Социаль торак: хуҗа-эткә…

Татарстанда социаль ипотека нигезендә фатир отучылар инде ярты ел тирәсе үз йортына кереп урнаша алмый. Дәүләт торак фондының финанс проблемалары арта.

Казанның Глушко урамындагы ике йорт инде декабрьдә үк төзелеп бетсә дә, анда яшәргә тиешле гаиләләргә фатир ачкычы әле дә бирелми.

Элек үзләренең 1% керемен дәүләт торак фондына күчереп баручы кайбер ширкәтләр икътисадый кризиска сылтап, акча бирүдән баш тарта. Шул сәбәпле, торак фонды хакимияткә кредит бирүне сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. “Бизнес-онлайн” язуынча, “Ак барс” банкы торак фондында 540 миллион сум күчергән. Торак фондының берничә ай элек керткән яңа тәртибе дә, күрәсең, финанс проблемалар белән бәйле. Хәзер фатирга чиратта торучы һәр ай саен минималь хезмәт хакының 50% түләп барырга тиеш. Шәрифуллин бу акчаны кертмәүчеләр чираттан төшерелеп калдырылачак, ди. “1 июльгә кадәр бу акчаны кертмәүчеләр берьяклы рәвештә фонд тарафыннан программадан чыгарылачак. Бу мәсьәләне муниципаль район башлыклары хәл итә. Ә түләп баручылар чират нәүбәтендә 3 ел узганнан соң, фатирлы булачак. Алдагы кертемнәре күбрәк булса, алар 3 елдан алдарак та бәйгедә җиңеп, фатир алырга мөмкин”, – ди Шәрифуллин.

Кайбер белгечләр, акча түләмәүне сәбәп итеп, торак фонды чиратта торучыларны киметмәкче дип саный. Чөнки бүген республикада 20 меңнән артык кеше социаль торакка өмет итә. Ә төзелешләр соңгы вакытта мактанырлык түгел. Мисал өчен, быел барлыгы 800 мең квадрат метр торак тапшырырга вәгъдә ителсә, инде елның яртысы узуга карамастан, аның әле 208 меңе генә әзер. Йортларның кайберләрендә, акча булмау сәбәпле, эшләр туктатылган. Алдан салган акчасын кире алырга теләп, фонд белән килешүне өзүчеләр дә бар. Әмма алар акчасын тиз генә ала алмауга зарлана. Мидхәт Шәрифуллин: “Андый проблемалар юк, акча өлешләп бер айда кайтарыла”, – дип ышандырды.

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.org

Дума патриарх белән киңәшләшә

Дәүләт Думасының канун чыгару эшчәнлегендә киләчәктә Рус чиркәве дә катнашырга мөмкин. Бу хакта “Бердәм ” фиркасе вәкилләренең Рус правослау чиркәве патриархы белән очрашуында килешенгән.

Димәк, Русия Дәүләт Думасының канун өлгеләре планын башта чиркәүгә күрсәтеп, ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, шик тудырган мәсьәләләрдә атакай белән киңәшләшү күздә тотыла.

Татарстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, канунлаштырылган андый тәртип юк. “Бәлки, дин мәсьәләләренә кагылышлы кануннар булганда дин әһелләре белән киңәшләшергә дигән мәгънә салынган булгандыр. Башкача була алмый, чөнки “безнең белән дә киңәшләшегез” дигән оешмалар шактый күп”, – ди депутат.

Чиркәүнең җәмгыятькә тирән үтеп керүе инде гадәти тормышта ачык күренә. Кайбер Русия төбәкләрендә атакай рөхсәтеннән башка больницаларда аборт рөхсәт ителми, атакайлар шулай ук юл иминлеге хезмәткәрләре белән тәртип саклауга чыгып, йөртүчеләргә иконалар өләшә.

Дин дәүләттән аерылган булуга карамастан, Русия җитәкчеләре һәрдаим төрле дини бәйрәмнәрдә катнашып килә. Шуңа Русия Дәүләт Думасының киләчәктә чиркәү белән киңәшләшүе бик мөмкин хәл кебек тоела.

Сәясәт белгече Айрат Хәкимов сүзләренчә, дәүләт эшләрен патриарх та алып баргач, бу инде чиркәүне дәүләткә кушу була. Шул ук вакытта ул динчеләрнең сәясәт белән шөгыльләнүен дип атый. Аның әйтүенчә, әгәр чиркәү белән киңәшләшәләр икән, Русия мөфтиләр шурасының да фикере искә алынырга тиеш.

Сәясәт белгече Дмитрий Орлов әйтүенчә, патриархның киңәш-тәкъдимнәрен бирү өчен болай да мөмкинлеге җитәрлек. Үз кануннарын патриарх белән киңәшләшкән кыяфәт ясап, партия чиркәүне бары үз файдасына куллана, дигән фикердә ул. Хәкимов та моның белән килешә. Тик шулай да монда мәсьәлә тирәндәрәк ята һәм ул правослау диненә өстенлек бирү белән бәйле.

Ландыш ХАРРАСОВА

Салкын июльнең эссе көннәре, яки атна сулышы

Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары бу атнада җәйге ялга чыкты. Кем чит илгә, кем туган ягына, су буена һәм тугайлыкларга ашыга. Дөрес, июль башында салкын яңгырлар озаккарак сузылды. Җәй башында корылыктан интеккән җирләр ярыла башласа, хәзер туфрак көзге пычракка әйләнә башлады. Корылык дигән сүз Татарстанның көнчыгышында, Урал итәкләрендә, Ырымбур далаларында торган саен ешрак ишетелә. Һәрхәлдә, быел рекордлы уңыш үсмәячәк, димәк, тормыш муллыгына өметләнеп булмый.

АЛТЫН-КӨМЕШКӘ БАТКАН ФӘКЫЙРЬЛЕК

Кризис дигән афәт чигенми кебек. Дөрес, авылда да, шәһәрдә дә кризисны сизмәүчеләр бик күп. Бу атнада ярминкәсендә зәркән эшләнмәләр, алтын-көмеш күргәзмәсенә Русиянең иң зур ювелир ширкәтләре килгән иде. Күргәзмә урнашкан тирәдә кыйммәтле әйберләрне алырга килгән казанлыларның күплеге аптыратты.

Машина куяр урын юк, алтын-көмешле заллар гөрләп тора, чиратлар сузылып киткән. Менә сиңа фәкыйрьлек, менә сиңа кризис! Бәлки, кемнәрдер кыйммәтле алтынны очсызга алып, иртәгәсе көнгә мая җыя торгандыр. Шулай да икмәк, май, йомырка түгел, алтын, көмеш, мәрҗән белән кызыксынучылар күп икән.

ДИЛБЕГӘ КАТЫ КУЛЛАРДА

Нәкъ менә шул кризис шартларында бюджет чыгымнарын кысу, 3 ел буе республика тармакларын кая, ничек алып бару турында зур нотык белән Президент депутатларга мөрәҗәгать итте. Нефтьнең бәясе 55 долларга кадәр төшсә дә, эшне ничек алып барырга кирәклеген уйладылар. бюджетның күп өлешен кыскарту турында әйтте, әмма социаль чыгымнар, пенсионерлар, балалар турында кайгырту кимемәячәк, дип ышандырды.

Республика бюджетында чыгымнар керемнәрдән 25 миллиард сумга артыграк. Универсиадага әзерлек өчен һәм башка максатларда федераль үзәктән, банклардан Татарстанга хәтсез акча килергә тиеш. Идарә шөрепләрен ныгытып, кушканны берсүзсез үтәү турында искәртелде бу утырышта.

Минтимер Шәймиев әле озак вакыт республикадагы дилбегәне тотып, алга таба барачагына, тезгенне ычкындырмаячагына ишарә ясады. Конституцияне Мәскәү кушканча сөннәтләү, суверенитетны кырып-себереп түгү турында бер сүз дә әйтелмәде. Ә җомга көнне Русия хөкүмәтенең иң зур вәкилләре 2013 елдагы универсиадага әзерлекне көйләү өчен, Казанга килде.

Microsoft ширкәте вәкилләре дә Казанда Универсиаданы һәм, гомумән, Татарстанны иң заманча мәгълүмат технологиясе белән җиһазлау турында сөйләште. Эшләр барып чыкса, спорт ярышларын телевизор аша гына түгел, ә һәркемнең мобиль телефоныннан да күреп булачак.

ҖИР ӨЧЕН, МАЛ ӨЧЕН КӨРӘШ

Татарстанда барысы да тыныч, ал да гөл дип әйтеп булмый, әлбәттә. Калҗалар өчен көрәш бервакытта да туктап тормый. “Идел” яшьләр лагерына яңа хуҗа табылды. Алтын комлы, мәһабәт наратлыктагы, заманында Юрий һәм француз яшьләре ял иткән бу лагерьне “Татнефть” сатып ала. Чөнки лагерьның иске йортлары тузган, яңартырга акча юк.

Казанның Идел буе судында 34 яшьлек милиционер Евгений Голубев 10 мең сум алган өчен, 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Комсызларны фаш итү казанлыларга һәрвакыт ошый. Чөнки хәрәмләшүчеләр һәм урлаучылар тотылгач, тормыш чистара дигән сүз.

Балык Бистәсе районының элекке хакимият башлыгы Евгений Лыловка карата җинаять эше тикшерелеп бетеп, Арчадагы судка җибәрелде. Элек фермер булган һәм авылда эшкуарлык белән шөгыльләнгән бу егет районның хәтсез малларын үзләштергән, дусларына тараткан, аның белән бергә эшләгән эшкуар Валерий Князев районның торак-коммуналь хуҗалыгын үз кулына төшергән, диелә гаепләү эшендә.

Лылов урынына хакимият башлыгы итеп Аксубайдан Илһам Вәлиев кайтарылгач, муниципаль карамактан ычкынган милекләрне кайтара башлаганнар. Валерий Князев исә үзе һөҗүмгә күчеп, район хакимияте башкарма комитеты рәисе Илдус Фәйзуллинга ришвәт бирдем дип, тикшерү органнарына хәбәр иткән. Фәйзуллин ярты ел элек кулга алынып, бу эш җентекләп өйрәнелсә дә, ришвәтне дәлилли алмаганнар. Бу атнада Илдус Фәйзуллин иреккә чыгарылды. Әмма тикшерү дәвам итә. Балык Бистәсе районында элекке хакимият вәкилләре хәзергеләренә буйсынмыйча, кулга төшергән байлыкларын саклар өчен теләсә нинди тозаклар салып карый.

Менә шундый заманда ял итеп, комда кызыну турында уйлаган кешеләр бик сирәктер. Хәер, көннәре дә пляжда ятарлык түгел иде бит әле моңарчы.

Римзил ВӘЛИ

Мөслим авылы бетә

2006 елда Чиләбе өлкәсе хөкүмәте Русиянең Атом энергиясе министрлыгы белән 1957 елда “Маяк” заводы шартлап атом нурланышы алган Кунашак районы Мөслим авылы халкын күчерү һәм яңа торак белән тәэмин итү турында килешү төзеде.

Бүген авылда 150 гаилә калган. “Аларны күчерү 2009 ел азагына тәмамланачак”, – диде Атом министрлыгы вәкиле Игорь Конышев.

Килешү нигезендә авылдагы йортларны Росатом сатып ала. Шул акчага 400ләп гаилә үзләренә Чиләбедә фатир алган, 176 гаилә Яңа Мөслим станциясенә күчкән, 24 гаилә Кунашак район үзәгендә торачак. Мөслим авылыннан барлыгы 741 гаилә күчерелә.

Ике ел эчендә авылдагы йортлар җимерелеп, чүп махсус билгеләнгән урыннарга күмеләчәк, авыл урынына урман утыртылачак. Теча елгасын 2008 елда башланган тернәкләндерү дә дәвам итә. Бу ике проект махсус Росатом һәм Чиләбе өлкәсе хисабына экологик программа кысаларында тормышка ашырыла.

1957 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсендә урнашкан “ябык” шәһәрләрнең берсендә беренче совет бомбасы ясау өчен плутоний җитештергән “Маяк” комбинатындагы шартлау нәтиҗәсендә тирә-юньгә Чернобыльдәгегә караганда 200 тапкырга күбрәк радиация таралган, әмма бу хакта халыкка әйтмәгәннәр.
Берләшмә янында ук урнашкан
Татар Караболагы авылы халкы зур зыян күргән. Биредә яшәүчеләрнең инде күпчелеге үлгән, ә исәннәрнең 80-90% нурланыш һәм яман шеш авыруларыннан газап чигә. Шунысы бик сәер: тирә-яктагы рус авыллары шул вакытта ук күчерелгән. Бу проблеманы беренчеләрдән булып “БГ” күтәреп чыккан иде.

Алсу КОРМАШ

“Изместьев башкаларны да “сөйрәр”

Башкортстаннан Русия Федерация Шурасындагы элекке сенатор, ә соңгы ике ел ярымда Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьевка карата гаепләү эше судта карала башлады.

Әлеге җәнҗаллы эшне Мәскәү шәһәре суды карый. Шул ук вакытта Изместьев эшенә бәйле яңадан-яңа фактлар ачыла. Мисал өчен, Башкортстанда берничә ел элек югары вазифалар башкарган, ә хәзер Мәскәүдә яшәүче Александр Веремеенко бу эштә үзен шаһит итеп түгел, ә зыян күрүче дип тануларын таләп итә. Бу хакта ул тиешле урыннарга үз мөрәҗәгатьләрен юллаган. Веремеенко әфәнде раславынча, Башкортстанда 2003 елда югары вазифа биләгәндә аны үтерергә маташканнар. “Соңыннан бу очракны башка якка борып, республика Президенты улы Урал Рәхимовны үтерергә маташу булды, дип белдерделәр”, – ди Веремеенко.

Исегезгә төшерәбез, 2003 елда Башкортстан Президентын вакытында, Уфада Урал Рәхимовның ике тән сакчысы “Джип” машинасында шартлатып үтерелде. Соңыннан бу вакыйга күп сораулар тудырды һәм сайлауларда Мортаза Рәхимовның көндәшләре булган Ралиф Сафин белән Сергей Веремеенконы читләтү өчен, республика хакимиятләре бу шартлатуны үзләре оештырды, дигән фаразлар да киң таралды. Ул чакта Сергей Веремеенконың абыйсы Александр Веремеенкога да басым көчле булды һәм республикадан китәргә мәҗбүр ителде. Инде Александр Веремеенко үзен бу вакыйгаларда каза күрүче дип исбатлап, әхлакый һәм физик зыян өчен акча каерырга исәпли. Бу исә Изместьев эшендә яңа борылышларга китерергә мөмкин.

Игорь Изместьевның адвокаты Сергей Антонов сүзләренчә, ул Изместьевка тагылган барлык гаепләүләр белән танышып чыккан һәм аларда аның турыдан-туры гаепле булуын раслаган бер генә дәлил дә таба алмаган. Бу эштә шаһит буларак чыгыш ясаучы Юрий Бушев та Изместьевны яклый һәм күп җинаятьләрдә Башкортстан Президентының улы Урал Рәхимовның да катнашы бар дип раслый. Игорь Изместьевның һәм аның белән бергә гаепләнүче тагын 12 кешенең эшен Мәскәү шәһәре суды карый.

“Игорь Изместьев исә бу җинаятьләрдә катнашы булган “зур-зур абзыйлар”ны да үзе белән “сөйрәргә” мөмкин. Кайчандыр Изместьев белән дус булган Урал Рәхимов өчен дә күңелсез белдерүләр игълан ителүе бар. Ләкин, суд утырышларын мөмкин кадәр ябык итәргә тырышканда, җәмәгатьчелек өчен күп нәрсәләр билгесез дә калуы ихтимал”, – ди Башкортстандагы танылган этносәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Илдар Габдрафыйков.

Әле Урал Рәхимовның кайда булуы хакында да хәбәрләр юк. Кайбер мәгълүмат чыганаклары бер ай чамасы элек аның Европа тарафларына чыгып китүе хакында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта Башкортстан ягулык-энергетика тармагын сатудан керүче 2 миллиард доллар акчаның язмышы да һаман билгеле түгел. Республиканың танылган икътисад белгече Ринат Гатауллин сүзләренчә, ул акча Рәхимовлар һәм аларның якыннары кесәсенә кергәндер.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии