре белән сөйләшеп, минем ситуацияне аңлатып, Петрозаводск шәһәренә баручы юлдашлар да тапкан.

– Сезне төнгә каршы чит җирләрдә ташлап калдырып китсәк, үзебезнең җаныбызга тынычлык таба алмабыз, исән-сау кайтып җитегез, – дип машинага утыртып, озатып калдылар. МӘРХӘМӘТ ИЯСЕ – ГЕНА

Бу юлы озын “койрык”лы “Скания” машинасында ике Гена уртасында 600ләп чакрым чамасы бардык. Егетләр сүзчән булып чыкты. Машинаның хуҗасы да, йөртүчесе дә Гена исемле икән. Адашларның Карелия башкаласы Петрозаводск шәһәренә барышы.

Егетләр берничә мәртәбә ашап-эчеп алырга тукталды. Мине дә үзләре белән кафега чакырдылар. Эчтә “бүреләр” уласа да, акча булмау сәбәпле, мин чакырулардан баш тартып килдем. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алган хуҗа Гена җайлап кына минем “кыллар”ны тибрәтергә тотынды. Егетләргә документларсыз һәм акчасыз калуым хакында сөйләдем. Шулчак Гена:

– Менә Сезгә акча бирәм, хәзер Петрозаводск шәһәрендә билет алып, поездга утыртып җибәрәм. Рәхәтләнеп “ак кешеләр” кебек чиста урын-җирдә, юынып-чистарынып, ашап-эчеп, йоклап, ял итеп кайтырсыз, – дип учыма 5 мең сум акча салмакчы булды.

– Ә Сезгә акчаны кайтарып бирмәсәм нишләрсез? – дип каршы килдем.

– Мин акчаны Сезгә бурычка түгел, ә бүләк итеп бирәм.

– Рәхмәт Сезгә чын күңелдән, тик мин аны кабул итә алмыйм.

– Мурманск өлкәсендә, Карелия юлларында халык гади, ярдәмче, мәрхәмәтле. Юлда утыртып кайтырга теләүчеләр дә табылыр. Тик менә Ленинград, Мәскәү тирәсендә сезгә бик авыр булачак, анда халык башка. Алыгыз акчаны, Мәскәүдән булса да поездга утырып кайтырсыз. Мин бу тормышта бик күп ялгышлык эшләдем. 20 ел гомеремне төрмә-колониядә уздырдым. Калган тормышымны яхшылыклар кылып кына яшәп, үткәндәге гөнаһларны шул рәвешле юасым килә. Менә инде биш ел мин иректә. Берничә озын “койрык”лы машина сатып алып, шәхси эшмәкәрлек һөнәрен үзләштереп, шәһәрара йөк ташу белән шөгыльләнәм. Ай саен мохтаҗларга, балалар-картлар йортына, сукбайларга даими ярдәм итеп киләм. Алыгыз акчаны, Ленинград өлкәсендә, Мәскәүдә юлларда бик утыртмыйлар. Кыен хәлдә калуыгыз мөмкин, – дип үтенеп сораса да, Генага зур рәхмәтләр әйтеп, акчадан баш тарттым…

Петрозаводск борылышында ике Гена белән саубуллашып, машинадан төшеп калдым. Сумкага сәгать карарга дип үрелүем булды, трубка шикелле бөтәрләп төрелгән бер мең сум акчага юлыктым. Мин аларны тотмаска дигән карарга килдем. Исән-имин туган җиремә кайтып ирешсәм, шатлыктан мәчеткә сәдака итеп бирергә ниятләдем.

МӘСКӘҮ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ

– Дусларым, сезгә барлык утырып кайткан машиналар хакында сөйләсәм, романнарга сыеп бетмәслек. Яныма туктаган һәрберсенә диярлек утырырга тырыштым. Кайсында 20 генә, кайберләре белән 50 чакрым үтәргә туры килде. Мин 300-500 чакрым утыртып алып кайтучылар хакында сөйлим. Сүз дә юк, бергәләп берничә дистә чакрым гына узучыларга да рәхмәтем чиксез. Миңа ярдәм кулы сузучы барлык шоферларның йөзе, килеш-кыяфәте әле бүген дә күз алдында. Мурманск белән арасы 3000 чакрым тәшкил итә бит. Кайтып җиткәнче шок халәтендә булдым. Гена әйткәннәр дөрес булып чыкты: Ленинград өлкәсендә, Мәскәү тирәсендә туктап утыртулар сирәгәйде. Шулай да яхшы кешеләр күбрәк икәнлегенә инандым! Югыйсә ике араны өч тәүлектә уза алмас идем бит…

– Мәскәүнең теге МКАД дигәннәрен мәңге онытасым юк. Сәгатенә 100 чакрым белән элдертүче, 5 рәт тәшкил итүче ташкын мәңге туктамас кебек иде. Шушы самолеттай ыргылучы агым тирәсендә дүрт сәгатьләп ары-бире чаптым… Ходайның рәхмәте белән берзаман “бөке” дигәннәре килеп чыкмасынмы! Гомеремдә беренче тапкыр “бөке”гә сөенгәнемне күрсәгезме?! Шул арада тиз генә йөгереп өченче рәттә баручы машинага кереп кунаклаганымны сизми дә калганмын. Ярый әле машина йөртүче мәрхәмәтле бәндә булып чыкты: мине куалап төшереп җибәрмәде. Самарадан килеп эшләүче бу игелек иясе мине үзенә кирәкле борылышта төшереп калдырды. Аягымны көчкә өстерәп, хәлдән таеп, юл кырыенда утырганда, берәү миңа исемем белән дәшәдер сыман тоелды. Курыкканга куш диюләре дөрестер. Аның Марина дип эндәшүе икән. Чакырып алгач, тизрәк “очып” кундым утыргычка. Теге МКАД дигән хәшәрәттә сайланып торыр чак түгел! Валерадан Балашиха борылышында төшереп калдыруын үтендем. Шактый баргач, тегеннән:

– Миңа әле тагын күпме барасы? – дип сорап куйдым.

– Сезнең борылышны узып киттек инде, хәзер икәүләп барып, йөкне бушатабыз. Аннары мин яшәгән тулай торакка кайтабыз. Мин Ижау шәһәреннән килеп эшлим. Бүлмәдә берүзем генә яшим. Атна-ун көн миндә ял итәрсез дә кайтырсыз аннары өегезгә, – ди бу.

Шулчак кылт итеп: “Бер документсыз юлда бик кыенга туры киләчәк. Авыр чакта кирәге чыгар”, – дип, Гена кызыл тышлы кенәгә биргән иде. Тиз генә сумкамнан шуны актарып табып тегеңә:

– Мине хәзер үк туктатып, төшереп калдырасыз. Яисә сезнең тормыш күңелсезлекләргә күмелер, – дидем тегенең борын төбендә кенәгәмне болгап.

Кызыл төс бик үтемле булды, ахры, Валера мине төшереп калдырды…

Ачлыктан, ике тәүлек черем дә итмичә йончыганлыктан, катырак искән җилдән түнәр дәрәҗәгә җитеп, тукталыштагы баганага барып терәлдем. Яныма килеп туктаган машинаны шәйләрлек түгел идем инде.

– Утырыгыз, кая илтим үзегезне? – дигән сорау айныгандай итте үземне.

– Миңа Казанга илтүче борылыш кирәк. Тик кесәмдә җилләр уйный…

– Мин бит сездән акча сорамыйм, утырыгыз, шул якка барам.

Рәхмәт укый-укый машинага кереп чумдым. Шуны гына көткәндәй, Юра кайгы-хәсрәтен сөйли башлады:

– Минем хатыным бик каты авырый, башында яман шеш таптылар. Инде операция дә ясадылар. Химия терапиясе алып дәвалана. 40 яшьлек чибәр хатыным күз алдында шиңә бит, үлеп китсә, мин нишләрмен?! – дип аһ-зарларын сөйләде ул.

Аның яшь тулы күзләре әле бүген дә, искә төшкән саен, үзәкне өзә, җанны телгәли.

Миңа аны тынычландырудан башка чара калмады:

– Казанда минем танышлар арасында берничә кешегә килде шушы кайгы. Аларның барысы да исән-сау. Операция узганга инде дистә елдан артык вакыт узды. Сезнең хатыныгыз да терелер. Тик аңа хәзер сездән ярату, игътибар, мәрхәмәтлелек таләп ителә. Гел янында булырга тырышыгыз, ул һәрвакыт сезнең яратуны тоеп яшәсен, – дим тегене тынычландырырга тырышып.

– Ул әлегә хастаханәдә дәвалана. Җанымны кая куярга белмәгәнгә, аптырап, рульгә утырдым, Мәскәү буйлап тик юыртам… Сезне очратырга булган икән. Хәзер нишләргә кирәген беләм инде, рәхмәт үзегезгә, – дип, өмет тулы яшьле күзләре аша, елмаеп озатып калды. КАЗАНГА, ӨЙГӘ!

Балашиха борылышындагы светофор янында номерларын күргәч, эчкә җылы йөгерде. Ишеген шакуга, Илсур абый мине бик теләп утыртты.

– “КамАЗ”да дыңгырдарга теләсәгез, рәхим итегез! – дип каршы алды мине ул. Тик чит ил фураларында тизрәк кайтып җитәр идегез.

– Мурманскидан бирле сезнең кебек “дальнобойщик”ларда кайтам. Үләм, өемне бик сагындым…

…Оргсинтез тирәсендә Илсур абыйдан төшеп калдым. Юл кырыенда егылыр дәрәҗәгә җитеп селкенеп басып торганда, яныма бер егет килеп:

– Хәлегез начар, ахры, ярдәм кирәкмиме? – дип кызыксынды.

– Мөмкин булса, Дәрвишләр бистәсенә илтеп куймассызмы икән? – дип үтендем.

Егет ризалашты. Маратның эштән кайтып барышы икән. Бераз хәлләнгәч, икәүләп сүз куертып җибәрдек. Егет мине башта исерек дип уйлаган икән. Хәлне сөйләп биргәч, ул аптырап калды, исе китте. Хәтта илтеп куюы өчен акча да алмыйча китеп барды…

Халисәгә килеп керүгә, өстәл тулы сый-тәгамь күреп, авыз суларым килде.

– Башта юынасыңмы, әллә ашыйсыңмы?– дип сорады дустым елмаеп.

– Әлбәттә, ашыйм! – дип, бит-кулларны тиз генә юып, тәгамьнәрне сыптырырга керештем. Менә кайда ул җирдәге җәннәт!

Шулчак Халисәнең ире Самат эштән кайтып керде.

– Картым, башта ашыйсыңмы, әллә юынып аласыңмы? – дип кызыксынды Халисә.

– Әлбәттә, башта юынам. Ашау качмый ич ул, – дип, ваннага су җыярга кереп китте Самат.

Халисә белән без рәхәтләнеп көлештек! Күзләребезне яшь пәрдәсе каплап китте, ә без һаман көлештек! Бу– сөенеч-шатлык яшьләре бит… Бәхетле булу өчен адәм баласына күп кирәкмени?!

МӨРШИДӘ апаның юл маҗараларын

МӘДИНӘ НУРУЛЛА язып алды.

Комментарии